Логотип
Шигърият

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Татарстанның халык шагыйре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, популяр җырлар авторы... Чыгышы белән Тукайлар, Сибгат Хәкимнәр ягыннан – Арчадан, Ашытбаштан. Түгелде хисләр, түгелде – / Иң саф, якты хисләрем! / Ялгыз калып, ай нурында / Шигырь яздым кичләрен... – дип, нечкә күңелле, тирән хисле лирик шагыйрь генә яза аладыр! Шигырьләре үзләре үк җырлап тора! «Су буенда учак яна», дип, «Көзләрдә дә язлар кабатлана» дип...

Шагыйрь Наил Касыймовны таныдыгызмы? Күп, бик күп шигырьләре бераздан җырга әйләнә дә Хәйдәр Бигичев, Винера Ганиева, Зөһрә Шәрифуллина, Зөфәр Хәйретдинов, Рамил Миндияр моңнары-аһәңнәре булып җаннарны иркәли башлый. Тикмәгә генә шагыйрь үзе: «Җыр ул – хиснең балкышы!» димәгәндер инде! Бу көннәрдә шагыйрь Наил Касыймов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярның җырга күчкән шигырьләрен кабат күңелегездән үткәрегез әле, шул моңнар дулкынында тибрәлегез.    

 

Су буенда учак яна

Тып-тын калган төнге авыл,

Йоклый авыл – сүнгән уты.

Кайттым сиңа еллар узгач,

Хәтер уйный, керми йокы.

 

Су буенда учак яна,

Кем кабызган ул учакны?

Төшсәм әгәр су буена,

Табармын күк балачакны!

 

Тыныч сулап йоклый авыл,

Йөрим төнге урамында.

Таныш сукмак, таныш кое –

Утсыз да мин күрәм монда!

 

Су буенда учак яна,

Сүнмәс микән таңга чаклы?

Урамыңда, туган авылым,

Табармын күк балачакны!

 

Хәтерләсәң, онытмасаң,

Мин башканы өмет итмим.

Ялантәпи урамыңда

Уйнап үскән балаң бит мин!

 

Су буенда учак яна –

Хатирәләр төсле якты.

Кайттым кебек яшьлегемә...

Табармын күк балачакны!

 

Кулъяулыгың

Күпме еллар инде үтелсә дә,

Тормыш кырын синсез кичсәм дә,

Аерылганда биргән кулъяулыгың

Йөрәк янымдагы кесәмдә.

 

Чит-читләре – зәңгәр челтәр белән,

Хәтерләтә синең күзләрне...

Кабат-кабат укыйм яулыктагы:

«Онытма!» – дип язган сүзләрне.

 

Ерак еллар аера араларны,

Кулъяулыклар җитмәс ялгарга.

Дәвалыймын сагыну яраларын

Кулъяулыгың каплап ярама.

 

Күз алдымда син яратып чиккән

Ал чәчәкләр, яшел болын да...

Төсең итеп саклыйм кулъяулыгың

Йөрәгемә кысып, куйнымда.

 

Авылым тавышлары

Шау-шулы шәһәргә бәйле

Булса да шул язмышым,

Һәр җәйне, тыңларга сусап,

Кайтам авылым тавышын!

 

Моңлы сандугач уята

Саф балачак хисләрен.

Яшьлек җырларын яңарта

Тальян моңы кичләрен!

 

Туйлар уза. Җырлап уза

Кыңгыраулы тавышы.

Авылымның моңнарыннан

Аермасын язмышым!

 

Җырлый чишмә, сайрый кошлар,

Җырлыйлар арышларым.

Һава сыман кирәк миңа

Авылым тавышлары!

 

Кайчан гына очрашырбыз?

Якты кояш сине күрә,

Чәчләреңне назлый җилләр генә...

Кояш, җилләр, юл күрсәтеп,

Очраштырмый безне җирдә нигә?

 

Кайчан гына очрашырбыз?

Онытыр идем сагышымны.

Күкрәгемә кочып, елый-елый,

Тыңлар идем назлы тавышыңны.

 

Көткән язлар китеп барды,

Синсез генә керәм инде көзгә,

Ялгызлыкның газаплары

Йөрәгемне минем өзә, өзә...

 

Кемнәр генә сине белә,

Нурлы  йөзләреңне көн дә күрә?

Эзләп тапсам сине ал таңнарда,

Уятырмын назлап үбә-үбә.

 

Кайчан гына очрашырбыз?

Онытыр идем сагышымны.

Моңлы җырлар кебек тыңлар идем,

Тыңлар идем назлы тавышыңны.

 

Кайтуыңны сагынырмын

«Сау бул инде, – дисең, – сау бул инде!»

Йөрәккәем кинәт туктап куйды.

Куллар инде кулдан аерылды,

Ике канат, гүя, каерылды.

 

Салкын гына өздең араларны,

Нинди сүзем сине яралады?

Адымнарың йөрәк санап торды:

«Аерылдык, – диде, – аерылды...»

 

Ишеттеңме икән тавышымны?

Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.

Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,

Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын!

 

Соңлама!

Күңелемдә нурлар, дәртле моңнар.

Йөрәгемне дөрес аңла да –

Гомер язым шау чәчәктә әле,

Сөйгән ярым, кил син, соңлама!

 

Ак карларның төсе чәчләремдә –

Кыш җиткәнен миннән сорама.

Чал кышларның аклыгында сер бар –

Сөйгән ярым, кил син, соңлама!

 

Яфрак үбә эзләр...

Җитте көзләр...

Мәхәббәт ул көздә сынала.

Көзләрдә дә язлар кабатлана –

Сөйгән ярым, соңлама, соңлама!

 

Соңгы звонок

Еллар шавы баса алмый

Соңгы звонок тавышын.

Һәр көн сине күрә алу

Бәхет иде, классташым.

 

Көн дә иртән сине көттем,

Алдан килеп дәрескә.

Юксына ук башлый идем

Мин сине тәнәфестә.

 

Озын тәнәфес шикелле,

Аерылган елларым...

Башланыр да яңа дәрес,

Килерсең күк елмаеп!

 

Соңгы дәрес, соңгы звонок...

Ник бераз соңламадың?

Сүзсез генә сөюемне

Күземнән аңламадың.

 

Мин сине эзләдем

Йолдызлар кабына төннәрен,

Бар алар – яналар көндез дә.

Мин беләм: каядыр син барын,

Карыйсың, минем күк, йолдызга.

 

Балачак әкияте идеңме,

Төшемдә мин сине күрдемме? –

Рәсемең йөрәгем түрендә

Яшәде, яшәде гомергә!..

 

Мин сине эзләдем, эзләдем,

Эзләдем эзләрең, йөзләрең.

Күңелем каршыңда тезләнде,

Күргәчтен наз тулы күзләрең.

 

Туй күлмәге

Туй күлмәге ак ефәктән,

Кызлар, гүя, аккошлар!

Аклык бит ул, сафлык бит ул,

Яусын, әйдә, алкышлар!

 

Ак күлмәкләр, ак теләкләр

Туйда гомер-гомердән.

Туй күлмәге кигән кызның

Урыны була гел түрдән!

 

Бәхет бит ул, шатлык бит ул –

Туй күлмәге киюе.

«Иркәм!» – диеп, «Ярым!» – диеп,

Онытылып сөюе.

 

Туй күлмәге кигән кыздан

Көнләшепләр үләрлек!

Туй күлмәге бер көнлекме? –

Туй күлмәге – гомерлек!

 

Алтын балдак

Бәхет тулы туй бокалын ватты

Хыянәтең, җанны телгәләп...

Җиз кыңгырау чыңын хәтерләтеп,

Алтын балдак, төштең тәгәрәп!

Алтын балдак, хыялымны алдап,

Кояш булып яндың офыкта!

Хыянәткә шаһит булган балдак,

Мәхәббәткә булдың зур нокта...

 

Алтын балдак, алтын балдак...

Язмышларны булмый ялгап.

Алтын балдак, алтын балдак...

Хыянәтне булмый аңлап,

Хыянәтне булмый аңлап...

Ак яулыклы әнием

Чәчләреңә япкан ак яулыгың

Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.

Ак яулыгың төсле ак күңелең,

Саф күңелең чагыла күзеңдә.

 

Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,

Югалттың шул инде саулыгың.

Кара кайгыларны күрсәң дә син,

Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.

 

Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә –

Чәчләрең дә бүген ак синең...

Күңел күгемдә син – якты кояш,

Ак яулыклы әнием минем!

 

Халкым!

Нинди гүзәл, матур минем халкым! –

Сәхнәләргә килеп чыга балкып!

Һай, кызлары!.. Сылулардан-сылу!

Их, егетләр! Бәхет – татар булу!

Их, туганнар! Бәхет – татар булу!

 

Нинди гүзәл, матур минем халкым! –

Күз карашы күңелемә якын!

Талантка бай һәрбер кызы, улы,

Җырларында сандугачлар моңы!

 

Нинди гүзәл, матур минем халкым! –

Гореф-гадәт, йолалары алтын!

Бәйрәмнәре нинди олы аның,

Сабан туе әйләнә Җир шарын!

 

Нинди гүзәл, матур  минем халкым! –

Кызлары – кояш, егетләре – ялкын!

Шанлы тарих ята тамырында,

Исеме зур, эзле Җир шарында!

 

Нинди гүзәл, матур минем халкым!

Яшәр мәңге җир йөзендә балкып!

Теги: Шигырьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар