Логотип
Фоторепортаж

​Монреальдә кинәт татарлар арткан

Канаданың Монреаль шәһәрендә татарлар бер көнгә берьюлы 300 кешегә артты! Ни өчен дисәгез: төрле  тарафлардан дусларыбыз  безгә Сабантуйга  килде.  Кайдан гына килсә дә, Сабантуй кунагы бик актив, бик ачык кеше ул һәм үзен, әлбәттә, татар итеп хис итә. Хәер, бу милли бәйрәмгә Канаданың җирле халкы да, күпмилләтле элекке Советлар Союзы республикаларыннан да ватандашларыбыз бик теләп, көтеп алып җыйналды.  

Иң үзәктә Сабантуй картасы эленеп торды. Һәркем зур горурлык белән анда үзенең туган ягын, туган төбәген билгеләде. Кунаклар географиясе шулкадәр киң булды ки, хәтта кайбер шәһәрләргә картада урын да җитмәде, тыгызлап билгеләргә туры килде.  Шактый чуар карта килеп чыкты!

Бу милли бәйрәмне  «МИРАС» татар мәдәни үзәге, «Русский мир Монреаля» оешмасы һәм Самбо-Монреаль  мәктәбе берләшеп уздырдылар. 

Сабантуйны Россия Федерациясенең Монреальдәге Генераль консулы Юрий Вартанович Беджанян ачып җибәрде.

– Күптән инде үз күзләрем белән Казан шәһәрен күрәсем, Сабантуйда катнашасым килеп йөри иде. Менә кайда икән ул Казан, менә кайда икән ул чын татарлар! – дип ул халыкны таң калдырды.
Кунакларны  Сабантуй һәм «Россия көне» бәйрәмнәре белән тәбрикләде, аларга уңышлар, бәхет, тынычлык, дуслык-татулык теләде. 

Туган Татарстаныбызга рәхмәт: узган елдан башлап, безне күренекле артистлар белән куандырып тора. Безгә иң зур бүләк булып килгән ул җырчылар үзләренең сәнгате, таланты белән бәйрәмнең төп  бизәгенә әйләнә;  милли йолаларыбызны искә төшерә, яшь буынга үрнәк булып, еракта калган  туган якның, халкыбызның күркәм җырлары һәм биюләре белән рухландыра. Безнең күңелләргә илһам, дәрт өсти. Рәхмәт аларга! Лилия Хәйруллина, Айрат Имашев һәм Айгөл Бариева барыбызның да кумиры инде хәзер. Айрат Имашевның бәрхет тавышы, харизмы  узган ел Сабан туен онытмаслык иткән иде. Шуңа күрә аны яңадан күрү тагын да зур шатлык булды. Ә Лилия Хәйруллина – Монреальдә беренче тапкыр. Аның да кабат килүенә ышанабыз: үзе чибәр, үзе бик аралашучан булганга халык аны да беренче күрәдән үз итте, яратты. 

Затлы кунаклар арасында Торонто шәһәреннән «Берлек» татар Ассоциациясе вәкилләре Мирслу апа, Сәрвә апа Хамзина, Фәридә һәм Илдар Самерхановлар да бар иде. Бәйрәмне оештырырга булышканга, аны тагын да ямьләндереп, төрләндереп җибәрү өчен ярдәм кулы сузганга без аларга бик рәхмәтле.

Ә Оттавадан килгән кунакларыбыз концерт номерлары белән шаккатырды. Яшь биюче  Җәмилә Салихова тәлинкәләр белән «Хан кызы» башкорт халык биюен Руслан Сулейманов җырлаган көйгә бик оста башкарды. Ә Русланнын кулындагы  курае – үз куллары белән ясалган! Торонтодан кубызчы Сәрвә апа да аңа кушылды – бик шәп дуэт килеп чыкты. Әй биетте курай халыкны, әй биетте кубыз! Менә шулай Монреаль Сабан туенда «күрше авыллардан» ике башкорт очрашып күркәм халык иҗатының чиге юк икәнен тагын бер дәлилләде.

«МИРАС» милли мәдәни үзәгенең үз чыгышлары да бай булды. Әдилә  Усманова белән Эрика Эллингсен дуэты  халкыбызның «Умырзая», «Күбәләгем», «Бас, кызым, Әпипә» җырларын тәкъдим итте.

Әниле-кызлы дуэт – «МИРАС» милли мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева һәм аның кызы Камилә башкаруында Гүзәл Уразованын «Бал җимешем» җыры күңелләрне йомшатты. 

Алсу Ульмашева җитәкчелегендә «Су буенда» биюе – матур көянтәләр, бизәлгән чиләкләр тотып биегән Зилә Миргалиева, Светлана Догадкина һәм апалы-сеңелле Усмановалар халыкның күңелен яулады. 

Сәхнәдән Рәшидә апа Таһированың үзе язган шигырьләре дә яңгырады.

Махсус чакырылган Рыцарьлар чыгышы кунаклар өчен көтелмәгән бүләк булды.  «КАРА БҮРЕ»ләр 30 килограммлы урта гасыр хәрби киемнәре, кораллары белән дүрт төрле дуэль тәкъдим иттеләр. Араларында ике мәртәбә чемпион дәрәҗәсен яулаган хатын-кыз  – Клоэ Жермен да бар иде. Әйтергә кирәк, Клоэ үзе теләп рус һәм татар  телләрен өйрәнә, дала халыкларының көнкүреше, татар борынгы образлары, төрки халык мифларына графика ясау белән дә кызыксына. 

Сабантуй – ярышлардан тора. Самбо мәктәбе чыгышлары да, Игорь Локшинның укучылары күрсәткән татарча милли көрәш тә бик кызыклы узды. Көянтә белән су ташу, йомырка кабып, капчык киеп йөгерү, аркан тарту һәм башка  күп төрле ярышлар балалар һәм зурларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. 

«МИРАС» милли мәдәни үзәге бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән барча  иҗади коллективларга чиксез рәхмәтле. Монреаль буенча җаваплы булган Неля Войцихивка чараны оештыруда, лотерея уздыруда  аерым рәхмәт белдерәбез. 

«Русский мир Монреаля» оешмасы инде ничә чарада безнең «МИРАС» милли мәдәни үзәгенең чын партнерына әверелде. Без шулай берләшеп Сабантуйны гына түгел, мәдәниятебезне, дуслыкны, тынычлыкны зурладык!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар