Беренче ашлар
Бәйрәмгә - аш куесы!
Бу куе аш ир-атларга бик ошый икән. Равия 147 нче мәктәптә рус һәм инглиз телләре укыта. Ире Айвар белән өч яшьлек нәни уллары Әмирне үстерәләр.
Кирәк:
* 200 г чамасы кызыл балык филесы;
* уртача зурлыктагы 6 бәрәңге;
* 100 мл артык майлы булмаган
* сөт өсте (сливки);
* тоз;
* 3 борчак кара борыч;
* лавр яфрагы;
* кызыл балыкның башы, койрыгы, сырт өсте;
* укроп.
Эш барышы:
Балыкның башын, койрыгы белән сырт өстен ике литр чамасы суга салып, ярты сәгать пешерәбез. Балык шулпасын сөзеп, кабат кәстрүлгә салабыз һәм вак шакмаклап туралган бәрәңге өстәп, 15 минутлап кайнатабыз.
Балыкның сөяксез итен вак кисәкләргә турап, яртысын бәрәңге янына салабыз. Кайнап чыккач, 7 минутлап пешерәбез, тәменчә тоз өстибез.
Кәстрүлне ут өстеннән алып, шушы шулпаны блендер белән изеп күпертәбез дә яңадан утка утыртабыз. Калган балыкны салып, кайнатып чыгарабыз. 3 минуттан сөт өстен өстибез һәм бик яхшылап болгатабыз. Иң соңыннан гына укроп салып, ашны талгын утта җылытабыз, тик кайнатып чыгармыйбыз. Ике-өч минуттан аш әзер!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк