Логотип
Шигърият

Җәй калган аланда... 

Рәнҗеттең! / Тәүге кат түгел, / Мөгаен,/соңгы кабат...

*** 

«Дәүләтсез илнең күрке булмас!» 

Казаны булыр, Бүрке булмас. 

 

Бирдек шул Казанны баш белән, – 

Ханбикә, ай, кыйгач каш белән. 

 

Бүрексез яшәве кыен ла! – 

Кем соң без бу дөнья туенда? 

 

Дәүләтсез милләтнең саны юк, 

Дәрьялар кичәргә салы юк. 

 

Татар гел үзенчә сал сала. 

Беркетми салган сал таркала... 

 

Дәүләтсез халыкның хакы  юк. 

Йөге зур, канатлы аты юк. 

                         Гыйнвар, 2020 ел. 

 

 Бибимәмдүдә 

        Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, – 

        Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы вә татлысы! 

                                                                 Гадулла Тукай 

 

Язмышыңа шагыйрь яше аша 

Карыймын да... 

      Сыза бәгырем. 

Үзең дә бит үксезлектә үскән, 

Тоймый үскән ана кадерен. 

 

Иң мөкатдәс йөрәк тойгыларың 

Сеңеп калсын диеп җанына, 

«Якут-гәүһәрем» дип Габдуллаңны 

Сөйгәнсең дә сабый чагында... 

 

Ятимлеген биргән язмыш янә, 

Таң сапламы гомер юлыңда, 

Толлыгын да биргән 

Һәм сынаган 

Аерып алып газиз улыңнан. 

 

«Күз яшең дә кипми»  фанилыктан 

Бакыйлыкка күчкән мәлеңдә, 

Җан-Габдуллам диеп, 

Җан кылларың 

Өзелгәндер, Бибимәмдүдә. 

 

«Ни сәбәптер инде, и  Ходая», 

Аз булган шул җыяр тәгамең. 

Бу җиһанга Шагыйрь бүләк итү – 

Ходай язган бөек гамәлең! 

 

Гамәл дәфтәреңне төрдергәндә 

Таң йолдызын Күкләр кабызган. 

Һәм... 

Шагыйрьнең 

Халык бәгырьләрен 

Эретерлек яшен тамызган. 

                            19 февраль, 2020 ел. 

 

 

Сәбәп кирәкми... 

       Халисә Мөдәррисовага 

Беләктә – көмеш беләзек, 

Көн дә кимим, 

Киям сирәк. 

Көязләнеп йөрер өчен, 

Янәсе, бер сәбәп кирәк. 

 

Бу беләзек – миңа бүләк.   

Тик дустымны 

Күрәм сирәк. 

Очрашулар өчен безгә 

Ниндидер зур сәбәп кирәк. 

 

Сәбәп кирәк күрешергә, 

Сәбәп кирәк көлешергә. 

Вакыт җитми бер сәбәпсез 

Хәтта хәл белешергә. 

 

Беләзегем кидем бүген. 

Сәбәбе бар – дустым килгән. 

Бүген аның бәйрәм киче. 

Күңелем тулды әллә нидән... 

 

Көмеш кебек сыза гомер, – 

Кирәк түгел аңа сәбәп. 

...Җандаш тойгы 

Бер сәбәпсез 

Күңелләрне тора бәйләп! 

                    8 август, 2018 

 

Сыерчык 

Сыерчык килгән! 

Күңелдә 

Сабыйлык дертләп куя: 

Кайтканнар! – 

Эзләп тапканнар, 

Буш түгел безнең оя! 

 

Балачактагы шикелле 

Ятып аунамасак та, 

Язын сыерчыклар күргәч, 

Күңел мәтәлчек ата. 

 

Истә сыерчык бураны, – 

Бар дөнья карга тулган. 

Ышанабыз, 

Кайта кошлар 

Каф таулары артыннан. 

 

Хәзер нинди таулар кичеп, 

Килсә дә кай яклардан, 

Сыерчыклар кайта кебек 

Безнең балачаклардан. 

                         2020 ел, март. 

 

*** 

Оялары кабат бушап калды, 

Сыерчыклар күчте урманга. 

Күңелемне ямансулык сарды, – 

Салды мине моңсу уйларга. 

 

Искә төште ятим калган йортлар, 

Авыр булып куйды йөрәккә. 

Кошлар кебек канат ныгыткан да 

Балалары очкан еракка. 

 

Олылары киткән үз юлыннан... 

Аямый шул вакыт беркемне. 

Шаулап торган йортның капкасына 

Йозак сала килеп бер көнне. 

 

Сыерчыклар китте. 

Буш ояга 

Карап торам җаным сызлатып. 

Дәррәү күтәрелде чыпчык күче, 

Тирәнрәк  уйлар кузгатып: 

 

Сыерчыклар киткәч, чыпчыкларга 

И хөррият икән, 

Иркенлек! 

Бушап калган оя тирәсендә 

Куыш бүлешәләр ду килеп... 

                            2020 ел, июнь 

 

Сандугач 

Сайрап та карый сандугач 

Таңнарда-иртәләрдә. 

Яраткандыр аны Ходай 

Җаннарны иркәләргә! 

Чут-чут итеп кагыла ул 

Кылларына күңелнең. 

Сандугач  җанга кагылгач, 

Мин җыр булып түгелдем. 

                         2020 ел, июнь. Өстеял. 

 

 

*** 

Рәнҗеттең! 

Тәүге кат түгел, 

Мөгаен, 

        соңгы кабат. 

Мәтәлде күңелем кошы, 

Салынып төште канат. 

 

Рәнҗеттең... 

Рәнҗешми генә 

Аңлашыйк дигән идем. 

Хисләрнең якты сагышлы 

Күлмәген кигән идем. 

 

Рәнҗеттең. 

Уртак елларның 

Хәтерен яраладың. 

Аңлапмы, 

        аңламыйчамы, 

Үзеңнән араладың. 

                  9 август, 2018 

 

 

Ымсыну 

Яңа ел алды. 

Алгысый күңел. 

Күңелне үртәп ап-ак кар ява. 

Җан һаман сабый, – 

Могҗиза көтә, – 

Чәчәк атар күк  серле абага. 

 

Яңа ел таңы. 

Сызыла күңел. 

Тәрәзәләргә кыш бизәк сара. 

Челтәрләп үргән боз бизәкләрдә 

Чәчәк атмаган ап-ак абага. 

                                   2018, 12 декабрь 

 

Гомер сөлгесе 

               Сөлге чигәм асыл җепләр белән... 

                                                Хәлим Җәләй 

Безнең гомер –  ап-ак сөлге, – 

Кемнең озын, кемнең кыска.   

Һәркем чигә үз бизәген, – 

Кемдер кайтыш, кемдер оста. 

 

Җырлап чигә, сынлап чигә, 

Уйнап чигә, уйлап чигә, 

Һәр бизәге – җан халәте, – 

Рәхәт чигә, михнәт чигә. 

 

Төсләр төрле – хисләр төрле, 

Бар сөлгеләр аллы-гөлле. 

Җете кызыл сөлгеләрнең 

Тиз уңганын күпләр күрде. 

 

Синең сөлгең гади түгел, 

Катлы-катлы бизәкләре, – 

Көлдерә дә, елата да 

Сулкылдатып үзәкләрне. 

 

Сәхнәләрнең түрләренә 

Элеп куйдың ак сөлгеңне. 

Асыл җептән чиккәнсең лә 

Кабатланмас үз өлгеңне. 

                      2020 ел, февраль, 

       Догам 

22 һәм 17 яшьтә 

Бөек Ватан сугышында һәлак булган 

Хәйдәр абый белән Нәҗип абыйга 

Сез – минем кадерлеләрем, 

Сез – минем яраларым. 

Гомрем буе җан әрнетеп 

Озата барганнарым. 

 

Әтиемнең абыйлары, 

Дәү әнинең уллары. 

Алып киткән... 

Һәм юк иткән 

Сезне сугыш юллары. 

 

Урлаган, 

Кискән тамырны, – 

Шунсы бәгырьне өзә. 

...Тумый калган балалардан 

Дога кылам мин сезгә! 

 

 

 

 

Аһ, бу август! 

Әле август, 

Бары август, 

Нибары август кына... 

               Ренат Харис 

Август кына?.. 

Август инде! 

Көзгә якынлашкан саен 

Арта бара җәй кадере! 

 

Август кына? 

Август инде... 

Моңсу хатирәләр булып 

Үзәннәргә томан иңде! 

 

Август кына? 

Август инде!.. 

Бу җәйләрне туктатуның 

Юкмы икән бер-бер име?!. 

 

Август кына?.. 

Аһ, август шул! 

                     7 август, 2018 

 

 

Җәй калган аланда 

Хозурланып йөрим көз иркендә, – 

Урман. Тынлык. Уйный яфрак. 

Гомеремнең алтын фасылына 

Кереп барам. 

Бераз ятрак... 

 

Бераз гына... 

Ятрак бу халәт. 

Көн авышкан. Офык аллана. 

Сары капкан урман уртасында 

Килеп чыктым яшел аланга. 

 

Яшел алан. 

Үтеп киткән җәйнең 

Бер кисәге калган көзләргә. 

Могҗизамы? 

Күз алдында кинәт 

Фасылларның төсе үзгәрә. 

 

Ап-ак ромашкалар әйтерсең лә 

Сизми калган җәйнең үтүен. 

Зәңгәр күзле кыңгыраулар көтә 

Күбәләкләр кунып китүен. 

 

Күбәләкләр кунмас, – 

Тылсым булмас. 

Дөрләп яна урман. 

Көз инде. 

Ә җәй посып калган бу аланда. 

...Мин таныдым анда үземне. 

 

*** 

Мүкле күлгә көз сарысы иңгән, – 

Яфрак-яфрак булып сибелгән. 

Тоныкланып калган су өстенә 

Күксел-ак болытлар иелгән. 

 

Чит-читенә күлнең яфраклардан 

Челтәр-челтәр нәкыш чигелгән. 

...Узып барам Мүкле күл яныннан, – 

Гомеремнең асыл чигеннән. 

                         19 октябрь, 2019 ел 

 

 

Саралан көзе 

Шагыйрь каләменнән тамган көзнең 

Яктылыгы җитте безгә дә. 

Шул илаһи Болдинаны уйлап, 

Гашыйк идек алтын көзләргә. 

 

Сараланның сары көзләренә 

Карадыкмы бераз өстән без? – 

Алтын көзләр башка буладыр шул, – 

Хыял дөньясында үскәнбез. 

 

Еракларда янган серле көзне 

Барып күргәч кызым, сорадым: 

«Бик матурмы?..» 

«Матур. 

Тик Пушкинның 

Сараланда юк шул булганы!» 

 

Онегинлы язлар артта калды, 

Көзгә кереп киләм үзем дә. 

Бөтерелә гомер яфракларым 

Сараланның алтын көзендә. 

                                      2020ел, апрель 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар