Фәрит Шаһиәхмәтов: Мирасыбыз «Легендар брендлар»да чагыла

Быел республикада «ТАТМЕДИА»ның легендар брендлары» дигән исем астында махсус конкурс игълан ителгән иде. Ниһаять, әлеге мөһим чарага нәтиҗәләр ясалды. Әйтергә кирәк, жюри әгъзаларына республика матбугатындагы «легенда» дип аталырга хаклы басмаларны ачыклавы шактый катлаулы булган.
Хәтерләсәгез, әлеге бәйге агымдагы елның май уртасында игълан ителде. Конкурсны оештыруда «ТАТМЕДИА»га сөт продукцияләре җитештерүче Татарстандагы иң эре ширкәт зур ярдәм күрсәтте: бәйгенең төп партнеры – «ПРОСТО МОЛОКО» компаниясе. Бренд дип аталырга кем хаклы?
Конкурс тәртибенә килгәндә, һәр редакция үзе белән таныштырып, үз матбугат чарасын бөтен халык катнашындагы тавыш бирү этабына тәкъдим итәргә тиеш булды. Нәтиҗәдә, конкурска барлыгы 71 хезмәт кабул ителде. Җиңүчеләр исә 4 номинациядә билгеләнергә тиеш иде. Тавыш бирүдә барлыгы 55 меңнән арты интернет-кулланучының катнашканлыгы билгеле.
– Без быел республикада татар матбугатының 100 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. «ТАТМЕДИА» агентлыгы оештырган әлеге «Легендар брендлар» конкурсы күпмедер дәрәҗәдә шушы истәлекле датага багышланган иде, дисәк тә ялгыш булмас. Чыннан да, матбугат брендларының кайберләренең бер гасырлык тарихы бар, кайберләре 90 нчы елларда гына барлыкка килде әле. Шулай булуга да карамастан, алар шул дәрәҗәдә тиз популярлашты ки, хәзердән үк үзләрен бренд дип атый алалар, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
Икенче этапта исә җиңүчене «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин җитәкчелегендәге жюри төркеме ачыклады. Бактың исә, аларга бу эшне башкарып чыгу шактый авырга туры килгән икән.
– Матбугат чараларының бик зур эш башкарганы күренеп тора. Күпләргә архивларда да эшләргә туры килгән, хәтта. Нәтиҗәдә, әлеге басмаларда хезмәт куючы журналистлар үзләре дә бик күп кызыклы мәгълүматка тап булганнар, - дип дәвам итте сүзен Римма Ратникова.
Без бергә! Без булдырабыз!
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын нәкъ менә октябрьдә оештыру шулай ук юкка түгел, билгеле. Мәгълүм ки, бу көннәрдә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте үзенең туган көнен билгеләп үтә. Әлеге зур медиахолдинг эшчәнлегенә нәкъ 8 ел элек старт бирелгән булган. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, бу конкурс ярдәмендә компания үзе тарафыннан тупланган мирасны җыеп, халыкка җиткерүгә ирешкән.
- 8 ел элек республика җитәкчелеге безнең алга бик мөһим бурычлар куйды. Без әлеге максатларны тормышка ашыру өстендә актив эшлибез. Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» үз эченә 84 филиалны берләштерә. Безнең 2017 елга кадәр кабул ителгән стратегиядә исә «эчке ресурсларны нәтиҗәле файдалану» дигән пункт бар. Биредә безнең компаниянең мирасы турында сүз бара. «Легендар брендлар» бәйгесе исә әлеге ресурсны тулысынча ачып бирде дә инде. Без бергә! Без булдырабыз! - дип кунакларга мөрәҗәгать итте Фәрит Шаһиәхмәтов.
Иң мәртәбәле кунакларның берсе исә Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы җитәкчесе Әсгать Сәфәров иде. Ул үзенең чыгышында «ТАТМЕДИА»ның бердәмлегенә соклануын яшермәде.
- Әлеге чарада катнашуыма мин чиксез шат. Мондый бәйрәмнәр сезнең бердәм булуыгызны, һәрвакыт бергәләп эшләвегезне ассызыклап күрсәтә. Безнең медиахолдинг татарстанлыларны дөрес һәм оператив яңалыклар белән тәэмин итә. Гомумән, сез Татарстан тормышында алыштыргысыз зур роль уйныйсыз, дәүләтчелекне ныгытуда, халыкта патриотлык хисләрен тәрбияләүдә, туган тел һәм мәдәниятне саклауда бик зур ярдәм күрсәтәсез, - дип белдерде Әсгать Сәфәров.
Шулай итеп, «Легендар брендлар» бәйгесендә җиңүчеләр билгеле:
Легендар газета: «Арча хәбәрләре»
Легендар журнал: «Мәгариф»
Легендар телерадиокомпания: «Чаллы ТВ»
Легендар мультимедиа редакциясе: «Казанские ведомости» газетасы һәм «Түбән Кама» телерадиокомпаниясе.
«Сөембикә» журналына исә кызыксындыру бүләге тапшырылды.
Исрафил Насыйбуллин, «Арча хәбәрләре» газетасы баш редакторы:
– Сәхнәдән безнең газет исеме яңгырагач, башта аңламый тордым: чын-чынлап шок хәлендә идем. Алдан әйтүче, хәбәр итүче дә булмады. Җиңү яуларбыз дип башка да китерә алмадым. Быел безнең басмабыз үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Конкурста катнашу тәкдиме килгәч, рәхәтләнеп риза булдык.
Марина Коновалова, «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе директоры:
– Хәзерге вакытта төбәкләрдәге телерадиокомпанияләр шактый катлаулы чор кичерә. Шуңа күрә бу җиңү безнең өчен аеруча мөһим. Аны без бөтен шәһәребез белән көттек. Татарстанда телекомпанияләрне үстерү, камилләштерү өчен бик зур эшләр эшләнгәнлеге күренеп тора. Алга таба тагын да үсәрбез, камилләшербез дип ышанам.
Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/49726-f%D3%99rit-sha%D2%BBi%D3%99hm%D3%99tov-mirasyibyiz-legendar-brendlarda-chagyila-foto.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.