Тесттагы ике кызыл сызыкка карап, Гөлназ үзенең салкын таш идәндә утыруын да онытты.
Тесттагы ике кызыл сызыкка карап, Гөлназ үзенең салкын таш идәндә утыруын да онытты.
– Булырга мөмкин түгел! Юк! Юк! – дигән уй бораулады башын. – Ник нәкъ менә хәзер? Язмышның усал көлүеме бу?
Кинәт исенә төшеп, Гөлназ сикереп торды да, көзгеле шкафны ачып, тагын бер тест алды. 10 ел эчендә мондый тестлар бик күп җыелды инде аның.
– Бәлки... – дигән өмете тагын ике сызыкка бәрелеп, сүнде. Шик булырга мөмкин түгел – Гөлназ бала көтә!
Йөрәгеннән ургып чыккан әрнүе иңрәү булып ванна бүлмәсенә тулды. Тезләренә капланып, үкседе генә Гөлназ.
– Ник... Нигә?.. Ник менә хәзер...
Ничә еллар буе тилмереп көтте бит югыйсә Гөлназ бу мизгелне. Өйләнешкәч тә, башта икесе дә яшь, әле кулларына диплом да алмаганнар иде. «Бәбине бераз соңрак, аякка баскачрак алып кайтырбыз», – диделәр. Берничә ел эшкә урнашу, тормышны җайлауга китте. Инде, бәби алып кайту турында ныклап уйлый башласаң да була иде.
Гөлназ ай саен тест сатып алды. Ләкин ай саен өмете бер сызыкка килде дә төртелде. Көткән бәби тумады да тумады.
Хатынының өзгәләнеп бәби көтүенә Рөстәм башта тыныч кына карады.
– Ник борчыласың, булыр, вакыты җитмәгәндер, – дип тынычландырырга тырышты ул Гөлназны. Бераздан аның мондый сүзләре хатынның җен ачуын чыгара башлады.
– Безгә бәбисез дә начар түгел, – диде Рөстәм.
– Баласыз гаилә – корыган агач, – дип җавап кайтарды аңа Гөлназ.
– Балалар йортында күпме ятим үсә. Бик теләсәң, бер бала алыйк, – дип әйтеп карады аңа ире. Гөлназның тугыз ай буена үзе күтәреп, үзе тапкан баланы үстерәсе килде.
– Бәлки, безгә тикшеренеп караргадыр? – диде ул иренә. Рөстәм инде хатыны нәрсә әйтсә, шуңа риза иде. Ләкин ничә генә табибка күренсәләр дә, икесенең берсендә ниндидер кимчелек табылмады. Гөлназ да, Рөстәм дә сау-сәламәт, хет иртәгә тупырдап торган бала тудырырга сәләтле иде. «Стресстан арынып, ял итеп карагыз», – диде табиблар. Батып барган кеше саламга тотынгандай, Гөлназ бу тәкъдимгә чытырдап ябышты. Алар әле бер, әле икенче санаторийга барып карадылар. Берсе ләм белән дәвалады, берсе тоз белән... Көтелгән ике сызык кына күренмәде...
Гөлназ чираттагы тапкыр санаторий дип авыз ачкач, Рөстәмнең сабыры төкәнде.
– Юк, мин башка беркая да бармыйм! – дип кырт кисте ул. – Туасы булса, туар. Тумаса да исем китми, миңа баласыз да бик яхшы!
Гөлназ үзен яу кырында ялгыз калган солдат итеп хис итте. Бала табу өчен көрәшүне туктатмады ул. Табиблардан күңеле кайтып, халык медицинасына күчте. Тик алар да, алардан соң имчеләр, өшкерүчеләр – берсе дә Гөлназга әни булу бәхетен бирә алмады. Гөлназ гел төшләрендә тумаган сабыен күрде. Уянырга куркып яткан иртәләре күп булды. Уянса, бу рәхәт мизгелләр юкка чыгачак та, ул тагын баласыз хатынга әвереләчәк.
– Сезнең ирегез белән үзара ярашмаучанлык бардыр, – диде аңа чираттагы табибларның берсе. – Сирәк була андый хәл, ләкин шулай да очрый. Андый парларның беркайчан да балалары булмый.
Гөлшатның башына таяк белән китереп суктылармыни? Бер-берсен шулкадәр яраткан, берсе өчен берсе өзелеп торган кешеләр ничек үзара яраша алмасын икән? Аның Рөстәме, аның газиз ире Гөлназга туры килмиме?
– Минем бала таба алмаганыма син гаепле икән? – диде ул иренә. – Мин теләсә кайсы ирдән бала таба алам, бары тик синнән генә түгел.
Хатынының бала дип исәрләнүе Рөстәмнең инде тәмам теңкәсен корыткан иде. Бу юлы түзеп кала алмады:
– Алай бик табасың килсә, дөньяда миннән башка да ирләр бетмәгән. Мин сине көчләп тотмыйм, – дип ычкындырды. Үз гомерләрендә беренче тапкыр чын-чынлап үпкәләште Рөстәм белән Гөлназ. Бәллүр касә кайсыдыр төшеннән чырт итте дә чатнады: ике арага суыклык сузылып ятты. Үпкәләшү, кычкырышулар артыкка киткәч, Рөстәм хатынына аерым яшәп торырга тәкъдим итте. Иң кирәкле киемнәрен генә алып, шул ук көнне ир башка фатирга күченде. Әле кайчан гына икесе бергә сатып алып, сөенә-сөенә ремонтлаган, җиһазлаган фатирда Гөлназ япа-ялгызы яшәп калды. Бер ялгызың акылдан шашарга да мөмкин, дип, диңгез буена путевка сатып алды да, ял итәргә очты ул. Кая бара, ничек ял итә, кем белән аралаша – аңа хәзер барыбер иде. Рөстәм киткәннән бирле әйтерсең Җир шары әйләнүдән туктады. Ни рәвешле чит ир кочагына барып керүен абайламый да калды. Гашыйк булу да, дәрттән исерү дә түгел иде бу. Белмим, ни булгандыр, Гөлназ аны үзе дә аңлата алмый. Ир дигәне артык бәйләнеп, хатынны үз ихтыярына буйсындырды бугай. Шушы адымы өчен үзеннән үзе җирәнде Гөлназ. Гөнаһын юарга теләгәндә, ваннада кат-кат юынды. Алай гына юып бетереп булса икән ул күңелдәге авыр хисләрне?!
Менә хәзер, үзләренең ванна бүлмәсендәге салкын таш идәндә утырганда, Гөлназ бу хәлләрнең барысын да кабат күңеленнән кичерде. Ул бит теге ирнең хәтта исемен дә белми. Кем ул, кайдан, кайсы милләт баласы, теле нинди, дине – берсен дә белми. Ун ел тилмереп көткән баласының атасы кем?
Үкенсә дә, үртәлсә дә, баланы ул калдырырга булды. Әнисе аның әтисенең кем икәнен дә белмәгәнгә баланың ни гаебе бар?
Рөстәм белән башкача күрешмәде алар. Беркөнне Гөлназ югында фатирда калган әйберләрен алып чыгыйм дисә, Рөстәм тәрәзә төбендә авырлы ханымнарга аталган китапка тап булды. Кулына алып актарынганда Гөлназның кайтып керүен ишетми дә калган. Хатынының «Сәлам!» диюенә сискәнеп, китапны тизрәк урынына куярга ашыкты.
– Яңа китаплар укыйсың икән... Болай гынамы, әллә?..
– Әллә! – дип бүлдерде аны ярты сүздән Гөлназ. Рөстәм сагынган иде аны. Әллә нинди матур сүзләр әйтәсе килде, ләкин Гөлназның салкынлыгын, битарафлыгын күреп, хисләрен белдермәде. Гөлназ белән тын гына Рөстәмнең барлык кием-салымнарын, документларын җыйдылар.
– Сау бул! – диде Рөстәм, артыннан ишек ябылганда.
– Сау бул! – диде Гөлназ салкын гына. Әнә шулай аерылыштылар. Никадәр сүз әйтелми калды. Рөстәмнең иң мөһим соравына җавап булмады...
Җәйләр, язлар, кышлар үтте... Рөстәм берничә тапкыр Гөлназга шалтыратып, хәлләрен белешергә теләсә дә, үзен тыеп калды. «Аерылган, беткән. Ул бәхетле, янында аны бәхетле итәрдәй кешесе бардыр», – дип уйлады.
Ә беркөнне аның үзенә ниндидер ят номердан шалтыраттылар.
– Гөлназ Шакирова кемегез була? – дип сорады ниндидер хатын-кыз рәсми тавыш белән.
– Хатыным... Аерылган... – дип өстәде Рөстәм.
– Хмм... – дип тамак кырдылар элемтәнең теге башында. – Ул, якыннарга хәбәр итәсе булса, дип, сезнең номерны язган иде. Сез хәзер шәһәрнең фәләненче бала тудыру йортына килә алмыйсызмы?
Рөстәмнең күз аллары караңгыланды, Гөлназга нидер булган! Тиз генә җыенып, шәһәрнең бөтенләй башка очындагы хастаханәгә очты ир.
Аны шунда ук баш табиб бүлмәсенә озаттылар.
– Гөлназ исәнме? – ирнең иң беренче соравы шул булды. Ике арадагы тынлык бик озакка сузылган кебек тоелды. Рөстәмнең кинәт кенә аңкавы чатнап кипте, чигәләре шаулап тибә башлады.
– Гөлназ... комада... Мин сезне балагыз турында сөйләшергә чакырдым, – диде табиб аның күзләренә туп-туры карап.
– Балам? Ә сез аның минеке булуын кайдан беләсез? Ул минеке түгел.
– Сез хатыныгыз белән рәсми аерылышмаган. Закон буенча, ул бала – сезнеке, – диде табиб, башкача сүз әйтергә юл калдырмыйча. – Бала сау-сәламәт, без аны өенә чыгарырга тиеш. Әнисенең әле кайчан сәламәтләнәсе билгесез. Бәлки, бер атна, бәлки, бер ай... Ә баланы аның кадәр тота алмыйбыз.
– Э-э... – Рөстәм тотлыкты. Ул тормышның мондый борылышына һич кенә дә әзер түгел иде. – Ә мин аны нишләтим? Мин... эшлим бит...
– Сез, баланың әтисе буларак, декрет ялына чыга аласыз. Без сезгә патронаж беркетәбез. Ул килеп, барысына да өйрәтәчәк, – дип тынычландырырга ашыкты аны табиб.
– Әнисе терелгәнче, аны балалар йортына урнаштырып булмыймы?
– Юк, бу мөмкин түгел.
Рөстәм, авыр уйлар баскан башын учларына кысты. Күңеленнән генә баланы урнаштырыр кешеләрне барлады. Гөлназның әнисе күптән, ул әле бала вакытта ук вафат. Рөстәмнең әнисе үзе дә кеше тәрбиясенә мохтаҗ. Уйласаң, булыша алырдай бер кеше дә юк икән бит...
Гөлназ белән яшәгән фатирга кайтып, баланы өйгә алып чыгардай киемнәрне барларга булды Рөстәм, әзерләнми калмагандыр... Дөрестән дә, кайчандыр икесенең йокы бүлмәсе булган бүлмәне Гөлназ балага тәгаенләгән иде. Бәләкәй генә бала караваты, аның кырыендагы комод, анда таслап төрелгән киемнәр, хәтта бала уенчыклары – барысы да бәләкәчнең кайтуына әзер.
– Котлыйбыз сезне! Улыгызны исән-сау үстерегез! – дип, нәни төенчекне үзенә сузганда Рөстәмнең күзләре яшьләнде. Ыгы-зыгы белән, ул баланың кем булуын да сорарга оныткан бит. Малай, димәк! Улы белән хоккей яки футбол уйнау, бергә балыкка йөрү турында ничек хыялланган иде бит ул! Менә хыялындагы шул малай хәзер аның кочагында, тик бу малай бөтенләй чит аның өчен. Ник аңа үз улын кулларына алып сөю бәхетен бирмәде икән Аллаһы Тәгалә? Нәкъ шушы мизгелдә үзен дөньяның иң бәхетсез бәндәсе итеп тойды Рөстәм. Гөлназ хакына, ул терелеп чыкканчы, баланы читкә тибәрмәс ул анысы. Гөлназ хастаханәдән чыккач, юллары мәңгегә аерылачак.
Рөстәм – бер кулына бала, икенче кулына хастаханәдән биреп чыгарган документларны тотып, Гөлназ белән кайчандыр икесе бәхетле булган фатирга атлады. Баланы сак кына караватына куйгач, үзенең никадәр арыган булуын тойды. Ятып кына торам дигән иде, шул арада йокыга да киткән. Кемдер төртеп уяткандай, дерт итеп уянды Рөстәм! Башта кайда ятканын аңламый торды. Кинәт күрше бүлмәдәге бала исенә төште. Ул бит аның битенә каплаган челтәрле җәймәсен дә ачмады түгелме??? Коты очып, Рөстәм бала янына ташланды. Йөзенә яктылык төшкәнгәме, бала бәләкәй иреннәрен бөрештерде дә, ялт итеп күзләрен ачып җибәрде.
Бүлмәдә эссе иде. Рөстәм, чишәргәме, чишмәскәме дип уйланып торды да, зәңгәр атлас тасманың бер очын чак кына тартып сүтте. Кысып торган биләвеннән арынуга, бала тәмләп киерелде, иреннәрен кыймылдатып, башын як-якка боргалады. Ул да булмады, бүлмәгә яшь бала тавышы яңгырады. Рөстәм каушап ук төште. Ник елый? Нәрсә булды? Нишләтергә хәзер?
Куркып кына баланы кулына алып, тирбәтергә кереште. Анысы аның саен катырак кычкырды. Инде тәмам чарасызлыкка төшкән ирне ишек кыңгыравы тавышы сискәндерде. Балалар поликлиникасыннан килгәннәр икән. Бик вакытлы булды аларның бу килүе. Шәфкать туташы, кулларын юып, имезлекле шешәгә кайнаган су агызды, үлчәп кенә ясалма сөт порошогы салды.
– Мин сезгә баланы кайчан, күпме ашатасы язылган таблица калдырам. Шуңа карап ашатырсыз. Бер режимга керсәгез, уңай булачак, – диде ул шаккатып торган Рөстәмгә карап. – Бүген кич баланы коендырырсыз. Суның температурасын үлчи торган термометр бар микән?
– Коендырырга? – Рөстәм, коты алынып, шәфкать туташыннан тагын бер кайтарып сорады. – Мин бит аны эшли белмим, төшереп җибәрермен дип куркам...
– Курыкмагыз, бер өйрәнгәч, бер кыенлыгы да юк. Башта барысын да әзерләп куярсыз, аннары гына баланы чишендереп, юындырырсыз...
– Аны юындырмыйча гына булмыймы? Әнисе кайткач, үзе карар иде...
– Ничек юындырмый гына булсын инде? – дип, күзләрен түгәрәкләндерде шәфкать туташы. – Көне буе памперстагы бала бит ул, пешегеп бетәчәк. Әле памперсын алыштырганда да бер кат юарга кирәк.
Кич җитүен коты алынып көтте Рөстәм. Алай да тәвәккәлләде. Баланы чишендереп, алдан әзерләп куйган ваннага салды. Елар дип көткән иде, малай, киресенчә, суга салуга изрәде дә китте. Аннан-моннан кулы белән ышкыгандай итте дә, салкын тимәгәе дип, тизрәк ваннадан алды. Гөлназ молодец, ярый әле бар нәрсәне алдан әзерләп калдырган. Бәләкәй ваннасы да, термометры да, сөлгеләре, балаларны юа торган махсус сабын-шампуньнары – барысы да үз урынында, Рөстәмгә аларны эзләп торасы да булмады. Сөтле шешәсен бушатып, мес-мес йоклаган бәләкәчкә карап, Рөстәм әллә нинди икеле-микеле хисләр кичерде. Бу бала шулкадәр чит тә, шул ук вакытта шулкадәр якын да иде. Ирен читендәге сизелер-сизелмәс кенә булып торган миңенә кадәр якын күренә. Рөстәм бармагы белән үзенең дә ирен читенә кагылып алды. Нәкъ шундый миң анда да бар. Йөрәген тагын әллә нинди генә бер хис сулкылдатты. Ник аның улы түгел икән соң бу малай? Йа Аллам, ник мәхрүм иттең аны үз баласын шулай сөюдән?!
Ни гаҗәп, төнне алар тыныч чыкты. Бала елар, әллә ничә уяныр дигән иде, алай зыянлы булмады. Икенче көнне Рөстәм үзен инде кыюрак тотты. Шәфкать туташы килеп, тагын бер кат хәлләрен белде. Кирәге булса дип, дарулар да алган иде. Рөстәмне баланы биләргә өйрәтте.
– Көн җылы, иртәгә саф һавага алып чыгыгыз. Беренче көнне бер сәгать җитәр, аннары арттырырсыз, – диде ул киткәндә.
Бу юлы да курыккан иде Рөстәм. Ялгыз ир-атның бала арбасы этеп йөрүе дә мәзәк кебек дип уйлаган иде – анысына да ияләште. Малай да урамда йөрүне яратты, чыгу белән йокыга китә, Рөстәмгә мәшәкать тудырмый.
– Ә сез аңа исем уйладыгызмы әле? – диде тагын бер килүендә шәфкать туташы. – Миңа баланың медицина картасын ачарга кирәк, аның туу таныклыгын ясатыгыз.
– Исем??? Юк шул, уйламадым. Әнисе кайткач, ул кушар дигән идем, – диде Рөстәм.
– Исемсез булмый, баланың документлары булырга тиеш.
Рөстәм уйга калды. Авыр мәсьәлә иде бу аның өчен. Бәлки, ул кушкан исем Гөлназга бөтенләй ошамас? Икенче яктан, баланың исеме булырга тиеш инде. Аңа гел йә, малай, йә әй, дип эндәшә алмыйсың бит...
Икенче көнне бер карарга килеп, Рөстәм бала белән ЗАГСка китте. Шакиров Рәсим Рөстәмович! Малайның туу таныклыгында хәзер әнә шулай язылган.
Рәсим белән мәш килеп, көннәр арты көннәр үткәне сизелмәде дә. Гөлназны онытмады ул, ара-тирә хастаханәгә шалтыратып, хәлләрен белешеп торды. Яшь әни һаман да рәтләнә алмый иде шул әле.
Бер иртәдә тагын телефон шалтырады. Гөлназ дәваланган хастаханәнең баш табибы икән, Рөстәмне чакыра. Рәсимне күтәреп, ул кабат таныш кабинетка килеп керде.
– Хатыныгыз комадан чыкты, теләсәгез, янына керә аласыз, – диде аңа табиб.
Ябыккан, сулган, күзләре генә утырып калган Гөлназга карап йөрәге кысылды Рөстәмнең. Тимер урындыкны аның янынарак тартып, Рәсим белән шунда урнашты.
– Ни хәл, Гөлназ? – диде ул, кыяр-кыймас кына хатынның бармакларын сыпырып. – Менә, без дәү үсеп киләбез инде... – Рөстәм йоклаган баланы әнисенә йөзе белән борып, караватка иелә төште. Ай буе бер тамчы суга тилмергән кеше ничек сусавын басса, шулай ук йотлыгып баласына карады Гөлназ. Ике битеннән иягенә кадәр яшьләре тәгәрәде Аңа карап Рөстәмнең дә йөрәге сулкылдады. Аның Гөлназны күкрәгенә кысып юатасы, бит очларыннан үбә-үбә сөясе килде.
– Син елама, аның белән бар да яхшы. Әлегә без ашыйбыз да йоклыйбыз, аннары урамга һавага чыгабыз. Ваннада юындырганны яратабыз, шулаймы? – Рөстәм, соравына баладан җавап көткәндәй, аны кулында тибрәтеп куйды.
– Гөлназ, мин аңа Рәсим дип куштым. Үзең кушарсың дигән идем, көтеп торып булмады... – Хатынының бите буйлап тәгәрәшкән тамчыларны үзенчә юрады Рөстәм, – бер үк елама гына, ошамаса, аны алыштырып була бит...
Гөлназның иреннәре кымшанып куйды:
– О...ш...ый... – аның ни дигәнен чак ишетте Рөстәм.
– Бала белән бар да яхшы, борчылып ятма, син үзең тизрәк терел, – диде ул Рәсимне күтәргән килеш ишеккә юнәлгәндә. – Иртәгә тагын килербез.
Гөлназны хастаханәдән Рәсим белән бергә барып алды Рөстәм. Бер яктан, бу зур шатлык иде. Икенче яктан... әллә ничек кенә... ямансу. Хәзер аның Рәсимгә кирәге калмый инде. Ул Гөлназның савыгуын теләде, әлбәттә. Ләкин бу көннең җитүеннән курыкты да. Шушы бер ай эчендә ул инде әти роленә шулкадәр ияләшкән, Рәсимнән башка үзенең тормышын күз алдына да китерә алмый иде. Гөлназ аны баласыз калдырган шикелле хис итте.
Рөстәм Гөлназ белән тагын бер кат ачыктан-ачык сөйләшергә булды. Гөлназ әле чынлап аягына басканчы, Рөстәм алар белән яшәячәк. Аннары күз күрер.
– Ул бит синең балаң түгел, Рөстәм... – Гөлназның бу сүзләрне шулкадәр ачынып әйтелде.
– Син моны йөз процент ышанып әйтәсеңме? – диде Рөстәм, хатынның күзләренә төбәп карап.
«Юк» дигәндәй, Гөлназ башын кагып, карашын читкә алды.
– Алайса, мин әйтәм. Ул йөз процент минем балам! Һәм мин үз баламны үзем үстерергә телим. Минем улымның әнисе дә, әтисе дә булырга тиеш. Син ризамы?
– Риза, – диде Гөлназ, Рөстәмгә ихластан елмайган улына исе китеп карап. «Нәкъ Рөстәмнекенә охшаган бит», – дигән уй сызылып үтте күңеленнән Рәсимнең ирен читендә кабарып торган миңен күреп.
фото: https://pixabay.com/ru/photos
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк