Логотип
Шигърият

Җәй уртасы

Җәйнең кыл уртасы җитте,
Такыя үрә болын.
Туйганчы сулыйсы килә
Яшел үләннәр тынын.

Иң рәхәт ямьле дөнья бу,
Иң-иң хозур патшалык.
Яланаяк чирәменнән
Атлап йөрим таң калып.

Туган җиремнең җылысы
Буыннарга тарала.
Сөял, диеп иңен куя
Мәһабәт карт карама.

Җилдә тибрәлгән чәчкәләр
Серләшәләр шикелле.
Гөлбадран йөзенә яткан
Җәйнең сары сипкеле.

Шулчак кошлар җыр сузалар,
Яфраклар лепердәшә.
Җәйге урман, иркен болын
Сердәш булырга дәшә.

Чистарып кала күңелләр,
Яшәрүе бу җанның.
Әйтерсең, гомерләрнең дә
Кыл уртасында калдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар