Хикәя
Хикәя
Авылның уң як читендәге яңа салган өйдә шау-гөр килеп табын үткәргән чакта каладан соңлаган кунаклар килеп төште. Кала кунаклары, өй котлап, өстәлгә төрле күчтәнәчләр, бүләкләр һәм кечкенә генә кәрзин белән кара тәпиле ап-ак песи баласын да утыртты. Песи баласын күргәч, табындагылар гөж килеп алды. Барысы да: «Менә бу бүләк, ичмасам», – дип, күмәкләшеп кул чаптылар.
Зур табыннарны күреп өйрәнмәгән песи баласы, кәрзин читенә бәләкәч тәпиләре белән тотынып, гөнаһсыз күзләрен зур ачып торды да, төрле яктан үзенә табан сузылган кулларны күргәч, аптырап тынып калды.
– Исеме ничек? – дип кызыксынды кемдер шунда.
– Бигрәк матур инде, кайдан таптыгыз?
– Исеме юк аның, – дип җавап кайтарды бер кунак. – Бәләкәй бит әле.
– Алайса, исем кушабыз, исем, – диештеләр. Һәркем үз фикерен әйтте. Берәүләр – «Йомшаккай», икенчеләр – «Назлыкай», өченчеләре исә «Аппаккай», дип атарга тәкъдим иттеләр.
Йорт хуҗасы кинәт кенә:
– Таптым, таптым. Ул «Алтын Алка» булачак. Колагына карагыз, колагына, – дип кычкырып җибәре.
Песи баласының уң колак очы чынлап та сап-сары иде. Аңа «Алтын Алка» дип исем куштылар.
Кара туфлиле, алтын алкалы ап-ак песи баласына кемнәрнең генә күзе кызмады.
Күрше малайлары күпме генә эләктерергә йөрсәләр дә, песи баласы тоттырмады. Өйгә туп-туры ачык тәрәзә аша сикереп, карават астына кереп поса да, ут булып янган күзләре белән балаларны күзәтә иде... Хуҗалар аны бик ярата. Бигрәк тә кызлары Наилә. Ул песинең йомшак йоннарын тарап, ал тасмалар бәйли, җылы сөт эчерә, котлет белән сыйлый. Песи баласы аның өчен иң кадерле бүләк булды. Алар көннән-көн ныграк дуслашты.
Алтын Алкага бер яшь тулуга, өйгә Алияне алып кайттылар. Алтын Алкага игътибар кимеде. Аның уенчыкларын да каядыр алып ташладылар. Сөт савытының буш калган чаклары да ешайды. Аңа ишек төбендәге палас өстендә йокларга туры килде. Көннәрдән бер көнне: «Йоның коела, пычраксың, балага йокларга комачаулыйсың», – дип, шелтәләп урамга чыгарып җибәрделәр. Юк, ул ерак китмәде, көннәр буе бакчада үз-үзен юатып йөрде. Күбәләкләр куды, ә кичләрен ишек төбенә килеп, бик үтенеп мияуласа да, ачып кертүче булмады...
Көз дә җитте, көннәр салкынайды, күбәләкләр дә каядыр китеп югалды. Алар урынына бакчада сары яфраклар очты. Күп тә үтмәде, җирне ап-ак кар каплап алды. Алтын Алка ачыкты, өшеде. Башкача чыдар хәле калмагач, беркөнне ишек ачылу белән әрсезләнеп өйгә керде дә, Алиянең йоклаган урынына барып посты.
Ә таң аткач, йорт хуҗасы аны кара чүпрәккә төреп, мотоциклына салды да, урман янындагы салам эскерте янында калдырып, кайтып китте.
Алтын Алка никадәр генә еласа да, хәле беткәнче мотоцикл артыннан чабып азапланса да, хуҗа ишетмәде, хәтта артына да әйләнеп карамады...
Песи баласы эскерт төбендә хуҗа калдырып киткән икмәк сыныклары белән тамак ялгады. Кичкә таба җил көчәйде, буран чыкты. Алтын Алка туңды. Ул йомшак тәпиләре белән бозлы саламны чокып, үзе сыярлык кына итеп оя ясады да, бөгәрләнеп кереп ятты. Салкыннан калтырана-калтырана, йокылы-уяулы төн үткәрде. Таң алдыннан, тынлыкны бозып, кар шыгырдады. Эскерт янына тармаклы-тармаклы зур мөгезле хайван килеп басты. Бу поши иде.
Поши салам ашаганда песи баласы өшүдән, куркудан калтырана-калтырана карап ятты. Ләкин пошиның мөгезе коточкыч зур булса да, ул Алтын Алканың хуҗасы кебек усал түгел иде. Поши Алтын Алканы җәберләмәде, кумады. Кичен алар, бер-берсенә сыенып, эскерт төбендә йоклады. Янында шундый зур дусты булгач, Алтын Алка беркемнән дә курыкмады.
Алар бергә яши бирделәр. Алтын Алка кичләрен пошига сыенып йоклады, көндез эскерт тирәсеннән тычкан аулады. Поши да Алтын Алканы яратты, теле белән ялап иркәләде. Ә песи баласы мырлый-мырлый рәхәтләнә бирде.
Бер көнне икесе дә эт өргән тавышка сискәнеп уянды. Поши ялт итеп кенә сикереп торды да: «Син кал, мин карап килим әле», – дигәндәй, Алтын Алканы яратып бер иснәде дә, урман ягына чабып китте. Бераздан урман эчендә каты шартлау тавышы яңгырады. Алтын Алка өметләнеп көтсә дә, дусты кабаттан урап килмәде. Песи баласы, ялгызлыктан куркып, аны эзе һәм исе буйлап эзләп китте. Бара торгач, ул аякларын туңдырып, авылга килеп җитте.
Кыш салкыны Алтын Алканы элекке хуҗасының өенә китерде. Песи дустын абзар эченнән, караңгы почмактан килеп тапты. Ләкин Алтын Алка пошины таный алмады. Аның мөгезләре бер җирдә, тиресе икенче җирдә ята иде. Алтын Алка абзар эчендәге дустының усал хуҗа кулыннан һәлак булганын аңламады. Элеккечә җылы эзләп, суынган тирегә сыенды. Ләкин туңган түшкә хәзер инде аны, Алтын Алканы җылыта алмады.
Туңып беткәч, ачыккан песи баласы елый-елый мәрхәмәт сорап, ишек төбенә килде.Бик озак мияулап, ишек ачуларын үтенде. Өй эчендәге тәмле ит исен сизеп, тәрәзә пыяласын тырнады. Тик ишек ачып өйгә кертүче табылмады. Өй тирәсендә озак кына йөргәннән соң, Алтын Алка сарай алдында яткан галош эченә кереп йокыга китте. Өшегән аякларын йокы аралаш алгарак алып бөкләп куярга да хәле юк иде аның. Песи баласы төш күрде. Әйтерсең лә хуҗасы аңа җылы сөт эчерә, ит кисәкләре белән сыйлый, пошины иркәләп алырга да онытмый...
Таң атуга аның ярты гәүдәсен кар күмеп киткән, ә колак очындагы алтын алкасын җилләр тарый иде.
Иртәнге чәйгә кадәр кырынып алыйм әле, дип көзгегә бакса, үзенең шешенгән йөзен күреп, хуҗа кинәт сискәнеп китте. Ул үз-үзен күрәлмичә яшен тизлегендә ишек яңагында эленеп торган бушлатны иңенә салды да өй алдына чыгып, тирән итеп тын алды. Ләкин аны ниндидер бер көч сарай алдына җитәкләде. Себертмә буран булуга карамастан, лапас астында яткан галошка күзе төшеп, тукталып калды. Ни күрсен – бу бит аларның Алтын Алкасы. Вәт сиңа тугры песи! И бәләкәй җан иясе! Сине таптырып, кызым күпме елады бит! Мин гаепле, мин генә... Мине гафу итә күр, дип тубыкланды да, зур куллары белән иске галош эчендә мәңгелек йокыга талган Алтын Алканың яртылаш кар күмеп киткән гәүдәсен кулына алды. Икенче кулына көрәк тотып, чайкала-чайкала бәрәңге бакчасы артына юнәлде. Урта яшьләрдәге ир иңбашына салган бушлатының төшеп калганын да сизмәде. Ә себертмә буран аның чәчләрен туздырды, челтәр карлар сибеп, аны гүя чал иргә әверелдерде. Хуҗаның үкенечле карашы төпсез киңлеккә төбәлгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк