Логотип
Проза

Ак туфлиләр

Тора-бара ирнең кайтулары сирәгәйде. Кайбер атнада «уку торган саен кыенлаша, язма эшләр дә күп бирәләр, бу атнада кайтып булмас», – дигән хәбәрләре генә килә торды. Шулайдыр, уку – энә белән кое казу дип тиккә әйтмиләрдер. Андый хәбәр алган саен, Халидә үз эченнән генә шулай сөйләнә, үз-үзен шулай юата иде...

Кай арада көзләр җиткән... Әле генә май аеның ихлас җилләре дөньяны иркәли, бакча түрендәге алмагач ак чәчкәгә төренгән иде. Чәчәкләре язгы назлы кояшта, җылы җилләр-дә назлана, дөньялыкның иркә чоры, якты чоры иде. Бүген исә эленке-салынкы болытлар менә-менә тәрәзгә яңгыр булып ишелергә тора. Алмагач алма коя. Балланып өлгергән әчкелтем-сусыл алмалар шып та шып көз ишеген шакый. Һай, кай арада көзләр җиткән соң...
Халидә, тәрәздән күзләрен ала алмый, шулай дип уйлады. Көз шул инде. Итәк-чабуларны җыя, кышка әзерләнә торган чор. Сары көзләрне хуҗалыктагы мең мәшәкать белән үткәрү яхшы ла ул. Юкса тирәлеккә күз салып озаграк юандыңмы, күңелне әллә нинди әче сагыш чеметеп ала. Җанга да көзге әрсез җилләр кереп тулган сыман була. Менә бүген дә уйларына чумып озак юанмады хатын. Кырык эше кырык якта ярылып ята ич, өлгер генә. Кызлары Ләйсәннең туена атна-ун көн генә калып бара лабаса. Аңарчы бакчаларны тәртипкә китерәсе, капка-коймаларның уңа башлаган буявын яңартасы, өйне юып чыгасы, тагын әллә ниләр эшлисе бар. Пөхтәлек сөйгән Халидәнең бу олы бәйрәм көненә йорты ялт итеп, тузан бөртеге дә калмаска тиеш иде.
Менә сөмсез болытлар яңгыр тамчыларын тәрәзә пыяласына ыргыта да башлады. Көзге көннең кәефе гел китек шул. Бакча эшләре калып тора болай булгач. Халидә җәһәт кенә чиләк белән су хәстәрләде дә, тузан сөртергә кереште. Хуҗабикәнең үткен күзеннән кызы кичә алып кайткан төргәк-төенчекләр дә читтә калмады. Кара инде, киштәләргә әштер-өштер генә өеп куйган. Ашыгалар шул, ашыгалар, дөнья куып чабулыйлар. Уянмас борын, тагын иртүк эшкә чыгып чапты бит бала. Әни кеше кызының туй көненә кирәк-яракларын үзенчә тәртипләп, пөхтәләп тезәсе итте. Тузаннарын сөртеп, матурлап куйсын әле. Кияүгә китәсе кызына сүз әйтеп, әрепләп тору да ярамас. Иркәләнеп калсын әйдә.
Үз эченнән шулай сөйләнә-сөйләнә, бисмилласын әйтеп, кызының шкафын тәртипләргә тотынды. Кинәт җайсыз куелган бер тартма идәнгә шапылдап төште. Алыйм дип иелгән хатын имәнеп китте – идәндә ап-ак туфлиләр ята иде. Киелмәгән, тузан кунмаган, биек үкчәле, ялтырап торган өр-яңа туфлиләр. Туй күлмәгенә иш ак туфлиләр...
Мондый ак туфлиләрне Халидә дә киде, аның да кызыл туйлары шаулап узды ла. Янәшәсендә – сөйгәне, урамда чәчәкле яз иде. Әйе, алмагач чәчәкләренең сукмакларга коелырга өлгергән керсез таҗларын таплап, алар да парлап уздылар. Аннан алма кебек ике кыз бала алып кайтты Халидә. Кызлар алсу алмалардай тәгәрәшеп үстеләр. Хәләле Харис белән икәүләп сөеп туя алмады алар кызларын. Хәер, иренең бала-чаганы итәгенә утырткан, хатыны белән чөкердәшкән чаклары сирәк булды анысы. Көн-таң атса, колхоз эше белән чапты. Тырыш, сәләтле яшь ирне күмәк хуҗалыкта икътисадчы булырга кыс-тый башладылар. Озак уйлап тормастан ризалашты Харис. Халидә дә иренең бу эшкә алынуына каршы булмады. Экономистларның акчага интеккәнен күргән юк әле, бала-чага үсә барган саен, чыгымнары да артып тора. Хуҗалыкта да сиплисе, ямыйсы, яңартасы нәрсә шактый. Кыскасы, иренең бу һөнәрен хуп күрде хатын.
Харисны белем эстәргә Казанга җибәрәселәрен алдан чамаласа да, ризалашты. Кирәк-ярагын тутырып, ирен калага озатты. Харис киткәч, өйнең яме беткән кебек булса да, сабыйлары белән юанды. Сагынуын эш белән, балалары белән басарга тырышты. Харис та җай чыгу белән гел кайтып йөрде. Ул кайткан көннәр – чын бәйрәм иде инде.
Тора-бара ирнең кайтулары сирәгәйде. Кайбер атнада «уку торган саен кыенлаша, язма эшләр дә күп бирәләр, бу атнада кайтып булмас», – дигән хәбәрләре генә килә торды. Шулайдыр, уку – энә белән кое казу дип тиккә әйтмиләрдер. Андый хәбәр алган саен, Халидә үз эченнән генә шулай сөйләнә, үз-үзен шулай юата иде. Балалары да: «Әттә тайчан тайта?» – дип, туктаусыз тәтелди ичмаса. Аларны да юатып, сөеп сабыр иттерәсе. Юкса Ләйсәне: «Әттәне тагынды-ы-ым..» – дип, мышкылдап елап җибәрергә дә күп сорамас менә.
Шулай сабыр итә-итә өч ел үтеп тә китте, Харис колхозга укымышлы белгеч булып кайтып төште.
Өс-баш – шәһәрчә, кыяфәт – ыспай. Еллар буе өй мәшә-катен үз җилкәсендә сөйрәп, куллары сөялгә каткан, буй-сыны да калыная төшкән, төсе уңа башлаган халат кигән хатын үзен хәләле янәшәсендә ничектер уңайсыз хис итеп куйгалый. Әллә ничек кенә шунда, Харис аңа ят, чит сыман. Аерым яшәгән айлар эчендә барыбер арага ниндидер таныш түгел бер хис кадакланган шикелле иде.
Шулай әле сөенеп, әле пошынып йөргән көннәрнең берсендә Халидә почта тартмасыннан ак конвертлы хат алып керде. Пөхтә, тигез хәрефләр белән иренең исем-шәрифләре язылган конвертны эчке бер тоемлау белән, бармаклары калтырый-калтырый ашыгып ачты. Ачты да, аяк астыннан җир шуышканын тоеп, мич яңагына сөялде.
«Харис, кадерлем!
Сине никадәр сагынганымны белсәң! Төшемдә күрми калган төнем юк. Үзең соң? Бер хәбәрең дә юк никтер. Бәгырем, мин түзмәдем, туебызга кияргә ап-ак туфлиләр алдым инде. Алар шундый матур! Ә туй күлмәген икәү бергә сайларбыз, яме. Тизрәк кил Казанга. Сагынып-сагынып көтәм. Сине яратып, Фәйрүзәң.»
Аннан соңгы көннәр – төш кебек кенә. Яшәсә – яшәде, яшәмәсә – юк Халидә. Дөньяга бер ышанычы да, гаме дә калмады дияр иде, итәгендәге ике сабые – ике канаты көч куйды, тормышка кайтарды аны. Теге ак конвертта килгән кара, шакшы хәбәр хатынның иренә булган ихлас сөюен таптап, изеп ташлады, кара дегет белән сылагандай итте. Алай да, балаларны ятим итмим дип, бөтенләй чит-ят бәндәгә әверелгән Харис белән бер түбә астында яшәүне дәвам итәргә үзендә көч тапты. Ир, акланып, гафу сорап маташты, икмәк тотып антлар эчте. Ләкин Халидәгә инде бу төчелек бар ни дә, юк ни, аның күңеле бүтән мәңге эремәслек булып каткан иде.
Ә хатны җавапсыз калдырмады ул. Җанындагы бөтен рәнҗү-әрнүләрен кәгазь битенә бушатып, теге кызга хат язды. Үскәнем, оятсыз син, диде. Кеше гаиләсен бозучы дип гаепләде. Харисның өйләнгән ир икәнлеген, ике баласы барлыгын да язды. Бөтен ачуын салып, ярсып – елый-елый, хәрефләрен каты басып язды. Их, күңел әрнүләрен, хыянәт газабын шушы хатка бушатып, конвертка салып ерак-еракка җибәреп кенә котылып булса икән лә…
Инде гарасаттан соң дөнья тынып калган кебек, күңел дә үз урынына бераз утырып, әрнүләр басылып, җан җәрәхәте төзәлеп килгәндә, Халидәнең күңеленә тагын да тирән яра салган бер вакыйга булды. Почта тартмасына яңа хат килеп төште. Нәкъ шул язу, төз хәрефләр. Әмма хат бу юлы хатынның үзенә адресланган иде. Еллар буе әледән-әле төшләренә кереп йөдәтәсен, исенә төшеп, күзләренә яшьләр китерәсен белгән булса, Халидә бу конвертны ачып та тормыйча, ертып ташлар йә булмаса утка ягар иде дә соң.
«Халидә апа, исәнмесез. Сез миңа бик нык рәнҗегән булгансыздыр. Гафу итегез мине. Мин бит ул ак туфлиләрне инде беркайчан да кия алмаячакмын. Аларны киеп, табаннарым янганчы тыпырдатып бии дә алмаячакмын. Аякларым юк бит минем хәзер, апа. Трамвай астында калып, өзелде бит минем аякларым. Сезнең рәнҗешегез төшкәндер...»
И елады Халидә. Иренең йөзенә шушы хат белән бәрә-суга, акылдан шашкандай ярсып-ярсып елады… Менә хәзер дә, ничә еллар үтсә дә, йөзеннән яшь тамчылары тәгәри. Ничекләр гомер итте икән ул бичара кыз? Кайларда икән ул? Гомере буе Хариска рәнҗеп яшәдеме икән? Бәби табу, багу бәхетләре тәтедеме икән бичаракайга? Ә Харис барыбер гомере буе хатын-кыз белән чуалды. Ак туфлиле кыз язмышы да, хатынының күз яшьләре дә киртә булмады аңа. Бөкрене кабер генә төзәтә дигәннәре хактыр.
Идәндә ялтырап яткан ак туфлиләргә карап тын калган хатынның авыр уйларын юмакчы булып, тәрәзә артында көзге яңгыр бәргәләнә. Тәрәз каккан яңгырга кушылып, көз ишеген шакып алмалар коела. Кай арада көзләр җиткән соң? Гомер дигәнең дә яз белән көз арасы кебек кенә үткән дә киткән. Җырласаң да үтә, еласаң да үтә икән лә ул... Көз – җимешләрне җыяр чак. Халидә белән Харисның алма төсле кызлары да үсеп буй җиткергән. Ләйсәннәре менә үз тормышын корырга җыена инде. Туйда кияренә ап-ак туфлиләр алып кайткан. Бәрәкәте белән булсын. Кеше бәхетен таптап үтәргә, сикәлтәле гомер юлларыннан кеше рәнҗеше җыеп атларга язмасын берүк ак туфлиләр кигән яшь кызларга. Халидә, эченнән генә шулай якты теләкләр тели-тели, туфлиләрне бик кадерләп, сак кына күкрәгенә кысты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар