Логотип
Проза

Авыл малае

Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул

(«Бәкер хикәяләре» шәлкеменнән)

Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул. Автобусларда, юл уңаенда очраган машиналарга утырып йөрүдән тәмам туеп, машина алып җибәргән иде быел. Курка-курка гына үзе рульгә утырып, беренче мәртәбә ерак юлга кузгалды. Ерак дигәч тә, ул яшәгән шәһәрдән ике йөз ярым чакрымнар тирәсе генә җыела икән. Кешеләр хәзер үз машиналарында Сочи, Абхазияләргә, халыкча әйтсәк, «җылы якка», хәтта чит илләргә чыгып китүне дә бернигә санамый. Нәфисә өчен монысы да батырлык иде.
 Курка-курка гына кузгалып китсә дә, зур юлга чыккач, бераз тынычлана төште. Тирә-юньдәге табигатьнең илаһи хозурлыгы күзенә күренә, шул хозурлыктан кәефе күтәрелә барып, башын төрле-төрле уйлар өермәсе чолгап алды хәтта. Фәлсәфи уйлар. Адәм баласы шулай яратылгандыр, күрәмсең, янәшәсендәге матурлыкны тоемлый алмыйдыр, аңа аны читтән эзләргә кирәк. «Ерактагы кояш яктырак», ди шул халык. Хәер, хәзер кеше бөтен нәрсәне, хәтта гомер юлдашын да читтән эзли. Элек бит ата-бабаларыбыз күрше авыллардан да кияү-кәләшне бик карап, җиде буынын тикшереп кенә үз нәсел-нәсәбенә якынайткан, бик җентекләп өйрәнеп кенә кан катнаштырган. Үз авылында, теге урамда гына гомер кичерүче гаиләнең төбе-тамыры, нигә һәвәс, ни-нәрсәгә хирыс, ниндирәк нәсел сырхаулары бар – барысы да уч төбендәге кебек мәгълүм булган. Шуңадыр да, ата-баба киңәшен тотып гаилә коручылар аерылып-чөерелеп йөрмәгән элек, төшкән җирендә таш булган. Нәфисә дә «төшкән җирендә таш» булыр иде дә, әгәр сигезне бетерүгә үк яңа төзелә башлаган шәһәргә бәхет эзләп чыгып китмәсә. Матурлыгы да, акылы да җитәрлек иде югыйсә, бәйләнүче егетләр дә күп булды. Тик нигәдер берсенә дә күңеле ятмады шул. Әллә нинди хур егетләре эзләве дә түгел иде аның. Тәнен терәүдән битәр, җанын теләр кешене генә көтүе иде. Һәм, әгәр очрый калса, аның күкрәк читлегендәге нәни йөрәге сизенеп-сиздереп, һичшиксез дертләп куярга тиеш иде. Ә ул йөрәк тыныч кына типте дә типте. Нәфисәне кырык якасына китереп терәде. Аның сазаган, хәзер инде карт кыз булып калуына «хәсрәтләнүче» дус кызлары интернеттан, ял йортлары, курорт-санаторийлардан кияүне бик җиңел генә табучылар бар дип, аңа да шулай эзләп карарга киңәш иттеләр. Бәкергә барасы икәнлеген белгәч, «Кияүсез кайтма!» дип төрттереп тә алдылар. Юк! Нәфисәгә андый «тапкан» кияү кирәкми! Ир булсын өчен генә, дус кызлары әйтмешли, бергә чәй эчеп утырыр өчен, култыклашып театр-концертларга йөрер өчен генә кирәк түгел, җанын ярып бирер өчен кирәк иде шул аңа юлдаш. Ә син ярып биргән җанны күз карасыдай саклап, учларында гына күтәреп йөртүче ир-егетләр бар микән, булса да, Нәфисәгә дигәне калды микән әле дөньяда?! Хәер, әнисе әллә уйнап, әллә чынлап гел әйтә килде: «Бер дә борчылма, кызым, вакыты җиткәч үз тиңең очрар юлыңда... Аллаһы Тәгалә һәрбер җанны икегә бүлә икән иңдерер алдыннан... Менә шул – Ходай тарафыннан тамгаланган үз яртысын тапкан кеше генә бәхетле була. Син дә табарсың, Алла боерса...» Ә ул – Нәфисәнең өлешенә тиеш «ярты» һаман табылмый да табылмый.
«Бәкер» дә «Бәкер» дип, юкка гына мактап сөйләмиләр икән! Оҗмах бакчасын барып күргән, кайтып сөйләгән кеше булмаса да, тауларга сыенып, яшеллеккә, гөл-чәчәкләргә тулып, һәр почмагында кайгыртучан кеше кулларының җылысы сизелеп торучы ял йортының капкасыннан килеп керүгә үк таң калды Нәфисә. Капкада кизү торучы агай йомшак дәшеп, машинасын куяр өчен урынны да күрсәткәч, бөтенләй аптырады. Юкса юл буе шул турыда уйлап, борчылып килгән иде. Кызның соклану-гаҗәпләнүле соравына җавабы кыска булды агайның: «Хуҗабыз әйбәт!»
Тиешле язу-сызуларны күрсәтеп, бүлмә ачкычын алгач, килүче-китүчеләрне теркәп-барлап утыручы кыз татарчалап «Аккош» дигәнгә аптырап калуын сиздермичә, үзенең өлешенә чыккан бинага юл тотты. Эзләп, буталып йөрмәс өчен, каршысына култыклашып килүче ир-ат белән хатын-кыздан сорыйсы итте Нәфисә. «Извините, подскажите, пожалуйста, корпус «Лебедь»?..» – дип башлаган иде, рус кешеләре аны төзәтте: Не «Лебедь», а «Аккош». Здесь все по-татарски: «Тургай», «Сандугач»... Менә сиңа мә! Ә без рус туганнарыбызга әйтү ансатрак булсын өчен татарча атамаларны гына түгел, мулла кушкан исемнәре-безгә кадәр бозып-сындырып бетерәбез түгелме?! Әнә бит, башларына төшкәч, бик матур әйтәләр татарчасын да! 
«Аккош»ка килеп җиткәндә, утыргычларда берничә ир-ат гәпләшеп-көлешеп утыра иде. Нәфисәне күргәч, кайсыдыр тел шартлатып, «оһо-о!» дип куйды. Тик араларыннан берсе генә сикереп торып, аның юл сумкасына үрелде: 
– Гафу итегез мин авыл малаен әрсезлегем өчен... Әйдәгез, мин сезгә булышам...
Йә Аллам! Гәүдәсе бер якка кыйшайган. Җайсыз адым ясаса, егылып китәр кебек. Гәүдәсе кыйшайган яктагы кулы иләмсез озын булып, җиргә кадәр диярлек салынып төшкән. Аягы, киресенчә, кыскарак күренә. Нәфисәнең күргәне дә, ишеткәне дә бар: халык телендә ДЦП – детский церебральный паралич дип йөртелүче авыруга юлыкканнарның гәүдә төзелешенә генә түгел, йөз-кыяфәтләренә дә эз сала әлеге афәт гадәттә. Ни гаҗәп, бу егетнең битенә, авыз-борыны тирәсенә «кагылмаган». 
Нәфисә дерт итеп сискәнеп китте. Моңарчы үзенең барлыгын сиздермичә, күкрәк читлегендә тыныч кына тибеп ятучы йөрәге сулкылдап куйды. Кызгану хисеннәндер дияр идең, кызганмады ул аны, киресенчә, сау-сәламәт ирләрдән алда урыныннан торып, ярдәм итәргә ашыкканына сокланды гына.
– Бу гарип нишләп йөри икән монда дип, аптырап калдыгызмы?! Аптырамагыз. Ялга килдем мин дә... Ел саен киләм. Үз кеше булып беттем инде... Бирегез сумкаларыгызны, хатын-кыз матурлык өчен яратылган, авыр йөк күтәрер өчен түгел... – дип, ай-вайлатып, Нәфисәнең йөген үз кулына күчерде. – Күтәрә алмас, егылып китәр дип курыкмагыз... егылмыйм. Мин бит авыл малае!
Һәр сүзенә диярлек «гарип» дип кыстырса да, оялу-кимсенү төсмерләре сизелми иде егетнең сүзләрендә, үзе әйтмешли, авыл малаенда. Шуңадырмы, кызгану түгел, аптырау, соклану хисләре арта барды Нәфисәдә аңа карата.
Билгеләнгән бүлмәгә урнашып, ерак юл тузаннарын «коеп» алуга, көндезге ашка барыр вакыт та җитте.
Юл киемнәрен җиңелчә җәйге күлмәккә алмаштырып урамга чыгуга, күз алдында ачылып киткән көтел-мәгән күренештән югалып калды хәтта Нәфисә. Каршысында костюм-чалбардан, ак күлмәктән баягы «авыл малае» басып тора иде. Аягында ялт иткән ботинкалар. Тик... киеме бик тә килешле, зәвыклы булса да, озын буйлы, ыспай ирләрнеке кебек гәүдәсенә ятышып тормый, ничектер таякка элеп куйган кебегрәк тәэсир калдыра...
– Ашханәгә юл күрсәтим дип сезне көтеп торам, – диде ул, Нәфисәнең гәүдәсе ишектән күренүгә. – Юл югалтуыгыз бар, сез беренче генә көн бит әле... Күлмәк килешә икән үзегезгә... бөтенләй икенче кеше...
– Рәхмәт. Сезгә дә шулай... Танымый тордым хәтта...
– Ышанды дип уйлагыз. Ни кисәң дә, минеке билгеле инде: алдан карасаң да, арттан карасаң да шул бер кәкре, янтайган... – дип, үз сүзеннән үзе рәхәтләнеп көлде.
Аңа кушылып көләргәме, авызны йомып, дәшми генә барыргамы икәнен белмәүдән бөтенләй гаҗиз калды Нәфисә. Алар ашханәгә килеп җиткәнче, каршы очраган ял итүчеләрнең һәрберсе диярлек, аптырау-гаҗәпләнүләрен яшереп тормыйча, борыла-борыла артларыннан карап калды.
– Менә күрдегезме, сиздегезме? Ничек гарипкә ияреп йөри икән бу чибәр кыз? Беткән микәнни нормаль ир-атлар шундыйга иярмәсә дигән карашларны? – Нәфисәнең җавабын көтеп тормастан, сүзен дәвам итте: – Мин гомерем буе тоя-тоя, ишетә-ишетә, аптырамый башладым инде хәзер. Фани дөнья шулай корылган: минеке кебек кәкре гәүдә түгел, бер аягы бераз кыскарак яки кулында бер генә бармагы булмаса, бер күзе сукыр яки борыны зуррак булса да, халык сәерсенеп карый. Андыйларның да күкрәк читлегендә йөрәк сулкылдап тибүен, аларның да яшәргә, яратырга тулы хокукы барын беркем дә уйлап карамый... Чыннан да, үзе әйтмешли, гомере буена күрә-күрә, ишетә-ишетә шулкадәр күнеккән, күрәмсең, «авыл малае», тавышында, үз-үзен тотышында дулкынлану, борчылу хисләренең төсмере дә юк иде.
Ашханә янына килеп җитәрәк, барган җиреннән кинәт туктап, Нәфисәгә таба борылды: 
– Сез дип сөйләшеп, җәфаламыйк әле үзебезне. Имеш, сез дисәң зурлау була дип ялгышабыз гына. Иң бөек кодрәт иясенә син дип табынабыз бит юкса, син дип ялварабыз... Ризык җыярга кергәнче, танышып, исемнәрне белешеп, сингә күчәргә вакыт җит-кәндер... Мин авыл малае Камил. 
– Мин Нәфисә... 
– Исемең җисемеңә бик тә туры килә икән. Минеке генә... Нинди Камил булыйм ди инде мин!
– Сезнеке дә... гафу... синең исемең дә бик туры килә үзеңә. Камиллеккә акыл-фигыль камиллеге дә керә бит әле.
– Рәхмәт... Нишлисең, үзеннән тормаган яклары да бар шул кеше язмышының... Бәлки мин дә болай булмас идем...
Ашханәгә килеп кергәч, Камил алданрак атлап, ике поднос алды да, Нәфисәне үткәреп, үзе аның артыннан басты. Нәфисәнең тиешле ризыкларны алып бетергәнен күргәч: 
– Борчылма. Үзем... – дип, подносны күтәреп тә китте.
Тик... бер-ике адым атларга да өлгермәде, поднос бер якка кыйшаеп, тәлинкә, кашык, чынаяклар идәнгә сибелде.
Хәлне аңладылар, күрәмсең, өстәлләр артында ашап утыручылар да, залда савыт-саба җыештырып йөрүчеләр дә «аһ» итмәде. Моны күреп, Нәфисә дә сер бирмәскә тырышты.
– Гафу итегез! Кирәк бит... Башка чакта тәлинкә-чынаякларны подноска куймыйча, берәмләп ташый идем өстәлгә... Бу юлы... Янәсе егетлек күрсәтәм... Шулай шул инде... Нишлисең, гәүдәмнең сул ягы миңа бөтенләй буйсынмый... 
Ашханәдән чыккач, Камил күл буена төшәргә тәкъдим итте. 
– Монда күлләр дә бармыни? – дип кызыксынган Нәфисәгә:
– Күл генәме соң, сөлекләре, су көзәннәре, аккошлары да бар. Җиде аккош! – диде.
– Җиде?! – дип гаҗәпләнде Нәфисә. – Каян килгән ди монда җидәү?! Булганда да гадәттә бер-ике булырга мөмкин.
– Дөрес фикерлисең. Шул икедән башланган инде эш монда да. Яз көне ике аккош күлгә төшкән. Бераздан аларның биш бәбиләре туган... – Камил көлеп җибәр-де. – Тумаган ла инде, йомырка ярып чыккан. Бу – Бәкердә беренче очрак, диләр. Әнә-әнә, күрәсеңме, камышлар буенда йөзеп йөриләр.
Күпме генә караса да, Нәфисә ике аккоштан башканы күрмәде. Шул турыда әйткәч, рәхәтләнеп көлде Камил.
– «Гадкий утёнок» әкиятен исеңә төшер әле. Хәтерлә аккош бибиенең нинди төстә булганын. 
Бу юлы Нәфисә рәхәтләнеп көлде:
– Әйе шул! Мин юләр җиде ап-ак кош эзлим тагын...
Аккошлар белән хозурлангач, күл тирәли ял итүчеләр йөри торган сукмак буйлап киттеләр.
– Игътибар иттеңме, – диде Камил, кинәт кенә барган җиреннән туктап. – Без килгәнне күрүгә, тиз генә бәбиләрен камышлар арасына алып кереп яшерде аккошлар. Без күп очракта, берәр кешегә ачуыбыз килсә, «хайваннан да начаррак...» дип орышабыз. Ә бит хайваннар кешеләрдән акыллырак... Әнием дә мине шулай саклаган булса... – Камил, сөйләргәме-юкмы икәнен хәл иткәндәй, беравык дәшми торды. – Кеше саен сөйләп йөри торган сүз түгел инде. Сер дисәң дә дөрестер. Инде безгә танышып-аралашып китүне насыйп иткән икән Раббыбыз, сиңа ул серне белү тиеш дип исәплим... Беләсеңме, мин гомерем буе күңелемдә әниемә үпкә... Юк-юк! Үпкә генә түгел! Рәнҗеш сак-лыйм. Гафу ителмәслек рәнҗеш... Бала чактан ук килә ул... Синең шактый ачулы, хәтта усалланып киткән карашыңны тойдым, Нәфисә. Әйе! Аңлыйм. Безне бу дөньяга китергән әниләребезгә үпкәләргә, рәнҗергә һич кенә дә хакыбыз юк икәнлеген, оҗмах әниләрнең аяк астында икәнен дә беләм. Тик...
...Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, институтка китапханәчелеккә укырга керә әнием. Беренче курс имтиханнарын уңышлы тапшырып, каникулга кайтып барганда, тузанлы юлдан җәяүләп атлаучы кызны күреп, район түрәсе машинасына утырта аны. Җай гына сөйләшеп кайткан җиреннән борылып урман юлына кереп китә... Һәм... әниемне көчли. «Авызыңны ачсаң, нәселегезне корытам...» дип яный. Дәшми әни. Бераздан балага узганлыгын төшенә. Укуын дәвам итү нияте белән Казанга килгәч тә, врачларга барырга курка. Баласын төшерер өчен ниләр генә майтарып карамый ул. Инде беленә башлаган корсагын өстәл урындык почмакларына ышку, тирән чокырларга сикерү, капчыклар күтәрү, ниндидер сыекчалар эчү дисеңме, берсе дә булышмый. Институтны ташлап, авылга кайтып китүдән башка чара калмый. Әти-әнисен, ягъни минем әби-бабайны, «бер егет белән вәгъдәләштек тә, торыр җире булмагач, аерылыштык...» дип алдый.
Вакыты җиткәч, мин дөньяга килгәнмен. Менә шушындый – камил җире бик аз, шыр гарип булып... Ирдән аерылу, бала ияртеп башка иргә чыгулар табигый хәл. Әмма... кайсы үги әтинең чит-ят, җитмәсә, гарип баланы карыйсы килсен?! Чыга алмады ул кияүгә. Иң гаҗәпләндергәне: үзенең бәхетсезлегендә гел мине гаепләде. «Син минем бәхетсезлегем... Син генә мине бәхетсез иттең! Корсагымда үлгән булсаң шунда... Тумаган булсаң...» дип, елый-елый каһәрләде. Кыйнаган чаклары да күп булды. Язган бит әле Әкрам Даутов: «...Күкрәк сөтең тәме телемдә. Изге теләкләрең мине җитәкләде адашамын дигән көнемдә...» дип. Мин күкрәк сөтенең тәмен белмим. Изге теләкләр ишетмәдем. Ышанасыңмы, ул мине бер генә мәртәбә дә кулларына алып сөймәде, күкрәгенә кысмады... 
Бала күңеле авыр сүзгә, начар эш-гамәлләргә аеруча сизгер була бит! Шуның өчен дә без бала чакта үзебез белән булган хәлләрне гомер буе хәтерлибез... Кем белә, үсеп җиткәч, акыл утырткачрак әйткән булса, бәлкем уйлап та бирмәс идем. Ә болай... ул мине дөньяга тудырган анам икәнен онытмаган хәлдә, гафу итә алмадым... гафу итә алмыйм... Гарьлегемнән, батып үлмәкче булып, суга да ташланып карадым бала чагымда, күреп алып, тартып чыгардылар... Ә теге... миңа гомер бирүдә катнашкан ир кешенең кем икәнен белмим дә, беләсем дә килми. Кирәкмени мин аңа?! Кирәксенсә, җир тишегеннән дә эзләп табар иде... Бу – сиңа сөйләгәннәрем еллар дәвамында халык телендә йөри-йөри күгәреп-тутыгып беткән гайбәтләр, имеш-мимешләрдән исән калганнары гына...
Менә шулай... Яши-яши, бәхетсезлегемне бәхет дип алданырга, үземне шуңа ышандырырга, үземне үзем юатырга өйрәндем. Дөресен генә әйткәндә, уйсыз заманда яшибез. Хиссез... Иң мөһиме: тамак тук, өс бөтен... Җаныңда нинди хисләр кайный, нигә елый ул... нигә сыкрый... тыңлаучы да, аңлаучы да юк... Бигрәк тә минем кебек гарип... кәкре-бөкре гәүдә... Әниледән – әнисез, әтиледән – әтисез... Тоям бит мин үземә текәлгән кызганудан бигрәк чиркангыч карашларны, гомерем буена тоям...
Гафу ит, мин сиңа беркем белән дә бүлешмәгән, хәтта үземнән дә яшергән серләремне ачтым. Үземне аклау өчен түгел, аңлау табарга өметләнеп тә түгел бугай... Син мине аңлап та бетермәссең, гаепләрсең дә бәлкем, Нәфисә. Сөйләгәннәремә карашыңны, фикереңне дә ишетәсем килми. Нинди булса да, үзеңдә калсын... «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...» дип юкка гына әйтми халык. Әнием гарипләндермәсә, синең каршыңда нәүмиз басып торыр идемме?! «Бер күрүдә ошаттым мин сине...» дияр идем. Ә болай... син – үрелеп буем җитмәс биеклектә... 
Төнне йокысыз үткәрде диярлек Нәфисә. Таң алдыннан гына бераз йокымсырап алды. Уйландым диярлек уй да кермәде юкса башына. Камил сөйләгәннәрне кабат башыннан үткәреп, үз нәтиҗәләрен дә чыгармады шикелле. Кызгану хисе дә юк, елыйсы да килми... Хәер, Камил үзен кызгандырыр өчен сөйләмәде бит боларны... Аның башында бер генә уй – Камилне күрү! Иртәнге ашка кадәр шактый вакыт бар әле. Камил «Тургай»да урнашканын әйткән иде. Киенеп урамга чыкты да туп-туры шунда китте. Шакыгач, шактый көттереп, Нәфисә эзләп тапкан бүлмә ишеген ачтылар. 
– Көттергән өчен гафу итегез, йоклый идек әле... – Ишек ачучы ир, күзләрен угалап, киерелеп алды. Камилне сорагач: – Ул бу вакытта бассейнда була. Шундадыр... – диде.
Нәфисә дә бассейнга язылды. Гомумән, монда дәвалану чаралары күп. Җаның теләгәнен сайлап алырга була. Күренеп торган чире булмагач, Нәфисә берничәсен генә сайлады. Күбрәк табигатьтә буласы, җәйнең матурлыгын күзәтәсе килде аның. Чыннан да, табигать искиткеч! Таулар, чишмәләр, тугайлыклар, болыннар, җәнлекләр. Байбаклары гына да ни тора Бәкернең! Буш вакытының күп өлешен Камил белән үткәрде. Бассейнда да йөзделәр, «Мәхәббәт тавы»на да менделәр. Анда менгәч, Камил:
– Бер елны мин ялга килгәч, «Мәхәббәт тавы»на өч йөз нарат утырттылар санаторий хезмәткәрләре. Миңа да бер агач утыртырга рөхсәт иттеләр. Үземнең агачыма тамга да салып калдырган идем. «Минем кебек кәкре-бөкере булып үсмә, шәм кебек зифа, нәфис булып үс...» дип дога да кылдым әле. Әйдә, шул наратымны табып, сәлам бирик үзенә, – диде. Эзләделәр, таптылар. Нәфисә үз күзләренә ышанмый торды хәтта. Камил утырткан нарат, чыннан да, үз яшьтәшләреннән буйга озынрак, шәм кебек сузылып үскән иде.
Тагын бер нәрсә таң калдырды Нәфисәне. Беркөнне көндезге аштан соң күкертле чишмә буена төшеп барганда җыр ишетте ул. Җыр гынамы?! Кемдер Рөстәм Яхинның «Киек казлар китә» романсын суза:

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар
Сагынышып килдек күрешергә...

Гаҗәпләнүен тыя алмыйча, җыр ишетелгән якка китте. Бераз алда, сул яктарак, куаклар буенда берничә ир-ат, дүрт-биш хатын-кыз боҗра ясап баскан. Якынрак килсә, боҗра эчендә Камил «Киек казлар китә»не җырлый! 
– Татарларның тамаша залына рәхим итегез... – дип каршы алдылар аны. – Әйдәгез, сездән дә бер җыр. Камил сезне хор дирижеры диде бит…
Ялындырып торуны кирәк тапмады Нәфисә. Уртага кереп басты да сузып-сузып күңеленә килгән беренче җыр – «Тәскирә»не җырлап та җибәрде:

Агып ла китте, агып ла китте
Яулыгым кар суына, шул,
Яулыгым кар суына...
Их, дусларым, чыдый алмыйм
Йөрәгем ярсуына, шул, 
Йөрәгем ярсуына-а-а...
Сикереп-сикереп агадыр кар суы-ы-ы,
Ник басылмый йөрәгем ярсуы-ы-ы... 

Гөрләтеп кул чаптылар. «Кич танцыга килегез!» – дип озатып калдылар.
Нәфисә танцы-биюләр уза торган мәйданга килеп җиткәндә, кемдер уйнаган бию көенә халык шау-гөр килеп татарча бии иде. Игътибар итеп караса, Камилне урындыкка җайлап утыртканнар, каршысына тагын бер урындык куеп, аякларын җайлап урнаштырганнар. Баянны сузып салганнар. Камил, бар дөньясын онытып, бию көен сыздыра... 
Бүгенге кебек танцылар, кичә-концертлар тәмамлангач, ял итүчеләр йокы алдыннан «урам әйләнә». Шунда Камилгә үзен гаҗәпләндергән җавапсыз сорауларын бирде Нәфисә:
– Син мине көннән-көн ныграк гаҗәпләндерәсең, Камил! Инде һөнәрләре беткәндер дисәм, тагын яңасы ачыла тора. Йә, мин белмәгән тагын нинди һөнәрләрең калды?!
Камил рәхәтләнеп көлеп куйды.
– Күп инде алар, – диде ул. – Капчык төбендә мәкинә бетәмени... Хәзер бит бөтен кеше бизнесмен. Хәтта ат тизәген җыючы да... Без авылда челтәрле-бизәкле тәрәзә кашагалары, койма, капкалар, зиратка чардуганнар ясыйбыз. Мин эскизларын-сызымнарын әзерлим, ике егет калганын ясый. Ошый халыкка. Күрше авыллардан да, Татарстаннан да заказлар килә. Безнең авыл белән Татарстанны сай гына Сөн суы аерып тора бит... Өстәвенә, клуб мөдире дә әле мин. Гаҗәпләнмә. Эшләргә кеше юк миннән башка. Нинди акыллы баш өч тиенгә эшләп йөрсен! Ә миңа иш янына кушарга ярый. Әни минем өстә бит. Инде җиде ел була. Теле юк, хәрәкәт юк... Күзләремә мөлдерәп карап тик ята... 
Ә икенче көнне, көтмәгәндә диярлек, Камилнең китәсе билгеле булды. Ниндидер парның санаулы ял көннәре беткән, кайтышлый Камилләрнең авылы аша узалар икән. Аны үзләре белән алмакчылар. Машинага утырыр алдыннан саубуллашканда, күзләрен түбән иеп:
– Мин сәер авыл малаен исеңә алгаларсың бәлкем, Нәфисә... Юлың төшсә, авылыбызга тукталмый узып китмә. Бәләкәй генә булса да, үзенең татар авылы икәнен онытмаучы авыл ул... Аерылышу минутлары-ның шулай кинәт килеп чыгуы яхшырактыр да
әле... – диде.
Камил киткәч, Нәфисәне ниндидер әйтеп аңлата алмый торган сагыш басты. Күктә кояш елмаеп торса да, тирә-юньдә ниндидер сорылык, төссез төкселек... Күңелдә бушлык... Кемдер, бик тә кадерле җан иясе көтмәгәндә-уйламаганда кинәт мәңгелек йортка – бакыйлыкка күчкән диярсең... Нигә кочаклап алмады ул Камилне?! Нигә җылы сүзләр әйтмәде... Башка беркем-гә дә беркайчан да әйтелмәгән бик тә серле-кадерле сүзләре бар иде бит юкса!
...Тагын ике көннән, ялын тәмамлап бетермичә, Нәфисә дә юлга кузгалды. Моңарчы билгесез юл булса да, минут саен «через сто метров поверните направо...», «через триста метров – налево...» дип, юл өйрәтеп торучы навигаторы адаштырмас аны, «Авыл малае»ның авылына туп-туры китереп чыгарыр...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Искиткеч язмыш. Кешелэрдэ тышкы матурлык кына тугел, кунел матурлыгы булырга тиеш. Нэфисэ Камилнен кунел матурлыгын куреп аны ошатты, ана кунеле белэн якынайды. Бэхетле булсыннар!!!

    Хәзер укыйлар