Логотип
Проза

Боламык боткасы

Әсмә җиңгинең тормышы гел кызыктан гына торган диярсең, билләһи! Кызганыч чаклары да булмый тормагандыр, анысы, тик ул аларын да шома гына итеп шаяруга бора да куя. Сезгә дә сөйлим әле бер кызыгын. Аның кебек үк осталыгым юк, әлбәттә, шулай да тырыштырып карыйм әле.

 Әсма җиңгинең тормышы гел кызыктан гына торган диярсең, билләһи! Кызганыч чаклары да булмый тормагандыр анысы, тик ул аларын да шома гына итеп шаяруга бора да куя. Сезгә дә сөйлим әле бер кызыгын. Аның кебек үк осталыгым юк, әлбәттә, шулай да тырыштырып карыйм әле.

 – Әни кияүгә: «Ирең нәрсә тели – шуны пешер. Менә әтиегез боламык боткасы яраткач, ачлык заман булмаса да, кайчагында пешерергә туры килә», – дип озатты. Ярый, дидем, ярыйлыкка... Ләкин өч елга якын шәһәрдә яшәп, әзме-күпме «культурный» тормышка күнеккән кешене боламык пешертеп кара син! «Культура»ның «к» хәрефен дә төшенмәгән башыгыз белән, килештергән буласыз инде!» – дип, ирен читен кыймылдаткан булырсыз инде. Исән генә булыгыз, бер каршылыгым да юк!
 Алдынгы тракторчысын югалтасы килмәгән рәис абый безгә фатирны алдан хәстәрләп куйган иде. Үзләре ярты ел элек өй җитештереп кергән гаилә колхозның ике этажлы йортының бер фатирын бушаткач, сөенә-сөенә анда күчендек. Әйтерсең дә, оҗмахның беренче катына мендек, малай! 
Иптәшемнең әти-әниләре яшәгән өйләренә терәлеп кенә торуыбыз, тагын бер уңайлык өстәде – бакчасының да, кайчагында, акчасының да җимешләрен төяп кенә алып кайттык. Җитмәсә, туебыз да җәйнең иң мул, бөтен әйбер өлгергән чорына туры килде бит әле.
Аш-су әзерләү курсларын бетерергә туры килмәсә дә, төзүчеләр тулай торагында үз көнен үзе күреп яшәргә өйрәнгән кешегә ир тамагын кайгырту әллә ни авыр тоелмады. Үзеңә пешергәнне ашый инде ул! Шәһәрчә, «культурно» итеп кенә әзерләгән ризыклар еш кына хәләл җефетемә ошап бетмәгәнен сизенәм инде, сизенүлеккә. Тегеләй тиеш, болай тиешләр күп инде, уйлый башласаң. Тиеш дип, кайсыгыз песиенә кайнаган сөт эчертә? 
 Туралган яшелчә-салатларына караганда, тулаемны артыграк күргән, вак итеп турап пешергән ит ризыклары урынына калҗа теләгән, кем әйтмешли, тел очына да җитмәгән тәмлүшкәләр белән чәй эчкән Минсафамның:
«Боламык боткасы пешерсәң, туклыклырак булыр иде!» – дигәнен шаяруга борып яткан көннәрнең берсендә безне кунакка чакырдылар. Авылдагы кунак кич көтү кайткач инде ул. Үзебез мал тотмасак та, шул вакытны җиткереп, кәкре төбәк Әхмәтзәкиләргә атладык.
 Әйтергә кирәк, бик шәп кунак булдык, сыйландык. Ни инде болай... авылча, «культурно» түгел, анысы. Табагы белән ит, табасы белән бәлеш дигәндәй. Кайтканда минеке: 
– Эх, шулай, кеше кебек, рәхәтләнеп күсәге белән тотып ит ашасаң иде! – дип торган була әле. 
– Нәрсә, туймадыңмыни? Ярый, кайткач, кыяр белән помидор турап бирермен, җанкисәгем, – дип җаваплыйм, аны-моны уйламый. Эчтән генә: «җанкүсәгем» дидем инде, яшерен-батырын түгел. 
– Юк, кирәкми! Бәйрәмне бозмыйк әле, – ди. 
Гарьлегеңнән тот та егылып үл, малай! Ярый әле, тышта дөм караңгы, йөзгә чыккан ачу күренерлек дәрәҗәдә түгел. Әтү, төне буе йоклый алмас иде. Менә тырыш, менә яшә син аны ир итеп!
 – Теңкәмә бик тисәң, бидрәсе белән тутырып аш пешерермен дә, атна буе тик шуны җылытып ашарсың!
 И-и-и, шулай дип кычкырган дип уйлыйсыздыр әле? Кычкырды ни! Яратам ич мин тормыш иптәшкәемне! Аның һәр әйткәне минем өчен закун! Нәкъ шул вакытта әнинең: «Ирең нәрсә тели – шуны пешер. Менә әтиегез боламык боткасы яраткач, ачлык заман булмаса да, кайчак пешерергә туры килә», – дигән киңәше дә «ялт» итеп искә килеп төште бит әле, әйкәйгенәм. Боламык боткасы пешереп йөрим әле. Бәй: «Боламык боткасы пешерсәң, туклыклырак булыр иде!» – дип ничәмә-ничә тапкыр әйтте бит инде күгәрченем, аңламагач ни аны. Үземнең баш эшләп бетмәү нәтиҗәсе инде, үземнең... Беркемне дә гаепләп булмый мондый вакытта. 
Әнә үзе дә кайтып килә, озын гомерле булыр әле. Әзер, бөтен әйберем әзер – плитәдә бидрәсе белән аш та утыра!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар