Логотип
Фоторепортаж

“ЭтноДар” Төбәкара яшь дизайнерлар фестивале

17 апрельдә Казанның “Корстон” күңел ачу комплексында “ЭтноДар” Төбәкара яшь дизайнерлар фестивале үтте. Анда этник стильнең төп тенденцияләре билгеләнде, бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды.

Проектны РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты Рәисе И.И. Гыйльметдинов җитәкчелегендәге Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте гамәлгә куя. Фестиваль быел бишенче тапкыр үткәрелде.

Быел фестивальдә Россиянең 35 төбәгеннән 120 яшь дизайнер катнашу теләген белдергән. Алар арасыннан финалга 18 төбәктән (Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Кемерово, Түбән Новгород, Ярославль, Киров өлкәләре, Пермь крае, Ямал-Ненец автоном округы һ.б.) 36 коллекция сайлап алынган.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар