Җылы сүз таш эретә

Игътибар иткәнегез бар микән, ни каты күңелле кешегә дә, игелекле, изге җан дигән бәя бирсәң, ул аны аклау өчен барын да эшләячәк. Ник дисәгез, кеше җылылыкка һәм үзен югары бәяләүләренә мохтаҗ.
Елап киреләнгән баланы да кочаклап, иркәләп тынычландырабыз. Әгәр бала көйсезләнә дип, әнисе ачулана башласа, ни була? Бала тагын да ныграк тузына, кычкыра, дулый башлый. Ә инде тынычланганын сабырлык белән көтеп торсак, йә яратып, җылы сүз әйтеп, кулларыбызга алсак, әле генә дөнья җимергән бәләкәч мөлаем сабыйга әйләнә дә куя.
Зирәк укытучы, гадәттә, артта калган баланы ачуланып, сүгеп, аның да, үзенең дә нервысын бетерми. Ул аны мактый. Сәбәбен таба. Менә бүген тырышкансың бит, өй эшен яхшы эшләгәнсең, ди. Такта янында ык-мык килеп торса да, мактар сәбәбен таба. Укучы үзе дә аптырап кала, өй эше дә гадәттәгечә, аннан-моннан гына эшләнгән иде, чыгып җавап бирерлек белем юк, укымагач, каян килсен?! Ләкин җылы сүз ишетү барыбер рәхәт... Алай гына түгел, укытучы сине тырыша дип уйлый икән, ничек оялмыйча, әзерләнми барасың инде? Әз булса да китапны ачып карарга кирәк. Шулай итеп әкренләп җыела бала, уку алдынгысына әйләнмәсә дә, укуга карата битарафлык дигәне “укытучы каршында сынатмас өчен тырышу” белән алмаша.
Без – зурлар белән дә нәкъ шулай. Тормыштан бер мисал. Ир дуслары белән хоккей матчын карарга барырга сөйләшкән, ике атна алдан билетлар алган. Хатыны, әлбәттә, бу турыда белә, риза. Әмма көне килеп җиткәч кенә аның кәефе юк, эшендә мәшәкатьләр чыккан, җитмәсә, өйдә балалар тавышланып, юк кәефне кыра. “Син миңа өйдә кирәк! Барма! Соңгысы булмас әле”, – ди ул иренә. Нишләргә? Әгәр шул минутта ир билетларның ике атна элек алынганлыгын, дуслары көтүен, аның бу матч турында инде кайчаннан бирле хыяллануын сөйли башласа, беләсезме нәрсә ишетәчәк? Дөрес! “Син мине яратмыйсың! Сиңа дусларың һәм хоккейдан башка берни кирәкми! Балаларны карамыйсың! Миңа бер игътибар юк!» – китә-китә, йомгак сүтеләчәк, ник сиңа кияүгә чыгып, яшь гомеремне әрәм иттем, дигәнгә кадәр барып җитәчәк. Ә нәрсә эшләргә? Хатын каршында ук дусларыңа шалтыратып, мин бүген килә алмыйм, миннән башка гына барыгыз, мин өйдә калам, дияргә. Һәм башка ул темага сүз кузгатмаска. Бетте! Күп булса, ярты сәгатьтән хатын үзе үк, ярый бар, ял итеп кайт, диячәк. Аны ишеттеләр. Аңа ярдәм кирәк икәнен ире күрде, кадерле ял сәгатьләрен корбан итте – аның күңеле булды. Ул тынычланды. Үзен яратуларын, кадерләүләрен аңлады, иренең җылылыгын тойды. Җылылыкка исә һәркем мохтаҗ.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
23 март 2023 - 13:58Без имениАлла сакласын мондый язмышлар.Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.