Язучы, шагыйрә, журналист, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат үзәгенең алыштыргысыз белгече... Депутатлар даирәсендә аны Чулпан Шәриповна дип йөртәләр. Журналист язмаларында ул – Чулпан Әхмәтова. Шигърият сөючеләр Таңчулпан дип белә үзен... Иҗаты да – нәфис-нәзберек-нечкә: чулпан-йолдыз кебек балкып, күңелләрне яктыртып тора... Бүген ул Таңчулпан булып, сезне-безне якты, ягымлы, язлы, яратулы шигырьләре белән сөендерер.
Әй сөйләп тә карадылар шулай:
Үзе чибәр, үзе ирдә түгел,
Бөек мөнбәрләргә менәм дисә,
Мондыйларга берни киртә түгел.
Бер елмайса – куйган максатына
Ирешергә яшел юллар ачык,
Шөһрәт, уңыш, зиннәт килә булыр
Кара төндә юрган читен ачып.
Әй сөйләп тә карадылар шулай –
Мир авызы төпсез чиләк бит ул.
Күңел чибәрлеген күрүчеләр,
Кызганыч ки, бик тә сирәк бит ул…
Сер бирмәскә соңгы көчем җыеп
Елмайганда тешләп иреннәрне,
Баш куярга иңнәр эзләдем мин –
Аллам булыр адәм күренмәде.
Туфрак булам, – дидем – юлларында,
Аңлый белсә җанны карашымнан,
Яклый алса керсез күңелемне
Гайбәтләрнең тирән ярасыннан…
Мине яклар иңнәр табылмады,
Мин сагынган мине сагынмады,
Үзен «бөек» иткән вак җаннарга,
Ялынмадым һәм дә табынмадым.
Сүзләр һаман ишетелә килеп:
– Нәрсә көтә, һаман ирдә түгел…
Гади генә ласә – сезгә яраганнар,
Миңа, миңа һич тә тиңнәр түгел.
Шушымы инде яшәү –
Таң ата да, кич була,
Гади генә, тыныч кына
Гомер уза да уза...
Яшен булып яшьнәлмәгән,
Йолдызлар чүпләнмәгән,
Сирәк кенә карыйм Күккә,
Хәтта Ай үпкәләгән.
Шушымы инде яшәү?!
* * *
Төшләремә Яшьлек керә...
Көлә-көлә,
Елый-елый уянам да
Уйлап куям:
Олгаела, димәк...
Төшемдә мин яшьлегемне күрдем –
Биреп йөрим, имеш, имтиханнар.
Һәм бер караш эзәрлекли мине,
Абына язып йөрим шул караштан.
Ул таныш та, таныш түгел дә күк…
Кайнар учка кунган кар күк җаным:
Янам, пешәм, тамчы булып тамам,
Гакылым җуеп аңа сарыламын…
Уяндым да –
Иренемдә тәме,
Чәчләремә сеңгән кебек исе…
Яңа гына!..
Әле яңа гына!..
Керфегемнән кайнар тамчы төште.
Ул таныш та, таныш түгел дә күк…
Җанда сагыш. Сагыш түгел дә күк…
* * *
Шул ук төш –
Мин аның
Төш икәнен беләм:
Үтә газиз ямьле ишегалды,
Яшел бәрхет чирәм.
Көмешсыман тавык үлән чемчи,
Чеп-чеп чебиләре,
Ишетелә әбиемнең шунда
Медер-медер нидер сөйләнгәне.
Җилләр кочып китә, иркәләнәм,
Миңа шундый рәхәт!
Калыр идем бәрхет чирәмнәрдә,
Туялмаган ләззәт.
Әбиемнән шундый тәмле булып
Җиләк исе килә,
Сөялләнгән кулкайлары белән
Йомшак итеп сөя.
Уйлар уйландыра.
Гамьсез үткәнемә
Кайта алам икән, мин бәхетле –
Булсын төштә генә!
Төш икәнен беләм,
Шуңа елыйм.
Азга, төштә генә
Вакытларны чигеп кайтам әле,
Кайтам үткәнемә!
* * *
Әгәр үтсә яратуың,
Сүнсә җанда янган утың,
Үтенәмен, кит син миннән –
Күзләреңдә ялган күрмәм.
Сыкрап янган иреннәрне
Син үпмәсәң, буран үбәр.
Миннән киткән эзләреңне
Карлар күмәр,
Карлар күмәр...
Әгәр үтсә яратуың,
Мин ризамын югалтуга –
Кирәк түгел ялган назлар,
Ялган сөю, ялган язлар...
Бер елармын. Керфегемнән
Тамчы-тамчы сөю тамар.
Синең сурәт бер истәлек,
Ядкарь булып җанда калыр.
Әгәр үтсә яратуың,
Сагынуың, табынуың.
Үтенәмен, кит син миннән –
Күзләреңдә ялган күрмәм.
Акланма да, юатма да.
Ялгыз түгел – җырларым бар.
Саклый алмаган мәхәббәт
Булып минем җанымда кал.
Әгәр үтсә яратуың...
* * *
Тәрәз читеннән үрелеп
Бер йолдыз карый –
Яшь сылу кыз ай нурында
Чәчләрен тарый.
Ефәктәй чәчләр үбәләр
Нәфис иңнәрен,
Чит күзләрдән каплый тәннең
«Кайбер җирләрен».
Ай нурында коена кыз,
Алтын тарагы,
Төн-пәрдә дә яшерәлми
Татлы газабын.
Мөлдерәмә хисләренең
Тулышкан мәле,
Уйларының гөнаһланган,
Сугышкан мәле.
Чәч тарый кыз, очкынлана
Толым очлары,
Таш йөрәкне эретерлек
Кайнар кочагы.
Күз тимәсен чәчләреңә,
Пәрдәләрне яп,
Таң ата бит озакламый,
Йокла, кызый, ят.
Төшләреңдә килер ярың,
Ап-ак ат менеп,
Бик татлы да, газаплы да
Яшәве сөеп.
Мәңгелекнең йөрәге
Бала табу йорты.
Төнне ярып
Аваз салды яңа туган сабый.
Шул сабыйның тәүге авазыннан
Тулган шатлык минем җанга сыймый,
Саркып чыга тозлы яшь булып.
Мин дә көтәм,
Керфек какмый көтәм
Сабыемның туар мизгелен.
Карынымда яткан нәниемнең
Һәрбер хәрәкәте сизелә.
И дулаган була...
Ашкынадыр
Якты дөнья йөзен күрергә –
Хыялымда
Ак бантиклы кызым
Яшел болын буйлап йөгерә.
И сабыем минем,
Бу дөньяга
Бәхетле җан булып тусаңчы.
Мәхәббәтле булып, өебезнең
Кояшы һәм Ае булсаңчы.
И сабыем минем,
Көтелгәнем,
Ходаемның олуг бүләге.
Яңа туган сабый елавында
икән Мәңгелекнең йөрәге.
Керфегемнән ап-ак карлар үбә,
Күзләремдә көзләр сагышы,
Бертуктаусыз аккан болыт булып
Минем Җирдән үтеп барышым...
Бәйләнәсем килә кыяларга
Билбау итеп саба җилләрен.
Әллә ничек, һич сиздерми генә
Уза икән гомер дигәнең...
Ышык эзлим – килеп кунар өчен,
Тояр өчен кемдер җылысын...
Бер өн килә бәгыремне өтеп
«Тукталырга инде, инде соң...»
Яшь бер шагыйрь
Тәүге шигырендә
Искә алган урам чаты иде.
Мин бик озак гөлләр арасында
Сиңа диеп чәчәк сайлап йөрдем.
Синең туган көнең...
Суга куйган
Ак чәчәкләр миңа иш булды.
Аяк тавышлары килгән саен
Өметләнеп көттек кич буе.
Син кайтмадың –
Башын иде гөлләр,
Кашык тими табын суынды.
Тәнгә генә түгел, җанга үтте
Кышкы төннең зәһәр суыгы.
Яшь бер шагыйрь тәүге шигырендә
Искә алган шул ук урам чаты.
Иртә әле. Тәмле төшләр күреп
Йоклый булыр чәчәк саткан хатын.
Ә мин көтәм тәүге трамвайны...
Еракларда ямалыр күк ярам.
Кичә синең туган көнең иде –
Әйтелмәгән сүзләр бик күп калган...
Трамвай килде –
Инде китеп барам...
Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк...
Нияз Акмал
Сагыныр идем, сагыныр кешесе юк,
Елар идем, күздә яше юк.
Эч пошканда башын сыйпар идем,
Янымда хет эт йә мәче юк.
Язар идем, язу карасы юк,
Кара тапсам, башта фикер юк.
«Чукынсын!» дип кулым селтәр идем,
Шул шигырьдән башка килер юк.
Җырлар идем, моңлы тавышым юк,
Аңа карап моңсыз чагым юк.
Урам тулы кеше арасында
Күңел өчен таныш чалым юк.
Шагыйрь сыман: күптән яраткан юк,
Табынган юк, шашып көлгән юк...
Һәм ни гаҗәп – башка күзләрдә дә
Җанга якын хисләр күргән юк.
Кая бара дөнья?
Белгән юк...
Мин бит чәчәк идем,
Кырда үскән чәчәк.
Җилләр мине назлап үпкән иде.
Кыргый чәчәк чорым
Хәзер – хәтер.
Гамьсез үткән инде.
Үткән инде...
Син дә сокландың ла,
Шашып сөйдең.
Чәчләремне җилгә тараттың.
Өзеп алып суга куйдың мине
Һәм шиңгәнче генә яраттың.
Мин хәзер дә чәчәк,
Кипкән чәчәк.
Төшләремдә кайтам аланыма.
Рәнҗү дә юк сиңа, үпкәм дә юк.
Күңелемдә бары
Яра гына...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк