Логотип
Фоторепортаж

​Өмет утравы

Аларны биредә сөйләшергә, рәсем ясарга, санарга, язарга, җырларга, эшләргә – кыскасы, биредә яшәргә өйрәтәләр.


Саба районындагы Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты турында күп мәртәбәләр ишеткәнем бар иде инде. Аның директоры Имаметдин Гәрәевич Гәрәев белән җиде гектарга сузылган ул биләмәләрнең бик азын гына йөреп чыкканнан соң да кая һәм нинди җиргә килеп эләккәнеңә төшенәсең.

Табигатьнең гаҗәеп матур җирендә – яшеллеккә күмелеп утырган бу хуҗалык читтән карап торганда, читлектә сайрап утырган төрле кошлары, фазаннары, бөркетләре, тавис кошлары, пони атлары, ламалары булган зоопаркны да хәтерләтеп куя. «Балалар карый, аларга бөтен нәрсә кызык», – ди мине озата йөрүче җитәкче. Биләмәләр буйлап сузылып киткән йокы, ял итү, дәвалау-тернәкләндерү корпуслары... кышкы теплицасы. Без анда да кереп чыктык. Әле май ахыры гына булуга карамастан, түтәлләрендә кызарып пешеп утырган помидорыннан, кыярыннан авыз иттек. Ә нинди генә чәчәкләр үстермиләр монда?! Бина яннарында да күз явын алырдай төрле-төрле чәчәкләр. Кыз һәм малайлар шул түтәлләр тирәсендә кайнаша. Күргән берсе безгә елмаеп сәлам бирә.

Биредә бүгенге көндә 81 бала тәрбияләнә икән. Шуларның 30 ы – «авыр хәлдәгеләр». Аларны: «Озак яшәмәс, үләр», дип калдырып китәләр дә, тәрбия күрмәгән бала, шәфкать туташлары, тәрбиячеләрнең җылы-шифалы куллары тиюгә, берзаман күзләрен ача, хәрәкәтләнергә, нидер әйтергә азаплана башлый. Үлмиләр алар, яшиләр, менә шулай яткан килеш дөнья күзәтеп, кергән-чыккан ак халатлы апаларына куанып, үз тормышлары, үз уйлары белән булдыра алганча яшиләр.

Язмыш тарафыннан кыерсытылган мондый балалар аеруча игътибарга мохтаҗ. Әле тугач та, бала тудыру йортында ук ташлап калдырылган ул сабыйлар күмәк яшәүдән башканы белмиләр дә. Алар, башка балалар йортларындагы шикелле, тәрәзәгә капланып, әниләрен көтмиләр. сагынып еламыйлар, кайчан да бер әти-әниле гаиләдә яшәячәкләре турында хыялланмыйлар. Аларның хәтта шундый хыяллары да юк. Алар киртәләр белән читләтеп алынган шушы дөньядан башканы күрмәячәкләр дә. Бу алар өчен –  кешеләрчә яшәү мөмкинлеге биргән өмет утравы.

Мондагы тәҗрибәле табиблар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр «булмас болардан», дип, сөйләшә дә алмаган балаларга кул селтәп, йөз чөереп утырмый. Алар белән төрлечә эшләп карый, Өметлерәк күренгәндәйләрен укытуның 8 нче төре буенча 100 кадәр санарга, төсләрне аерырга, рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәтә. Һәм барысы да диярлек профессор Вәлидә Исхакова  методы буенча тернәкләндерү курслары үтә. Балаларның физик мөмкинлекләрен чарлау киләчәктә, бәлкем, аларга бердәнбер терәк булыр. Ә моның өчен биредә бөтен шартлар тудырылган: күптән түгел генә сафка бастырылган дәвалау-сәламәтләндерү корпусы... тренажер залы, сенсор, дәвалау-уен бүлмәләре, массаж кабинеты, укыту классы һәм тегү мастерское...

Ятим балалар йортларында, интернат-йортларда еш булабыз. Бу юлы килүебезнең максаты – балаларга үзенә бер бәйрәм оештыру, күңелләрен күрү иде. Безнең белән килгән «Әкият» театры артистлары Алсу Хайсарова белән Дилүс Хуҗиәхмәтов кыз һәм малайларны яшел чирәм уртасына мәйдан ясап бастырдылар да, тамаша күрсәтергә керештеләр. Балалар уйнады, көлде, шаярды, артисларыбызга кушылып биеде, күңел ачты. Аннан алар апалары алып килгән күчтәнәчтән дә авыз иттеләр. Без бу очрашуны балалар көненә багышланган хәйрия акциясе буларак оештырдык.

Акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр иртәгәсе көн турында уйлый белмиләр. Алар өчен гел яннарында бөтерелгән апалары, озак еллар биредә коллективны әйдәп алып барган, зур яңалыклары белән республикада иң күренекле, иң шәп интернат-йортларның берсенә әверелдергән, эшләү дәверендә РСФСРның атказанган социаль-тәэминат хезмәткәре, «Алтын йөрәкле кеше» республика бәйгесе лауреаты, «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе булуга ирешкән, хәтта узган ел Россия күләмендә иң алдынгы дип танылган, 51 ел гомерен балаларга багышлаган фидакарь Имаметдин Гәрәев уйлый, кайгырта. Балалар йөзендәге елмаю – аларның тынгысыз һәм авыр хезмәте өчен иң зур бүләк!

Мәдинә АВЗАЛОВА             

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар