Логотип
Шигърият

«Дәвамы бар» – Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсе

«Лилияне кем күтәрә» дим танышларыма. Бу сораудан кайбер кешенең йөзе үк үзгәрә, кемдер хәйләкәр елмая. Залга җыелган тамашачы арасында хөкүмәт кешеләре дә аз түгел иде. Аларга карап коллегаларга, журналистларга да кабатлыйм бу сорауны. «Кем ярдәм итә Лилиягә, аның артында кеме бар?» дим һаман. Бу сорауга башкаларның реакциясе үзе кызык бит әле. Ә үземә Радик Сабировның җавабы ошады.

Иҗат кичәләренә йөрү тәҗрибәм артык зур түгел үзе. Әмма андый чара турында сүз чыкса, сәхнә түрендә тантаналы кичәнең сәбәпчесе утырганын күз алдына китерәм. Ул бераз үзенең язганнары белән таныштыра, илһам чыганагы турында сөйләп ала да иҗат җимешләрен дөньяга таратырга, китап итеп чыгарырга ярдәм иткән дусларына, туганнарына, танышларына рәхмәтләрен җиткерә. Алар үз чиратында бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, аны үзе дә ышанырлык итеп мактыйлар, кайдандыр күчереп алган яки махсус яздырткан котлау сүзләрен укыйлар, бер-ике кеше үзе дә шигырь язып килгән була. Кемдер ихлас котлар өчен язып килсә, арада һәрвакыт форсаттан файдаланып үзен күрсәтергә ашкынучылар да балкып китә. Классика. Мондый чара авыл җирлегендә үтсә, мәктәп балалары һичшиксез авторның шигырьләрен ятлап, әсәрләрен сәхнәләштереп чыгыш ясый. Аш иткәндә милли ризыкларның табынга чыгу тәртибе никадәр үзгәрешсез традицион булса, бала чактан күреп күнегелгән бер тәртиптә узган кичәләр күп. Сәхнә тулы бүләкләр, чәчәкләр, дулкынланудан бит алмалары кызарган, гадәти булмаган уңайсыз киемнән утырып кәҗә майлары чыгардай булган, әмма бәхетле авторлар, иҗат кичәсенең сәбәпчесе һәм санап та, карап та бетерә алмаслык фотолар гына бер-берсеннән бераз аерыла. 

Бу күренешне тәнкыйтьли дип уйлый күрмәгез берүк, моның бер гаебе дә юк, хәтта үзенә генә хас җылылыгы бар, хыялый күңелне иркәләп куя торган бер әдәби дулкыны да бар әле. Мыек астына чорнап куярга мәзәк мизгелләре дә кадерле, дөнья хикмәтен, яшәеш серләрен, аралашу, дуслык теориясенең асылын да шундый мизгелләрдән төшенәсең бит.

Лилия Гыйбадуллина үзенең иҗат кичәсенә чакыргач, шушы уйлардан елмаеп куйдым. Аныкы болай булмас, хәзерге яшьләр мондый чараны ничек үткәрә дигән, кызыксыну да туды. Ә Лилия ул яктан үзенең башкалар кебек түгеллеген гел дәлилләп тора. «Калеб» яңа буын иҗатчыларының берсе булган Актаныш кызының Казан – Чаллы арасын бар дип тә белмәве, кыюлыгы, 2021 елда ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән оештырылган ябык әдәби конкурста дүрт номинациядә җиңеп, ярты миллион сумнан артык приз отуы, бер-бер артлы китап чыгарырга (хәзерге көндә 9 китап авторы) җитәрлек иҗаты булуы, ике улын тәрбияләргә, иренә, әти-әниләренә хөрмәт күрсәтергә, журналистика өлкәсендә эшләргә һәм тагын бик күп эшләргә, бәйгеләргә вакыт һәм энергия җиткерә белүе дә кызыксыну, соклану уятырлык. 

Шагыйрьнең (шагыйрә дип махсус язмадым – Лилия шигъриятне җенескә бүлүгә каршы) иҗат кичәсе яңа Камал театры бинасында булуы да хикмәт бит. Гаҗәп түгел үзе, Лилия элек тә театр залында чаралар үткәргән, һәр китабын диярлек зурлап тәкъдим итеп барган кеше һәм башка язучылар белән чагыштырганда чынлап та хикмәт инде. Мисал өчен, Лилиянең якташы Ленар Шәех тә, «Калеб»челәрнең калганнары да театр залында андый кичәләр уздырмый бит. 

«Лилияне кем күтәрә» дим танышларыма. Бу сораудан кайбер кешенең йөзе үк үзгәрә, кемдер хәйләкәр елмая. Залга җыелган тамашачы арасында хөкүмәт кешеләре дә аз түгел иде. Аларга карап коллегаларга, журналистларга да кабатлыйм бу сорауны. «Кем ярдәм итә Лилиягә, аның артында кеме бар?» дим һаман. Бу сорауга башкаларның реакциясе үзе кызык бит әле. Ә үземә Радик Сабировның җавабы ошады. «Талантлы, тырыш бит ул, төрле жанрда иҗат итә. Тәвәккәл дә, эшкә курыкмый алына», – диде ул. 

Сабантуй мәйданчыгын хәтерләткән әйләнмәле түгәрәк сәхнә тирәли утырыштык һәм... ут сүнде. Электр энергиясен өзмәделәр, ут сценарий буенча сүнде. Һәм Лилиянең «Дәвамы бар» дип, китабының исеме белән аталган шигъри-музыкаль кичәсе гел көтелмәгән, ят һәм кызыклы калыпта башланып китте. Әлмәт театрының атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина белән Лилия Гыйбадуллина үзе (Афәрин!) театральләштерелгән шигъри перфоманс тәкъдим иттеләр. Динә Закирова белән Рөстәм Маликовның саз, курай, кубыз тавышларына эшләнгән музыкаль бизәлеше дә бик нәзакәтле килеп чыкты. Шушы кечкенә генә тамашада Лилиянең хыялыйлыгы да, көчле рухлы, кирәк чакта туры сүзле һәм бик кыю була алуы, усаллыгы да чагылды. Тәннәр чемердәп киткән мизгелләр булды. Ә соңыннан шагыйрьнең «Калеб» яңа буын берләшмәсе булдырган «Безнең җыр» проекты кысаларында язылган җырларыннан мини-концерт карадык. Алсу Фәйзуллина, Эльмира Кәлимуллина, Алмас Хөсәенов белән Гөлназ Закирова, 
Илгиз Мөхетдинов Лилия Гыйбадуллина сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Зөлфия Шәмсуарова алып баручы ролендә кичәне дәвам итеп, катнашучылар белән таныштырып торды. Кичәнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева, пластика буенча режиссер – ТР Атказанган артисты Артур Шәйдуллин. 

Ә мин залга җыелган халыкны, кулларындагы чәчәкләрне, бүләкләрне күзәтәм. Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла һәм тагын бик күп дәрәҗәле кунаклар, язучылар күренгәч, иҗат кичәләре турында күңелгә килгән беренче уйлар янәдән калкынып куйды. Автобусларга төялеп, ерак араларны якын итеп чарага Чаллы һәм Актаныш язучылары, Лилиянең каләмдәшләре һәм остазлары килгәнен дә исәпкә  алырга кирәк әле. Алга китеп булса да әйтәсем килә, аларның берсе дә сәхнәгә менмәде диярлек. Менә бу борылыш ичмасам, Лилиянең иҗатына, холкына хас матур күренеш. Кайбер артистлар кебек югары урыннарда эшләгән танышлары белән мактанмады шагыйрь. Затлы кунаклырның залда булуы җиткән, исемнәрен, титулларын сәхнәдән сөйләп кеше ялыктырмавы белән дә Лилия күңелемне куандырды.

Әле иртә белән генә Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең исемлеге чыккан иде. Алар арасында Лилия Гыйбадуллина да бар, аны татар әдәбиятының якты киләчәгенә өмет биргән шагыйрә дип бик зурлыйлар. Шулай да кич белән Ркаил Зәйдулланың Лилиягә һәм аның иҗатташларына Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан эшләнгән медальләр тапшыруы бераз көтелмәгән күренеш булды. Мәдинә Гайнуллина мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Ркаил әфәнденең: «Мондый кичәдән соң мин нәрсә әйтергә дә белмим – сүзләр артык. Татар шигърияте исән! Татар шигърияте яши һәм яшәячәк! Сүзләрен аңлап бетермәсәк тә, ул безгә нык тәэсир итте», – диюеннән зал җанланып китте, көлешеп алдык. Ркаил әфәнде бик җитди чараларга да шулай бераз юмор кертеп җибәрә ул.

Татарстан Язучылар берлегенең әдәбиятта хезмәттәшлек өчен медале Фәрит Салиховка тапшырылды. «Әдәбият хадиме» дип зурлады аны Ркаил Зәйдулла. «Баулыда Фәнис Яруллинга һәйкәл куйган, аның әсәрләрен чыгарырга ярдәм иткән кеше. Үзе дә шигырьләр укырга ярата, әдәбиятны ярата, ул шушы кичәнең химаячесе дә», – дип аңлатып узды берлек җитәкчесе.

Афәрин, Лилия шушы чарасы белән кызыксынучан журналист күңелендә нинди сораулар тудырган булса, әзерләгән кичәсе белән барысына да җавап та бирде. Аның «Дәвамы бар» дигән китабы кебек, иҗаты да дәвамлы булсын, тагын да яңа үрләргә ирешергә язсын. Илһамы белән улларының уңышларына куанып бәхетле гомер итсеннәр! Үткен сүзеңнең дәвамын көтәбез, Лилия.

 

Галерея

Теги: шагыйрь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар