Хикәя
Туйганчы елады ул. Ишектән керә-керешкә аяк киеме белән сумкасын селтәп кенә атты да, өстен дә салып тормыйча диванга капланды. Фонтан булып бәреп чыккан яшьләре салкын бит алмасын яндырып акты да акты. Өйдә берүзе иде. Иркәләүче дә, юатучы да, ичмасам, әрләүче дә юк. Диван мендәрен төя-төя, такмаклый-такмаклый елады. Айратны шулай дөмбәслимени. Инде тавышы да карлыкты, күз яше дә кипте, ярсуы да сүрелә төште. Бераздан ул чалкан әйләнеп ятты, авыр сулап куйды һәм эченә җыелган ачуын, үпкәләвен, гарьләнүен сулышы белән кысып чыгаргандай булды. Әз генә тынычланып, эче бушап калганын тойды. Берәр сәгать элек кенә булып узган мәгънәсез вакыйганы күз алдыннан үткәрерлек, нидер уйларлык хәлгә килгән иде инде.
Барысы да юктан гына башланды кебек. Кием бүлмәсеннән чыгып килгәндә бер төркем кызлар арасында басып торган Светланага күзе төшмәсә, яннарыннан тыныч кына үтеп, өенә кайтып киткән булыр иде Гөлгенә. Ике кулын ике якка җәеп, әле уңга, әле сулга боргаланып, яңа туны белән мактанып торган классташын күргәч, тукталып каласы итте. Аяк йөзеннән кара тун кигән тәбәнәк буйлы кызны ул алпан-тилпән биеп торган аю баласына охшатты.
– Конфет бирдегезме соң?
Үртәп әйтүе түгел иде. Циркта һөнәрен күрсәткән җанварларга шикәр кебек татлы әйбер бирүләрен исенә төшереп, шаяруы гына иде. Кызларның берсе моны үзенчә аңлады: яңа киемне котлап күчтәнәч бирү гадәтен исенә төшереп:
– Бирер идек тә, кесәсе юк шул, – дип куйды.
– Циркта конфетны аю баласының авызына каптыралар, – диде Гөлгенә, урынсыз шаяруны дәвам итеп.
– И шуның теле, – диеште кызлар, бу сүзне чынга алып.
– Көнләшә ул, көнләшүенә чыдый алмый, – диде кызларның берсе, кабынып китәргә торган учакны дөрләтеп. Светаның да йөзе бозылган иде.
– Чуар тавык, – дигән сүзен теш арасыннан кысып чыгарды.
Гөлгенә бик хурланса да, җавап биреп тормады. Кушаматы «Чуар тавык» икәнен белә ул. Бите сипкелле булганга шулай әйтәләр. Әй, аңа калса, кемнең генә кушаматы юк соң бу дөньяда. Светлананы да «Кәтәнә» дип үртиләр бит. Айрат кына аны Катанига әйләндерде. Света моңа бик риза. Көненә йөз кат әйтсәләр дә, авызын гына ера. Ничек кенә булса да, «Чуар тавык» түгел шул инде, Италия киносындагы герой исеме.
«Катани»ның сүзен колагына да элмәгән булып кыланса да, Гөлгенәнең Айратка җен ачулары чыкты. Туры килеп торуын күр әле син аның. Киемен алып чыгышлый Светлананың сүзен ишетеп алды да тик торганда тавык булып кытаклый башлады. Чиннектән әле генә йомырка салып төшкәнмени:
– Кыт-кыт-кыта-ак! Кыт-кыт-кыта-ак!
Әле һаман киенеп бетә алмыйча кайнашкан бала-чагага күп кирәкмени, тәрәзә пыяласын зыңгылдатып көлә башладылар. Менә шунысы Гөлгенәнең йөрәгенә ук булып кадалды да инде. Сумкасын тезләре арасына кыстырган җиреннән кытаклый-кытаклый киенеп торган малайны бар көченә төртеп екты да ишеккә ташланды. Айрат аның:
– Дур-рак! – дип, җан ачуы белән кычкыруына аптырап калды.
Кемнән-кемнән, Айраттан көтмәгән иде бу этлекне Гөлгенә. Классларындагы ун малайның унысыннан артык күрә иде бит ул аны. Мәктәптән дә бергә кайткалыйлар иде. Иптәшенең сандугач булып сайравын тыңларга яраткан кыз шулай бер көнне Айраттан:
– Син кем булырга телисең? – дип сорасы итте.
– Әллә тагын, – диде малай ваемсыз гына.
– Артист булырга кирәк сиңа.
– Артист булып кем тамак туйдырган, ди минем әни.
– Тамак өчен генә яшәү кызык түгелдер инде ул.
– Мин дә шулай дип әйтәм аңар, – диде Айрат, аның белән килешеп. Бераз сүзсез баргач:
– Ә син кем булырга уйлыйсың? – дип сорап куйды.
– Врач-косметолог буласым килә, – диде Гөлгенә. Үзе дә сизмичә беркемгә дә, хәтта әнисенә дә әйтергә кыймаган хыялын кинәт кенә шушы малайга ачып салды. – Кешеләрне матур итәсем килә.
– Үзең кебекме?
– Син нәрсә? Үртисеңме? – диде Гөлгенә, хәтере калып.
Ләкин Айратның йөзе җитди иде.
– Юк, син чыннан да матур, – диде ул, ә үзе нигәдер кызара башлады.
Үсмер кызларның кайсының гына матур буласы килми соң? Бигрәк тә бу сихри сүзне якын күреп йөргән егет авызыннан ишетү ни тора. Шул чагында Гөлгенә дә үзен күкнең җиденче катында итеп тойган иде. Ышанган иде бит ул аңа.
Капылт кына урыныннан торып трюмо каршына килгән Гөлгенәнең Айрат әйткән матур кызны күрәсе килгән иде. Әмма анда тузган чәчле, елый-елый күзләре шешенеп беткән, ирене коймак кебек кабарган, җен шикелле ямьсез берәү карап тора иде. Шулкадәр ачуы чыкты кызның, аның кайгысына битараф, салкын йөзле көзгене чәлпәрәмә китерәсе килде.
Бигрәк тә Айратка хәтере калган иде. Син матур, дигән булды бит, алдакчы! Ә үзе бөтенесе алдында хур итте. Иң яшерен серен шул малайга әйтеп тора бит әле, тиле баш. Әтисе белән әнисенә дә үпкәсе зур иде. Аларның да яратуы чын түгелдер, үз балалары булган өчен генә, кызганып кына иркәлиләрдер, сипкелле кеше – сөйкемле кеше, дип, әнисе болай гына әйтәдер. Синең елмаюың матур, күзләрең нур чәчеп тора, дип, болай гына юатуларыдыр. Мондый уйлар аны өйдән чыгып качарлык дәрәҗәгә җиткерде, еракка, бик еракка китәсе килде. Йөрсеннәр иде шунда эзләп, полицияне аякка бастырып.
Шулай олы кайгыга батып утырган кызны ишектә кыңгырау челтерәве сискәндереп җибәрде, ләкин урыныннан кузгатмады. Әниләренең кайтыр вакыты түгел әлегә, ә читләрнең берсе дә аңа кирәкми. Тик кыңгырау, үч иткән кебек, челтери дә челтери. Таш кебек катып утырган Гөлгенәнең дә түземе бетте моңа, ишектәге «күзчек»тән килеп карады. Кыңгырауга кулын сузып, ишек артында Айрат тора иде. Аңа монда нәрсә калган, арттан ук ияреп килмәсә? Мәктәптә мыскыл итүе генә җитмәгәнме? Гөлгенәнең ишекне кинәт ачып, аны бәрдереп егасы килде. Әллә аның алдакчы, икейөзле әшәке җан икәнен ишек аркылы гына әйтергәме? Ул боларның берсен дә эшли алмады. Стенага сөялеп, йөрәгенең дөп-дөп тибүен тыңлап кына торды. Ә кыңгырау озак итеп соңгы тапкыр челтерәде дә тынды. Айратның китеп баруы иде. Тын да алмыйча басып торган кыз түбәнге каттан сандугач сайравын ишетте. Әйтерсең лә җылы язгы кич, әкрен генә кояш баеп бара, агач ботагында өздереп-өздереп сандугач сайрый. Секундның бер генә мизгелендә күңелгә килгән бу матур тойгы сөендермәде аны. Айратны алай гына гафу итә алмады ул.
Гөлгенә краннан аккан салкын суга йөзен куеп торды, озаклап юынды, йөгерек су битнең кайнарлыгын гына түгел, күңелдәге ямьсез уйларны да юып алгандай итте, гәүдәсе җиңеләеп, сулышы тигезләнеп китте.
Кышкы көн кыска була, шул арада почмакларга кичке караңгы да төшеп өлгергән. Утны кабызып җибәргәч, Гөлгенә еллар буе күнегеп беткән, бервакытта да игътибар ителмәгән, ә хәзер үтә якын, кадерле булып тоелган бүлмәдәге әйберләргә карап торды: барысы да үз урынында, бөтенесе дә гадәттәгечә, берни дә үзгәрмәгән. Бу күренеш аңа рәхәт тынычлык бирде, әле генә коточкыч булып тоелган кайгысы бик бәләкәй булып тоелды.
Сөлгесен иңбашына салган көе ул яңадан көзге каршына килде, чәчен, башын төзәтеп алды, пудра, хушбуй, кечкенә савытлардагы кремга күзе төшкәч, бизәнеп карыйсы килде. Аның әнисе көн дә бизәнеп эшкә бара. Өйгә таралган җиләк исенә уянып китә дә Гөлгенә, сиздермичә генә әнисен күзәтеп ята. Эшен бетереп, үзенә таба килә башлавын күргәч, хәйләкәр кыз күзләрен йомып өлгерә. Әле уянмаган, янәсе. Менә әнисе аның маңгаеннан үбеп ала, иркәләп кенә:
– Кызым, тор инде, мәктәбеңә соңга каласың, без киттек, – дип әйтә.
Бүген иртән дә шулай рәхәткә чумып яткан иде ул, мондый күңелсез хәл булыр дип кем уйлаган.
Гөлгенә көзгедәге шәүләсенә озаклап карап торды да, крем савытларының берсен ачып, битенә калын итеп яга башлады. Маңгае, авызы, борыны, ияк тирәләре алсу-ак кремнан җансыз, нурсыз таш курчак битенә әверелде. Әгәр фотога төшереп шул рәсемне күрсәтсәләр, ул үзен танымас иде. Авызын чалшайтып, күзләрен кыскалап, үзен-үзе үртәп утыра торгач, исле сабыннан бүтәнне күрмәгән битенең чатнап әрнүен тойды. Башта әһәмият бирмәгән иде, муенына, күкрәгенә, беләкләренә кызыл таплап чыга башлагач, курка калды. Агуландым, үлемем шул икән дип уйлады. Һәм шул вакыт, җанын үртәгәндәй, сандугач сайрап җибәрде. Айрат икәнендә шиге юк иде, классларында сандугач булып сайрый белгән, тавык булып кытаклаган, эт булып өрә алган, ат булып кешнәгән бер ул гына бит.
Тагын килде. Нигә бәйләнде соң әле ул? Гөлгенәдә ни үче бар? Светалар котыртып җибәргәнме? Җавапсыз шул сораулар аның инде басылып, онытыла башлаган ачуын тагын кузгатты. Гөлгенә ярсу белән тәрәзә пәрдәсен тартып җибәргән иде, малай белән йөзгә-йөз очрашкандай булды. Алар яшәгән йортның нәкъ Гөлгенәләр тәрәзәсе каршында үскән карт каен ботагына атланып утырган Айратка ачу итеп, кремга каткан йөзе белән тәрәзә пыяласына сыланды: мә! Бик күрәсең килгәч күр инде. Ха-ха-ха!
Айрат аны таныды да, танымады да. Авызын бер ачып, бер ябып торды да кабаланып җиргә төште, тездән карга батып, сукмакка чыга алмыйча азапланды, ахырдан өй почмагына йөгереп күздән югалды.
Шушы кечкенә генә җиңүгә дә шатланды кыз, ләкин тантана итә алмады, әрнүе көчәеп, бар дөньясын оныттырды. Әнисе эштән кайтып керүгә кызга карарлык түгел иде.
– Сиңа ни булды? – диде ул коты очып. Өстен дә салып тормыйча, кашынып утырган кызына ташланды.
Гөлгенә дәшми генә көзге алдындагы кремнарга күрсәткәч, барысын да аңлады әни кеше. Бераз тынычлана төшеп:
– Әй бала-бала! Аллергия булган бит үзеңә. Андый эшкә белер-белмәс тотыналармыни? Бизәнеп йөрергә иртә әле сиңа, – диде. Үзе иркәли, үзе шелтәли башлады. Телефоннан кемгәдер шалтыратты, ниндидер киңәшләр алды, йөгереп кенә аптекага барып кайтты, ниндидер дарулар эчерде. Бераздан Гөлгенәнең кычытынулары басыла төште. Икәүләп җиңелчә генә капкалап алгач, әнисе кичке аш әзерли башлады. Шул чагында капылт исенә төшеп, кызына сумкасыннан бер язу алып бирде:
– Онытып җибәргәнмен. Почта ящигыннан алдым. Сиңа язганнар.
Дәфтәр битеннән ертып алынган кәгазьгә карагач та, Гөлгенә Айратның кулын таныды.
«Гөлгенә! Өегезгә кертмәгән булдың. Гафу үтенергә теләгән идем. Белмәдем бит мин. Ни өчен ачулануыңны кызлар әйтте. Телисеңме, иртәгә барысы алдында гафу үтенәм. Син миңа ачуланма, яме».
Башта ук аңлашмаганга гына үкенде Гөлгенә. Аңлашсаң, бу хәлгә калмас иде. Ачуланма, дигән. Ачуланып буламыни Айратка. Айрат бит ул! Шундый дустың булу – үзе бәхет әле ул. Шулай да бу күңелсез хәлне тиз генә оныта алмас әле Гөлгенә. Аллергия оныттырмас. Әнисе дә, киләчәккә сабак булыр, дип әйтә бит әнә. Шулай шул, уйламыйча эшләгән эше өчен әйбәт сабак алды ул бүген.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк