Логотип
Шигърият

Сагындым шул, сагындым!..

Ул – атаклы Габдулла Кариевның авылдашы, Колбай Мораса кызы. Укытучы, шагыйрә, журналист, редактор диләр аның турында. Арча педучилищесы, Казан дәүләт университеты аны укытучы итеп әзерләгән, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыту бай тормыш тәҗрибәсе биргән, тынгысыз каләме Нурлатка район газетасына китергән, «Дуслык»ның баш редакторы итеп үстергән. Хыялларыннан тукылган гомере, хисләре, бәхетле мизгелләре, серләре шигырьләренә күчкән: шагыйрә итеп таныткан. «Көзләремнән язлар көнләшә», «Яшерәсе серем юк сездән», «Узып китмә минем тукталышны» – болары аның шигырь китаплары. Сүзебез – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырлар авторы (күп җырлары Фирдүс Тямаев репертуарында!), шагыйрә Сәкинә Хәйруллина турында.

* * *
Яңгыр ява. Яңгыр исе нинди,
Ромашкалы болын исеме?
Болыннарны иңләп хәтер кайта
Чәчкә хушбуена исереп.

Башлар әйләнерлек яңгыр исе,
Яшел үлән исе, бал исе.
Тамчы уйнаклаган күзләреңә
Карыйсы да килә карыйсы!

Әллә бәллүр, әллә энҗе иде
Чәчләреңнән тамган бөртекләр.
Сөю сөңгеләре булган икән,
Әй талпынды синең керфекләр!

Иреннәрдә калды яңгыр тәме,
Шул көннәрне өзелеп сагынам.
...Ромашкалы болын исе бөркеп,
Яңгыр килә яшьлек ягыннан.

* * *
Мин синең чәчәкле язың, әнкәй,
Җете хисләр, гөрләвектәй холкым.
Сөеп баккан назлы карашыңда
Чагылып китә сагаюлы дулкын.

Мин синең җиләкле җәең, әнкәй,
Кояшларда тулып пешкән чагым.
Яманнардан сакла, Ходаем, дип
Пышылдыйсың һәр көн догаларың.

Мин синең алтынсу көзең, әнкәй,
Бер нигъмәте гомер табыныңның.
Чулпылары чыңлый чәчләремдә
Мирас калган
                бирнә сандыгыңның.

Һәм мин инде ап-ак кышың, әнкәй,
Чигәләрдә бәсләр арта бара.
Мамык шәлең саклый бураннардан,
Ә мин әле сиңа һаман – бала.

Мин синең дәвамың, газиз әнкәй,
Йөзләремә таныш төсмер сара.
...Саба җиле кебек җитез улым
Минем эздән җәйгә кереп бара.

* * *
Яшел үлән арасыннан
Яңа шигырь табылды.
Чәчкәгә кунган күбәләк
Шигырь булып кагынды.

Җил таслады чәчләремне
Шигырь юллары кебек.
Җәйге яңгыр табигатьне
Шигырьгә китте күмеп.

Көлү булып яңгырады
Шигырьнең кытыклавы.
Фәлсәфи уйларга салды
Кара урманның шавы.

Кычыткан чагып алса да,
Өтсә дә кышкы суык,
Зардан түгел, елмаюдан
Бер шигырь куя туып.

Шигырьгә сәбәпче була
Йә болыт, яки яшен.
Ахры, ул саекмас булып
Минем күңелдә яши.

Тормыш үзе чишмә кебек
Сугарып кына тора.
Менә хәзер дә күңелдә
Өр-яңа шигырь туа.

* * *
«Алло! Алло!» Телефонда
Синең исем чагыла.
Күңелгә җылы йөгерә:
Сагына ул, сагына!

Бер генә сүз кирәк миңа,
Сөям, диген, шул җитә.
Телефон чыңлавын көтеп,
Бөтен гомерем үтә.

Син бер якта, мин – бер якта,
Телефонда бар хәбәр.
Кәрәзле мәхәббәтебез
Яшәр кайчанга кадәр?

«Алло! Алло!» Мәхәббәтем
Абонент булган икән.
Минем сөю зонасыннан
Күптәннән чыгып киткән.

* * *
Чыклы үләннәрне ера-ера
Яланаяк атлыйм болыннан.
Син түгелме, гамьсез балачагым,
Узып киттең яңа кырымнан?

Җил тузгыткан сары чәчкәйләрең
Сыйпап үтте бугай битемне.
Пышылдадың әллә: бу кайтудан
Калыйм микән синдә, китимме?

Аннан көлдең чишмә чыңы булып,
Күбәләккә аннан әйләндең.
Өзелде дә шулчак тәгәрәде
Муенымдагы ап-ак сәйләнем.

Бер сискәнү җитте кайтарырга
Чынбарлыкка мине яңадан.
...Хыянәтчел кәккүк безнең яшьне
Бигрәк төгәл итеп санаган.

* * *
Син киткәндә юллар каралдылар,
Сыкрадылар болын гөлләре.
Китмә, диюләре булды микән
Аңламыйбыз гөлләр телләрен.

Чиксезлекнең ерак сызыгында
Нокта булып эреп югалдың.
Офык болытлары синең юлга
Япты калын соры юрганын.

Ә бер төнне күкнең пәрдәсенә
Нәни генә йолдыз чигелде.
Җирдән күккә күчеп, тормышыма
Керүләрең шушы идеме?
Чынбарлыкка ашмый калган хыял –
Үзе якты, үзе еракта.
Йолдыз яуган август төннәрендә
Ташлыйм мәллә күкне тураклап?

Вәхшилектән тыя адымымны
Офыктагы якты тышавы.
Һәм мәңгегә өзә мине сиңа
Бәйләп куйган сөю кыршавын...

* * *
И авыл, утка керәсең,
Ике кулга – мең эшең.
Атна саен кайтып тора
Каладан кунак-төшем.
Аларга да өлгерәсең,
Печәнен дә чабасың.
Йорт тутырып тавык-чеби,
Каз-үрдәген багасың.
Бакча дисең, терлек дисең,
Кунак каймак ярата.
Ай шаһит: авыл кешесе
Ничәдә тора, ята.
Төн белән таң гүя бергә
Иңнәргә сүз бирешкән.
Апа-җиңги таңнан кайта
Керен чайкап инештән.
Төн бөтенләй килми бугай
Басу-ындыр ягына.
Комбайнчы сөйгәнен кыз
Бер күрергә зарыга.
И авыл! Җәй шулай сине
Утларга кертеп ала.
Кояшы белән ялының
Рәхәтен күрә кала.
И авыл!..

* * *
Яланаяк үттем әле
Сабый чак эзләреннән.
Карадым сары төймәле
Ромашка күзләренә.

Ак чугына кагылдым,
Сагындым шул, сагындым.
Үткән гомер кебек күктә
Каурый болыт агылды.

Минем күңел халәтемне
Аңлый җиһан сүзсез дә.
Кочагына сыендыра
Санамыйча үксезгә.

Иңнәремнән ел тузанын
Җай гына җилләр какты.
Әйтерсең туган җиремдә
Балачагымны таптым.
Йөгереп кенә үтеп китте –
Җилфердәде чәчләре.
Чык суыдай үпте кояш
Тамган шатлык яшьләрем.

* * *
Сагынганда, җаным юксынганда,
Киңәш кирәк чакта, гыйбрәт итеп
Әни әйткән сүзне еш кабатлыйм,
Зирәк гыйлеменә исем китеп.

Әни әйтсә белеп әйткән икән,
Кирәклеген күреп әйткән икән.
Буйлар озын, акыл кыска чакта
Кем уйлаган инде шушы хакта!

Яшьлек шундый гел ашыгып яши,
Тыңлар сүзләр оча җилләр кебек.
Тик барыбер әни әйткән сүзләр
Кала икән күңелләргә сеңеп.

Күптән инде газиз анам мәрхүм,
Киңәш-сүзләреннән
                         җаным мәхрүм.
Кирәк икән, җитми әни сүзе,
Үзем әни булгач өзелеп сиздем.

Әни кебек әйтмәк булам сүзем,
Тик ишетәм: үзем беләм, үзем.
Буе җиткән, үзе әле бала,
Кабатлана бар да, кабатлана.

* * *
Көзләргә керер мәлем,
Көзләргә охшаш хәлем:
Бер кояш та бер болыт,
Йә яңгыр китә коеп,
Бер елыйм да, бер көләм –
Көземә шулай керәм.

Көзләргә керер мәлем,
Төрле көзләрнең тәме:
Татлы да алмалары,
Бигрәк ачы баланы.
Нәни йөрәккә сыйган
Шатлык та кайгы сыман.

Көзләргә кереп барам,
Юлларга яфрак сара:
Кызылы бар, сарысы –
Оча гына барысы.
Безнең көннәр дә шулай:
Көз арты кыш, аннан – май.
Үзгәртергә юк чарам –
Көзләргә кереп барам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар