Каен энесе өйләнергә ниятләгәч, Халидәдән дә бәхетле кеше булмагандыр. Бәй, моңа кадәр килен күрсәтә торган хезмәт берүзенең җилкәсенә төште бит.
Зарланмаса да, атна саен диярлек авылга кайтып, ал-ял белмичә эшләп йөрү арытып та җибәрә. Балаларының да әле бәләкәйрәк чагы: берсенә – биш, икенчесенә өч кенә яшь.
Биатай-бианасының дөньялары кем әйтмешли, җиде түгел, җитмеш буынга җитәрлек. Мал-туарны да кешедән уздырып асрыйлар, җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары да ярты колхоз фермасы туярлык. Күршедә генә биатасының туксанны куучы әти-әнисенең хуҗалыгын да кушсаң, чамалыйсыздыр инде...
Гаиләдә сигез бала үскәч, шунсыз булмыйдыр, дип тә, «нигә кирәк инде шулкадәр», дип тә уйлап куйгалый Халидә.
Алар үзләре өч кенә бөртек булды. Әти-әнисе икесе дә укытучы булгач, мал белән дә булашмадылар, бакча тирәләре дә зурдан түгел иде.
Халидә – бу йортка төшкән беренче килен. Иреннән олырак өч апасы үз тормышлары белән шушы ук авылда яши, ә игезәк каен сеңелкәшләре Себер ягында. Елына бер тапкыр озын ялларга гына кайтып йөрүчеләрдән. Шуңа күрә бөтен эш Халидәләр җилкәсенә төшә.
Каен энекәше Дамирга сүз тидерерлек түгел иллә-мәгәр – уңган егет. Авыл баласы инде, ни дисәң дә. Менә үзе генә шәһәр кызын сайлаган.
Шәһәрнеке дисәң дә, тамырлары күрше авылдан гына. Картәти-картәниләре янында үскән булачак килендәше Гөлчирә. Шуңа күрә Халидә туйга үзләрекенә әзерләнгән кебек бөтен күңелен бирде. Озын яллар алып, йорт-кура тирәсен «ялап» куйдылар.
Туйдан соң да ялларының соңгы көннәренә кадәр авылда үткәрделәр, әйдә яшь килендәше җайлап кына ияләшсен. Гөлчирә артык оялчан да булып чыкты. Үзләренә тәгаенләнеп куелган бүлмәдән атна буе чыкмады да диярлек.
«Ярый» дип кул селтәде өйдәгеләр, ияләшер әле!
Атна-ун көн тирәсе бик тиз узып китте. Яшь киленгә эшкә чыгарга вакыт җиткән икән, ире белән шәһәргә тайдылар. Үзләренең аерым фатирлары булмагач, әлегә Гөлчирәнең әти-әниләре белән яши башлады яшь пар.
Халидә иртәрәк сөенгән булып чыкты: алар кебек авылга кайтырга бик ашкынып тормады яшьләр. Йә бу эшләре килеп чыга, йә теге дигәндәй. Кайткан чакларында да Гөлчирә йокы бүлмәсеннән артык чыкмый, эче авыртып тора икән. Үзенең кулыннан килмәгән эш юк – бик оста бәйли! Ике көн буе кофта-мазар бәйләп утыргач, кем аны тик утырды дип әйтсен инде?!
Бер кайтулары бәрәңге алу чорына туры килде. Тик Халидә, тагын бер көрәк өстәлә, дип, иртәрәк сөенгән булып чыкты. Килендәшенең бу юлы биленнән алды, малай! Ах-вах килеп, тагын йокы бүлмәсенә кереп ауды. Әлеге дә баягы, ярый бәйләмен алып кайткан. Күңелсез бит инде авылда бер эш тә эшли алмагач. Болай хет тик тә тормыйсың, эш тә кырмыйсың. Дамиры да янында гына бөтерелеп тора. Билләһи, алтын ир инде менә!
Әле менә бу юлы каз өмәсенә җыелыштылар. Килендәш тә ияләшеп бетеп бара бугай:
– Мин каз йолкый белмим! – дип, башта ук кисәтеп куйды.
Оялып-мазар тормый, үз кеше!
– Ярый, ашарга әзерләп торырсың, үзебез йолкырбыз, – диде Халидә, олы киленгә команда бирү ярый торган эштер дигән кыяфәт чыгарып.
Шул минутта Гөлчирәбезгә ни булды дисезме? Әйе инде, әйе, сез дә чамалый башладыгыз: башын тотып, диванга ауды. Ята хәзер башында атом бомбасы шартлаган кебек.
Ун минут уздымы-юкмы, капка төбенә, кычкыртып «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Гөлчирә дә, хәтта авырткан башын онытып, тәрәзәгә капланды. «Кем чакырткан, нигә безгә килгән?» – дип бер-берсенә сорау биреп маташканда ак халатлы табиблар килеп тә керде.
– Авыру кайда? – дип сораганга Халидә имән бармагын килендәшенә төбәде.
«Терелтте» килендәшен Халидә! Бөтен чирләрен кул белән сыпырып алгандай булды. Менә бит, әллә кайчан чакыртасы булган «Ашыгыч ярдәм»! Күпме җәфаланды, мескенкәем, әле бу, әле теге җире авыртып.
...Әнә бүген бәрәңге күмеп йөриләр әле ике килен-килендәш. Күмәк көч яу кайтара, диләр бит, бигрәк бердәм шул алар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк