Логотип
Шигърият

Сагышларны таратырга... мәңгегә яратырга...

Хаксызлыкны күреп ярсыйм, шашам, / Матурлыкны күреп тезләнәм. Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, / Йә булмаса / Үзем үзгәрәм... Разил абый Вәлиевне шигырь юлларыннан ук таныгансыздыр, мөгаен: кыю, кайнар, хисле! Аның җырга әйләнеп киткән шигырьләрен сайладык. Сез яратып җырлый, яратып тыңлый торганнарын! Һәркайсы үз моңы, үз аһәңнәре белән чиртсен әле күңел кылларын!..

Ядкарь

Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсез бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш –
Шул чакларның моңлы ядкаре.

Уртак иде хисләр, айлы кичләр, –
Без кертмәдек анда ятларны.
Күңелләрдә йөргән дуслык хисе –
Шул чакларның моңлы ядкаре.

Бергә откан өмет тулы җырны
Йөрәк инде мең кат ятлады.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды,
Ул җыр безгә яшьлек ядкаре.

Яшьлегем канатында
Язлар белән син килерсең төсле,
Мин язларга шундый ышанам.
Язлар җитсә, ташый мәхәббәтем,
Минем күңел язга охшаган.

Язлар үтәр, сүнмәс безнең хисләр,
Мин бит сиңа шундый ышанам.
Ялгыз җанда көз җилләре исә,
Ялгыз җаннар көзгә охшаган.

Очып килдем синең янга
Яшьлегем пар канатында.
Сагышларны таратырга,
Мәңгегә яратырга,
Мәңгегә яратырга.

Дулкын

Чем-кара карлыгачлары.
Гөнаһсыз иде яры.
Ник шунда гына калмады,
Ник дулкын китте ары?

Тарсынып язмыш ярларын,
Ул диңгезгә юл алды.
Тау-дулкыннар арасына
Кереп күздән югалды.

Күз яшьле акчарлаклары...
Күренми инде яры.
Зәңгәр күк һәм зәңгәр диңгез,
Йолдызлар монда бары.

Бар иде гөлләр, таллары...
Ник китте икән ары?
Елга ярын сагынып елый
Диңгезнең дулкыннары.

Таң җыры

Уңда юллар, сулда юллар.
Юлларга кемнәр чыгар?
Таңда егет җырлап узса,
Кыз күңеле ничек чыдар?

Егет китәр еракларга,
Эзләрен яңгыр юар.
Кыз көн саен чиләк асып,
Авыл башына чыгар.

Көтмә, дип үртәр кызлары,
Аның күңеле чуар.
Яңгыр түгел, күз яшьләре
Кызның иренен юар.

Уңда юллар, сулда юллар...
Кайтмыйча ничек чыдар?!
Таңда егет җырлап кайтыр,
Кыз йөгереп каршы чыгар.

Зинһар өчен, кермә төшләремә

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Мин бит сине күптән оныттым.
Җәй җилләре күптән,
күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.

Зинһар өчен, кермә төшләремә,
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан.

Зинһар өчен, кермә төшләремә,
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Таңнарымны калдыр үземә.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Минем хәлгә кемнәр төшенә? –
Сөям хәзер бары, бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә.

Мин бит синсез торалмам

Саубуллашмый китеп бардың,
Югалдың рәшәләрдә.
Телсез калдым, белмәдем мин
Ни диеп дәшәргә дә.

Син үпкәләп китеп бардың,
Юатырга соңардым.
Соңарганнар, минем кебек,
Югалтадыр сыңарын.

Еламыйча китеп бардың,
Синсез ничек яшәрмен?
Минем күңелләргә тулган
Синең дә күз яшьләрең.

Саубуллашмый китеп бардың,
Кайтып кер исәнләшеп.
Мин бит бары сине көтеп,
Җан асрыйм, исән яшим.

Син югалган юлга карап,
Сагышларга уралам.
Сагышларыма уралам,
Мин бит синсез торалмам.

Бергә узыйк Казан урамын

Мин сагынам назлы язларыңны...
Язларда мин хыял корамын.
Язларда мин мәхәббәтем эзләп,
Мең урадым Казан урамын.

Мин сагынам озын кышларыңны...
Күңелемә күчә бураның.
Бураннарда сине эзли-эзли
Мең урадым Казан урамын.

Мин яратам җылы җәйләреңне...
Мин җәйләрдән яңгыр сорадым.
Сагышларым яңгыр юмасмы дип,
Мең урадым Казан урамын.

Мин яратам моңлы көзләреңне...
Көзләрдән мин бәхет сорадым.
Икебезгә уртак бәхет эзләп,
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!

Төсле җыр

Нигә күк һәрвакыт зәп-зәңгәр, 
гел зәңгәр?
Сагышлы зәңгәрлек
сибелә күзләрдән?
Сөйсәң син әгәр дә, –
Сагыш бар зәңгәрдә.
Зәңгәр күк, зәңгәр күз, зәңгәр моң...
Мәхәббәт сагыштан тора ул.

Нигә таң көн саен алсу гел, гел алсу?
Таңнар да нигә соң һәрвакыт ямансу?
Сөйсәң син әгәр дә, –
Таң – алтын мәгарә.
Алсу күк, алсу йөз, алсу моң...
Мәхәббәт шатлыктан тора ул.

Зәңгәр күк, алсу таң, якты көн, 
кара төн...
Син мине, ахрысы, мәңгегә караттың.
Төсләрне тараттың...
Мин сине яраттым.
Сөюем – бәхеткә илткән юл...
Сагышлы шатлыктан тора ул.

Кышкы учак

Тагын бер ел иңләп узды
Язмышым урамнарын.
Кайгыларны адаштыра
Яңа ел бураннары.

Тагын бер ел шаулап узды,
Туздырып ап-ак карны.
Ак кар булып уйнап оча
Яңа ел шатлыклары.

Тагын бер ел узды җирдән,
Тик хәтер булып калды.
Аклык булып җиргә ята
Яңа ел болытлары.

Тагын бер ел гөрләп узды –
Сиздем гомер узганын.
Бәхет кебек балкый күктә
Яңа ел йолдызлары.

Хатлар көтәм авылдан

Җырлар оттым авылымда
Чишмәләр тавышыннан.
Кайда минем көмеш чишмәм,
Очрашып кавышырга?

Кайда минем урманнарым,
Кайда соң болыннарым?
Нинди җилләр тарый икән
Талларның толымнарын?

Ала алмыйм күзләремне
Авылым якларыннан.
Хатлар көтәм, сәлам көтәм
Бәхетле чакларымнан.

Таңнар атса, кичләр җитсә,
Чишмәләрне сагынам.
Сагышларым басылыр күк,
Хатлар килсә авылдан.

Сагынам

Су буенда үскән өянкеләр
Синең кебек ак шәл ябынган.
Синең чәчең төсле ак җил тузгый, –
Мин кышларда сине сагынам.

Карашыңдай җылы, аяз көннәр,
Җилләр исә синең ягыңнан.
Гөрләвекләр булып кайтыр идем...
Мин җәйләрдә сине сагынам.

Синең сагыш әллә күчкән инде? –
Урманнарга сары кабынган.
Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул? –
Мин көзләрдә сине сагынам.

Офыкларга карап, һәр көн саен
Сине уйлыйм, сиңа табынам.
Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, –
Сине, әнкәй, сине сагынам.

Чаба поезд, чаба…

Чаба поезд, чаба
Туган якка таба, –
Каршы ала горур имәннәр.
Бозып яшьлек антын,
Туган якка кайта
«Хуш мәңгегә, сау бул!» дигәннәр.

Чаба поезд, чаба
Туган якка таба, –
Түземнәрем узды чамадан.
Авылыма кайтсам,
Дусларымны тапсам,
Яши башлармын күк яңадан.

Чаба поезд, чаба
Туган якка таба, –
Йөрәк ярсый, күңел ашкына.
Әйтерсең лә бүген,
Ак каеннар түгел,
Балачагым чыккан каршыма.
 

Теги: Татарча шигырьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар