Бүренең эзләре дә канлы, күзләрен дә кан баскан иде. Тыштан кергән шәйгә ул ятсынгандай боек, хәлсез күз карашларын безгә текәп торды-торды да чылбыр зынҗырларын чыңлатып, ырлый, тузына башлады. Күзләрендә утлы упкын кабынды.
Автобиографик әсәр
Миңа биш яшь тулуга әнием вафат булды. Сыкрап-әрнеп бу хакта инде күп тапкырлар язган идем. Ә әтием озын зифа буйлы, зәп-зәңгәр күзле бик тә сабыр холыклы кеше иде һәм ул әниемнең төп нигезенә, нигезнең төп хуҗасы булып саналган әбием – Шәмсекамәр карчык ризалыгы белән, Стәрледән үзенең өч баласын ирендә калдырып аерылып кайткан үтә дә горур, уңган, усал, матур мишәр хатынын безгә әнилеккә алып кайтты. Үгиемнең иярә килгән тәбәнәк кенә гәүдәле коба сыеры да бар иде... Буаз иде ул. Мишәр халкы сер бирә торганнардан түгел, тормышыбыз ничек кенә хәерче булмасын, үгиебез башын гел югары тотып, матур киенеп йөрде. Тиз арада гашыйк булып өлгерделәрме, әтиемнең иң якын дуслары Тимер абый, Талип абыйларның бездән аяк юллары өзелмәде. Идәннәр кырып-комлап юылгач, үгием гел елмаеп йөргәч, өй эчләре яктырып киткәндәй тоелды. Әмма бу яктылык, бу елмаюлар озакка бармады. Үгиемнең бердәнбер куанычы – кобакае ике тана бозау китерде дә, икенче көнне үк абзарда өяләп үлеп тә китте. Шулай итеп бер өйдә дүрт ятимә булдык.
Башыбызга ишелгән, кәбестә төсле катлы-катлы үксезлекнең әрнеше коба сыерыбызның үлеме белән генә чикләнмәде. Безгә ябырыласы кайгыларның башы гына булган икән ул... Бәхетсезлек өстенә бәхетсезлек юрагандай, бураны да атналар буе котырды. Бүре улаулары буран елавына кушылып, авылны кара шомга салды. Бүреләр өерләре белән ферманың сарык абзарларына әллә ничә мәртәбә һөҗүм ясадылар. Сарыкларны абзары белән бугазлап кырып чыктылар. Бүреләр улавына ияреп, авылга мал үләте, кеше үләте, төрле-төрле тиф, чәчәк авырулары килде. Авылыбызның кайбер усал телләре бу хәлне әтиемнән күреп: «Бәхетсезлекне ул алып кайтты авылга, күрәләтә уйнашчы хатынга өйләнде», – дип гайбәт тараттылар. Әтием исә көннән-көн уйчанланды. Өйдә шундый кысанлык. Идәндә ике бозау көч-хәлгә аякланып йөреп китәргә маташа. Әтием исә кичләрен иске өйдән төенчек-төенчек йон ташып, йон тетә, төнлә үзләре йоклый торган сәке өстендә итек түши. Андый чакларда апам белән мин дә олы якка чыгып йон язабыз. Әти эш кабул иткәндә һичбер вакыт кешеләрне араламады. Карт-корыга, ятим-җилпегә бушка баса иде итекне. Йоннары бик начар булса да, кире кагарга көче җитми, алып калыр иде...
Итек басу эше бик тавышлы эш. Минем гәүдәм кадәр итеп түшәлгән галәмәт зур кунычлы итекләрне керештереп, бәләкли-бәләкли рәткә китергәнче, әллә ничә катлы җан көчен чыгара иде ул. Ләкин мин аның бер генә тапкыр да эш авырлыктан зарланганын ишеткәнем булмады. Бер яктан караганда, ул ак якалы интеллигент! Председатель – Авыл советын җитәкли. Икенче яктан, шул үзе җитәкләгән халыкның кара хезмәтчесе дә! Урынга ятып черем дә итмичә итек тукмап чыккан менә шундый буранлы төннәрнең берендә безгә тагын бер, әҗәлгә тиң кайгы килде. Иске өебезнең тәрәзәсен алып, андагы сарык түшкәләрен, ашлыкны, оннарыбызны урлап чыктылар. Өйдә нибарысы үгием кичтән ипигә дип кертеп куйган бер йолпыч он калды. Бәхетсезлегебезгә буран бөтен эзләрне күмгән иде – әтием кемгә ягарга да белмәде. Ул көннәрне Мөэмин абый да өйдә иде. Бу күңелсез хәбәрне ишетүгә, Сәлихәттәй белән ул да, Талип абый белән Тимер абый да килеп җиттеләр. Үгием ятим бозаулары янында әвәрә килә – имезлек белән сөт эчереп маташа иде. Тимер абыйны күргәч: «Бар икән күрәселәр!» – дип, читенсенеп йөзен читкә борды. Тимер абый үз-үзен кулда тота белә торган кеше иде. Ярдәмчеллеге дә бар, хис йөгәнен бушатмады, үгиемә күз генә сирпеп алды да:
– Ул кадәр кайгырмагыз әле... Менә... Милиция чакырдык, Азнакайдан!.. Әзрәк көн дә ачылырга тора, килеп җитәрләр! – диде.
Милиция килде. Кемнәрнедер тентеп йөрделәр. Әмма, фәтүәсе булмады – урланган ризыкларны тапмадылар.
...Бу ике бозауның шушы рәвешле дөньяга яралуы үгием өчен сөйләп аңлатмаслык хәсрәт, җан көеге булып саналса да, алар аны акылдан яздырырга җитеп борчысалар да бозауларның үлүен һич тә теләмәде ул. Сәлихәттәй керткән сөт кенә аз тоелгач, язмышына үч иткәндәй, кыш өстендә безне өйдән-өйгә йөртеп, сөт эзләргә кушып, юк сөтне таптырып, бозауларны тәрбияләүгә бөтен җаны белән беректе. Кайчакта сөт эзләп, әтиемнең авыл уртасындагы төп йортына кадәр барып җитә идем... Әмма үгиемнең бу кыланмышын үзенчә гөманлап, әби тәмам кайгыга төште. «Балалары үз янында булса, бу кадәр үрсәләнмәсие... Ана йөрәге бит, ана йөрәге!» – дип, үгиемне кызганып, гел үзалдына сөйләнеп йөрде. Үзе чыгып киткән чакларда: «Соң синең шунлык та башың юкмыни, Сабирҗан! Өч баланың хет берсен булса да алдырып булмыймыни? Закон юкмыни моңа!» – диеп, әтиемне шелтәләп алыр иде. Тик, караклар өйне басып чыкканнан соң, бу хәлнең булмастайлыгы белән тәмам килеште ахрысы әбием, эндәшмәс, беребез белән дә сөйләшмәс булды. Гомерен күбрәк чаршау артында үткәрде. Максаты, болай да тар өйдә, кеше аяк арасында уралып йөрмәү, аяк-кулын бөтен түземлегенә богаулап булса да түзү, чыдарга тырышу булгандыр инде... Кисәк кенә «Патшабикә»дән «Түзембикә»гә әверелү – ансат эш түгелдер шул. Бөгәрләнеп чаршау эчендә ята торгач, аяклары аксый башлады аның, авызына ризык капмас булды. Температурасы күтәрелде. Диагнозын «бетле тиф» диделәр. Авырулар белән хастаханәләр тулы булганга күрә аны анда да салмадылар. Әбием янып-көеп, бетләп, саташып ята торган шушы түр сәкедә, аңа таба аяк сузып, бүлмә тактасына баш куеп үгием белән әтием дә төн кичерәләр иде. Әбиемнең саташуы шул чиккә җитте ки, ул һәр төнне өй суынуга, каравыл кычкырып уянып китә дә: «Катып үләсез!.. Өйгә буран тула!» – дип, үзенең өстендәге бетле тунын үгием белән әтием өстенә ыргыта. Ә беркөнне шул йөрмәскә әйләнгән аякларына дөпелдәп басып идән буйлап алпан-тилпән йөрде-йөрде дә әлеге бетле тунны почмакта йомарланып яткан бозаулар өстенә илтеп япты. Үгием белән әтием янә чәчрәп торып тунга ташландылар. Өйдә ыгы-зыгы купты. Әтием әбиемне кабат урын-җиргә яткырып, аяк-кулларын тастымал белән бәйләп куйды. Аңа карап әби тынычланмады. Киресенчә, ярсыды гына:
– Син монда ни җаның белән түзәсең?! Анда өч балаң ачка үлә!.. Алып кил үзебезгә! Әнә былтыр суйган бозау тиресен өтеп аш пешереп ашат!
Әйе. Әби, мәрхүмкәем, усал булса да киң күңелле иде. Ул белеп хафаланган. Бу чарасызлыктан үгием тәмам кыргыйланды. Әтием дә үз эченә бикләнде, безнең белән гел сөйләшмәс булды. Без бөтен өметебез белән Сәлихәттәйләргә беректек. Сәлихәттәй. ничек өлгергәндер, ул әбинең һәм ятим бозауларның хәл-әхвәлен сорап безгә көненә әллә ничә тапкыр кереп чыга. Әбигә дигән булып безгә ашарга ташый. Әнә шул, әби төнозын саташып чыккан көнне тәлинкәгә тау кебек итеп өеп тары тәбикмәге пешереп кертте. Ул кергәндә әти дә өйдә иде әле... Әтинең горурлыгын сындырмаска тырышып, йомшак кына сөйләнеп, хәл сорашып алуга, «Карале, Сабирҗан, Мөэмин әйтергә кушып калдыргание... Ул сезгә дип, бер капчык арыш тутыргание... Вакытың булса кереп ал шуны», – диде.
Әтием бу кадәресенә өмет итмәгән, күрәсең, иреннәре дерелдәп куйды, башы түбән иелде:
– И, Сәлихәттәй! Болай да оят бит! Бөтен тормышыбыз сезнең өстә... Алуын алырмын да, ничек итеп түләрмен соң?! Тормышыбыз гел сүтелүгә таба китте бит әле!..
– Сабирҗан, алай димә әле... Кулларың алтын... Келәт тулы сарык йоны... Итеген дә, киезен дә үзең басасың ләбаса!
Мин бүгенге көндә дә әтием өчен үзәгем өзелеп уйга биреләм дә, «Нилектән соң ул шушы кадәр акыллы һәм гадел, булдыклы башы белән шундыен бәхетсезлекләргә дучар булган? Ни өчен Мөэмин абый шикелле батыр, тәвәккәл була алмаган?» дигән сорауларга күмеләм. Янымда уйларымны уртаклашыр кешеләрем булмаганга күрә, җавабын да үземә генә табарга туры килә. Әтиемнең башын түбән идергән мөшкеллекләр аның шул, әлеге дә баягы, үз тормышына үзе баш, үзе түш булмаудандыр, дим. Төптән уйламыйча, ризалашып, чит нигезгә, хатын нигезенә йортка керүе, кыюсызлыгы булгандырмы, бәхетсезлегеме?!
Хатынның үгие булмый диләр дә бит! Минемчә, бу сүзләр хак түгел. Нигезе үги булгач, хатыны гына үз була алмый инде аның! Чын ир-егет йортка керергә тиеш түгел! Әйе, түгел! Менә без чит җирләрдә күпме йөреп үзләшә алдыкмы? Юк! Илдә ярты халык утап аткан чүп үләне шикелле шиңгән мескенчәкләр ич!.. Шуңа күрә ил таркалу чигендә! Үгилектә! Әтиемнең дә хәл-әхвәле шул чиктән ары китмәгән. Кая инде манту, тернәкләнү! Әллә нинди мәхшәр бит бу!
Әйе. Мөэмин абый белән әтием арасында җир белән күк арасыдай аерма! Мөэмин абый гомер буе төптән-тамырдан берегеп, үзенә ышанган хәлдә, баскан җирендә ут чәчрәтеп яшәде. Әсәй авылы аша узып йөргән бөтен юлаучы аларга тукталыр иде... Алар беркайчан йомыш белән кергән кешене ишек төбеннән буш куллай бормадылар. Бездә әнә шул ятим бозаулар барлыкка килгәннән бирле, өйдә туя ашаган көнемне мин хәтерләмим дә. Тамагым ачлыктан минем эчемдә әйтерсең бүреләр улый иде. Өстә – җиң очы терсәккә җитә язган иске бишмәт. Башта юка яулык булыр иде. Урамга уйнау сылтавы белән чыксам да, уйнап булмый, аякларым гәүдәмне Сәлихәттәйләрнең җылы, мул ризыклы өйләренә өстери иде. Нинди генә болгавыр чаклары булмасын, алар миңа һичкайчан ишек төбендә торырга рөхсәт итмәделәр: «Бәхетең булмас, үсми калырсың!» – дия торган иде Мөэмин абый түргә дәшкәндә шелтәләп. Нужа белән өеңә кергән кешеләрне тилмертеп ишек төбендә тотуның гөнаһ икәнен мин шул чактук аңлап, күңелемә беркетеп куйган идем, гомерем буе шуны онытмадым. Эшләгән эшемне ялындырмыйча эшләдем, ашаткан ашымны кешенең йөрәгенә ятардай итеп түремә утыртып ашаттым. Тапкан малның зекерен бирү, әйткән нәзерне үтәү кебек тормышның гаять четерекле якларын да Мөэмин абый кешенең горурлыгын сындырмыйча, мескенләндермичә, аны югарыга күтәреп үтәргә тырыша иде кебек.
Менә, бәгырьгә, үзәккә үтеп, гомерлеккә җаныма май булып ягылган тагын бер вакыйга.
Бу Яңа ел бәйрәме тирәләре иде... Көн шундый аяз. Әмма тышта чатнама суык. Мөэмин абыйларда халык! Ыгы-зыгы! Берәүләр кереп ашауга, икенчеләре ишектән кереп тула тора. Мич, казан тирәсендә өч хатын-кыз: Сәлихәттәй, аның бертуган сеңлесе Зифаттәй, Таллы Бүләк кунагы Назимә апа! Берсе коймак пешерә, икенчесе аш бүлә, өченчесе табынга ташып тора. Ә мин Рәсимәне тирбәтәм. Шул ыгы-зыгы арасыннан Мөэмин абый түр тәрәзәгә күз төшереп алуга, тагын кемнедер күреп, башына бүркен генә элде дә тышка чыгып йөгерде:
– Мөхәммәтҗан абзый, туктале, тукта! Әйдәле, безгә кереп бер чәйләп алыйк! Бәйрәм җитә бит! – диеп, күңелле итеп калын тавыш белән сөйләшкәнен өйалдыннан ук ишетеп, мин аптырап киттем. Бусы инде, минем фикерләвемчә, бернинди киртәгә дә сыймый кебек иде: өй тулы халык – өстәвенә ул тагын урамнан җыя...
...Мөхәммәтҗан абый җиде бала атасы, очыбызның иң гади һәм гадел, иң фәкыйрь кешесе иде. Ул озын буена иске озын чикмән киеп, безнең турдан үтеп-сүтеп бригадка атлар карарга йөри иде.
Чикмәнен, башындагы мескен бүреген салып, стенадагы дәү агач чөйгә элүгә, Мөэмин абый аны да кыстап түргә үткәрде.
Бер уйлаганда, шундый батыр йөрәкле, бай табигатьле Мөэмин абый белән бу кадәр дә юаш, бичара, җиде балалы Мөхәммәтҗан абый арасында нинди уртак сүз булырга мөмкин инде?.. Бар икән шул, бар! Әзрәк салпы ягына салам кыстырып мактап җибәргәч, сырлы стаканда мөлдерәп торган әче балны каплап куйгач, Мөхәммәтҗан абыйга да канат иңде. Ул кулларын болгый-болгый теге буранлы төндә ат абзары тирәсендә «утлап» йөргән бүреләрне ничек өркетүләрен сөйләп кинәнде. Табындагылар өчен бүре темасы бердәй кызык булып чыкты. Аны бирелеп тыңладылар. Мөхәммәтҗан абый шушы көчле, киң күңелле кешеләр арасыннан үзен тапкандай булып калкынып үсеп китте.
Сәлихәттәйләрдә кышларын куян ите, төрле кош итләре белән сыйлаулар, язын Мөэмин абыйның үзебезнең Стәрле буасыннан потлап-потлап балык тотып кайтулары хәтердә калган. Ул кыздырган, куырган балыкларны һәм балык пирогын кем генә кереп ашамый иде аларга?! Ә Мөэмин абыйның Саклау урманыннан тере бүре тотып кайткан көннәре исә гомум бәйрәмгә, гыйбрәтле язмыш мәктәбенә әверелер иде...
Юк. Тиф, кызамык кебек йогышлы авыруларны гына түгел, тора-бара кешенең батырлыгын, күңел матурлыгын да йоктырып була икән ул үзеңә. Кечкенәдән Мөэмин абый аулап тотып алып кайткан бүреләрне якыннан күреп, тере ерткыч белән еш очрашкангадыр, мөгаен, мин язмыш тарафыннан нинди генә мескенлеккә дучар ителсәм дә, җанымның үзәк төшендә ныклык ноктасы тоеп яшәдем. Шул ук әкиятләрдә, ындыр артларында улауларын тыңлаганда бик тә куркыныч булып тоелса да, Мөэмин абый рухы белән сугарылган булгангамы, күңелгә якын, хәтта, кызганыч, аңлаешлы бүре дигәнең...
Мин иҗат эшенә керешкән саен, туган авылымның чын йөзен шушы, үзебезгә килеп йөргән матур кыяфәтле һәм мәхәббәтле, үгиемә гыйшык тоткан Тимер абыйлар, Мөэмин абый, Сәлихәттәйләр, ихлас күңелле Мөхәммәтҗан абзыйлар төсендә күрәм. Билгеле ки, Мөэмин абый минем хәтер полотномда һәрчак бүре җитәкләгән хәлдә басып тора. Чөнки ул кайчакта бүреләрне урманнан аксата-аксата авыл буйлап җитәкләп тә алып кайта иде. Аның бүре җитәкләп төшкән рәсемнәре оныкларының, туган-тумачаларының гаилә альбомында, стендларда әле дә булса сакланадыр. Өлкән буын кешеләре бу хакта яхшы хәтерлидер, дим.
...Бүре белән бәйле хатирәләрнең иң-иң истәлеклесе мең тугыз йөз кырык беренче елның кышында булды.
Мин инде өченче класста укый идем. Рәсимәгә нибары алты яшь... Мәктәптән кайту белән чуен чүлмәктә, Наилә апам белән икебез өчен махсус пешерелгән арыш умачын мичтән үзем ухват белән алга өстерәп чыгарып, кайный-кайный боткага әйләнгән ашны бер савытка бүлеп алып ашадым да үгиемә «күз көеге» булып тормас өчен тышка чыгып киттем. Рәсимә капка төпләрендә кар тәгәрәтеп, Кыш бабай әвәләп йөри иде. Зур Кыш бабай ясар өчен карны бергә тәгәрәтә башладык. Икебезгә уртак бер Кыш бабай ясадык. «Әти бүген бүре тотып кайта, Кыш бабайга төнлә каравыл торырга кушарбыз!» – диде Рәсимә шундый ышанычлы, батыр тавыш белән. Әле ул бер генә минутка да уен кысасыннан чыга белми иде... Йә төшендә күргәндер, йә берәрсе килеп әйткәндер дип уйладым мин. Һәм кардан әкияттәге ак бүре сынын ясарга килештек. Шулай күпме уйнаганбыздыр, киемнәребез чыланып, өшеп беткән идек, Сәлихәттәй Рәсимәне чакырып, капка төбенә чыгып басты. «Әтиеңнәр түгелме? Балалар, карагыз әле!» – дип, каш өстенә кулын куеп, Үчәлле тавыннан төшеп килә торган олы юлга ымлады. Ул чакта минем күзләрем шундый үткен иде. Мөэмин абыйның атын да, үзен дә танып алдым. Мөэмин абый чанасында үзе генә түгел иде. Аның аты – «Тимер-күк»... Алардан арттарак тагы бер атлы кайта – анысы җирән кашка... Атларның капка төбенә кайтып туктавын без өчәүләшеп тышта көтеп алдык. Сәлихәттәй капкаларын каерып ачып куйган иде. Атның Мөэмин абый утырганы ишегалды түренә үтте. Ә икенчесе капкадан узмады.
Без чанага ябырылдык.
– Әйттем бит... Әйттем бит, тере бүре алып кайта әти дип! Әйттем... – дип, шатлыгыннан сикергәләп куйды Рәсимә. Чылбырлап авызлыкланган аксак җирән бүрене өйалдына кертеп, калын бүрәнәгә беркетеп, тимер ыргакка бәйләп куйдылар. Бүренең эзләре дә канлы, күзләрен дә кан баскан иде. Тыштан кергән шәйгә ул ятсынгандай боек, хәлсез күз карашларын безгә текәп торды-торды да чылбыр зынҗырларын чыңлатып, ырлый, тузына башлады. Күзләрендә утлы упкын кабынды. Кем хәбәр салып өлгергәндер, аучылар тамак ялгап алуга, малай-шалай, авылның олысы, кечесе бүре күрергә җыела башлады. Икенче чанада да бүре булганлыгын, ләкин аның тере түгеллеген без Үчәлле агае китәргә җыенгач кына белдек. Ул аны аучылык кантурына тапшырырга дип, шундук Азнакайга алып китте. Бу кадәр халыкка, тынгысызлыкка Сәлихәттәйләр үзләре ничек чыдагандыр, ул чакта мин кызыксынып тыңлана белмәгәнмен. Әмма шунысы хәтердә, бүре күргәзмәсе ике көнгә сузылды. «Бүре гошере» дип, үзләренә килгән-киткән бөтен бала-чагага Сәлихәттәй берәр прәник, икешәр конфет таратты. Кайбер әрсез малайларга ул гошер икешәр-өчәр мәртәбә эләкте.
Мөэмин абый тоткан бүреләрне шулай тереләтә күреп күнеккәнгә күрә, безнең оч малайлары бүреләр турында күбрәк хәбәрдар иде. Әлеге аксак җирән бүрене арада «вожак» дип тә, «командир» дип тә атаучылар булды. Үчәлле юлы буйлап төшеп, дистәләгән ферма сарыгын буган бүреләр, имештер, шушы җирән җитәкчелегендә «эш йөрткәннәр», ындыр башында да авылга үләт теләп шул ук бүреләр өере улаган... Ә урман ташучылар, Үчәлле юлыннан узучы җәяүлеләр арасында нинди генә гыйбрәтле хәлләр тумаган?! Кышкы буранлы ачлыкта кайсы авылны гына тынычлыкта калдырды икән ул ач бүреләр?! Ләкин, ни хикмәттер, шундый ерткычлыгын белсәң дә, каракларга нәфрәтләнгән шикелле эчтән рәнҗеп, нәфрәтләнеп булмый бүрегә. Өстеңә ничек кенә ыргылырга омтылып ырылдаса да – ул кызганыч! Аның язмышы белән үз язмышың арасында ниндидер яшерен уртаклык бар сыман.
...Бәлки ачлыктыр ул: –
дистә еллар
Җанга үткән... теткән үзәкләрне...
...Мөэмин абый ачкан күргәзмәдән
Мин үземне әллә күзәтәмме?
Бүре тезләрендә – тирән яра,
Күзләрендә дулый утлы упкын...
Үзем белгән шул упкынны айкап
Серләрен мин чиштем тоткынлыкның.
...Бу Мөэмин абый тоткан соңгы бүре иде. Шул елның җәендә сугыш чыкты. Безнең әтигә берничә айга бронь бирделәр. Ә Мөэмин абыйлар, Тимер абыйлар сугыш чыккан көнне үк повестка алып, беренчеләрдән булып сугышка китеп бардылар. Һәм Мөэмин абыйдан бер генә хат та килмәде, хәбәрсез югалды ул. Үчәлле урманында бүреләр өер-өер булып үрчеде. Сугыш елларында аларны аулардай батыр йөрәкле ир затлары авылда юк иде инде. Мин беренче мәртәбә җиләккә үзебезнең оч кызлары белән бергәләп, Рәхимә әбигә ияреп барган идем... Җәй көнендә бүреләр тук була дигәннәре хактырмы, сугыш кайгысы бүреләрнең ерткычлыгын оныттырганмы, берәүнең дә бүре турында сөйләгәнен хәтерләмим. Ә унике яшь тулуга, 1943 елның җәендә мин үземне Саклау урманының чын хуҗасы итеп тоя идем инде. Андагы һәр сукмак, һәр кыштырдау миңа Мөэмин абыйны хәтерләтә иде. Без анда Рәйханә исемле иптәш кызым белән, иртә таңнан чыгып китеп, һәр көнне ярты потлы чиләкне чүмәләмә тутырып җиләк җыя идек.
Ниндидер сәбәп белән беркөнне урманга бармый калдык без. Әйе, яңгыр яуган иде. Наилә апам Разия исемле дус кызы белән төш җитүгә: «Печән юеш, җыеп булмады!» – дип, болыннан кайтып төштеләр дә мине урманга әйдәкли башладылар. Син әйбәт җиләклекне беләсең, янәсе... Без Үчәлле тавын менеп җитүгә көн шундый кыздырды. Үзебез дә җиләк булып пештек. Урман бусагасындагы җәйрәп яткан, тапталып, айкалып беткән җиләк аланлыгын ташлап китә алмыйча, апамнар икәүләшеп шунда капланып җиләк җыеп калдылар. Ә мин тырысымны тотып, тиз генә әйләнеп килергә вәгъдә биреп, үзем генә белгән аргы аланга, кеше кулы тимәгән акланга киттем. Каударланып җиләк тулы тырысымны тотып кирегә кузгалырга торганда караңгы имәнлектән бер эт күреп алдым. Соры эт! Без сепаратка сөт аерырга барып йөри торган Юлдашларда гына шундый эт! Авылда бүтән андый эт юк. «Юлдашлар үзләре артта калганнардыр, менә-менә күренерләр!» дигән уй, минем йөрәкне кинәт җилкендереп, мин: «Юлбарыс!.. Юлбарыс!» – дип, эткә таба томырылдым. Минем тавышым бөтен урманга тарала, аяк астым дулкын-дулкын булып мине күккә күтәрә кебек. Өзлексез чакырып, үзенә таба чабып килүемне күреп «Юлбарыс»ым миңа таба чабарга кереште. Аклан зур. Акланны әйләндереп алган урманнар дөньяны тылсымга, көч-кодрәткә манып, җанны алгысыта. «Менә «Юлбарыс» томырылып килеп җитәр дә мине танып алып, шатлыгыннан алгы аяклары белән җилкәмнән кочып алыр, битләремне, кулларымны ялар!» дигән ләззәтле уй мине шаштыра. Шулай итеп әллә нинди шашкын, кыргый көч тәэсирендә бер-беребезгә каршы томырылабыз. Шушы шашкынлыкта очрашкан булсак, безнең «кавышу» минутлары нинди төс алган булыр иде, белмим... Әллә Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатен салдымы, Мөэмин абыйның изге җаны мине сакларга теләдеме, кинәт ниндидер түмгәккә абынып тәгәрәп киттем. Тырысым кулымнан ычкынып җиләгем җиргә түгелде. Җиләгемне кызгану хисе «Юлбарыс»ны кочаклап назлау теләгеннән көчлерәк иде.
Иртәнге якта явып узган яңгырның дымын кояш инде күптән ялмап алган, көн коточкыч эссе. Яныма килеп туктауга, «Юлбарыс»тан җанны томалап ала торган кан кайнарлыгы бөркелде. Битемне ялап алырга да, тәпиләре белән миңа кагылырга да исәбе юк иде аның. Озын кан-кызыл теле җиргә асылынган, эре казык тешләре шакырдап ыржайган, күзләре утлы упкын кебек дулый. Шушы хәлдә күпмедер вакыт күзгә-күз карашып тордык. Аннан соң мин аның сусау һәм ач икәнен исәпләп: «Их, ипие дә юк бит аның, суы да юк!» дип, үзалдыма сөйләнеп алдым. Аны кайгыртуымны аңлаган шикелле «Юлбарыс»ым миңа ышкыла язып, иснәнә-иснәнә мине берничә кабат урап чыкты да көлтәдәй койрыгын кырлай салып, читкәрәк тайпылды. Шулчак аның дулап торган күзләре дә, күктәге кояш та сүрелә төшкәндәй булды. Күз алдыма Мөэмин абый һәм ул аулап алып кайткан теге җирән бүре килеп басты. Әйе. Ул бүренең дә коерыгы шулай зур иде һәм йөргәндә җирдән сөйрәлә иде... Ниһаять, минем күңелгә «Юк, эт түгел, бүре бит бу, бүре!» дигән уй бәреп керде. Бәхетемдер, мин куркырга өлгерми дә калдым. «Ә-ә, таныдыңмы, абзаңны!?» дигәндәй, ул бераз чит- тәнрәк карап торды да койрыгын кырлай салып, юлын аргы караңгылыкка уңайлады. Бу хакта күпме генә сөйләсәм дә, Наилә апамны да, башкаларны да ышандыра алмадым. Ләкин бу вакыйга минем күңел түремдә гомерлек бер могҗиза булып саклана һәм иң авыр чакларда табигый тылсым көче бирә.
Хәзер дә кайбер дошманның күзләре дөньяны тарсынып явызлык кылырга ниятләсә: «Мин бит үземнең туган ягымда! Туган якның бүреләре дә тимәде ич миңа! Бирешмәм!» – дип горурланып, кодрәтләнеп куям һәм Мөэмин абыйлар, Сәлихәттәйләр рухына багышлап дога кылам. Мең төрле сынаулары аша үткәреп сынаган, сындырмый чыныктырган гыйбрәтле язмышыма рәхмәт укыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
2
0
Искитмэле язмышлар!
0
0