Логотип
Проза

Фирдәвес, Нәҗибә һәм мин

Хикәя

Без өчәү Даныш авылыннан Карамалыга йөреп укый идек. Фирдәвес, Нәҗибә һәм мин. Уналты яшьләрдәге ике кыз һәм бер малай. Мәктәпнең тулай торагы булса да, көн саен кайтып-килеп уку безнең өчен күңеллерәк иде. Ике авыл арасы ерак түгел, Идел тавын төшәсе дә, Моратый ермагы аша салынган күпер аркылы чыгып, Карамалы тавына гына күтәреләсе. Кыш көннәре таудан тауга чаңгыда выжылдавы ни тора да, язын, көннәр озынайгач, чәчәкләр исенә исереп, җәяү атлауга ни җитә! Әле кайчан гына малайлыкны ташлап егет булырга хыялланып, сигезенчедә укып йөргән идем, хәзер абзыйга әйләнә башлаганмын икән. Бабайлыкка барып җиткәнче шул еллар истәлегеннән бер вакыйга сөйләп алырга рөхсәт итәрсез дип уйлыйм.
Мин ике кызның берсенә – Фирдәвескә гашыйк идем. Кабатлап әйтәм, Фирдәвескә. Нәҗибәгә түгел. Беренче тапкыр кайчан гашыйк булганмын, белмим, әмма Фирдәвесне яратуыма шигем юк иде. Карамалыга барганда, кайтканда гел аның турында уйлап йөри идем. Укытучыларым гафу итсеннәр, Фирдәвес минем өчен тригонометрия белән тарихтан якынрак иде. Бәлки, ул фәннәрдән аттестатыма «биш»ле куелуга Фирдәвесне яратуымның гына ярдәме тигәндер. Аның алдында хур булмыйм, көлкегә калмыйм, егетлегемне күрсәтим дип тырыша идем. Тырышуымны Фирдәвес үзе генә белми иде шул. Ул кышкы суыкта минем баштан бүрекне алып карга күмәргә генә белә иде. Мин ачуланмый идем, билгеле. Фирдәвесне ачуланырга ярыймыни?! Мин аның өчен Даныш белән Карамалы арасын яланбаш үтәргә дә риза. Авыл егетенә суык тими ул. Тик менә Фирдәвескә мәхәббәтемне аңлатырга гына куркып йөрдем. Әллә нинди иде ул: усал, җае туры килгән саен миннән көләргә генә чамалый иде.
Шулай да бервакыт, Нәҗибә авырып мәктәпкә килми калган көнне, тәвәккәлләдем. Моратый күпере өстендә тутаттым да:
– Фирдәвес, бер сүз әйтимме? – дидем.
– Нәрсә?
– Мин синең өчен шушы күпердән ермактагы карга башым белән сикерергә риза.
Фирдәвес зәп-зәңгәр күзләрен зур итеп ачып, аптырап миңа карап торды.
– Мин яратам сине, Фирдәвес!
– Фи, – дип көлеп кенә куйды ул һәм, чаңгы таяклары белән кар бураны туздырып, Карамалы ягына чапты.
Болай көлүе белән Фирдәвес ни әйтергә теләгәндер, әмма мин аны «син яратсаң, минем исемдә дә юк» дип аңладым. Шуның белән минем хыялларым чәлпәрәмә килеп ватылды. Нигә әйттем? Ничаклы дәшми йөргәнне тагын да түзә алмаган булыр идеммени?
Шул ашыгуым аркасында үземә бәла алдым. Фирдәвеснең күзенә күренергә оялдым. Алар һәрвакыт Нәҗибә белән бергә бардылар, бергә кайттылар. Мин күләгә шикелле алар артыннан гына йөрдем яисә алдан чабу ягын чамаладым. Класста да күзләр очрашуыннан куркып, аска гына карап утырдым. Нәҗибә берничә тапкыр:
– Әзһәр, нигә бездән аерылдың? – дип сорашты. Җавап бирми идем.
Фирдәвес үзе бернәрсә дә белмәгән булып кыланды. Бәлки, белмәве дөрес булгандыр. Онытып та өлгергәндер. Аңа минем яратуым «Фи» генә ич. Мәхәббәтнең ни икәнен аңламагач, нишләсен инде.
Апрель җитте. Кар суга әйләнеп, Карамалы тавыннан Моратый ермагына тәгәри. Фирдәвес белән Нәҗибә көлешә-көлешә таудан төшеп баралар. Алардан ун адым артта (бәлки, егерме булгандыр) мин атлыйм. Фирдәвеснең кар суы челтерәвенә охшатып көлүе йөрәкне чәнчеп-чәнчеп ала. Шунда мин мондый уйга килдем.
«Нәрсәгә дип үземне-үзем газаплыйм? Нәҗибә Фирдәвестән киммени? Тотам да Нәҗибәгә гашыйк булам. Болай йөреп картаеп китүең дә бар. Чынлап уйласаң, Фирдәвес гашыйк булырлык та түгел әле. Үзе усал, үзе шырык та шырык юкка-барга да көлеп йөри, укуы да әллә ни түгел...»
Фирдәвеснең кимчелекле якларын санап бетергәндә күпер янына да килеп җиттем. Моратый ермагына су төшкән, күпер өстеннән ага. Фирдәвес белән Нәҗибә нишләргә белми суга карап торалар.
– Теге якка ничек чыгабыз инде? – ди Фирдәвес.
Нәҗибә минем аяктагы аучылар итегенә күз салды да:
– Әзһәр алып чыга, – диде.
Шул сүзне ишетүгә, Фирдәвес күпергә керде дә китте. Кыска балтырлы бутыеннан шупырдап су тулды.
– Нишлисең, юләр? – диде Нәҗибә.
Тик ул чакта Фирдәвес теге якка чыгып, бутыендагы суны бушата иде инде.

Нәҗибәне мин күтәреп алып чыктым. Фирдәвес, туңганын сиздермәскә тырышып, көлгән булды. Аннан Нәҗибә белән икебезне генә калдырып йөгерде. Мин ул көнне Нәҗибәгә мәхәббәтемне аңлатырга өлгермәдем.
Икенче көнне (су күпер астыннан юл алган иде инде) мәктәпкә баргач, Фирдәвескә карадым. Ул нигәдер күңелсез кебек. Мин түзмәдем, тәнәфес вакытында:
– Фирдәвес, ни булды, әллә салкын тидердеңме? – дип сорадым.
Бер сүз әйтмәде ул, кулыма дүрткә бөкләнгән бер кәгазь кисәге генә тоттырды. Тарих дәресе башлангач, кәгазьне ачып карадым. Анда: «Әгәр Нәҗибәне күтәреп йөрсәң, Моратый күпереннән башым белән язгы суга ташланам», – дип язылган иде.
«Азат хатын» журналы, 1965 ел, №4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар