Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Кечкенә генә өйдә яшәп, гомер йомгагын сүткән Бибисара әбинең юанычы да, куанычы да – бер песие бар. Һәр туган яңа таңын да намазын укып, догалары белән каршы ала, Ходайның биргәненә шөкер кылып яши карчык. Аның бер генә туганы да, кан кардәшләре дә булмады.
Шәһәр читендә онытылып барган берничә өй бар. Кычытканнар, уймак-уймак камышлар, черек-җимерек киртәләр яныннан тар гына кәҗә сукмагы Бибисараның песиле өенә алып бара.
Бибисара гомер буе ятимлектә, ятимнәр йортында үсте. Аның кайсы яктан, кайсы авылдан, кемнең газиз кызчыгы икәнен беркем дә белмәде. Балалар йортындагы тәрбияче апасы сөйләгәннәр генә истә: «Үскәнем, башкалар кебек әнкәңне, туганнарыңны эзләмә, чөнки монда кайсы төбәктән килгәнеңне беркем дә белми. Сине поезд вагоныннан алып безнең балалар йортына тапшырган кеше олы яшьтәге ир-ат иде. Ул ашыга-ашыга: «Бу баланың авылы – сиртмәле коеларына кадәр утырып янды, документлары да юк. Менә бер язу-кәгазь бар, бәлки, шуның белән урнаштырырсыз тере ятимне. Сездән дә рәхимле, саваплы кеше булмас, түземле балага охшаган, ә исеме-фамилиясе сезнең кулда, менә бу язуда», – дип, сине – озын чәчле кызчыкны калдырып киткәне әле дә истә... Син шундый ябык идең, сәләмә генә киенсәң дә, ач булсаң да, еламадың, барына риза булып: «Рәхмәт сезгә, апалар», – дип кенә башың иеп торганың истә. Шуна күрә «Рәхмәт кызы» дип кушамат та такканнар иде...»
Ул оялчан, тырыш, акыллы кыз булып үсте, ләкин ничек кенә кечкенә чагын хәтерләргә теләсә дә, исенә төшерә алмады. Тырышып укыды. Күңел түрендә исә нигәдер бер өмет
яшәде, зур хыялы ташлап китмәде: «Бәлки, минем әнием дә исәндер. Аның исеме ничек икән, матурдыр инде, кайларда яши икән ул? Әнием, әтием! Минем барлыгымны белә микән алар?»
Гомере буе Бибисарага йөрәк өзгеч шул сорау тынгы бирмәде. Үсеп җиткәч, балалар йорты-ның директоры бу тырыш кызны кызганыпмы, әллә аның зирәк, зиһенле, сабыр булуын
күзәтепме – ярдәм кулы сузды. Укуын бетергәч, кече төркемгә тәрбияче итеп калдырды. Ләкин бу көннәр озакка сузылмады...
Үткәннәрен хәтерләп утырган Бибисара сискәнеп китте: «Бәй, иртәнге намазга соңлый язганмын, тәүбә, тәүбә!»
Тәһарәтләнеп пакьләнгәч, намазлыгына басты: «Аллаһы Тәгаләмә шөкер, өлгердем, өлгердем», – дип, сабыйларча куанды. Намазын укып, догаларын кылгач, тартмада ике баласын имезеп яткан песинең савытына сөт салды.
– Песекәем, синең йомшак йомгакларың үсеп беткәннәр инде, җылы сөт тә ялый башладылар, рәхмәт төшкерләре. Нишләргә соң? Миңа яңа торак бирәбез дип хәбәр иттеләр. Син миңа рәнҗемә инде, ике генә бөртек балаңны изге кешеләр кулына тапшырырмын, – дип, әниләрен имеп яткан песи балаларын калтыранган куллары белән сөя-сөя, кичтән әзерләп куйган кәрзине-нә – челтәрләнеп беткән иске мамык шәленә салды да шәһәргә юнәлде...
Базарга килеп кергәндә, эт, мәче, читлек кошлары сатучылар үз урыннарына җыелган иде инде... Бибисара карчык кыяр-кыймас кына бер якка барып басты, кәрзинен җиргә куйды, ә песи балалары кәрзин читенә тәпиләре белән ябышып: «Без кайда, әниебез кайда соң?» – дип, әче тавыш белән елашты. Карчыкның кулына йомшак тәпиләре белән үрелеп, ялап та алдылар.
– Курыкмагыз инде шултиклем, курыкмагыз, азрак сабыр итегезче, йоклап та алыгыз, – дип, әби кәрзин-нең өстенә шәлен ябып куйды. Шунда этләр карап йөргән бер малай килеп:
– Әби, бер песине миңа бир әле, мин песиләр яратам, – дигәч, Бибисара тураебрак басты. Баштанаяк карагач:
– Бәй, улым, син аны карый алырсыңмы соң? Җәберләмәссеңме? Әнкәң рөхсәт итәрме соң? – дип, малайга сораулар яудырды. Ә үзе эченнән генә: «Рәхмәт төшкере, бу бала акыллыга охшаган, бәлки, яхшы карар...» – дип уйлады. Аннан соң:
– Улыкаем, мин сиңа ышанам, сайлап ал – күңелеңә кайсы ошый, – диде. Малай шатланып:
– Кәрзиннән кайсысы башта карый, шунысы минеке була, – диде.
Ак туфлиле кара песи баласы үрелүе булды: «Вәт менә монысы – минеке! – дип, песи баласын күкрәгенә алып кысты.
Ә песи баласы ят кулда, калтыранып, үзенчә пырхылдады да, елап ярдәм сорагандай тырмашып, малай-ның кулбашына менәргә маташа башлады. Малай катып беткән куллары белән песинең нәни генә тәпилә-рен күлмәгеннән ычкындыргач:
– Әбекәй, бер сумым гына бар, – дип, акча сузды.
Бибисара елмаеп:
– Улыкаем, мин бит песи балаларын сатмыйм, бүләк итеп кенә бирәм. Аны җәберләмичә ашат, ул сөт ялый белә, – дип, малайның кулындагы бәләкәчне сөеп куйды. Карчык үзе күпмедер акчасын алып малайга сузды:
– Мә, улым, анда юлда ливер колбасасы сатып алырсың, яме. Аның исеме – Бүләк, үзем куштым. Балам, бу шәлем, иске булса да, җылы ул. Мә, аны шул шәлгә төреп, кәрзингә салып ал, – дип малайга бирде.
Малай, рәхмәт әйтеп, күз ачып йомганчы шау-шулы базар эченә кереп тә югалды.
Ә карчык сыкранып, уйланып калды. Ярдәм сорап елаган икенче песи баласыннан гафу үтенгәндәй:
– И ачыккансыңдыр инде, әниеңне эзлисеңдер. Ялгыз калдың шул, бәләкәч, тынычлан, – дип сөйләнде. Карчык янына яшь, чибәр бер кыз тукталды:
– Бәй, бигрәк бәләкәч бит, күк йомгак! Әби, коча-гыңдагы шул күк йомгагыңны миңа бирәсеңме? Калтыранма, хәзер безгә кайтабыз, тәмлекәйләр белән сыйлармын, – дип, песи баласын кечкенә кызыл танавыннан үбеп алды. Аннары сумкасыннан акча алып әбигә сузды. Йокысыннан уянып киткәндәй, әби:
– Юк, балакаем, песи балаларын сатмыйм, тиздән фатир алам, миңа иптәшкә аларның әнисе бар, – диде.
Кыз исә:
– Ярый, әбекәй, дога кыларсың, бу сиңа хәер, – дип, акчаны Бибисараның кесәсенә салды да күк йомгагы белән сөйләшә-сөйләшә китеп барды.
...«Песекәем, мескенкәем ни дияр соң?» – дип, әкрен генә гаепле кешедәй тупсасыннан атлап керде ул. Өй эче тып-тын, тик песие генә карлыккан тавышы белән ара-тирә балаларын чакыра...
Бибисара үзен гаепле сизсә дә: «Алар рәхәттә яшәячәк, яхшы кешеләрнең кулына тапшырдым бит», – дип, үз-үзен юатты, песиен кулына алып сөйде, сыйламакчы һәм юатмакчы булды. Тик песи хуҗабикәсе салган ризыкка кагылмады. Елый-елый, әле карават астына, әле мич артына йөгереп, балаларын эзләде. Ишек кырына барып, чыгарга сорагач, әби үрсәләнгән песиенә ишеген ачты. Песи атылып чыгып китте. Бибисара тынлыкка төренгән өендә сыкранды, өзгәләнде. Бичара песи өй тирәли елый-елый балаларын эзләде. Карлыккан тавыш белән ярдәм сорап, ике көн-нән соң ишекне тырнады. Ябыгып, тартышып беткән песекәй ишекне ачуга атылып йөгереп керде дә балалары яткан тартманы иснәнде дә иснәнде...
– Җитәр инде, юләркәем, тынычлан, – дип, карчык песиен күкрәгенә кысты. Ни күзләре белән күрсен: песинең түшенә сөт төшеп, туң бәрәңгедәй катып шешкән... Ни эшләргә дә белмәгән карчык шүрлектә эленеп торган батист яулыгын алып, песинең күкрәген кысып бәйләп куйды. Аны сабыйдай кочаклап, җылы урынына барып ятты да азрак йокымсырап китте. Йә Ходай, әйтерсең лә үзенең күкрәкләренә дә тулышып сөт төшкән: сыкрап, чәнчеп-чәнчеп авырталар. Уянса, бер кулы белән песиен кочаклаган, икенче кулы белән үзенең түшләрен тотып карый да гаҗәпкә кала – шундый тулышкан алар. Аның күкрәкләренә бит беркайчан да сөт төшкәне булмады. Үсмер чагында асрау кыз булып тормышлары җитеш кешеләрдә хезмәт итте, аларның кызларын үстерде. Ә инде олыгайгач, аңа шул кечкенә агач өйне сатып алып бирде-ләр һәм үзе йоклап йөргән пружиналы караватны, тормыш кирәк-яраклары калдырып, рәхмәтләр әйтеп, бары тик хуҗабикәнең каберен карарга, тәрбияләргә вәгъдә алып, ул белмәгән-ишетмәгән якка чыгып киттеләр...
Песинең түшләре уттай яна. «Әй Раббым, бу мәхлуккаемның балаларының язмышы ничек булыр соң?» – дип уйланып, тагын моңсуланды Бибисара.
Песи балаларының да язмышы төрле булды шул.
Малай, шәһәр читендә үги әнисе белән яшәгән бер бүлмәле фатирга шатлана-шатлана песи баласы белән кайтып керде. Үзе белән сөт, ливер колбасасы, мәкле йомшак күмәч алган иде. Песи күтәргән малайның шатлыгы кинәт кенә юкка чыкты. Шул арада әнисе эчкән, исереп тә өлгергән. Тамагына аннан-моннан капкалап, малай йокларга ята.
Менә ул тиздән мәк-тәпкә барырга тиеш, ә әни кеше гел тирги, кимсетә, кыйнап та ташлый. Ачуы килгәндә, ак туфлиле песине дә тәрәзә төбеннән бәреп төшерә.
Малайның кагылып-сугылып, ач яшәгәнен күреп, күршеләре бик кызгана. Җыелып сөйләшеп, аны ятимнәр йортына урнаштырырга булалар.
Башта малай бер дә китәргә теләми, елый. Икенче көнне генә ризалаша. Үзенең Бүләк исемле песи баласын да алып китә...
Ә икенче песи баласы барысына караганда да бәхетлерәк була – тәмле-тәмле ризыклар гына ашап, йомшак мендәр өстендә үсә. Аны иркәлиләр, ефәк тасмалар тагып, фотоларга төшерәләр...
Менә бер көнне Бибисара карчыкның өеннән ерак түгел кранлы тракторлар күренде. Аннары бер ак машина якынрак килеп туктап, аннан бер ир-егет чыкты да Бибисараның өенә юнәлде. Ишегалдына чыгып баскан карчыкка:
– Әбекәй, сиңа күчәргә туры килер. Әнә шәһәр читеннән ерак түгел йортның беренче катындагы бүлмә – якты, ремонт ясалган. Синең өең искергән инде, сүтәргә килдек, әбекәй! Бу урында яңа өйләр төзиячәкбез, тиз көндә әйберләреңне җыеп күчен, яме. Син берүзең генәме әллә? – дип сорады.
– Юк, юк, улым, без – икәү, песекәем белән күчәбез, – диде Бибисара карчык.
– Ярар. Машина бирербез, күченергә дә ярдәм итәрбез, әбекәй, кайгырма, – дип, әбинең аркасыннан сөеп куйды.
Ике көннән соң әбинең өе янына машина килеп туктады. Төн йокламыйча, әбекәй булган кием-салымын төйнәп куйды. Иртә белән зиратка барып, догалар укып кайткан иде инде. Ике хатын, бер ир кереп, әйберләрен машинага төяргә ярдәм итте. Тик песиен генә таба алмады. Сөлгегә ураган Коръәнен, намазлыгын кочак-лап, машина эченә кереп утырды, машина кузгалып китте. Йорты күздән югалганчы әби песиен күзләде, тик ул күренмәде.
Бибисара карчыкка ярдәм иткән бер кыз: «Менә, ичмаса, үзебезнең мөселман кешеләре! Һәрвакыт җыйнак, чисталар. Әбиебез ташландык өйдә ничегрәк яшәп яткан бит: идәннәре кырып юылган, бер җирдә тузан тапмассың, молодец, әбекәем», – дип, карчыкның аркасыннан кагып та куйды. Биш катлы йорт алдына килеп туктадылар. Карчык өйгә кереп, тирә-якка күз ташлап алгач: «Әлхәмдүлилләһ, минем догаларымны Аллаһы Тәгалә кабул иткән», – дип түрдән узды. Тимер караватын урнаштырып, түгәрәк өстәлнең башта өстен, аннары аякларын кертеп утырткач, юып үтүкләгән ак ашъяулыгын җәеп куйгач, өе ямьләнеп, нурланып китте. Бибисара пешергән кабартмаларын өстәленә чыгарып куйды да:
– Йә, уңган кызлар, беренче тапкыр кергән өйдән чәй эчмичә чыкмыйлар, рәхмәт, балакайларым, әйдәгез, аш пешерү бүлмәсенә, шунда танышырбыз, – диде.
Гөрләшеп чәй эчкәч, әбекәйнең эченә җылы йөгерде. Кызлар чыгып киткәч тә, Бибисара, йорт эченә сокланып, карап чыкты. Барысы да әйбәт, тик дусты, песие генә җитми иде аңа. Бибисараның бар уе – песиен табып, яңа фатирына күрше тирәсен җыеп, Коръән уку мәҗлесе үткәрү иде. Ул әкрен генә әйберләрен урнаштырды, өен җыештырды, тәрәзәләрен сөртте.
Икенче көнне ак челтәр пәрдәләрен элеп куйды да, өстен-башын алыштырып, кибеткә барып кайтты. Токмачын кисеп, киптерергә куйды, табаларын чис-тартты. «Тәмле гөбәдия пешерермен. Хәзер тәрәзәмне әзрәк ачып торыйм, яңа буяу исе килә шул», – дип, тәрәзәсен ачты. Өй каршында әбиләр, берничә хатын-кыз утыра иде. «Менә болар минем яңа күршеләремдер. Йә Ходаем, яхшы гына адәмнәр белән таныштыр. Безгә бергә гомер итәсе» – дип уйлап, ихатага чыгуы булды:
– Нихәл, яңа күрше? Сине күптән көтәбез, танышыйк әле, әйдә, кил, утыр. Без менә шулай җыелышып гөрләшәбез, ашларга йөрешәбез, – дип, Бибисараны чакырып утырттылар.
Урта яшьләрдәге таза гына хатын:
– Исемегез ничек була? – дип сорады.
– Бибисара булам, – дигәч, теге хатын янә:
– Кемнәр белән күчеп килдең? – дип кызыксынды.
Бибисара азрак каушабрак калды:
– Кемнәр белән дип инде... таянып яшәгән бер Аллаһым гына булды гомерем буена. Мин ятимнәр йортында үстем. Иске өемдә песекәем бар иде, тик күченгәндә таба алмадым шул. Менә урнашып беткәч тә барып алам, Аллаһы боерса, ул көтәдер инде, эзлидер мине, – диде.
Шунда утырган хатыннарның берсе:
– Песи – иптәш ул, менә син күченгән фатирыңда да бер малай песие белән яшәде. Үги әнисе эчте, малайны җәберләде, шуңа үзе дә игелек күрмәде. Соңгы тапкырында бөтенләйгә психушкага озаттылар, диделәр. Күп атналар үтте инде. Ә теге тома ятимне песие белән балалар йортына юллап тапшырдык. Исән-сау яшәргә язсын, син күчкәнче управдом ремонт ясады, – диде.
Карчык калтыранып куйды да:
– Йә Ходаем! Ярдәмеңне бир, – дип сүзсез калды.
Бибисараның яңа күршеләре тагын әллә ниләр турында сөйләшсәләр дә, ул ишетмәде. Азрак утыргач:
– Ярый, таныштык, бик тә яхшы кешеләргә охшагансыз, барыгыз да җомга көнне ашка керегез. Ишегем ачык булыр, – дип, әллә нинди шомлы уйлар белән йөгерә-атлый өенә кереп китте.
Коръән ашыннан бик соң гына таралыштылар. Бибисара карчык көченнән килгәнчә табын әзерләгән иде. Яңа күршеләренең берсе – зур сөлге, берсе – чәй бирде; ипи, кулъяулык, яңа парлы чынаянаклар алып керделәр.
Хуҗабикә үзе моңлы тавышы белән Коръән сүрәләрен укыды, дога кылды. Укымышлы карчык күрше булып килгәнгә бик тә куандылар. Бибисара һәрберсенә күчтәнәчләр төреп бирде, елмаеп озатып калды.
...Яңа фатирда тормышы матур, күңелле башланып китте. Тик иске йорты тирәсенә, зиратка ничә тапкыр барса да, песиен очрата алмады. Ул кичен ишекләрен бикләп «Аятел-Көрси»не өч тапкыр укыды. Беркайчан да биш вакыт намазын, намаз артында укыла торган догаларны калдырмады.
– Сөбханаллаһи үәлхәмдү лилләһи үә лә иләһә илләл-лаһү үәллаһү әкбәр...
Еш кына песиен алган теге малайны исенә төшерде: «Кем белә, бәлки, минем песиемнең Бүләк исемле баласын алган малай турында сөйләгәннәрдер бу хатыннар? Кызганыч, сорашмадым да бит, и Ходаем!»
Көннәр, атналар, айлар узды, ә Бибисара догада булды. Менә иртәнге ашын ашагач, уразага керергә ният кылу догасын укып:
– Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәданәә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгаалә, – дип, әзрәк ятып торырга булды. Күпме черем иткәндер, көтмәгәндә ишегенә шакыдылар.
– Бибисара инәй, ачыгыз әле, сезгә хат бар, – диде-ләр. Бибисара «Бисмилла»сын әйтеп ишеген ачты.
– Нинди хат соң, яхшы гына хәбәр булса иде инде. Минем беркемем дә юк, беркемнән дә хат көтмим. Бу ялгышлыктыр, миңа хат язучы беркем дә юк бит, балам! – дияргә ашыкты.
– Юк, әбекәй, син яратып, тәрбияләп үстергән Әминә исемле кыздан бу хат. Ул чит илдә яши, Төркия-дән шәһәр хакимиятенә хат җибәргән. Хаты эчендә сиңа аталганы да бар. Бу кыз хатны безгә, управдомга, китерде. Мин сине беләм бит, шуңа аны үзем алып килдем, – диде теге чакта күченергә ярдәм иткән хатын. – Әй, әбекәем, фатирың ничек матурланган, нинди нурлы... Ярдәм кирәк булса, әйт, булышырбыз. Синең кебекләр күбрәк булса, бу дөнья тагын да матуррак булыр иде, – дип, Бибисара әбине мактады.
Аннары кыз укый башлады.
– «Бибисара апа! Бу мин – Әминә. Исеңдәдер, минем әти – Хәмит, ә әнием – Әсма Әмир кызы анда вафат булган иде, каберен карарга вәгъдә биргән идегез. Бу хатны әтием кушуы буенча язам, Бибисара апа. Сез озак еллар безнең белән бер гаилә булып яшәдегез. Туган яклардан китүебезгә дә шактый еллар үткән, берничә тапкыр посылкалар салдым, хатлар да яздым, хәбәр булмады... Дөресрәге, картәтиемнең үтенечен үтәргә дип, әтием яздырды. Ярый әле исәнсез, әти кайлардан белгәндер инде, ләкин картәтиемнең әманәтен үтәргә булдык, аның язуын салабыз, үзе хәзер гүр иясе инде. Үзең укырсың, мин – Әминә кызың. Үбәм, хуш!»
Бибисараның, күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте:
– Рәхмәт яусын, зур шатлык алып килгәнсез миңа. И балам, минем үткәннәремне сөйләсәң, үзе бер зур тормыш. Менә шул изге кешеләр, үзләре киткәндә кала читендәге өйне сатып алып бирделәр. Ничә еллардан соң мине онытмыйча хат язуларын әйт әле, ә? Рәхмәт төшкере, мин догада булырмын. Картәтиләренә ясин укырмын, Аллаһы Тәгаләм боерса, – дип, Бибисара кулъ-яулык чите белән күзләрен сөртеп, икенче хатны кулына алды. Кызлар: «Бу, Бибисара әбекәй, синең телдә, гарәп хәрефләре белән язылган, без укый алмыйбыз инде анысын», – дип, ишеккә таба атлаганнар иде, әби алартуктатты:
– Туктагыз әле, балакайларым, кичә кичтән генә пешергән пәрәмәчем бар иде, икегезгә икешәрне алыгыз әле, ифтарда авыз ачкач, шулар белән чәй эчәрсез, – дип, аларга пәрәмәчләрне төреп тоттырды.
Кызларны озаткач, күзлеген алып, саргаеп беткән кечкенә хат кисәген кулына алды да укый башлады: «Биби, бу минем сиңа бер әйтер сүзем: без калдырган тимер караватның башларын сүтеп карачы, сиңа го-мерең буена җитәр. Күпме еллар саклап йөрткән серем, шуның өчен дә: «Караватыңны ташлама, сакла – бу бездән «Бүләк», – дигән идем, хәтереңдәме, уңган кыз?..» – диелгән иде.
Хат ахырындагы хәрефләр бер-берсе белән буталып, югалып калгандай булды. Карчык, калтыранып, иске караватына күз ташлады. Хатның соңгы юлларында: «Бу минем буыннан-буынга күчеп килгән хәзинәле ятак, оныгым юллап килмәс – алар җитеш тормышта яши. Бибисара, кызымның каберен карыйсыңмы? Менә туксанны вакладым инде, син догада бул. Олы хөрмәт белән, Сөләйман бабаң...» – дип язылган иде.
Чү, Сөләймән картның әманәтен мин үстергән Әминә кызым юллап җибәргән булып чыга бит. Рәхмәт инде, балам! Бабалары яшәгән еллар кара еллар иде шул. Миңа һәрвакыт: «Син сабыр, акыллы, аз сөйлисең, синең белән ат урларга барырга була», – ди торган иде изге җан! Мине гарәпчәгә, укырга, язарга, намазларга да Сөләйман бабай өйрәткән иде», – дип, онытылып, хатны күкрәгенә кысып, Бибисара үз-үзенә сөйләнде...
Карчык килгән хатларны кабат-кабат укыды, көне буена да, һәр намаздан соң да, ифтардан соң да утын сүндермичә гел догада гына утырды.
«Аллаһы Тәгалә минем картлыгымны ничек зурлаган, көтмәгәндә хат җибәреп куандырган кешеләремә мең-мең рәхмәтләр», – дип кабатлады ул, тик ятагына якын барырга курыкты: «Нәрсә соң анда – карават башында», – дип аптырап торды.
Ниһаять, батырчылык итеп, карават башларындагы йомрыларны борырга маташты, тегеләр тутыгып беткән-лектән бирешмәде. Бибисараның да көче юк иде. Чүпрәк-не көнбагыш маена чылатып сөртте. Комодның аскы тартмасыннан чүкечен алып суккалады. Маташа торгач, борып алды да, юрганын таратып, карават башын какты. Аннан көмеш тәңкәләр коелды... Карчык үз күзләренә үзе ышанмыйча: «Бу бит көмеш тәңкәләр! Патша башлары төшерелгән чын кара тәңкәләр! Әй Ходаем, боларны нәрсә генә эшләтим икән соң?» – дип сөйләнде.
Карават башының икенчесеннән дә шундый ук тәңкәләр коелды, алар арасында берничә алтын тәңкә дә күренде. Мондый байлыкны гомерендә беренче тапкыр күргәч, аптырап калды, кемнәргә бирергә боларны? Кемнәр белән бүлешергә? Хәзинә калдырган картның рухына дога кылды. Таңга чаклы күзен дә йоммады. Аннары, ныклы бер карарга килеп, берничә тәңкәне сумкасына салып, хатларын да алып иртүк хакимияткә юнәлде.
Әбине җылы каршы алдылар. Комиссия төзеп, бүләк көмеш тәңкәләрен банкта алыштырып, акчасын саклау кассасына салдылар. Ә бер өлешен, Бибисараның үте-нече буенча, ятимнәр йортына күчерделәр.
Өлкәннәр көнендә Бибисара карчыкны зурлап, ятимнәр йортына чакырдылар. Рәхмәтләре чиксез иде директорның, олы йөрәкле карчыкны балалар белән очраштырырга зур залга алып төштеләр. Аның ничек ярдәм итүе турында сөйләп, таныштырып үткәч, Бибисарага сүз бирделәр. Ул чиста итеп киенгән, башына ап-ак батист яулык өстеннән зәңгәрсу кәшемир шәлен бәйләгән. Югалып калса да, каушавын сиздер-мәскә тырышып:
– Балакайларым, тырышып укыгыз. Белемле, укымышлы кеше беркайда да югалмый ул. Яшәгән, белем алган бүлмәләрегез якты, зур, чиста... – дип сөйләгән җи-реннән карчык кинәт тукталып калды, кырыйда песи тотып басып торган малайга төбәлде. Башыннан: «Бу минем Бүләгем түгелме соң?» дигән уй ялтырап үтте. Ак туфлиле песине күргәч, карчыкның күңеле бер шатланды, бер икеләнде. Бу песие аңа бик тә таныш, аның ике тәпие дә ак. «Минем песи балам үскән! Бүләк! Бүләк!» – дип, әкрен генә якын килеп дәште. Малай да бер адым талпынып атлады: бик тә якын, озак көткән кешесен тапкандай, югалып калды. Ә дуслары: «Илнур, сине каян белә ул?» – дип аптырашты...
Әби бу йортка бик еш килеп йөрде. Үсеп җиткән «тере йомгак» – Бүләк араларын якынайтты. Малай да ял көннәрендә тәрбиячедән рөхсәт сорап, әбигә кайта башлады. Песие белән ул көтелгән кунакка әйләнде.
Бу өч ятимне үзара җылылык, бер-берсенә ышаныч һәм бер-берсенә тартылу хисе бәйләде. Җылы, чиста өйдә тәмле ризыклар белән сыйланулар малай өчен зур бәхет иде.
Көн артыннан көн, ай артыннан ай үтеп торды, аяусыз картлык һәм чир әбине аяктан екты. Түшәгенә яткач, бетмәс-төкәнмәс уйлары, ятим балачагы, авыр яшьлеге күз алдыннан үтте. Изге Сөләйман картка гомере буена догада булса да, аз кебек тоелды. Юк, якынлашып килгән әҗәле аны куркытмады, «Илнурым ничек яшәр, кемнәр соң ярдәм кулы сузар?» – дип борчылды ул. Ул арада Илнур җиткән егет булып килә иде инде.
Бу дөньяда тын гына яшәгән шикелле, әбинең әҗәле дә аны йоклаганда үз куенына алды. Бибисара карчыкны җирләп кайтканнан соң аның васыятен укып ишеттерделәр. Игелекле карчык бар булган мөлкәтен: фатирын, саклык кассасындагы хазинәсеннән үзенә тиешле өлешен – барысын да Илнурга яздырып калдырган иде. Һәм аерым кәгазьдә: «Улым, бергә барып йөргән изге зиратны гына уратып ал, маллар кереп, каберләр өс-тендә йөрмәсен. Бу – васыятем, улым!» – дип язылган иде.
Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә бирелгән зур бүләк – мәрхәмәтлелек хисе фани дөньядан, бакый дөньягача изге бер нур булып үзара бәйләнде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Язучы кеше язган әсәр чын әсәр шул инде. Бер тында укыдым. Рәхмәт Дилә ханым. Бу сиңа ике хатын урамңда сөйләшеп торганны хәрефкә күчерү түгел.
0
0
0
0
Авторга бик зур рэхмет,
0
0
0
0
Бик ошады.
0
0