Хикәя
Хикәя
Безнең һәвәскәр «Сәйяр» ансамбле студентлар фестиваленнән соң бик тиз танылып китте. Мактап газеталарга яздылар, төрле клуб, сарайларга чакыра башладылар. Ә җәй көне, каникулга чыгу белән, өлкә комсомол комитеты гастрольгә җибәрде. Дүрт җәйдә без байтак район әйләндек.
Быел безгә Чаллы–Минзәлә маршрутын бирделәр. Кыштан бирле Алабуга студентлары да чакыра иде, бер уңайдан аларга да кереп чыгарга булдык. Без анда иң соңгы имтиханнары көнне барып җитәргә тиеш идек, шуңа күрә үзебезнекен биш-алты көн алдан бетердек тә, июнь ахырында юлга чыктык. Көн алама, самолетлар очмый иде, ышанычлы булыр дип, пароходка гына төштек.
Былтыр җәй без гастроль вакытында, эссе кояш, салкын суга сөенеп бетә алмыйча, чәчәкле көннәр аймагында гизгән идек. Андый рәхәт быел тимәс, ахры. Быел ел начар килде: май үтте – язын күрмәдек, июнь үтә – җәен күрмәдек. Бер сәбәпсез яңгыр ява да яңгыр ява, җилекләргә үтеп салкын җил исә...
Шулай да безнең кәеф начар түгел. Безнең бер имтихан беткән, зачет кенәгәсендәге билгеләр дә ярыйсы гына; инде без халыкка барабыз – яңа җир, яңа кешеләр күрәчәкбез, анда һәр көнебез үзенә бер имтихан булачак; сөенечен дә, көенечен дә тойган күңелләребез быелгы Идел өстедәй дулкынлана иде.
Алабугада без беренче шатлыкны кичердек. Бөтен шәһәргә калкып торган мәһабәт пединститутның гөмбәзле залында шаулатыпүз программабызны күрсәттек. Студентлар безне, урам иңләтеп, гостиницага хәтле озатып куйдылар. Кәеф шәп, күңелләр күтәренке иде. Йокыдан да шундый кәеф белән уяндык.
Уе-көлке белән юынып-киенеп, ашау ягын гына кайгыртып торганда, дежурный кереп, җитәкчегезне телефонга чакыралар, диде. Аптырабрак, дежурный артыннан киттем. Чакыручы – шәһәр комитеты секретаре Митрофанов дигән кеше булып чыкты. «Телефоннан сөйләшү килешмәс, сәгать уннарга минем янга кереп чыга алмассызмы?» – диде. Мин аптырап, хәтта куркып, телефон трубкасын кире куйдым. Сәгать тугыз иде.
– Кем?.. Әллә берәр кызмы?.. – дип, иптәшләрем сырып алды.
– Кыз менә сиңа! – дидем мин. – Сәгать унга шәһәр комитетына чакыралар...
Шәһәр омитеты бинасы ерак түгел икән: гостиница урамы белән чат саен киосклы бер-ике квартал үткәч, сулга гына борылмалы. Шомарып беткән корыч баскычтан икенче катка күтәрелдем. Сул кулда ишеккә яны белән утырган бер агай мин керү белән урыныннан торды. «Здравствуйте» дигәнгә татарча итеп:
– Исәнмесез, мин Василий Степанович булам. Үтегез, утырыгыз, – дип, кәнәфигә ымлады.
Аның саф татар телендә сөйләшүен ишеткәч, – куркып каушавым өстенә, – авызымны ачып, ничектер катып калгандай булдым.
– Тартынмагыз,әйдә, утырыгыз.
Василий Степанович, яшькә кырык тирәсе булуына карамастан, гәүдәгә безнең студент шикелле чандыр, тик биткә генә таза иде. Ул миңа усал йөзле күренмәде. Шулай да, кичә сезнең концертны карадым, дип, күңелемә ярыйсы ук шик төшерде. Ләкин шул минут эчендә куркуымны шатлык хисе алмаштырды.
– Миңа сезнең программа бик ошады, – диде ул кинәт кенә. – культура бүлегеннән барган иптәшнең дә фикере шундый. Ә студентларны әйтеп тә торасы юк, анысын үзегез дә күрдегез.
Мин чумып утырган кәнәфидән калкынып-үсеп чыккандай булдым. Батыраеп киттем.
Василий Степанович миннән күзен дә алмый дәвам иттерде:
– Ишетүемчә, Сез Алабугадан бүген үк китәргә уйлыйсыз икән. Шулаймы?
– Шулай, – дидем мин. – Без бүген Чаллыга китәбез.
– Әллә, килгәч-килгәч, безнең татар авылларына да чыгып кайтасызмы? Без сезгә менә дигән авылларны сайлап бирер идек. Ә?..
– Безне Чаллыда көтәләр иде бит әле.
– Кирәк булса, Чаллы белән мин үзем сөйләшәм. Берәр атнага гына кичектерергә мөмкиндер бит?
– Белмим шул...
Дөресен әйткәндә, безне беркайда да бүген-иртәгә дип көтмиләр иде, шундый-шундый ансамбль барачак, дип хәбәр генә ителгән, игъланнар да әле үзебез белән йөри; бер атна соң яки алдан бару – анысы безнең эш иде. Көтәләр дип әйтүем – дөньяда үзенә урын даулаган студентның тиешеннән артык бәя, дан көтүе генә булгандыр. Озак сатулашып тормадым: секретарь кеше үзе гади генә булса да, шәһәр комитетының нинди урын икәнлеге миңа мәгълүм иде, – мин ризалык бирдем.
– Яхшы! – диде Василий Степанович. – Юкса безнең район халкы да кешедән ким эшләми. Инде халыкның бераз тын алган вакыты. Күңелләрен күтәреп җибәрәсе иде...
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә телефон трубкасын алды. Мин урынымнан күтәрелә башладым. Василий Степанович, кулы белән генә, кузгалмаска кушты.
– Ало!.. Таня, сезме бу?.. Хәзер үк минем янга кереп чыгыгыз әле... – дип трубканы куйды. – Хәзер культура бүлегеннән бер иптәш килә. Ул килсен дә, без бергәләп маршрут төзеп алырбыз.
Бер биш минуттан бүлмәгә зур кара күзлек кигән бер кыз килеп керде. Аның өстендә җиңе сызганулы яшькелт плащ, аягында җемелдәвек капрон белән озын кунычлы итек, кулында кара күн сумка иде. Озын калдырып кистергән чәчләре, кара чәердәй елкылдап, иңбашларына сузылып төшкән; яңагын ике яктан да чәче каплаганлыктан, бите озынча күренә4 табигый алсу иреннәребитенең кара-кучкыл тиресеннән чатнап аерылып тора иде.
– Нишләп мондый көнне кара күзлек кидегез әле, Таня? – диде Василий Степанович. – Бүлмәдә булса да салыгыз ичмаса.
– Гафу итегез, Василий Степанович, сала алмыйм, – диде Таня.
Аптыраш: монысы да татарча сөйләшә иде. Крәшеннәр, ахыры, дип уйладым мин.
Василий Степанович безгә кулын сузды.
– Таныш булыгыз, бу егет – «Сәйяр» ансамбленең җитәкчесе Касыйм Шакиров, ә бу кыз – район культура бүлеге эшчесе Таңсылу Гаетколова була. Без инде аны Таня дип кенә йөртәбез.
Таңсылу, менә карагыз дигән сыман, зифа буен төп-төз тоткан килеш, иске паркет идәнгә шык-шык баса-баса өстәл янына килде, өстәл аша миңа кулын сузды. Сикереп урынымнан тордым.
– Исәнмесез, Таңсылу...
– Исәнмесез...
– Безнең якларга ничектер адашып кына килеп чыккан бердәнбер башкорт кызы, – диде Василий Степанович.
– Безнең ансамбльдә дә башкортлар бар, – дидем мин.
– Китче! – дип Таңсылу җанланып ук китте.
Без өстәлнең ике ягындагы ике кәнәфигә утырдык та, икебез дә башны бора биреп, Василий Степановичка карадык:
– Әллә күзегезгә чынлап та берәр нәрсә булдымы, Таня? – диде ул.
– Үзебезнең культбригада белән авылларга чыккан идек. Кичә Матвеевкада корт чакты да, мин кайтып киттем.
Василий Степанович көлеп җибәрде.
– Мондый салкында ниткән корт ди ул? Каян эзләп таптыгыз?..
– Мин тапмадым, үзе тапты, – диде Таңсылу, аның бит алмаларыннан шәфәкъ аллыгы йөгереп үтте.
– Ярый, эшкә күчик, – диде Василий Степанович. – Менә, сезнең теләк тормышка ашты, Таня: «Сәйяр» ансамбле авылларга да чыгачак. Ансамбль белән сез дә чыгачаксыз.
– Минме?
– Әйе, сез.
– Надежда Владимировна җибәрерме соң?
– Аның белән үзем сөйләшермен. Ә хәзер, озакка сузмый гына, маршрут төзеп алыйк. Аннары сез телефоннан колхозлар белән сөйләшеп чыгарсыз. Та-ак... Ярый, иптәш Шакиров, сезгә рәхмәт, – диде ул миңа. – Калган эшләрне Таня аркылы эшләрсез.Ул сезне үзе эзләп табар.
– Сез шәһәр гостиницасындамы? – дип сорады Таңсылу.
– Әйе, – дидем мин. Хушлашып чыгып киттем.
Барысы да бер бүлмәгә җыелып, иптәшләрем мин кайтҗуны түземсез борчылу белән көтеп торалар иде. Шундук әйләндереп тә алдылар.
– Йә, ничек? Нигә чакырганнар?..
Мин ашыга-ашыга сөйләп бирдем. Болай буласын берәү дә көтмәгән икән, түбәләре күккә тия язды.Билгеле, кызлар алдында мин Таңсылу турында артык җәелеп сөйләмәдем, шундый-шундый бер кыз безне озатып йөриячәк, дип кенә әйттем. Әмма кызлар үз бүлмәләренә чыгып китү белән, өр-яңадан Таңсылуны сөйли башладым. Мин аны болай гына, сүз юктан гына сөйләргә уйлаган идем кебек, ләкин бик нык мавыгып киткәнмен, ахыры, сүздән туктау белән егетләр элеп тә алды:
– Гашыйк булгансың бит син ул кызга, Касыйм!..
Мин битем генә түгел, колакларыма хәтле кызарып чыкканын сиздем.
– Куегыз әле, егетләр! Мин аның күзен дә күрмәдем бит әле.
– Күзен дә күрсәң – бетте инде – болай гына сайрамассың!..
Алмас дигәне бөтенләй арттырып җибәрде:
– Ә Таңсылуың кысык күзле булса? Чын башкорт булса – булыр да!..
...Таңсылу беренче көнне үк үзебезнең кеше булды да китте. Ул килеп кушылгач, хәтта ямьсез көннәр ямьләнеп, кояшы да күренгәли башлады.
– Бу синең бәхеттән! – дидек без. – Кара күзлегеңне дә салсаң, көн бөтенләй ачылып китәчәк.
Күзлек сүзе чыктымы, егетләр аңа отыры бәйләнеп, мине дә кыстыра башлыйлар.
– Йә, бер генә күрсәт тә күзеңне, Таңсылу, яңадан ныгытып киеп куярсың, юкса безнең Касыйм, күзләре нинди микән дип, төн йокыларын йоклый алмый ята, – дип тотындылар.
Күпме сүз күтәрмәде ул күзлек! Кояшны иләмсез болыт каплап китсә дә, машинабыз юлда батып ятса да, берәрсе-бер караңгы чырай күрсәтсә дә, шуңа сылтый идек. Берәү булса, ничек тә җаен табып, аны бер түгел, ун салдырыпкаагапн булыр иде инде, ләкин беребезнең дә Таңсылу алдында әдәпсез күренәсе килми; киресенчә, һәркайсыбыз үзен бик әдәпле күрсәтергә тырыша иде.
Кызларыбыз да әйтте:
– Күзен күргәч ул кем дә ярата. Сез менә күзен күрмичә яратыгыз – шунда булыр мәхәббәт! – диделәр.
Мин инде аны, чынлап та, күзен күрмичә дә ярата башладым бугай.
Беребез ансамбль җитәкчесе, икенчебезрайон вәкиле буларак, безгә көн буе диярлек бергә булырга туры килә.Авылга килеп төшү белән башкаларны фатирга алып китәләр, ә без Таңсылу белән идарәдә калабыз, колхоз җитәкчеләре белән кичәнең финанс ягын сөйләшәбез, договор төзеп, ныгытып куябыз. Клуб мөдирен күреп, игъланнар элдерәбез, радиодан әйттерәбез. Таңсылу янымда чакта минем күңелем тулы, бөтен; инде аны бер генә сәгать күрми торсам да, йөрәгемә саркып кына чын юксыну иңә башлый, минем уйны гел Таңсылу биләп ала; аны күрер өчен генә дәкырык җирдән кырык сылтау эзли башлыйм.
Аның теле дә, гамәле дә кыланчык түгел. Тавышы да өзеп-кисеп бармый, йомшак җилдәй, колакны әкрен генә сыйпап, иркәләп тик тора. Көлүе дә ягымлы: иреннәре елмаеп-язылып киткәндә, йөзе ямьсезләнми, җыерчык типми, ягымлыланып, балкып китә иде. Юл газабын исәпкә алып булса кирәк, ул бик гади киенгән. Өчтендә кыска кара вельвет итәк, озын җиңле кызыл йон кофта; итәге кыска, аяклары төз, шома, нәфис иде. Ләкин ул минем йөрәгемә төз аяклары белән атлап түгел, коштай канат кагып, киң күңеле белән килеп керде.
Иптәш егетләрнең бишесенең дә сөйгән кызлары бар. Фәридунның хәтта... берәү генә дә түгел. Ул кайда чибәр кыз күрсә, шуңа гашыйк булып тик йөри. Кызлары да аңа, ак-кара күрмичә, капланып баралар иде. Фәридун үзе дә – гарәптәй чибәр, хәтта ул фамилиясен дә Әл-Нури дип йөртә иде.
Таңсылу безгә кушылган көнне үк, егетләр үзебез генә калгач, уены-чыны белән Фәридунга әйттем:
– Башкаларга ышанам, мәгәр сиңа ышанмыйм, Фәридун. Кара аны, Таңсылуга күзең төшерәсе булма!
Бүтәннәр дә куәтләде:
– Төшереп кенә карасын!
– Курыкмагыз, – диде Фәридун, – Касыймның күзе генә төшсен, кешенекен түгел, үз кызымны да бирергә риза. Юкса кызлар сөйми картая бит мескен...
Фәридун үзе, эчендәге тышында булып, ни уйласа шуны әйтсә дә, авыр сүзне күтәрә алмый, шуңа күрә минем авыр сүз әйтеп, аның мондый нечкә күңелен яралыйсым килмәде.
– Син ни беләсең соң... – дип кул гына селтәдем.
Хәер, Фәридун барысын да белә иде...
Мин ярату хисен бик иртә тоеп үстем. Мәхәббәт китапларын ширбәттәй эчеп укыган саен, мин үзем дә саф ярату белән янып хыяллана башлый идем. Мәхәббәт миңа җиденчедә укыганда ук килде6 күрше авылның нечкә билле, уттай үткер кызын яраттым. Аны күрү түгел уйлаганда да, иртән уянып өй эче тулы кояш күргән сабый кебек сөенә идем. Мин аны биш ел буена, чит-ятларга күз дә сирпемичә яраттым. Без бер мәктәптә укыдык, унынчыны бергә бетердек, театр училищесына да җитәкләшеп килеп кердек, анда да бер ел бергә укыдык. Ләкин ул... миннән яхшыракларны тапты. Мин ярты ел утта яндым. Аны күргән саен йөрәгемә ут өстәлә иде. Ахырда мин, аны көн дә күреп, йөрәк итем таланмасын өчен, ул училищедан китәргә мәҗбүр булдым. Бу институтка кердем. Минем хәзер аның исемен дә телгә аласым килми, башка кызны да сөя алганым юк. Әллә ничек: уе да, хисе дә, кояш нурларына сөенгән тойгы да юк иде. Таңсылуны күргәч, тәннәремне кайнарлатып әнә шул тойгы бәрә башлады, саф яратуның исерткеч хуш исенә тын юлларым иркенәеп киткәндәй булды.
Без инде аның, Алмас белән Гөлфирә кебек татардан азган башкорт булмыйча, чын башкорт икәнлеген дә беләбез, башкортча сөйләшүен дә беләбез. Без аңардан, башкортча беләсеңме дип, курка-курка гына сораган идек, – ул безгә рәхәтләнеп шигырь сөйләп күрсәтте. Онытылып сөйләде дә, җитәр дип, татарчага күчте.
Чирмешән районы кызы Әлмира, җаен туры китереп, өстемә тилгәндәй атылды:
– Сукыр син, Касыйм! Әллә каян килеп чыккан бер башкорт кызына капланып төштең, ә үзең белән икенче ел бергә йөргән, ансамбльнең данын күтәргән Азалине күрмисең!.. Моңа хәтле күзең кайда иде соң синең? Игъланнарың белән бергә чемодан төбенә салып куйган идең мәллә?.. – диде.
Ул да мишәр, мин дә мишәр булганга, Әлмира үзен мине теләсә кайчан тиргәп ташларга хаклы саный иде, мин дә аңа үпкәләп тормыйм, киресенчә – без аның белән киңәшле дуслар идек.
– И Әлмира! Күздәмени эш! – дидем. – Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе...
– Синең күңелең дә таш, – диде Әлмира. – Күңелең таш булмаса, синең өчен янып-көеп йөргән Азалине күрер идең, утка салмас идең! Гастроль башланды гына, Азали нинди кәеф белән җырлап йөрер – син шуны уйлыйсыңмы?
– Азали әйбәт кыз... – дидем мин. – Бер минем өчен генә түгел, барыбыз өчен дә әйбәт. Ләкин нишлим соң? Йөрәккә...
Әлмира мине тыңлап та бетермәде.
– Һай, чукынып кит лә, мишәр тәре!.. – диде дә, күңелемә яңгыр болытыдай авыр уй салып кызлар артыннан йөгерде. Мин үзебезнең фатирга кайтып киттем.
Азали, Азали...Нигә – Азали? Нигә башка берәү түгел?.. Башка берәү булса, нинди җиңел булыр иде! Ул чагында мин дә, эчемнән генә берәр көй көйләп, йә атаклы Дәрдмәнд шигырен сөйләп, Таңсылуга көн саен, сәгать саен гашыйк була баруыма сөенеп бетә алмыйча, коштай җилпенеп, урамның урта бер җиреннән кайтыр идем...
Азали, Азали...
Ул «Сәйяр»гә былтыр килеп кушылды. Музыка училищесының икенче курсында укый иде. Буе белән дә, төсе белән дә арылып тормый, ләкин тавышы көчле, саф сопрано иде. Без, аны кабул итү белән үк, Әлмәт, Азнакай якларына чыгып киттек. Ике ай эчендә ул ансамбльнең бизәгенә әйләнде. Аның чын татар моңы белән җырлавы халыкны әсир итә, сәхнәдә басып торуларына хәтле моңына килешү булып, күңелләрне тетрәтеп уза иде. Шундый самим моңы өстенә ул – үтә нечкә күңелле, тырыш, эшчән бер кыз булып чыкты. Фатирга төшү белән, беренче эше – хуҗаларның идәнен юып чыгара, өстебездән йолкып алып диярлек, бер-ике генә көн кигән күлмәкләребезне юып, сөттәй агартып бирә; суын ташый, утынын яра, мунчасын яга иде. Дүрт баладан иң зурысы булганлыктан, бик яшьли эшләп үскән. Әтисе белән әнисе, ул белгәннән бирле, тату яшәмәгәннәр. Икесен дә тиң яраткан Азалиның күңеле яшьтән үк тула килгән: дуамал фигыльле анасының тиктомалдан әтисен кагып, тиргәп, мыскыллап торуыннан ул үсә-үсә әтисе ягына күчкән, ә инде былтыр көә әтисенең катып үлеп китүе аның күптән тулган күңелен чайпап җибәргән: хәзер инде ул, артыграк моңаеп китсә дә, җырлап чыккач түгелеп, бер елап ала иде.
Азали, Азали...
Аның чын исеме Азали түгел – Газалия. Фәридунның да чын исеме Фәридун түгел – Фәрит. Шул Фәритебез үзеннән башлап, һәрберебезгә кушамат тагып чыкты. Газалия Шабановага да Азали де Шабан дигән исем кушты.Дөрес, ул кушкан исемнәрнең кайсы йога, кайсы юк. Мәгәр иң йокканы үзенеке белән Азалиныкы булды. Чынлап та шук, көлке табигатьле кәмит бер адәмгә Фәрит тә, Фридон да түгел, ә фәкать Фәридун гына килешә сыман, ә инде гүзәл фигыльле кызга Азали димикем диярсең инде! Без аларның хәзер чын исемнәрен уйлап та бирмибез, мин дә сәхнәдән яңа исемнәрен генә әйтә идем. Алар моңа үпкәләми. Хәер, үзенә үзе яратып исем кушкан Фәридуны нишләп үпкәләсен! Уен сүзгә бик уйнаклап китмәгән Азали да шаяртканны аңлый, шулай да без аның, уеннан уймак чыгарып, һәр әйткәнгә ышанып барган нечкә күңелен җәрәхәтләүдән саклана идек. Тик мин генә саклана алмадым!..
Без Азнакай районында йөри идек. Шулай бер авылда, ике бүлектән торган концертыбыздан соң, гадәттәгечә, авыл яшьләре белән бергә кичәбезнең «өченче бүлеген» башлап җибәрдек. Шунда мин җырга да, биюгә дә катнашмый утырган Азалины күреп аптырап киттем.
– Нишләп биемисең, Азали?
– Болай гына, Касыйс, кәефем юк, – диде ул. – Кайтыр идем дә, куркам...
– Әйдә алай булгач, илтеп куям.
Без урамга чыктык. Бераз сүзсез баргач Азали кинәт кенә:
– Оят булса да әйтим инде, Касыйм, мин бит танцевать итә белмим, – диде.
Бик аптырасам да, сиздермәскә тырыштым.
– Аның бер ояты да юк, Азали... Аның каравы, син менә дигән җырлый беләсең!..
Ләкин ул никтер офтанып әйтеп куйды:
– Мин бит клубларга йөреп, биеп үсмәгән, Касыйм. Аңа минем вакытым юк иде.
– Ничек алай?..
Сүз шулай башланып китте. Аяз, айлы төн иде. Авыл өйләре гравюра шикелле җансыз: айлы ягы өшеткеч якты, күләгә ягы имәнеч кара: өй, каралты, койма күләгәләре ярылып җирдә ята иде. Шундый – сурәттәй салкын өйләргә кереп югаласы килмичә, без авыл буйлап киттек. Бервакыт як-ягыбызда өйләр бетеп, алдыбызда киң юл гына торып калды. Без аның нәкъ уртасыннан киттек. Ике якта тигез коймадай калкып, ай яктысында өстенә алтынсу ак йөгергән бодай басуы чайкала иде. Алда биек булып тау агачлары да күренә. Без култыклашмаганбыз, икебез дә уйчан йөз белән алга карап, янәшә барабыз. Азали миңа ышаныч белән, бирелеп, үзенең тормышын сөйли. Аның ызгышлы гаиләдә иркә сүз, иркә кулның ни икәнен белмичә-татымыйча үсүен тыңлаган саен, минем бездән соң яктысы бетеп, караеп яткан авылга кире кайтасым килми, гел алга гына барасым килә.
Тиздән бодай басуы бетеп, вак куаклы, үләнле тау итәге башланды. Борынга салкынча дымы белән яшел үлән, яфрак исе килеп бәрелде. Тауга бераз мендек тә, аксыл нурга манчылып яткан тигез алан үзәгеннән сулга борылдык. Азали сөйләгән саен миңа якыная бара. Ләкин бу мәхәббәт хисенең ялкынланып китүе түгел, бу фәкать җылы дуслык хисләренең ай шикелле тын гына калкуы иде. Шушы хис, аерата сиздереп, күңелемә йомшак дулкын булып каккан бер мизгелдә Азалины бертуган сеңлемдәй кызганып, чәчләреннән, аркаларыннан сөеп юатасым килеп китте. Ләкин мин тыелдым. Мин аның тик кулын гына тотып кыстым, шуннан –җибәрмәдем. Аның кечкенәдән бала карап, идәнен, керен юып үскән кулы зур һәм нык иде. Мин дә аңа шул төнне үз тормышымны – юкка чыккан мәхәббәтемне сөйләп бирдем. Бу юлы инде Азали минем кулымны кысты. Безне бар табигать тын калып, сагыштай ай нурына батып тыңлады.
Ул төнне озак йөрдек. Тау битеннән, җитәкләшеп баскан килеш, ерак факелларга, әллә каян гына килеп чыккан көмеш күлләргә, чокыр төпләрендәге ефәктәй нәфис томаннарга карап тордык. Без шулай таң аттырдык. Үлән, яфракларга күз яшедәй чык төште, салкынча таң җиле уйный башлады. Без шунда гына, туфлиләребезне чыкка чылатып, чирәмдә яшел эз калдырып, иң тәмле йокысын йоклаган авыл ягына юнәлдек.
Шул төннән соң минем беркайчан да Азали белән икәдән-икәү калганым йә йөргәнем булмады. Мин аны фәкать дусларым кебек, уртак ярату белән яратам, хәтта нигәдер кызгана да идем. Шуннан башка аңа минем бернинди тойгым да юк иде. Шуңа күрә Әлмираның бүгенге сүзе мине авыр уйга төшерде. Бүген генә мин былтыр нинди хата эш эшләгәнемне аңладым.
Аһ, Азали, Азали!.. Нигә мин аны шулай җәйге төнгә алып чыктым да, ник кулга-кул җитәкләпләр йөрдем икән?.. Аның урынында бүтән берәү булса, мин менә шушылай башкаемны кая куярга белмәгәндәй селкеп торыр идемме? Йә Ходай, әгәр ул мине Азнакайдан ук яратып киткән булса?..
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
дәвамын да куегыз инде...
0
0
0
0
Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
0
0