Логотип
Проза

​Без икәү бит әле

(тормыштан алынды)

– Егетләр, әйдәгез инде бүгенгә билгеләнгән эшләрне төгәлләп бетерергә тырышыйк. – Төзүчеләр бригадиры Зөфәр тәмәке тартып торган җирдән беренче булып кузгалды һәм эш коралларына тотынды. Аның артыннан балтачылар да эшкә тотындылар. Шәһәрнең читендә түп-түгәрәк, сап-сары нарат бүрәнәләреннән төзелеп яткан бу дача бинасының инде икенче каты салынып килә. Хуҗа кеше эшнең барышы турында көн саен кызыксынып кына тора. Кирәкле материалларны ташып тора. Ике азык-түлек кибете тоткан сәүдәгәр Рөстәмнең йорты күршеләрнекеннән биегрәк тә, зуррак та булсын. Тик кирәкле эш коралларына һәм төзелештә бик тә мохтаҗы булган башка кирәк-яракка бик саран булды Рөстәм хуҗа. Эшчеләр үз коралларын кулланып эшлиләр. Бусы начар, тегесе килешми, бусы ошамый, дип, эш хакын да кисәргә генә тора. Басып эшләгән биек баскычны да калдык-постык такталардан гына әтмәлләделәр. Аңа менеп басарга да куркыныч. Зөфәр хуҗага ул турыда әйтеп караса да, тегесе: “Минем артык акчам юк. Теләсәгез, сезнең эш хакы исәбенә алып кайтам кибеттән”, – дип, аның авызын япты. 

Тәҗрибәле төзүче Зөфәр кемгәдер шулай ялланып эшләп йөрүенә гарьләнсә дә, нишләмәк, ике баланы үстерергә, гайләсен туйдырырга кирәк, баш иеп эшли бирде. Элек ул, алдынгы ташчы, ял дими, бәйрәм дими, тышта салкын дими, яңгыр дими, дистә еллар буена төзелештә кешеләргә йорт салды. Шунда ташчы, монтажчы, балтачы кебек төрле һөнәрләрне үзләштерде. Үзе салган йортларда кемнәрнеңдер сөенеп яшәүләренә бер яктан куана белсә, икенче яктан ике балалы үз гайләсе тулай торакта яшәде. Менә фатир бирәбез, менә бирәбез, дип күпме алдатып йөрттеләр дә, ул керәсе фатирны бер рәис үзенә алып та куйды. Ә Зөфәргә  “Башкортстанның атказанган төзүчесе” исеме бирделәр. Рәхмәт, әлбәттә. Тик Зөфәрнең дә кешечә киң, иркен фатирда яшәрлек хакы бик бар иде. Ул үз көче, үз куллары белән күпме кешеләрне өйле итте. Шәһәр буенча үткәндә, менә бу бинаны без салдык, дип горурланып үтәрлек күпме урыннар бар. Ә үзе итексез итекче хәлендә. Хаклык юк икән дөньяда, дип Зөфәр шулай үз хезмәтен санга сукмаган түрәләргә төкерде дә, уңган, ышанычлы егетләрдән бригада җыеп, төзелеш буенча заказлар эзли башлады. Хаклык, дөреслек дигәннәрен Зөфәр монда да артык күп очратмаса да, “шабашкада” хезмәт хакы элеккедән шактый аерыла иде. Башы барның ашы бар, әлбәттә. Куллар гына исән булсын. Зөфәр кешегә эшлим дип тормый, бар тырышлыгын, бар тәҗрибәсен салып, эшен җиренә җиткереп эшли. Ул төзегән йортлар дистә елларга гына түгел, гасырларга җитәргә тиеш. Эшли-эшли, барыбер хыялларына ирештеләр Зөфәр белән хатыны Галия. Дәүләттән көтеп-көтеп тә фатир ала алмагач, алар Уфаның яңа районында ике бүлмәле фатир сатып алдылар. Муеннан бурычка чумсалар да, шушы ике бүлмәле фатирга алар икесе дә чиксез бәхетле иде. Бирәсе бурычларына да артык кайгырмадылар. “Без икәү бит әле”, – диде аңа акыллы хатыны. Икесе дә эшләп йөри. Эшли торалар, түли торалар. Менә бу Рөстәм кебекләр хәзер Зөфәрне үзләре эзләп табалар...

... Зөфәр бензинлы пычкы тоткан килеш, биек баскычка басып, бүрәнәне тигезләп кисә башлаган иде, вак-төяк такталардан гына казакланган баскыч түзмәде, җимерелеп килеп төште. Аста яткан бетон плитәләргә егылып төшкән ир коточкыч авыртудан аңын югалтты... 

... Зөфәр, кулына саплы пычкысын тотып, алмагач агачының ботакларын кисәргә менә. Аңа карт алмагачның ботакларын кисү шулхәтле кызганыч, шулхәтле жәл. Башта, кисмикме әллә, әни? дип караса да, Рафига карчык тәрәзәне каплаган ботакларны кистерергә булды. “ Әнә, ут чыбыкларына да комачаулый. Ут чыга күрмәсен, ходай сакласын ут-күздән. Кис инде, улым”. Зөфәр ботаклар аша өскә үрелеп карый. Ботаклар шундый куе, хәтта алар аша күк тә күренми. Ул, теләр-теләмәс кенә бер ботактан икенчесенә басып, өскә үрмәли. Тик ул менгән саен ботаклар куера бара, Зөфәрне үз эченә кыса баралар. Күкрәген карт алмагач шундый итеп кысып ала, Зөфәр тын да ала алмый башлый. Ә биленә алмагач ботаклары уралып, аны кузгалмаслык беркетәләр. Алмагач, җибәр мине... Ул, саташа-саташа ята торгач, шыбыр тиргә батып уянып китте дә, кайда ятканын аңламыйча, бераз ак түшәмгә текәлеп ятты. Башын борып, ике ягында да караватта яткан ир-атларны күргәч кенә үзенең хастаханәдә икәнлеген аңлады. Торырга кузгалып караган иде, тик бил турысындагы хәнҗәр казагандай авырту аны караватына екты. Йөгереп килеп җиткән шәфкать туташы Зөфәрнең умыртка сөяге сынганын, аңа һич тә кузгалырга ярамаганлыгын кисәтеп, авыртуны баса торган уколлар казап чыгып китте. 

Утыз сигез яшьлек таза ир шулай, ялланып эшләгән хуҗасының саранлыгы аркасында, бәләгә юлыкты. Тик сәүдәгәр Рөстәм генә бу бәлә аңа кагылмый дип санады. Зөфәргә тиешле эш хакын гына хатынына түләде дә, ни хастаханәгә килеп хәлен белмәде, ни башкача ярдәм күрсәтмәде. Бергә эшләгән егетләре килеп хәлен белсәләр дә, Галия белән Зөфәр бу бәлә белән йөзмә-йөз үзләре генә калдылар. 

Төннәрнең шул хәтле озынлыгын шунда гына белде Зөфәр. Көндез, ярый инде, тирә-якта кеше бар. Авыруларның йөри алганы йөреп тора. Табиблар, шәфкать туташлары кереп чыга. Дару бирәләр, укол казыйлар. Туганнар, балалар, хатыны хәл белергә киләләр. Ә төннәр... Тәрәзә уемында күккә эңгер-меңгер сарыла башлау белән, Зөфәрнең болай да шатлыксыз күңеленә сагышлы караңгылык иңә башлый. Шул кое авызы кебек караңгыга сикереп төшеп югаласы килә кайвакыт Зөфәрнең. Шунда төшсә тәндәге бар авырту-сызлану эрер төсле. Сулыш алырга да ирек бирмәгән кыршау җибәрер төсле. Таралып төшәрдәй булып сызлаган арка сөякләре тынычланыр төсле. 

Шулай да Зөфәр хәлен сорашып шалтыраткан әнисе, туганнары белән сөйләшкәндә зарланмады. Тешен кысып булса да: “Хәлем әйбәт”, – диде. Җитмештән узган әнисен кайгыга, борчуга салу аңа оят иде. Ана кеше артык борчылмасын өчен аңа Зөфәр, әни, борчылма, аягым гына сынды, диде. Шулай да, ана йөрәген алдап буламы соң? Ниндидер бәлә килгәнен сизенеп, әнисе, бүген үк юлга чыгам, дигәч, Зөфәр аны: “Терелгәч үзем кайтырмын, әни. Йөрмә интегеп”, – дип ышандыра алды. 

Рентген, томограф аппаратлары аша тикшереп карагач, Зөфәрнең бил турыннан умыртка сөяге сынганлыгы билгеле булды. Бәхеткә, умыртка миенә зарар тимәгән иде. Галия, табиблар белән сөйләшкәч, иренә операция кирәк булачагын, аны ясау өчен фәлән-фәлән мең күп акча кирәк булачагын белде. Акчага гомер сатып алып булмый, дибез. Була икән шул. Акчаң булмаса, ят та үл. Шундый заманалар килде. Сәламәтлекне тә сатып алып була икән. Үзе дә Уфаның бер хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән Галия иренең хәлен яхшы аңлый иде. Тик ничек ярдәм итергә иренә? Каян алырга ул фәлән мең акчаны? Бурычка алган фатирларына ай саен түләп барырга кирәк. Берсе институтта, берсе мәктәптә укып йөргән балаларын укытырга, туйдырырга, киендерергә кирәк. Зөфәрнең бәләгә очраганын белгәч туганнары бераз акча салышты, тик ул акча бик аз. Галиянең күңеле төште. Гомере буена гайләсенә җил дә тидермичә саклаган, кайгырткан ире хәзер аның күзенә карап ята. Ни эшләргә? Ни кылырга? Ире янына килгән саен, аның өметен кисмәскә тырышып, күзләрен яшерде. Ярамый иде аңа иренең сүнеп барган өметен сүндерергә. Көчсезлегеннән гарьләнде хатын. Моңа хәтле ир хатыны булып кына яшәп, артык авырлык күрмәгән нечкә иңнәренә, таудай ишелеп, кайгы төште. Терелере билгесез булган ир дә аның кулында, аякка басмаган балалар да аның кулында. Авылдагы картаеп беткән әти-әнине, бианайны да ташлап булмый. 

Зөфәр янына барган саен Галия үзен элеккечә табигый, ягымлы тотарга тырышса да, эчтәге борчылуын иреннән яшерә алмады. Хастаханәдә өченче атна яткан Зөфәр дә терелеренә ышанычын югалта бара. “...Кырыкка да җитмичә гарип калуым шулмы икәнни?.. Шушылай, кеше күзләренә каратып яткырганчы алчы гомеремне, ходаем?! Ни гөнаһларым бар синең алдыңда кичермәслек? Ни өчен мине шулай газаплыйсың?..” Зөфәрнең бар гомере күз алдыннан үтте. Биш баланың төпчеге булып, тулы гайләдә үсте. Хәрби хезмәттән кайтты. Яраткан кызы Галиягә өйләнде. Ике балалары үсә. Авылдагы картаеп барган ата-анасын, хатынының ата-анасын ташламады. Кешеләргә яманлык кылмады. Кеше башыннан йөрмәде. Ярдәм сораган кешенең үтенечен кире какмады. “...Ни өчен бирдең бу хәлне миңа, ходай? Кайда ялгыштым?.. Терелерменме мин? Бер генә кайтып күрә алсам иде туган йорткаемны, елга буйларын... Газиз әнкәемне бер генә кат кочакка кысарга... Әнкәйнең ботаклары киселгән алмагачыннан гафу сорарга... Кичермәдең мине, карт алмачкай. Алмаңны ашап үскән ботакларыңны кискәч, рәнҗедең. Шул каргышың төште миңа ... Кайтып бер генә алмаңны тәмләп булырмы икән? Булмас инде, язмагандыр... Шул хәтле акчаны кайдан алсын Галия?.. Эх, ничек үз аякларыма басасы килгәнне белсәң иде, бәгырькәем!.. Кирәк булырмынмы соң мин сиңа бу килеш?”. Зөфәрнең уйланырга вакыты күп иде. Сызлаганны укол белән баскан кебек, шушы берсеннән-берсе авыр уйларны да басып булса икән! Зөфәр балаларының бәләкәй чакларын исенә төшереп сагынып куйды. “...Әле генә сезне әниегез белән коляскада тартып йөртә идек... Инде менә әтиегезне коляскада тартып йөртергә калырмы инде?..“

Ә хатыны Галия, аның терәге, аның пар канаты, аны өмете, аның хәләл җефете бу вакыт тик кенә кул кушырып утырмады. Бирешергә ярамый аңа. Һич тә ярамый! Көчсез түгел Галия! Юкка гына хезмәт иттеме ул шәфкать туташы булып дистә-дистә еллар? Күпме өметсез авыруларны терелтүдә аның да өлеше аз түгел. Инде менә ире аның ярдәменә мохтаҗ. Операциягә акча юк дип гарип калсынмы яп-яшь ире? Танышларының танышы аша сорашты, белеште. Зөфәрнең рентген сүрәтләрен алып, бер хастаханәдән икенчесенә чапты. Ишектән кусалар, тәрәзәдән керде. Кирәкле кешесен тапты, сөйләште. Кирәкле җирдә Зөфәрнең атказанган төзелешче булуын искә алды. Хәзер ул Зөфәр өчен – бердәнбер яшәү чыганагы, тормыш чыганагы. Дөнья җиңел барган чакта, рәхәт чакта, сау-сәламәт чакта бар да яхшы, бар парлар да бер-берсенә кирәк. Менә шундый авыр чакта сынала гайлә мәхәббәтенең көче. Йөри торгач, сораша торгач, сөйләшә торгач Галия җитмеш җиде танышы аша иренә түләүсез операция ясый торган хастаханә тапты һәм Зөфәрне шунда күчерделәр. 

Операциягә әзерләнеп, тагын берничә көн узды. Бу көннәр хәрәкәтсез яткан Зөфәр өчен елларга тиң иде. Билгесезлек томаны аша өмет чаткысының нечкә генә нурлары сузылып, авыруның йөрәгенә сарылдылар. Тәрәзә аша күренгән караңгы күк тә буш һәм төссез түгел, анда йолдызлар бар икән... Төн ничек кенә озын күренмәсен, операция алдындагы бу төн Зөфәргә элекке кебек шыксыз, караңгы күренмәде. Ярый, шушы авыр минутларда Галиясе бар... “Монда иң яхшы табиблар. Барысы да яхшы булыр, кайгырма, – дип кабатлый-кабатлый, күңелендә сүнә барган ышанычын кабыза алды. “Без икәү бит әле”, – диде хатыны, иренең кулларын кысып. Без икәү... Без икәү бит әле... Шундый кыен вакытта ялгызың түгел икәнлекне белү ничек мөһим... 

Зөфәр хастаханә тәрәзәсенә килеп эленгән айга беренче кат күргәндәй карап ятты. Үз гомерендә ничә кат караш ташлаганы булды аңа Зөфәрнең. Урамда булсынмы, фатир балконыннан булсынмы, авылда ишек алдыннан булсынмы ... Тик хәрәкәтсез ятканда гына кеше тәрәзәгә ай килүен, йолдызлар кабынуын, кояш чыгуын зарыгып-зарыгып көтеп ала. Күзе талганчы карый. Хәрәкәтсез ятканда гына гәүдәң кылган һәр хәрәкәтнең, аякларың баскан һәр адымның бәһасы, кадере аңга барып җитә. Сәламәт чакта кояшка, яки айга син теләгән вакытта, теләгән җирдән карый аласың, ә тәрәзә аша гына түгел...  Иректә генә аның кадерен белмисең. Эх,  талгын искән җилләргә битне куеп, тирән итеп сулыш алырга...  Иреккә... Иреккә... Таң алдыннан гына йокыга киткән Зөфәрне табиблар, иртән уятып, операция ясау бүлмәсенә алып кереп киттеләр.

... Балаларын көтә-көтә, мәш килеп коймак өлгертеп йөргән Рафига карчык урам якка машина килеп туктавын ишетмәде. Шулай да колакка катыланган әбекәй, татар җыры агылган радионы бераз баскач, тышта ниндидер тавыш ишетеп, сискәнеп китте. Ул йөгерә-атлый ишек алдына чыкканда, улы Зөфәр алма бакчасында карт алмагачка терәлгән, ә килене белән оныклары машинадан әйбер бушата иде. Күзләрендә яшь тамчысы ялтыраган, йөзе тартылган, ябыккан, шулай да үз аякларында басып торган Зөфәр үзенең иң кадерле җан ияләренең берсен – шушы бәләкәй генә, тынгы белмәс әнисен кочагына алды... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле тоннэр инде . Физалия рэхмэт сезгэ , тетрэндергеч хикэян очень . Тормыштан алынган хэллэр турында , рэхмэт ! Кэлэмегезне ташламагыз , сезгэ ижади урлэр телим

    • аватар Без имени

      0

      0

      Саран байлар бу язманы укый диеп уйлыйсызмы?.... ислэре китэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рахмат бик матур язасыгыз сезга уңыштар теләем

        • аватар Без имени

          0

          0

          Таянырлык тормыш иптэшен, якыннарын булу нинди зур бэхет!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Искиткеч, тетрэндерэ тормыш язмыш.

            Хәзер укыйлар