Логотип
Күңелеңә җыйма

Зирәк тиен

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен…

Ирләр ризык пешергәндә фәрештәләр канат җилпеп тора, диләрме әле? Әбекәй шулай дия иде. Әни дә шулай ди... Тик ул фәрештәнең канат амплитудасы кайларга гына җитми, минсиңайтим!.. «Үртәлмә, күзеңнең агы белән карама, рәхмәт әйтеп аша да, аннан җыештырып куярсың», – дип, зирәклеккә өйрәтә мине әни. Хәер, шулай итәм дә инде: нигә бөтен дөньяны пычраттың, дип, мыгырданып тормыйм, фәрештә канаты артыннан каз канаты белән идәннәрне сыпырыштырып, түшәмгә кадәр менгән фарш кисәкләрен төртеп төшереп, эче-тышы майга баткан плитәне юып куям да-а-а...

Кичә ял көне иде. 

– Бүген син ял ит, ашарга үзем пешерәм, – ди берәү... 

(Шундук әни сүзе искә төшә: үртәлмә, күзеңнең агы белән карама, рәхмәт әйт... Сабыр, Гөлнара, сабыр!)

– И-и маладис инде син! Шундый тәмле булган бу! (Югыйсә газ плитәсе мондый хәлне күрмәс иде! Монысын эчтән уйлыйм...)

– Балык пеште! – ди ул миңа.

(Балы-ы-ы-к! Нигә аның тәңкәсе урынына йон үсми икән? Яки тәңкәсез генә булса катып үләр идеме икән ул?) Балык артыннан бәрәңге белән гөмбә дә кызды. Тәмле... Аның тәмлелеген бездән тыш кухняның бөтен шкаф бүлекчәсе (бөтенесе дә менә!), газ комфоркалары, түшәмдәге бер багет кисәге, идән, футболка-шортик, бер пар носки, эленеп торган һәм ни өчендер шкафлардан чыккан кухня тастымаллары, ике метр ераклыкта торган чәйнек тә татып караган булып чыкты. Тик мин зирәк тиен бит! Мунчадан соң бөтен кеше ятып беткәч, чистартырга-ялтыратырга тотындым. Куллар арып беткәнчегә, бөтен зирәклек-сабырлык культуралы лексиканы онытканчыга кадәр... Менеп-төшеп йөри торгач, кухнядагы бөтен шкаф тартмаларын бушатып, ташлыйсын ташлап, берләштерәсен берләштереп, урыннарын алыштырып, тәртипләп тезеп, юып-сөртеп чыктым. Кухня шкафында безнең яшь чакның альбомы нишлидер: карабодай, дөге банкаларын кырыйгарак этеп куеп, идәнгә өелешкән токмач каплары янына иркенләп утырып шуны карап чыктым. И-и-и, мәйтәм, алма кебек матур, түгәрәк булганмын инде! Зур күзләр, самими караш... Ул вакытта бер дә зирәк тиен булмаганмын әле. Зирәк тиен карашы хәзер генә барлыкка килде. Көзгегә күз төшкәндә кайчак үзем дә куркып китәм.

Ә зирәклек кирәк... Югыйсә менә  төнге бердә карабодай банкаларын урнаштырып йөреп буламы?! Шкафның тагын биш бүлекчәсе генә калды, аннан чүп-чарны җыештырып, идәнне сөртеп кенә алам да... Юк, башта газ комфоркаларын, кухня фартугын сөртәм әле... Кухням ялт иткәннән соң, мунча керләрен юдыртып, элеп ятканымны хәтерләмим дә... Будильник та уята алмаган. 

– Тор, иртәнге аш әзерләдем, чәй пешердем!

Яшен тизлеге белән күзләрем ачыла. Тагын фәрештәме әллә, Ходаем?!

– Карабодайны тапмадым шкафта. Беткән бугай... Бүген гөмбә белән йомырка тәбәсе.  

– Майда кыздырдыңмы?

Секунд эчендә торып утырып, киенеп, урынны җыеп та куям.

– Әйе! – ди ул һәм битен юган, әмма уянып өлгермәгән Әминәне күтәргән килеш кабат беренче катка юнәлә... Йомырканы суда да пешереп буладыр бит инде аны... Көн дә зирәк булырга көч кайдан алырга?!. 

Табада биш йомырка. Алтынчысы... Анысы көнбагыш мае белән бергә бөтен кухняга... Рәссам-импрессионист таланты да пүчтәк моның янында: пумаласыз-нисез шулкадәр өслекне майга буяп кара әле син! Ә, әйе, фәрештә канаты бит әле... 

Бер сүз әйтмәдем! Җук-җук, сез нәрсә! Тик күзнең агы белән караудан тыелып калып булмады... Балаларны озатуга, башта табак-савытны юып чыгардым (алты йомыркага унбиш тәлинкә, егерме биш кашык, чүмеч (хикмәти хода, ул нишләгән икән монда?), таба, ике капкач, унҗиде пычак, шкафта булган бөтен чәнечке), аннан газ өсләренә тотындым... Булды бу! Куллар спортчыларныкы кебек хәзер – мускуллар биеп-биеп тора. Тагын бер тырнакның маникюры кителгән – аңа да кайгыру юк. Мунча кереп чыксаң да комачау итмәс шикелле. Кичтән юган керләр кипкәндер, җыеп алып, яңа юдыртылган тастымалларын эләсе, идәнне сөртеп чыгарасы... Түз, Гөлнара, син бит зирәк тиен!

Аннан соң пешерергә тотынасы! Кичкә дә булсын, иртәнгә дә җитсен. Тик кыздырып түгел, җылытып кына ашарлык булсын! Суыткычта калган йомыркаларны чүп чиләгенә озатам. Җенем сөйми шул тавыкларны! Тиеннәрне дә яратмыйм бугай. Ул канат җилпеп торган әүлиясен әйтерием. Аны бераз кешечәрәк җилпеп булмыймы икән соң? Хатын-кыз кебегрәк... Югыйсә аннан – канат, миннән – зирәклек панимаешь!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар