Логотип
Проза

Асылташ

Җәмилә апа, хат ташучы калдырып киткән телеграммага күз салгач, лып итеп урындыкка килеп утырганын сизми дә калды. Тәннәре эсселе-суыклы булып, маңгаена салкын тир бәреп чыкты.

Җәмилә апа, хат ташучы калдырып киткән телеграммага күз салгач, лып итеп урындыкка килеп утырганын сизми дә калды. Тәннәре эсселе-суыклы булып, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. «Бәлки, дөрес аңламаганмындыр», – дип, ашыкмыйча, игътибар белән, тагын өч мәртәбә укып чыкты. Тик ничә тапкыр гына укымасын, «приеду через неделю с Драгоценным камнем» дигән юллар үзгәрмәде, киресенчә, асылташтай, тагын да ныграк ялтырап киткән кебек тоелды. Җәмилә апа, Себергә китеп эшли башлавына төгәл бер ел тулган уртанчы уллары Байрастан килеп төшкән телеграмманы кулында тоткан килеш, тагын күпме уелып утырган булыр иде, билгесез, әмма аны бу халәтеннән күршесе чыгарды.
 – Нәрсә, иртән-иртүк мәрткә киткән кеше кебек утырасың?
   – Әй, сөйләмә инде, Фәгыйлә түти, бүген икенче сменам булгач, бөтенләе белән онытылып киткәнмен.
   – Ниндидер ис чыккан дип әйтимме?..
Җәмилә шунда, плитәгә җылытырга куйган пылауны исенә төшереп, аш-су бүлмәсенә кереп китте. Көеп беткән ризыкны ишек алдына чыгарып куйганнан соң, ул күршесен күпме генә озатырга тырышмасын, барып чыкмады – Фәгыйләттәй, тиз генә «озатылырга» ашыкмады. Иртән-иртүк күршеләренә хат ташучынының болай гына килмәгәнен чамалап керде ул. Болай да, кош-кортлар белән булашып, соңга калды әле!
  – Фәнисә нишләп йөри?
  – Кайсы Фәнисә?
   – Кырык Фәнисә юк инде бездә, шул берәү генә – пучталон!
   – Ә-ә, аны әйтәсеңмени? Ни... ни... гәҗитләр китергән.
   – Тәүбә, әстәгъфирулла, син икәнсең дөнья кендеге! Башкаларга төштән соң гына тарата. 
Җәмилә, өстәлдә яткан телеграмманы сиздерми генә алып куярга уйлаган иде, түтекәй өлгеррәк булып чыкты.
  – Телеграмма түгелме соң? Әллә бер-бер хәл бармы? Йөзең дә акбур сөрткән кебек. Пы-ры-еду.... ды-ра-га-си-он... Тәүбә, тәүбә асылташлар белән кайтам дигән түгелме соң Байрас? 
   – Белмим, аңламадым үзем дә. Әллә хезмәт хакын асылташ-гәүһәр белән түли башлаганнар микән? Атасына укытырмын әле, төшке ашка кайткач, бәлки, ул беләдер.
   – И-и, монда аңласы бармыни инде. Себердән баеп кайткан кешеләр дөнҗасы белән. Шатлан, күршекәем, шатлан! Аллаһы теләсә, мине дә буш калдырмас әле! Күрше генә түгел, чыбык очы булса да туган тиешле бер ятим карчык!
 Ярты көн дигәндә, Байрасның баеп кайтуы турындагы хәбәр авылны җиде мәртәбә урап чыкты. Кемдер сөенде, кемдер көенде. Кемдер тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәклеге турында уйланды.
Бер атнадан Байрас үтә дә чибәр кыз белән кайтып төште. Исеме кем дисезме? Гәүһәр! Элемтә бүлегендә татар хәрефләре белән язып булмагач, кәләшенең исемен урысчага тәрҗемә итеп язган булган икән. Менә сиңа, драгоценный камень! Менә сиңа, асылташ! Менә сиңа, Гәүһәр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кем нэрсэ язасы килэ шуны яза, без укыйбыз вахыт эрэм итеп

    • аватар Без имени

      0

      0

      Син дэ яз

      Хәзер укыйлар