Логотип
Шигърият

Учак яктым – дөрләсен!

Ләис Зөлкарнәй... Студент елларында, 80 нче еллар башында ук үзенчәлекле шигырьләре белән укучылар күңелен яулаган, яңалыгы, табышлары белән сокландырган талантлы шагыйрь... Ул – мәңгелек юлчы бер җан, ул – җәяүле бер кош; ул төнге учакларга гашыйк, ярсып шигырьләр яза... Шагыйрьнең шушы халәтен «Сөембикә» укучылары да яратып кабул итәр, мөгаен.

* * *
Кызлы өйнең тәрәз алды
Сандугачка кунача.
Сандугачлар төнлә сайрый,
Тәрәзәне кыз ача.

Сандугачлар төнлә сайрый:
«Күк йөзендә ай йөзә,
Челтәр-йолдыз аша карый
Сылу кызның ай йөзе.

Әгәр якты ай балкыса,
Болыт ул беленми дә,
Сылу кызның тәрәзенә
Челтәрләр элү нигә?!»

Йолдыз чиккән ак челтәрен
Кыз күтәреп караса,
Тәрәз алды сандугачы
Егет икән ләбаса!..

* * *
Ныклап без таныш та түгел идек,
Ләкин бергә йөрдек ул төнне.
Синең хәсрәтең бар, минем – шатлык.
Бер төш идеме бу, бер өнме?

Кемдер әйткән, дидең, кайгы, шатлык
Сыешалмый икән бер җанга.
Мин көләргә генә тиеш идем,
Ә син тиеш идең еларга.

Күктә кара болыт йөрде елап,
Күктә ак аҗаган уйнады.
Без ул төнне никтер көлдек бугай
Һәм тын гына авыр суладык...

* * *
Кайчан җилеп үтте кояш? –
Утлы тузан офыкта.
Кая агып китте бу көн? –
Мин эңгердә тубыктан.

Ник йолдызлар ташлап китә? –
Төн ава җиргә сулыгып.
Сөйгәнемдәй китә көзләр –
Гөл булып җаным сулды.

Еллар ашыгып китә миннән,
Кошлардай тезем-тезем...
Юк, ялгышам, алар кала.
Мин китәм, китәм үзем!

Китәм. Гомеремне сүтеп,
Җир әйләнә җиһанда.
Мин – мәңгелек юлчы бер җан –
Гомерлеккә генә монда.

Барысын да калдырып китәм:
Җир белән калыр язлар,
Минем артта кояш калыр,
Тезелеп калыр йолдызлар...

* * *
Төнге учакларга гашыйк идем.
Шуңа учак яктым – дөрләсен!
Ә син хәвефләнеп кабатладың:
«Чәчрәп китеп, очкын тимәсен...»

Очкын миңа түгел, сиңа тигән.
Ах, аны мин нигә күрмәдем! –
Бер караусыз төнге учак сыман,
Янәшәмдә янган йөрәгең...

Төнге учаклардан очкын калган.
Янсын иде алар тагын да...
Йолдыз-очкын оча сискәндереп,
Гөлтләп хәтер генә кабына...

* * *
Мин кагам ишегеңне,
Дөп-дөп кага бәгырь дә.
Тәрәзәң ачык калган,
Кул изәп калган пәрдә.

Сагынып килгән идем,
Моң басты күзләремне.
Тәрәз аша ташладым
Кулдагы гөлләремне.

Кайтып керерсең дә син,
Моңсу булыр сиңа да.
Гөлне суга куярсың,
Инде сулган булса да.

* * * 
Син эзләмә китапханәләрдән.
Анда юк ул. Миндә. Кил, табын.
Сиңа бөек шагыйрь булсам да мин,
Юк «Мәхәббәт» дигән китабым.

Зур томнарга сыймый минем сөю,
Язганым юк, укыйм үземнән.
Кил җаныма, сөю шигыремне
Төннәр буе укы күземнән.

Кыска яңгыр

Килә текә генә атлап.
Адымы еш һәм тыгыз.
Таҗдан таҗга басып килә
Нәзек кенә кыз.

Тынып, оеп тыңлый җиһан:
Килә йөгерек көй көйләп.
Дәртләнә дә биеп китә,
Иелеп, әйләнгәләп.

Ах, үткәзеп бии, диләр,
Әйдә, әйдә, эрет бер! –
Яфрак халкы берөзлексез
Кул чаба лепер-лепер.

Туктала да кызулый ул,
Балкып китә тезләре!
Гүзәллеккә таң калыпмы,
Гөлләр җиргә тезләнде...
Бөҗәкләр, оялыпмы,
Оя эзләде...

Көн буена биер иде,
Иелеп, әйләнгәләп,
Туктый күкнең рок-группасы,
Барабаннар-р-р бәргәләп.

Китә текә адым белән.
Исемен кем белә алган?
...Умырзая чәчәгенә
Көзгесе төшеп калган...

Шулай шул

Моңсулыйм.
Моңсулыйм.
Суласам,
Моң сулыйм.

Ямансу.
Ямансу.
Эчкәнем –
Яман су.

Юксынам.
Юксынам.
Юк-сы-нам –
Юк, сынам!

Шулай шул.
Шулай шул.
Тәрәзәдә
Шул ай шул.

* * *
Сине сөю – миңа хәрам.
Яратмау да хәрамдыр.
Өндә синнән
Өнсез китсәм,
Төштә йөгреп барамдыр.

Сине сөймәү – гөнаһ, гөнаһ...
Ярату да гөнаһтыр.
Яратуымнан
Башка да
Ятагыңда төн актыр...

Сөюләрем савапмы соң?
Сөймәү сиңа саваптыр.
Санлап торма мин сансызны,
Саксызлыктан саклап тор.

Яратуым сине – гөнаһ.
Яратмау да гөнаһтыр.
Шул ярату өчен генә
Төнем кара...
Көн актыр.

27 декабрь

                   Фәридәгә
Көн кебек
Беттем
Бетәшеп.
Сихәт алмас яра бар.
Төннәр
Төнгә
         ялганырга
         кул сузымы ара бар.

Инде  
        мәңге,
        мәңге,
        мәңге
Килә алмам ушыма –
Төн белән төн,
Чемердәшеп,
Йөрәгемдә кушыла.

Йомылды күз,
Йомылды уй,
Йомылды җан –
Хуш, дөнья.

Бәхилләшеп киткән идем.
Китердең дә ушыма.
Күңелемә
Төште
Яктың –
Күбәләктәй терелдем.
Ышанырга белгән дә юк:
Талпынам да
Дерелдим.
– Кайда йөрдең моңа кадәр?
– Бүген генә тудым мин...
– Кая китте кара төннәр?
– Кудым мин.
Мин тууга, ни хикмәттер,
Бер минутка көн артты.

– Син кояш кызы мәллә?
– Ландыш кызы...
Кызарттың...

Язгы гөлдән,
Якты гөлдән
Нур биргән Ходай сиңа.
Син тугансың бу дөньяның
Көннәре озайсынга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар