Логотип
Шигърият

Яшьлектән бер сурәт

Безнең җитәкләшкән нечкә сыннар!
Аерылудан азат бергәлек!
Үзгәрүдән азат мизгел бит ул –
Без бит аны, хәтер, бирмәдек
Үзгәрүчән акыл хөкеменә,
Үзгәртүчән язмыш иркенә!
Хәзер бөек сәнгать әсәре күк
Гомеремдә ул минем иң түрдә.
Хыянәтсезлеккә символ-сурәт,
Вакыт кодрәтенә – каһкаһә!
Безгә хуҗа вакыт, ә аңа – юк,
Ул үзенә үзе хан, патша!
Коллыгыңа төшер гүзәл патша! –
Татлы миңа синең кодрәтең...
Күпме яшәлгән бит аңлар өчен
Кыйммәтен бу мизгел-сурәтнең!

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар