Логотип
Фоторепортаж

Гастроль тормышы нинди ул яки Гүзәл Уразова белән Мәскәүгә сәяхәт (репортаж)

Артист тормышы, читтән караганда, бик кызык, көн дә концерт-тамашадан торган бәйрәм сыман күз алдына килә. Ләкин артист кешенең ярты гомере юлда уза, дигән сүз дә бар бит әле. Гаиләне, балаларны калдырып, айлар буе гастрольләрдә йөрүләре ничек икән ул? Моны үз күзләрем белән күрү, тою өчен Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова төркеменә ияреп, Мәскәүгә гастрольгә чыгып киттем.


Гүзәлнең төркеме белән Казанның бер урамында сөйләшенгән урында кичке 9да очраштык. Мин килгәндә, егетләр аппаратура һәм башка җиһазлар төяү белән мәшгуль иде. "Гүзәл-Илдар" җыр театры артистлары мине җылы каршы алды, моңа сөенеп тә куйдым. Хәер, башта минем кем икәнемне һәм ни өчен алар белән Мәскәүгә баруымны белмәделәр. Кузгалып киткәч тә, миннән түгел, алардан сораулар ява башлады, янәсе кем булып барам. Кыскасы, тиз арада танышып, дуслаштык. Барысының да үзара тату мөнәсәбәттә булуы күңелгә сары май булып ятты.


 


Ике алып баручы егет, дүрт биюче кыз, тавыш операторы һәм ут куючы


Иң элек һәркайсы турында бераз гына булса да сөйләргә телим. Төркемдә алар күп түгел: ике алып баручы егет, дүрт биюче кыз, тавыш операторы һәм ут куючы. Алып баручы Наил Мөбәрәкшин биредә 6 ел эшли. Кечкенәдән Салават Фәтхетдинов җырларын тыңлап үскән егет Казан театр училищесының эстрада бүлеген тәмамлаган. 2011 елда армиядән кайткач, бер сәүдә үзәгенә сакчы булып эшкә урнаша. Ике атна эшләгәч, Инсаф Абдулла аңа Гүзәл Уразовада алып баручы булып эшләргә тәкъдим итә. Наил ике дә уйламый ризалаша. Биредә ул бэк-вокалистка булып эшләүче булачак тормыш иптәше белән таныша. Хәзерге вакытта 2 яшьлек уллары Рөстәмне тәрбиялиләр. "Гүзәл-Илдар" җыр театрында эшләвем белән бик канәгатьмен. Минем өчен бу зур мәктәп, үсеш. Монда эшли башлагач кына үземне зур сәхнәдә тотарга, тамашачы белән аралашырга өйрәндем", - ди Наил.


Тагын бер алып баручы - Рөстәм Салихов. Тумышы белән Башкортстаннан, театр артисты. Рөстәм Гүзәл һәм Илдар белән үзе алып барган концертларда күрешкән булган. Бервакыт сөйләшеп утырганда, артистлар яңа программага алып баручы эзләвен белдергән. "Тамаша театральләштерелгән булгач, алып баручының да актерлык сәләтенә ия булганы кирәк иде. Шулай итеп, миңа Гүзәл Уразова белән эшләү бәхете тиде. Алар белән эшләү - зур дәрәҗә, чөнки Гүзәл, Илдар исеме - бренд! Шәхсән үзем бу юнәлештә үсәргә, камилләшергә телим", - диде Рөстәм. Ул Уфада тормыш иптәше белән яши. 

 

 


Тавыш операторы, администратор, оештыручы һәм кайвакыт машина йөртүче вазыйфаларын Гүзәлнең бертуган энесе Раушан Уразов башкара. Раушан апасы кебек үк җаваплы, тырыш, кирәк чакта җитди дә, юмор хисле дә кеше. Ул монда 19 яшеннән бирле эшләвен белдерде. Шушы вакыт эчендә һәр эшнең үзенчәлекләрен белеп бетергән. Раушан һәрвакыт телефон белән. Һәр шәһәрдә каршы алучылар, оештыручылар белән элемтәгә керүче, концертка әзерлек эшен, аның ничек баруын күзәтүче, барысын да бергә җыеп бер учта тотучы Раушан ул. Гүзәл Уразованың быелгы сезонда башкарылучы "Соңлама" һәм "Куллар кулда" җырларын яратуын әйтте.


Ут куючы егет Евгений Александров "Гүзәл-Илдар" җыр театрына 16 яшендә килгән. Ул вакытта Женя вакытлыча гына урнашкан булган. Берникадәр вакыт башка җирдә эшләгәч, яңадан Гүзәл Уразова төркеменә әйләнеп кайткан. "Гүзәл - бик кешелекле, шул ук вакытта таләпчән кеше. Татарча аңламасам да, аның җырлавын яратам. Аеруча хитка әверелгән "Тимәсен тик күзләрем" җыры ошый", - диде Евгений. Шуны да әйтергә кирәк, төркемдәгеләрнең барысы да Гүзәл белән Илдарга Гүзәл Әскәровна һәм Илдар Равилевич дип, хөрмәт белән мөрәҗәгать итә. Гүзәл белән Илдар да хезмәткәрләренә җылы мөнәсәбәттә. Бергә булган дәвердә тавыш күтәрү, үпкәләтү кебек күренешләр бөтенләй булмады. Киресенчә, бер-берсенә ярдәмләшеп, киңәш биреп кенә торалар.


Башкортстан кызы Альбина Вәлиева Гүзәл Уразова төркеменә игълан аша килгән. "Интернетта Гүзәл Әскәровнаның биюче кызлар эзләве турында укыгач, бәхетемне сынап карарга булдым. Кастингтан уңышлы гына уздым. Эшемне бик яратам, бик кызыклы. Гастрольләргә йөрү - үзе бер рәхәт. Аеруча Ижевск, Уфа, Мәскәү тамашачылары җылы кабул итә. Күп танышларым, якыннарым минем белән горурлана. Дөрес, көнләшеп караучылар да бар, ләкин андыйларга игътибар бирмәскә тырышам", - диде Альбина.


Казан кызы Динара Зиятдинова да Гүзәл Уразовага кастинг аша килеп эләгә. "Мин күңелемә хуш килгән эш белән шөгыльләнәм. Кая барсак та, тамашачы алкышларга күмә. Бигрәк тә Уфа, Чаллы тамашачысы җылы кабул итә. Андый чакта эшләве үзе бер рәхәт", - ди Динара.


Чакмагыш районы кызы Лиана Нуркаева Гүзәл Уразовага Уфадагы "Туган тел" каналының алып баручысы Айгөл Габдуллина тәкъдиме белән килгән. "Ул бию сәләтен күрсәтергә, аксыл чәчемне караңгы төскә буярга кирәклеген әйтте. Чәчемне бик кызгансам да, буярга туры килде. Шулай итеп, тәвәкәлләдем дә, Казанга чыгып киттем. Гүзәл Әскәровна белән күрешкән көнне үк монда эшләргә калдым. Ә инде икенче көнне репетициягә бардым. Борайда узган концерт - иң истә калганыдыр, мөгаен. Чөнки икенче көнне Корбан бәйрәме иде. Җыелышып мәчеткә бардык. Аннан кайткач, табын кордык, таба исе чыгардык", - диде Лиана.


Уфа кызы Светлана Әхмәдуллина - иң озак эшләүче биючеләрнең берсе. "Р.Нуриев исемендәге хореография училищесын тәмамлагач, 5 ел Опера һәм балет теарында балет артисты булып эшләдем. 2009 елда Казанга килеп, университетка укырга кердем. Укуны тәмамлагач, Гүзәл Уразовага кастингка бардым. Кызлар бик күп иде. Шулар арасыннан без - 4 кызны сайлап алдылар. Калган 3 кыз үзара таныш булса, мин берсен дә белми идем. 11нче сезонны бергә эшләдек. Быел да бергә эшләргә насыйп булды. Гүзәл Уразова - минем яраткан җырчым. Биюче булсам, анда эшләячәкмен дип хыяллана идем. Без аның белән бик дуслаштык, ул минем әти-әниемне дә яхшы белә. Истә калган концертларга килгәндә, зур калаларда узган тамашаларны әйтер идем. Андагы энергетика бөтенләй башка төрле", - диде Света.


Артистлар нәрсә ашый?


Егетләр һәм кызлар белән якыннан танышкач, аралашу тагын да җиңеләйде. Артистлар юлда барганда нәрсә турында сөйләшә? Алдангы гастрольләрне искә алалар, гаилә хәлләрен сөйләшәләр һ.б. Шуны да әйтергә кирәк, бу егет-кызларның берсе дә үзен югары куеп сөйләшми, барысы да гади, ихлас. Мәскәүгә барып җиткәнче, берничә тапкыр тамак ялгарга, чәйләп алырга туктадык. "Артистлар нәрсә ашый?" дип сорасагыз, кемнең күңеленә нәрсә якын - шуны. Кызлар, мәсәлән, җиңелчә ризыкка, салатка, коймак белән чәйгә өстенлек бирә. Егетләр аш, итле ризык ярата.


Сәхнә киемнәренең күплеген күз алдына да китерә алмыйсыз!


Мәскәү безне кояшлы матур көн белән каршы алды. Зур кала, биналары да биек, матур. Концерт узасы "Космос" концертлар залына килеп төшкәндә, төш вакыты якынлашып килә иде. Иң элек егетләр аппаратура, сәхнә бизәлешенең кирәк-яракларын, сәхнә киемнәрен автобустан бушатты. Аларның күплеген күз алдына да китерә алмыйсыз! Автобус дигәннән, аны Гүзәл һәм Илдар үз көче белән сатып алган. Ә аңа кадәргесе республика җитәкчелеге ярдәме белән алынган булган. Хәзерге автобусны Михаил исемле киң күңелле, аралашучан абый йөртә. "48 яшемдә булсам да, күңел шушы егет-кызларныкы кебек әле! Гүзәл белән Илдарны бик ихтирам итәм", - ди ул.


Гүзәл Уразова концертларга үзе бизәнә, чәчен дә үзе ясый


Сәхнәне әзерләү, аппаратураны урнаштырып, көйләү кимендә 3 сәгать вакытны ала. Егетләр әнә шул эшләр белән мәшгуль булды. Озакламый Гүзәл белән Илдар үзләре "Космос"ка килеп төште. Алар Мәскәүгә автобус белән бармады, очкыч белән очты.



Бераздан сәхнәдә репетицияләр башланды. Анысын күзәтү тагын да кызык. Артистлар бары тере тавышка гына җырлый, шуңа күрә тавыш көйләү озакка сузылырга мөмкин. Репетициядән соң Гүзәл тамашага әзерләнүгә, бизәнүгә кереште. Җырчы концертларга үзе бизәнә, чәчен дә үзе ясый. Гримеркада күп санлы сәхнә киемнәре эленеп тора. Ул арада Гүзәл белән сөйләшеп, аралашып алдык. Мине бигрәк тә гастрольләр турындагы фикере кызыксындырды. Ничә сәгать буе юлда барып, шәхсән миндә концерт кайгысы калмаган иде инде, тизрәк ял итәсе, йоклыйсы килде. Ә артистларның җырлыйсы, биисе, сөйлисе, кыскасы, күңел биреп эшлисе бар!


 


Илдар Хәкимов: “Юл өстендә генә туктап, ял иткән очраклар да бар”


" Бер сезонда 200дән артык концерт бирелә. Моннан тыш, башка чыгышларыбыз да була, җыелма концертларда да катнашабыз. Гастрольләр графигына ел саен яңа шәһәр яки район өстәлә бара. Үзем ничә еллар дәверендә гастрольләрдә йөреп, бу тормышка тәмам күнегеп беттем. Гел-гел очкыч белән хәрәкәт итмибез, күбесенчә автобус белән йөрибез. Мин һәрвакыт автобус йөртүче артына утырам, йокламыйча юлны карап барам", - диде Гүзәл.



Ул арада сүзгә Илдар кушылды: "Әлбәттә, озын-озак юлда йөрү арыта. Йокыга килгәндә, кайвакыт кунакханәдә туктап ял итәбез, шуңа да графикны уйлап төзибез. Ләкин юл өстендә генә туктап ял иткән очраклар да бар", - ди ул. Юлда нинди генә хәлләр булмый, артистлар һәрнәрсәгә әзер булуын әйтте. "Автобус ватылган чаклар булды, шуңа да юлга үзебез белән калын киемнәр, итекләр алабыз. Ә бервакыт Уфага барганда, килеп җитәргә аз гына калгач, автобуста бер костюм да юклыгы ачыкланды. Сәхнә киемнәрен алырга онытканбыз! Кире Казанга борылырга туры килде. Концерт өзелмәде, вакытында килеп җитеп, тамашаны куйдык", - ди Гүзәл.


Гүзәл Уразованың буе - 169 см, кием размеры - 42-44


Мәскәүдәге концерт төгәл сәгать 7дә башланып китте. Залда алма төшәрлек урын да юк иде, хәтта урындыклар белән өстәмә рәт ясап куйдылар. Концерт гөрли, тамашачы шәп, җанлы! Биюче кызлар һәм хәтта Гүзәл дә кайбер киемнәрен сәхнә артында гына алыштырды. Сүз уңаеннан, Гүзәл биючеләрнең үз буендагысын алырга тырыша. Гүзәл Уразованың буе - 169 см, кием размеры - 42-44. Тамашачылар арасында Мәскәүнең дәрәҗәле шәхесләре дә, үзебезнекеләр дә күренде. Әйтик, композитор, продюсер Ильмир Әзһәмов, актриса Айгөл Мильштейн һәм башкалар. Гүзәлнең төркемендә эшләп алган бэк-вокалистка Гөлнара Әхмәтҗанова да концертка килгән иде.


"Мин Мәскәүдә яшим. Гүзәл белән исә ул Эллари белән авырлы булганда таныштык. 10нчы сезонны бергә эшләдек. Ләкин гаилә мәшәкатьләре аркасында төркемнән китәргә туры килде. Шулай да Гүзәлне бик яратам, аралашып торабыз. Ул бик мәрхәмәтле, кешелекле. Гүзәлнең популяр булуының сере куйган максатына ирешә белүендә һәм талантлы булуындадыр дип уйлыйм. Мәскәүдә яшәсәм дә, Гүзәлдә рәхәтләнеп теләп эшләдем. Гастрольләргә йөрү дә кыен булмады. 2011 елның февралендә булган хәл әле дә истә. Ул елны кыш суык килде. Себердән Казанга юл тотканда, автобусның җылыту җайланмасы ватылды. Нәтиҗәдә тәрәзәләр бозланып катты, машина йөртүче юлны күрмичә азапланып бетте. Без -кызлар озак уйлап тормыйча, тәрәзәне фен белән җылыта башладык. Шулай итеп, фен ярдәмендә исән-сау Казанга кайтып җиттек", - дип искә алды Гүзәл Уразовада эшләгән елларын Гөлнара.


Артистлар ничек чыдый икән?


Зур концерт бер сулышта үтте дә китте.



Шуңа игътибар иттем, Мәскәү халкы безнең кебек тыйнак түгел. Тели икән, торып басып бии, тели икән, сәхнә артына бәреп керә! Берсе хәтта концерт барганда ук сәхнә артына кереп фотога төшеп йөрде. Гүзәлне шулкадәр алкышладылар, чәчкәләргә күмделәр.


 


Бирегә аның тугры фанатлары да килгән иде. Тамаша тәмамлангач, халык фотога төшәргә дип артистлар янына җыелышты. Гүзәл берсен дә кире какмады, автограф биреп, фотога төшеп, һәр тамашачысының теләкләрен тыңлады. Аның ихласлыгына сокланып туя алмадым. Сүз уңаеннан, бу вакытта Инстаграмда туры эфирга чыгып, сәхнә алды һәм арты хәлләрен башкаларга да күрсәттем. Ул арада егетләребез ничә сәгать буе җыйган җиһазларны кире сүтәргә кереште. Концерттан соң оештыручылар чәй табыны корып, артистларны сыйлады. Ә аннары барыбыз да җыйнаулашып янәшәдә генә урнашкан кунакханәгә юл тоттык. Бу вакытта сәгать төнге бер иде. Аякның ничек аруын үзем генә беләм. Артистлар ничек чыдый икән, дигән уйлар белән ничек йокыга киткәнемне дә хәтерләмим.
Икенче көнне торып чәйләдек тә, Мәскәү үзәген карарга, истәлеккә фотога төшәргә киттек.


 



Мәскәү каласы матур, әлбәттә, тик кыйбатлы шәһәр! Казан Казан инде! Аңа тиңнәр юк! Вакыт сизелми дә узып киткән: автобуска утырганда, сәгать көндезге өч иде. Шулай итеп, Мәскәү белән хушлашып Казанга кайтырга чыктык. Юлда кайтканда шуны уйладым: иң кыены - шушы юлда йөрүләре икән. Концерт мизгел эчендә үтә дә китә, ә күпме юл киләсе, кайтасы?! Юк, җәмәгать, гастроль тормышы җиңел түгел икән лә ул! Артистларга Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, сабырлык, хәерле юллар бирсен! Тагын йокы басты...


Казанга иртәнге 3тә килеп төштек. Автобус йөртүчесе һәммәбезне өйгә кадәр озатып куйды, рәхмәт төшкере! Тик саубуллашканда, моңсу булып куйды. Аз гына вакыт таныш булсак та, без бит ничә чакрым араны бергә үткән, бергә кичергән кешеләр. Шуңа да алар үзара дус-татудыр, бер гаилә кебектер дип уйлыйм мин. Аннан соң, җитәкченең уңай мөнәсәбәте дә сизелә. Кыскасы, "Гүзәл-Илдар" җыр театры артистларына сокланып кайттым. Бу гастроль-сәяхәттән соң гадәти тормышка кайту өчен бер көн вакыт кирәк булды. Аллага шөкер, мин өйдә, ә минем инде якын итеп өлгергән яңа дусларым янә юлга кузгалды. Бу юлы озакка, язга кадәр... Хәерле юллар үзләренә!

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар