Логотип
Шигърият

“Ут алган өрәңге агачын” циклыннан

 
***
 
Күгелҗем-күк төсне юмартлап
 
Җиһанга тараткан көз-рәссам.
 
Бу төсне үз иткән, яраткан
 
Вәкарьле мәһабәт Пикассо.
 
Күңелгә үрелә көз моңы,
 
Пыскаклап сибәли яңгыры.
 
Күгелҗем-күк кебек төсләрдән
 
Җаннарым тик эзли яз җыры.
 
“Кем моңсу, шул ихлас»,– дигәнең,
 
Дөрестер Пикассо, дөрестер.
 
Шулай да, мәхәббәт дигәне,
 
Бернигә буйсынмас бер хистер.
 
Көзге яфраклар
 
Яфраклар кузгала, яфраклар
 
Озынмы барасы юллары?
 
Көзге көн йөзенә сибелгән
 
Алтынсу-балавыз нурлары.
 
Сагалап йөри җил үзләрен,
 
Күкләргә килгәндәй дәшәсе.
 
“Ул кадәр югары менмәгез,
 
Барыбер җирләргә төшәсе!”
 
Очыртып-уйнатып арыгач,
 
Җил китеп, каядыр югалды.
 
Алтынсу-балавыз нур чәчкән
 
Яфраклар түбәнгә юл алды.
 
...Җәй буе кинәнгән күңелгә
 
Моңсулык, юксыну үрмәли.
 
Кыштырдап уйларым әйләнә
 
Коелган яфраклар тирәли.
 
Талпынып кына калалар…
 
Талпынып кына калалар 
Очмыйлар йорт казлары. 
Хуҗабикə салган ризык 
Тарта җиргə аларны. 
Күктə сыный канатларын 
Кыйгак-кыйгак кыр казлар. 
Кардəшлəре өйалдында 
Көч биреп каңгылдыйлар. 
Кешелəрнең дə язмышы 
Нəкъ казларныкы кебек- 
Кемдер күклəргə атыла, 
Кемдер каңгыра җирсеп.
 
Ут алган өрәңге агачын
 
Ачы көз уртасы җиткәндә 
Ут алган өрәңге агачын. 
Әйтергә телиме ул безгә 
Гомернең туктамый агасын. 
Ут алган өрәңге агачын, 
Торналар тезелеп киткәнгә. 
Сизә шул аның да йөрәге – 
Кайтмасын, кайтмасын үткәнгә. 
Өрәңге агачын көз-рәссам 
Яндыра, кыздыра жәлләми. 
Бер йотым су җитәр иде дә, 
Кирәкми аңарга әллә ни. 
Ут алган өрәңге агачын, 
Торналар тезелеп киткәнгә. 
Сизә шул аның да йөрәге – 
Кайтмасын… Кайтмасын үткәнгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар