Логотип
Шигърият

Чәчәк булыр идем

Мин бер чәчәк булыр идем...
Никтер ап-ак төстә.
Бер гүзәл кыз
мине дәфтәр арасыннан
алган саен,
сөйгән ярын төшерер иде искә.
Миңа карап, якты хатирәләр
сафландырыр иде 
соры күңелләрне.
Кояш кебек ихлас елмаюлар 
бизәр иде гади көннәрне.
Мин бер чәчәк булыр идем...
Тик...
булып бик нәзберек, нәфис,
явыз куллар өзеп китсәләр?!
Һәм...
ачылмыйча калган 
таҗлар минем
аерым-аерым җилдә кипсәләр?!
Минем якты хисләр, уйлар
Җирдә кабат шыта алмаса?..
Сөенеп, елап
искә алыр өчен
бер хатирә хәтта калмаса?..
Юк-юк!
бу уйларым әле куеп торыйм.
Алар хәзер кирәк түгел һич тә!
Мин бер чәчәк булып 
шытыйм әле ошбу кичтә.
Нәкъ менә ак төстә...


фото: Г. Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар