Логотип
Фоторепортаж

Уфада «Татар кызы-2015» узды

18 апрельдә Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрында Башкортстан татарларының иң матур кызын сайладылар. 

«Татар кызы-2015» исеменә Альбина Хаматова лаек дип табылды. Аңа җиңүче тасмасын һәм калфагын «Татар кызы-2014» бәйгесендә Гран-при алган Алинә Гыйззәтуллина кидерде. Альбина Хаматова чыгышы белән Туймазы районы Япрак авылыннан. Октябрьски шәһәрендә тугызъеллык мәктәп һәм төзелеш-коммуналь көллиятен тәмамлаганнан соң Казан технология университетының беренче курсында белем ала. Ул агымдагы елда Чиләбе шәһәрендә узачак татар сылуларының Бөтенрусия бәйгесе финалында катнашу хокукына ия булды.



 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар