Фоторепортаж
Чират торып... спектакльгә
Бу көннәрдә Саба районының мәдәни тормышында зур вакыйга – «Балкыш» театр коллективы якташлары Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНАның «Ай күлгә сыенганда» әсәрен сәхнәләштерде. Район халкы, чират торып, спектакльгә билет ала.
Гөлсинә ханым белән таныштырып тору кирәкме икән? «Җиләкле тау сере», «Ефәк кулъяулык», «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме»... Аның бу китапларын укучы күптән инде кулдан-кулга йөртеп, эзләп алып укый.
Ул Саба районының Эзмә авылында туып-үскән. Гомер буе район газетасында журналист булып эшләгән. Авыл хуҗалыгы темасына язган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме бар. Журналистларның «Бәллүр каләм» республика бәйгесе җиңүчесе.
Ә китап... Китаплар язарга ул бик соң – лаеклы ялга чыккач кына тотына. Һич уйламаганда, көтмәгәндә.
– Ринат Мөхәммәдиевның «Кенәри – читлек кошы» дигән әсәре чыккач, мин утырып аңа хат язган идем, – дип сөйли ул. – «Без – татар хатын-кызлары укып үрнәк алырлык, сокланырлык, тиңләшергә теләрлек бер хатын-кыз образы тудырыгыз әле», – дип мөрәҗәгать иттем мин аңа. Шундый әсәр укыйсыбыз килә, дидем. Дөрес, ул миңа җавап язып тормады. Көчле бер татар хатын-кызы турындагы әсәре дә күренмәде... Уйлап карасаң, мин бүген үзем укырга теләгән әсәрләрне иҗат итәм бит. Минем һәр китабымның героинясы – хатын-кыз. Язмыш сынауларын лаеклы кичеп, сынмаган, сыгылмаган затлар. Барысы да! Алар – көчле ханымнар!
Саба мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелгән Гөлсәхрәсе дә – шундыйлардан. Хыянәт белән очраша, балаларын ялгызы гына аякка бастыра, аларның баш өстендә түбәләре булсын дип, акча эшләргә чит илгә чыгып китә, сагынуларга түзә, уңганлыгы-булганлыгы белән чит-ят халык арасында да хөрмәт казана... Башта сындырырлык итеп сынаса да, язмыш аңа соңыннан бүләген дә әзерли: яшьлек мәхәббәте белән кавыштыра. Шулай, түземнәр бәхеткә лаек...
«Ай күлгә сыенганда» спектакленең премьерасы булган көнне Саба мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Гөлсәхрәне (Энҗе Нурисламова) жәлләп, күпләр елап утырды. (Район мәдәният хезмәткәрләре өчен дә имтихан булды, диделәр Спектакльне режиссер Айрат Зиннуров сәхнәләштергән. Төп рольләрдә Радик Локманов (Әхсән), Искәндәр Вәлиев (Амур) уйнады).
Спектакль тәмамлангач та, мәдәният йортыннан халык әле таралмады. Премьера көне Гөлсинә ханымның зур юбилее – алтмыш яшьлеге белән туры килде. Сәхнәгә аны гомер бәйрәме белән котларга дип ерак-ерак җирләрдән кайткан кунаклар күтәрелде. «Бельгия татарлары» оешмасы җитәкчесе Лилия Вәлиева Брюссельдән ире Жан Шмитд белән кайткан. Ул Гөлсинә Галимуллинага «Аулак өй» бәйрәмен үткәрүдәге ярдәме өчен Россиянең Бельгиядәге илчелеге җибәргән Мактау грамотасын тапшырды. (Быел көз Брюссельдә узган «Аулак өй» бәйрәменә Гөлсинә ханым да чакырулы иде. Бельгия татарлары аны китаплары аша белә, моңарчы да якыннан очрашканнары бар.)
Ханты-Манси автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте мөфтие, Ханты-Манси автономияле округы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Таһир хәзрәт Саматов бәйрәмгә җәмәгате Рәйсә абыстай белән кайткан. Сургут шәһәреннән кадәр! Ул да Гөлсинә ханымга Себер җирендә яшәүче татарлар исеменнән, бәйрәме белән котлап, Мактау грамотасы тапшырды. Себерләр Гөлсинә Галимуллина дигән язучыны белән, һәр яңа чыккан китабын көтеп алып, укып баралар. Үзләренә – Сургут шәһәренә аны инде ике тапкыр очрашуларга чакырдылар.
Аннан сәхнәгә КФУның журналистика факультеты укытучысы Рәсимә Галиева күтәрелде. Ул журналистларның һөнәри осталыгын арттыруга керткән хезмәте өчен Казан федераль университетыннан Гөлсинә Галимуллинага Рәхмәт хаты алып кайткан. Гөлсинә ханымның булачак журналистлар арасында үз стипендиатлары бар!
Юбиляр үзе дә Рәхмәт хаты белән килгән булып чыкты. Ул аны Саба мәдәният йортының «Балкыш» театр коллективына тапшырды. Артистларның һәммәсенә кулдан әзерләнгән бүләкләрен бирде.
Бу көнне залда, тамашачылар арасында, Гөлсәхрәнең прототибы булган Рәхимә Садыйкова да бар иде. Сәхнәдә аның язмышын уйнадылар.
Гөлсинә Галимуллинаның яңа китабы 2018 елның башында дөнья күрәчәк. Ул «Тау җылысы» дип атала.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк