Логотип
Проза

Агыйдел былбылы

Бер көнне кызга Илданның соңгы хаты килде. Анда бары тик кыска гына ике сүз язылган иде. Нәзифәнең язмышын хәл иткән ике генә сүз: «Гафу ит...»

Урам кырые буйлап тезелешеп киткән киоскларны читләтеп үтәргә тырышып, оныгын җитәкләгән Нәзифә җир асты кичүенә төшеп китте. Оныгы Гөлгенә, өй тулы уенчыклары булуга карамастан, киоск тәрәзәләреннән кулыңа ябышырдай булып карап калган әрсез курчакларны сорап интектерә. Төссез күзле ул ялтыравык курчакларның, Кытайда арзан чималдан ясалып, бала организмы өчен зарарлы булуын биш яшьлек сабыйга ничек аңлатасың? Аннары, тәрбия мәсьәләсендә кызчыкның әти-әнисе дә, дәү әтисе дә бик үк хаклы түгел – нәрсә сорый, шуны алып бирәләр. Артык иркәләп бозасыз, дип әйтеп тә караганы булды Нәзифәнең кызы белән киявенә дә, ире Мансурга да. Аны ишетүче булдымы соң? Нишләмәк, һәр замананың үз балалары. Китап сораса, берсүзсез алып та бирер иде Нәзифә. Юк бит. Шул мәнсез уенчыкларга ушы китә. Кызыксынучан оныгының бертуктаусыз яудырган сорауларына җавап эзли-эзли, Нәзифә, сак кына атлап, җир асты кичүенә төште. Базар мөнәсәбәтләре чәчәк аткан бу чорда сәүдә итү җир астын да басып алган: соры дивар кыры буйлап гәзит-җурнал, башка вак-төяк сатучылар тезелешеп киткән. Билгеле, һәркемнең дә яшисе килә – аларга якынлашканда сатып алыгыз дигәндәй, өмет катыш елмаеп каршылыйлар һәм, берни дә алмасаң, артыңнан үпкә катыш караш ташлыйлар. Кулыннан тарткалаган Гөлгенәнең игътибарын башка якка юнәлтергә тырышып, Нәзифә алга атлады. Балалар театрында үтәчәк спектакльдән өйгә бер кочак кирәксез уенчык тутырмыйча урап кайтып булырмы бүген, юкмы – Нәзифә шул хакта баш ватты. Баш өстендәге урам киң – җир асты кичүе дә озын гына. Аның азагына якынлашканда Нәзифә алда яңгыраган җырны ишетте һәм... аяклары ирексездән туктап калды. Карлыккан тавыш белән берәү газапланып җыр суза иде: «Ай, былбылым...» Тавыш ничек кенә үзгәрмәсен, ничек кенә карлыкмасын, Нәзифә аның хуҗасын танымый калмады. Матур җырлый дип әйтеп булмый иде «тутыккан» тавышлы «җырчы» турында. Киресенчә, матур җырны болай исерекләрчә бозган өчен күңелдә ниндидер ризасызлык тудыра иде аның җырлавы. Бер мизгелгә генә тукталып калган Нәзифәне кызыксыну катыш дулкынлануы алга өндәде – улмы икән?.. Өстен-башын артык карамаган, акча салырга алдына куйган баш киеменнән күзен алмаган, олыгая барган ир янына якынлашкан саен, Нәзифәнең йөрәге ярсып типте. Хатын ялгышмады – интегеп җыр сузган ир Нәзифәнең яшьлек мәхәббәте, тәүге саф сөюе Илдан иде...  «Таңнар ата, өзелә үзәк...» Күпме өзелде Нәзифәнең яшь үзәге Илданны уйлап... Күпме җырлатты егет кызны яшьлегендә, күпме елатты!.. Каршысында туктап калган ханымны һәм кызчыкны күреп, «җырчы» җырны тырышыбрак башкара башлады. Хәтта тавышында ниндидер моң да ишетелде кебек. Хәтер төпкелендәге яшьлегеңне барлаганда, бер мизгел эченә елларны да сыйдырырга була. Илдан каршысында торган шушы бер мизгел эчендә Нәзифә күңеленнән еракта калган яшьлек елларын кичерде. Нәкъ җырдагыча, гүзәл Агыйдел елгасы буенда урнашкан иде аларның авылы. Агыйделнең суында бергәләп йөзә-йөзә балачаклары узды Илдан белән Нәзифәнең. Агыйделнең камышы бер-берсенә гашыйк ике үсмернең серен үз эченә яшерде... Авыл үзенең кечкенә җырчысын горурланып үстерде. Бәләкәйдән Илдан җырларга яратты. Авыл һәм район клубы сәхнәсеннән төшмәде дә диярлек. Авыл кызлары арасыннан Илдан Нәзифәне сайлады. Мәхәббәтләре дә олыларча түгел, ә балаларча самими, саф иде. Мәктәпне тәмамлагач, җырларга һәвәс Илданны шул ук Агыйдел су юлы еракка алып китте. Егетнең ата-анасы да, авыл халкы да, йөргән кызы Нәзифә дә Агыйдел былбылына зур өметләр багладылар. Беренче елларда Илдан, чыннан да, аларның өметен аклады – Уфада җырчы булырга укырга керде, буш вакытларында туйларда, мәҗлесләрдә җырлады. Бөре пединститутына укырга кергән Нәзифәгә кайнар хатлар язды. Хәтта ялында Нәзифә янына ике-өч кат килеп тә китте. Җәйләрне бергә уздырырга хыяллансалар да, Илдан үзе кебек талантлы җырчылар белән гастрольләрдә йөри иде инде. Аралары ерагайган саен, Нәзифә сизенде – йөрәкләр дә ерагая бара түгелме соң? Кызга килгәндә, ул Илданын элеккечә сагына, элеккечә ярата. Көнгә әллә ничә кабат почта тартмасы яныннан урап керә. Авылга кайткан чагы булса, Агыйдел камышларына серләрен сөйли... Илдан гына торган саен авыл юлын оныта бара, ахры. Якыннарын да... Нәзифәнең хатларына да сирәк-мирәк кыска гына җавап яза: «Гафү ит, вакыт юк...» Элеккечә назлы-назлы сүзләр кыстырырга да «вакыты калмады», ахры... Сөйгән егетенең суынганын аңлап, Нәзифәнең үзәге өзелә. Чибәр җырчы егеткә күз салучы күптер шул... Кай җирләре Нәзифәдән артык икән?! Аннан да артык сөя беләләрме икән соң?! Күңеленнән ташыган бар тойгыларын кәгазь битенә салып, Нәзифә Илданга бер-бер артлы хатлар яудырды. Җавап өмет итеп, хат ташучы хатын алдына йөгереп чыкты. Бер көнне кызга Илданның соңгы хаты килде. Анда бары тик кыска гына ике сүз язылган иде. Нәзифәнең язмышын хәл иткән ике генә сүз: «Гафу ит...» Шуннан соң Илдан авылга чибәр бер кызны ияртеп кайтты. Йөзенә ясалма елмаю уелган таш курчакны...
...Ничек кирәк алай, укуын бетергәннән соң Нәзифә республиканың иң ерак районын сорап алды. Шулай ул Илданнан качарга тырышты. Тырышуы юкка булмады, алар башкача беркайчан да күрешмәделәр. Илданның әти-әнисе дөнья куйды, һәм ул авылга кайтмас булды. Уфага Нәзифә еш кына барып йөрсә дә, юллары кисешмәде. Беренче елларда Илданның афишасын еш күргәләде. Хәтта «таш курчак» белән бергә җырлауларын да телевизордан күргәләде, радиодан ишеткәләде. «Агыйдел былбылы»ның репертуары киңәйде, тавышы да, үзе дә көрәйде. Аннары ул кинәт кенә экраннан да, сәхнәдән дә юкка чыкты. Ә Нәзифә йөрәгенә Илдан салган яра озак төзәлде. Нәзифә Мансурга чыккач кына, ике бала тапкач кына ул йөрәк ярасы җөйләнә башлады. Ана теле укытучысы  Нәзифә балаларга югары тәрбия дә бирергә тырышты. Ире Мансур мәктәп директоры дәрәҗәсенә үсеп җитте. Башта аларны район үзәгенә, аннары Уфага күчерделәр. Чөйне чөй чыгара дигәндәй, Мансур Нәзифәнең йөрәгеннән Илданны чыгара һәм аның урынын яулый алды. Нәзифә Мансур белән бәйләгән язмышына әйтеп бетергесез рәхмәтле. Бер-берсен аңлап яшәделәр, бәхетле гомер кичерделәр. Инде менә бала балаларын үстерешеп, бергә тигез олыгаеп баралар. Беренче мәхәббәт, бәлки, барлык парлар кавышыр өчен дә бирелмидер. Ә бәлки, сөюнең тәмен татып карау өчен биреләдер, кем белә? Чын мәхәббәтне, гомерлек мәхәббәтне таныр өчен, кадерләр өчен кирәктер ул тәүге сөюне үтү? Мансуры белән күзгә-күз карашып гомер иткән Нәзифә инде аның урынында башка кешене күз алдына да китерми. Илданны бигрәк тә.
Ә бүген, көтмәгәндә Илданны очратканнан соң, йөрәк түрендә төзәлмичә яшеренеп калган бер ярасы барыбер сулкылдамыйча калмады... Бер мизгел эчендә гомереңне күз алдыңнан кичереп була икән! Нәзифә күрми кала алмады – кайчандыр данлы җырчы «Агыйдел былбылы» Илдан эчә-эчә тавышын югалткан, килеш-килбәте таушалган, танымаслык үзгәргән иде. Җир асты кичүенә төшкән иде Илдан... Биектән аска төшкән иде. Аракы күпме адәми затның башына җитә дә күпме фаҗиганең сәбәпчесе була – ушларың китмәле! Менә бит, нинди асыл ир-атны да үз колына әйләндергән шайтан суы! «Таш курчак» хатыны белән күптән аерылышуларын да, Илданның эчүгә бирелгәнен дә ишетми калмаган иде Нәзифә. Кайчандыр якын саналган кешесенең бу хәлгә төшүенә бик ачынган иде. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй – мондый тормыш алга илтми шул кешене. Ә менә бу аянычлы үзгәрешне үз күзләрең белән күрү тагын да авыррак! Әйтерсең лә Илданның бу көнгә төшкәненә Нәзифә үзе гаепле... Атказанган укытучы, шәһәрнең күренекле ханымы бүген Илдан өчен оят хисен тойды. Кайда булды синең шанлы-данлы чагың, Илдан? Ничек син болай аска мәтәлдең? Җир астында талантыңның кызганыч шәүләсен сатып торасың. Син бит Илдан – ил даны булырга тиеш идең! Нәзифә, Илданның күзләренә карап, өнсез җавап эзләде. «Синең хакта серләремне сөйлим сандугачларга...» Илдан да бер мизгелгә генә карашын Нәзифәгә күтәрде. Зарыгулы күзләрендә төсмерләү катыш икеләнүгә якын тойгылар чагылды кебек. Тик ирнең карашы Нәзифәдә озак тоткарланмады – ул аяк астына вак акча ташлаган узып баручыга рәхмәт әйтеп баш иде. «Дәү әни, спектакльгә соңга калабыз бит!» – үзен түземсезләнеп тарткалаган оныгының кисәтүеннән Нәзифә уянып киткәндәй булды. Һәм ул, хәзер, хәзер, дип кабалана-кабалана, кулын кесәсенә тыкты. Илданның карашы аның кулларына иярде. Кулына күпме тисә, кесәсеннән шулхәтле акча алып, Нәзифә Илданга сузды. Юк, ирнең алдында яткан баш киеменә саласы килмәде Нәзифәнең акчаны. Ул аны Илданның кулына тоттырды. Идәндә яткан баш киеменә салсаң, бу хәер соранучыга хәер биргән кебек түгелме соң... Нәзифәнең Илданны, юк, Илданны да түгел, ә аңа бәйле беренче саф тойгысын болай кимсетәсе килмәде. Ирнең күптән юылмаган бармакларына кәгазь акчалар тоттырды да, кызчыкны җитәкләп җир асты кичүе буйлап алга атлады. Таныдымы икән аны Илдан, юкмы? Нәзифә соңгы тапкыр артына борылып караганда, Илдан алдына кемдер ыргыткан тиеннәрне идәнгә тезләнеп җыеп ята иде.
Нәзифә белән Гөлгенә балалар кичәсеннән кайтканда җир асты кичүендә Илдан юк иде инде. Ул басып торган урында бары тик бер-ике буш шешә ялтырап күренә иде. Гөлгенәсе спектакльдән алган тәэсирләре белән бүлешсә, Нәзифәнең бүгенге кичерешләре күңеленә сыймады. Буталчык язмышы, белепме-белмичәме кылган ялгышлары канатларын кискән, моңыннан язган «Агыйдел былбылы» хакында ачынып уйланды. Талантың зур булу беләнмени, бәдәнең нык булмагач? Кайчандыр бу кешене ничек яраттым, дигән сорауга Нәзифә үзе үк җавап бирде. Юк, кешелектән чыккан әлеге кызганыч Илданны түгел, ә самими күңелле, моңлы «Агыйдел былбылын» яратты ул. Алар арасында булса да бер генә уртаклык – исемнәре генә калгандыр. Шәһәр урамы буйлап оныгын җитәкләп атлаган Нәзифә тагын артына борылып карады. Илдан аларны читтән күзәтәдер кебек тоелды аңа. Юк, күбәләкләп ап-ак кар яуган урамда Илданның эзе-юлы да күренми иде. Моннан бик тә еракта, күренмәслек җирдә, Нәзифәнең моңлы-җырлы яшьлек тугаенда югалып калган иде Агыйдел былбылы.

Фото: Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар