«Тик син диеп», «Ак күлмәгем», «Күрәсем килгән иде», «Сөюем бакчасы»... Бу популяр җырларны искә төшерүгә үк, күңелдә тирән мәгънәле сүзләре кабатланып, илаһи көйләре яңгырый башлый. Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова иҗатын җырлардан башка күз алдына да китереп булмый. Үзе дә сәхнәләрдән җырлый! «Мин таянып калдым шигырьгә» дигән шигыре исә Шәмсиянең тормыш кагыйдәсе булып яңгырый... Ул – үзенчәлекле шагыйрә!
* * *
Күк йөзенә яздым исемеңне,
Меңәрләгән йолдыз кабызып.
Бер Аллага гына табына кеше,
Ә мин сөйдем сине табынып.
Бер гаебең тапмадым мин синең...
Һәм аларны эзләмәдем дә.
Синнән артык беркемне күрмәдем,
Чагыштырып, йөзләгәненнән.
Кеше шулай сөя ала микән –
Бар дөньясын онытып, бирелеп?!
Күккә багып, изге дога сыман,
Исемеңне дәштем илереп.
...Күкләр сәерсенеп карап торды,
«Кайчан айныр икән бу бала?!»
Сине аннан артык сөйгән өчен
Ярлыкармы мине бер Алла?!
Гаеп миндә. Синең иңнәреңә
Күтәралмас сөю такканмын.
Ә үземне, җәннәтләрдән алып,
Тәмуг утларына атканмын...
* * *
Әллә елыйм, әллә көләм,
Ал да гөл түгел әле...
Көзләрең җитмәгән, диеп,
Алдый ник күңел әле?!
Беләм бит мин әкрен-әкрен
Кышларга кергәнемне, –
Унсигездә дип тойсам да
Тынгысыз йөрәгемне.
Кышлардан соң яз киләчәк, –
Бу – табигать кануны.
Күз алдына китералмыйм
Мәңге кышта калуны.
Кыш та түгел, яз да түгел, –
Кара әле, ак әле...
Шул халәткә хәйран калып,
Илзар булган чак әле!
Мин, сискәнеп, кинәт туктап калдым
Ашыга-ашыга барган юлымнан –
Кай ара соң шулай, сизелмичә,
Гомер юлы бик тиз узылган?!
Вакыт – явыз, күңел сандыгыннан
Күп хатирәләрне җуйдырган...
Ләкин кайберләре мәңгелеккә
Йөрәгемә уеп куелган...
Әнә! Әнә!
Көянтәгә пар чиләкләр асып,
Әнкәй килә чишмә юлыннан.
Артка борылып карыйм – үткәннәргә,
Сискәнеп китәм дә уемнан:
Әнә! Әнә!
Иңсәсенә ай урагын салып,
Кайта әнкәй колхоз кырыннан...
Эчтән генә моңлы бер җыр көйли,
Җитәкләп алган да кулымнан:
«Бармы икән дөрес җаваплары –
Ник болай бәхетсез булынга-а-ан...»
Җан авазы, күңел нечкәлеге
Күчкән, ахры, әнкәм моңыннан,
Мин дә кайчак моңлы җырлар сузам,
Тукталам да барган юлымнан:
«Нигә бәхетләргә юллар ерак –
Киек Каз Юлына сузылга-а-а-ан...»
...Сөрлегеп китеп, егылырга җитеп,
Туктап калсам барыр юлымнан,
Гомерем буе, миңа иңен куеп,
Әнкәм тотып кала кулымнан...
Әнә! Әнә! Тагын миңа таба
Әнкәм йөгереп килә болыннан...
Менә тагын быел, менә тагын
Җылы якка кошлар китеп бара...
«Кыйгак... кыйгак...»
Канат җилләреннән
Күз яшьләре гүя тамып кала....
Нинди сагыш соң бу?! Нинди сагыш?!
Бар җанымны кинәт чорнап ала...
Аңлар өчен минем халәтемне
Кошлар очкан биеклектән кара.
Кошлар очкан биеклектән кара –
Хисләр үзгә анда, акыл башка.
Безгә андый халәт бирмәгән дип,
Күккә карап, җирдә чалкан ятма.
Хыялыңда күтәрелеп кара
Кошлар гына очкан биеклеккә...
Аягыңда басып торып кына
Бу җиһанны аңламассың һич тә.
Очар өчен канат бирмәсә дә,
Ходай безгә сагыш, хыял биргән...
Хыял канатыңда күтәрел дә,
Тик бик азга аерыл син җирдән.
Шул чагында бәлкем аңларсың син
Канат җиле ниләр сөйләгәнен...
Кошлар очкан биеклектән генә
Күреп була җанның көйрәгәнен.
Зәңгәр күккә күтәрелеп кара –
(Булдыралмый моны күпләр, беләм!)
Аңларсыңдыр шулчак минем җанның
Тоташканын җиде күкләр белән...
* * *
Сөю көтеп тилмермә син
Ярата белмәгәннән.
Сине кадерләр дип көтмә
Үзен кадерләгәннән.
Үз-үзен яраткан бәндә
Башкаларны яратмас,
Синең мәнфәгатең диеп,
Көне-төне җан атмас.
Гаеп табып торыр синнән,
Күпме кадерләсәң дә...
Бөтенләй башка туфрактан
Ярала андый бәндә!
Синең кылган яхшылыгың
Һичкайчан аңлау тапмас.
Маңкортка әйләнә бәндә –
Кальбеннән иман качкач...
* * *
Сагындырдың никтер бүген,
Сагыныр кешем юккамы?
Әллә инде синнән башка
Көн үткәнгә бушкамы?!
Сагындырдың... Иртәгесен
Үтәр бәлкем бу хисем,
Чит-ят бер кеше булырсың
Бәлкем син минем өчен...
Сагындырдың... Тик уйлама,
Диеп бу яратканга...
Сагыну – ярату түгел,
Кай яктан карасаң да.
Шуңа күрә өметләнмә,
Бәлки, дип, гафу итәр...
Мин сагындым гына сине,
Бик сагындым... шул җитәр!
* * *
Нәрсә булды икән, нәрсә булды?!
Розалар быел иртә сулды...
Август кына әле. Август кына...
Карыйм да шуларга – күңел тула...
Нәрсә була иде, нәрсә була –
Сулмасалар октябрьгә кадәр...
Бар бит әле вакыт, бар бит әле!
Күңелләрнең җәйдә йөргән мәле...
Август кына юкса, август кына...
Табигатькә иртә картлык килгән.
Килешимме бу ялгышлык белән?!
Күтәримме әллә горур башым,
Һәм... чыгыйммы табигатькә каршы?!
Җитә алырмы соң гайрәт-көчем
Табигатькә каршы торыр өчен?!
...Мин кайчандыр көчсез заттан идем.
Иңнәремдә нидән йөкләр минем?!
Август кына әле... Август кына!
Ә җанымда... розалар сула...
Рәхмәт сезгә, нинди хәлләрдә дә
Һәрчак янәшәмдә булганнар.
Рәхмәт, кайгы аягымнан еккач,
Күрми янәшәмнән узганнар.
Рәхмәт, бәхетемнән көнләшкәннәр,
Эч серемне җилгә чәчкәннәр,
Энә очы кадәр игелеккә
Тау-тау өеп рәхмәт әйткәннәр...
Рәхмәт, сөю тәмен аңламыйча,
Мәхәббәттән мәхрүм иткәннәр,
Игелегем өчен зар елатып,
Янәшәмдә яшәп киткәннәр...
Рәхмәт, үзен әллә кемгә куеп,
Акыл саткан диваналарга,
«Дустым» дигән булып, кирәк чакта
Янәшәмдә булмаганнарга...
...Күпме яшәп, никтер бу тормыштан
Алалмадым күңел көткәнне...
Борчылмагыз, мин рәнҗемим сезгә,
Барлыйм гына бары үткәнне...
Ярату савапмы, гөнаһмы
Беркем белми «теге» дөньяларда
Ни кыласын, ни күрәчәген.
Мин дә белмим. Ләкин «монысында»
Мин фәкать яратып яшәдем.
Сөю утларында көйри-көйри,
Күпме икән бәгырь канаттым...
Яратулар Гамәл китабында
Савап саналырмы, гөнаһмы?!
Ничә тапкыр икән алдандым мин,
Үзәгемне өзде хыянәт.
Оҗмах ләззәтләрен тату түгел,
Фаниларда күрдем кыямәт.
Гөнаһ җыйдым микән яратам дип,
Әллә җыйдым бетмәс савапмы?!
Үз-үземне аклый алырмынмы –
Кыямәттә тотсам җавапны?
Яратам дип, газап кына кичтем,
Хилафлар кылмадым лабаса!
Кеше булып туу үзе гөнаһ –
Яратулар гөнаһ саналса...
Шулай яшим. Башка юк чарам
Әле яшәп өлгерми дә калдым,
Җитеп килә гомер ахыры...
Әйдә, диеп кулың сузма инде,
Синең белән бармамын, ахры.
Акыл утыртумы, юләрлекме –
Мин үземә генә ышанам;
Аһ-зарымны, шатлык-куанычны
Үз-үземә сөйләп бушанам.
Кемнәргәдер минем бу гамәлем
Ошамый, әлбәттә, ышанам.
Алданулар күп булгангадырмы, –
Шулай яшим. Башка юк чарам.
Нәүмиз җаным әткәемә микән,
Әнкәемә микән охшаган,
Күпме фаразлап та, дөрес җавап
Табып булмаслыкка охшаган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк