Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Әлмәт районының почетлы гражданины... Дистәләгән китаплары, Әлмәт төбәгендә ул укыткан гимназия-мәктәпләр, шигырь «җене» кагылган йөзләгән укучылары – үзе бер тема... Университетта диплом эшен дә шигъри формада яза ул. «Борынгы греклар да, төрекләр дә фәнни мәкаләләрне шигырь белән язган!» – дип, укытучыларны да шаккаттыра хәтта. Университетта укыганда ук «Язлар алда» китабы чыккан бердәнбер студент була Клара... Китап гонорарына группадашларын ресторанда кунак итә. Башка көннәрдә студент кыз кесәсендә 34 тиен генә шылтырый: 12 тиене – әбәт өчен, калганы китапларга... Шигырьләре җырлап тора! Ә шагыйрә үзе: «Аларны язганда ук көйгә салам. Җан-йөрәктә, гел кояшка карап яшәргә омтылган күңелемдә – шаулап торган җыр бакчасы...» – дияргә ярата... Клара Булатованың тууына 90 ел тулган көннәрдә аның җырлап торган шигырьләрен кабат күңелдән уздырыйк әле.
Шушы яктан, шушы туфрактан без
Китә калсак үзгә бер якка,
Таллар җырлап,
чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата.
Шушы яктан,
шушы туфрактан без.
Читтә йөрсәк шуңа күрәдер,
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,
Таллар җырлап төшкә керәдер.
Шушы яктан,
шушы туфрактан без,
Шушы җиргә дәшеп кайтырга,
Таллар җырлап,
чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр зурлап чакыра.
Мин синсез ничек соң
юлга чыгыйм,
Бу карлы, буранлы көннәрдә?
Мин синсез ничек бу өйдә торыйм,
Җыр-көнгә февральләр кергәндә?
Нәрсә дип кулыма каләм алыйм,
Күз бармый, кул бармый эшләргә...
Мин синсез ничекләр
җырлар языйм
Күңелне шик төргән кичләрдә?
Мин синсез өйдә дә тора алмыйм,
Мин синсез юлга да чыгалмыйм.
Мин синсез җырлар да
яза алмыйм,
Мин синсез беркем дә булалмыйм.
Көннәр буе сине уйлап йөрдем,
Көннәр буе уйлар эчендә.
Көндез истә, төнлә төштә күрдем,
Төштем микән әллә исеңә?
Шау чәчәкле урман арты, имеш,
Яр буенда куе таллыклар.
Агым суда керләр чайкыйм, имеш,
Агым суда ап-ак яулыклар.
Ә син, имеш, минем хыялларда
Еллар көткән ярым икәнсең.
Ерак юлны, мине сагынганга,
Якын итеп килеп җиткәнсең.
Көннәр буе сине уйлап йөрдем,
Әллә шуңа кердең төшемә?
Әллә шуңа кердең, әллә үзең
Алдың микән мине исеңә?..
Тау итәген томан сарган чакта
Җыр яңгыраса кичке тынлыкта...
Таулар аша юллар узган якта
Сагынучың барын онытма!
Эсселектән арып, хәлдән таеп,
Ятып калсаң кайнар комлыкта...
Сусавыңны басар чык булырдай
Якын кешең барын онытма!
Иңнәреңә ялгыз күтәрмәстәй
Авырлыклар төшсә тормышта...
Янәшәңә басып иңен куяр
Якын дустың барын онытма!
Кырга чыктым, юлга чыктым,
Зәңгәр күккә карадым.
Зәңгәр күкләргә карадым,
Тугыз йолдыз санадым.
Зәңгәр күкләргә карадым,
Тугыз йолдыз санадым.
Зәңгәр күктә синнән якты
Йолдыз таба алмадым.
Зәңгәр күктә йолдызлар күп,
Иң яктысы бер генә.
Тирә-юньдә дусларым күп,
Иң якыны син генә.
Күңелемдә дә, күгемдә дә
Үз йолдызым бер генә.
Шул йолдызым син икәнне
Үзең белмисең генә.
Фото: Газинур Хафизов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк