Нәҗибә САФИНА: Чорыбызның ике олуг шагыйре, куш тирәктә пар былбыл булып сайраган ике дус — Мөдәррис Әгъләм һәм Зөлфәт вафатыннан соң.
Мөдәррис Әгъләмгә
Ә таң атты…
Бүген таңда уяндыңмы, әйтче, —
Син күрдеңме кара болытларны?
Таң кызлары шәмнәр тотып йөрде,
Караңгылык йотты ул нурларны.
Әй, болганды болыт ачуыннан,
Күктә котырынып ташкын ташты.
Ташкыннарны өзеп-өзеп алып,
Көз җилләре җиргә карлар атты.
Ә таң атты. Атмый каламыни!
Атты, әмма алсуланмый гына.
Кояш карап торды шул хәлләргә
Мәгърур гына, ачуланмый гына.
Һәм көн туды. Кара сыннар — кара,
Аклары — ак, сорылары — соры.
Таңны аттырмаслык хәлләр белән
Тагы күзгә килеп керде чоры.
Бүген таңда уянмадың, бәгърем?! —
Әллә күрми калдың син шуларны?
Җиргә ятып эчте көз җилләре
Күз яшьләре диеп шул суларны.
Яңа таңда кабереңә килдем…
«Тыныч йокла, бәгърем», — дигән идем,
Үз хәлемне үзем генә белдем…
* * *
Ашкындың, —
Дөнья ташкынын
Җаның аша үткәрдең.
Хәсрәтләрне син елмаеп,
Иңнәреңә күтәрдең…
Күтәрдең, күрегез диеп,
Игелекле затларны, —
Яшен кеби яшьнәп узган
Изге бөек чакларны…
Яшьлек, мәхәббәт,
Яр дидең, —
Болар өчен коллык юк.
Яндырам дип шашып килгән
Афәт-утка юллык юк.
Яшьлек, мәхәббәт,
Яр китми, —
Алар шигырьгә иңә.
Үлем юк шагыйрь сүзенә,
Ул сүз үлемне җиңә.
Һәм…
Гасырлар аша кабат
Кабына шагыйрь җаны.
Шагыйрьле гасырлар бөек —
Күтәрә тарих данын.
Зөлфәткә
Сандугач тамак кырган мәл
Таңда торып шигырь яз син, дустым,
Таң нурлары сеңәр фигылеңә.
Таң туганда гына була торган
Илаһилык сеңәр шигыреңә.
Яфраклар да селкенмәслек тынлык.
Уянуы сары сандугачның.
Тамак кырып тәүге өн салуы
Керфек сирпеп канат кагынгачтын,
Ирешер дә килеп синең җанга,
Илаһи гамь тулыр синең аңга,
Җаның кушылып җырлар сандугачка,
Күз нурларың сибелер алсу таңга.
Көнче кошлар көлеп җибәрерләр:
«Шул да буламыни җыру?» — диеп,
Сандугач бит сары һәм кечкенә,
Без зур, матур, чырру-чырру», — диеп.
«Иң сөйкемле тавыш миндә!» — диеп,
Бар көченә аваз салыр карга.
Егылып төшә язып очып китәр,
Бу тирәктә кара мәче барга.
Җил әлегә, барыбер, эшкә чыкмас,
Таң нурлары яфрак саен кунар.
Яфрак асларында дер калтырап,
Яңа туган чебен-черки туңар.
Яфрак җепләренә чык җыелыр,
Энҗе булып ялтырарлар тәмам.
Алар да бер әйтер калтыранып:
«Их, каласы иде… тамам, тамам…»
Сандугачны куар чибәр кошлар,
Комачаулама, дип, безнең хорга.
Куылабызмыни бу дөньядан
җырлый белмәгәнгә, урын тарга?
Таңда торып шигырь укы, дустым,
Сине тыңлар затлар тын торырлар.
Сандугач ул хорны боза, диеп,
Көнче кошлар гына котырырлар.
Керфек очларыңа чык җыелыр.
Энҗе булып ялтырарлар тәмам.
«Яшисе лә! — диеп сыгылырсың, —
Гомер бетеп бара, җиргә тамам…»
Таң туганчы тор син, җырчы дустым! —
Төн кошлары юкка уһылдамый.
Барлый алар җырчы сандугачны:
«Уянганмы шагыйрь, һушындамы?»
* * *
Дустың китте, —
Сыңар канат белән
Очалмаган коштай талпындың.
Син дә киттең, —
Белмәдеңме шуны —
Син бит, шагыйрь,
милләт иңендәге
бер канаты идең халкыңның…
Йөрәгеңне синең
Былбыл чакты.
Еланны да хәтта сайраттың.
Былбыллы да, зәһәр еланлы да
Шушы җирне ничек яраттың!
Каләмеңнән фәкать сөю тамды.
Каләмеңнән тамды гүзәллек.
Сабырлыклар телим милләтемә
Синең китүеңә түзәрлек.
* * *
Китте,
Коелыплар төште
Милләт иңендәге
ике канат.
Яра урыннары
тора канап…
Комментарийлар
0
0
Искиткеч матур, дорес, мэгънэле язылган!
0
0