Яңадан башлыйбыз

Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә беренче кирәк әйберләрен җыеп, баласын уятып, ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче арттан килеп җитәр, дип, юл буе борчылып барды. Документларны теркәгән чакта да ашкынды, тизрәк кереп ятасы килде Филүзәнең. Улы да, әнисенең борчылганын тоеп, өйдән чыгып киткәннән бирле еламсырап барды, табибларны, шәфкать туташларны күрүгә акырып ук елый башлаган иде.
Дүртенче каттагы өченче палатага билгеләделәр әни белән баланы. Анализлары яхшы булса, ике көннән операция булырга тиеш. Планлаштырган операция булса да, борчылды Филүзә. Өске ирен кереше кыска булу сәбәпле, ике яше тулгач ясарга тиешле операциядән соң улы, ниһаять, сөйләшә башлар дип көтте Филүзә. Катлаулы түгел, борчылмагыз дип тынычландырса да, пычак астына керәсе баласы өчен борчылмыймы соң инде? Әле ире белән дә тавышланышып торалар... Ярар, белер әле менә хатын кадерен дә, бала кадерен дә. Кая чыгып киткәннәрен дә белмичә йоклап калды. Моңа кадәр Филүзә борчылып яткан булса, хәзер Нияз борчылсын инде менә.
Филүзә авырга узгач, Нияз үзгәрде. Бозылды, дип тә әйтә әнисе. Бозылды гына да түгел, боздылар кияүне дип борчылды. Тиздән баласы туачагын белгән Филүзәне өрмәгән җиргә дә утыртмый иде, ә менә бала табу вакыты якынлашкан саен, аралары суынды гына. Күп вакытын дуслары белән уздыра башлады. Улы тугач бәби тәпие юдырып йөреп, хатыны белән улын каршы алырга килергә йокысыннан да уяна алмаган иде. Төш вакыты җиткәч кенә уянып, тиз-тиз генә кирәк-яракны җыеп килеп җитте. Мондый каршы алуга Филүзә әзер түгел иде. Бала табу йортыннан чыгу, бала табу сөенеченнән елый дип уйладылар аларны каршы алырга килгән кешеләр. Ә Филүзә иренә үпкәләп елады...
Аннары төрле сәбәп табып тагын дуслары янына чыгып китүләр, үпкәләшүләр, кычкырышулар, талашулар... Балага операция кирәк булачак дигәч тә Нияз артык борчылмады. Ул көн ерак кебек тоелдымы, чыннан да битараф идеме, аңламады хатыны. Бөтен куркулары, уйлары белән берүзе калды Филүзә. Менә кичә дә төнлә генә кайтты. Операция буласын күптән оныткан булгандыр инде ир. Филүзә дә исенә төшереп тормады, иртән җыенып чыгып китте.
Кичке җиде тулганда аш бүлмәсенә кайнар суга дип барган чакта Филүзә пыяла ишек артылы таныш йөзне күреп алды. Нияз бит бу! Каян белеп, ничек табып килгән? Нияз аны күрергә өлгермәде, Филүзә шундук артка борылды да кире кереп китте. Ничек менгән ул монда, кем керткән аны? Отделение ишеге магнит ачкыч белән генә ачыла, шуны ача алмыйча ишек төбендә басып тора иде Нияз. Онытмаганмы әллә? Бер дә кызыксынганы юк иде бит...
Филүзә палатага шәфкать туташын чакырып кертте. «Безне ирем эзләп килгән, зинһар, кертмәгез, безнең монда икәнне әйтмәгез!» – дип ялынды. Бу вакытта отделениегә чит кешеләрне кертергә ярамаса да, баланы әтисеннән яшерә алмауларын аңлаттылар Филүзәгә. Ниязны ничек кирәк алай көйләп, иртәгә килерсез дип өенә озаттылар.
Икенче көнне иртәнге ашка чыгып барганда Филүзә тагын Ниязны күрде. Иртәдән килеп җиткән. Тавыш чыгармасын өчен янына чыкмый чарасы булмады хатынның. Баланы күр син! Әтисен күрүгә каршысына йөгерде. Сөйләшер сүзләре юк иде Филүзә белән Ниязның. Өчесе бергә эндәшми генә утырдылар шулай. Бала әтисенең алдыннан төшмәде. Ике сәгать утырганнан соң баланы анализга чакыртып алдылар. Шулай булмаса, Ниязның аерылырга исәбе юк иде.
Анализлар әйбәт булгач, икенче көнне операция билгеләделәр. Ул көнне Нияз тагын иртәдән үк килеп җиткән иде. Улларын бергә озатып калды әти-әни. Бер сәгать барган операцияне дә бергә көттеләр. Алар әле дә сөйләшми иде. Филүзәнең күзеннән аккан яшьләрен сөртергә үрелгән Ниязның кулын этеп кенә җибәрде хатыны. «Моңа кадәр кирәгебез булмады, хәзер нигә инде без сиңа?» – диде Филүзә. «Мин барысын да яңадан башларга телим», – дип җавап бирде ире.
Нияз бүтән күренмәде. Яңадан башларга теләве нәрсә булды икән инде? Әллә башка хатын тапканмы? Яңа гаилә төзәргә телиме? Килеп тә карамады, барысы да элеккечә... Килсә дә кертмәс иде аны Филүзә. Кайтасы көнне төшкә кадәр киемнәрен, бала әйберләрен пакетларга тутырды, выписка кәгазе биргәннәрен көтте. Баласын, ике олы гына пакетын күтәреп чыгып китте. Беренче катка төшүгә шул пакетлары кулыннан төшеп китә язды. Улы кулыннан ычкынып алга атылды. «Әти! Әти килгән!» – дип, бала беренче сүзләрен әйтте. Шарлар күтәргән, үзе матур киенгән Нияз май кояшыдай балкып басып тора иде. Кулында улына дигән зур машина, чәчәк бәйләме. Филүзәнең әти-әнисе дә, туганнары да килгән. Уллары тугач ясый алмаган бәйрәмне Нияз бүген ясарга, хатасын төзәтергә уйлаган, күрәсең. Филүзә генә үзгәрмәгән иде. Бала табу йортыннан чыккандагы кебек үк елый иде ул. Ләкин бу юлы бите буйлап бәхет күз яшьләре ага инде...
Фото freepik.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.