Әлбәттә, мондый хатын белән ир-атка кызык түгел. Аңа бар вакытын үзенә бүлгән, сөеп-назлап кына торган хатын кирәк. Ә синең башыңда – пособие ала алмаган инвалид, әнисе ташлаган сабый, балалары караудан баш тарткан 90 яшьлек әби, җимерелгән юллар, бөлгән колхозлар…
Мин иртән үземне бик яратам, чөнки иртән мин әйбәтмен. Бүген коймак пешереп алырмын әле, борычлар өлгергән, лечо әзерлисе булыр дип, эшләрне планлаштырам. Балалар искә төшеп, ирексездән елмаеп куям. Әминә инде әллә кайчаннан бирле бергәләп бассейнга баруны сорый, һич вакыт табып булмый. Бүген алып барырмын әле. Үсеп килә бит кызым, аңа да күбрәк вакыт бүләргә кирәк. Улым Әмир белән кичә дә шөгыльләнә алмадым, вакыт җитми калды. Бүген, һичшиксез, бу хатаны төзәтергә кирәк. 3 яшьлек улыма сөйләмне баету, тирә-як белән танышу, математик сәләтен үстерү буенча китаплар алып кайткан идем. Балалар бакчасыннан кайткач, ул көн саен китаплар салынган букчасын күтәреп яныма килә. «Әни, әйдә дәресләр әзерлик!» – дип сорый.
Тик мин аны: «Соңрак, улым, соңрак, эшем бетмәде», – дип бүлдереп, компьютер алдына «Лунтик» мультфильмнарын карарга утыртам да, үзем эшкә чумам! Әмир бик ярата бу «мультикларны», эш арасында бер колак белән үзем дә аларны ишетеп торам, һәрвакыт яхшылыкка өйрәтүче, дуслык, бер-береңә ярдәм итү, олыларны тыңлау кебек файдалы темаларны яктыртучы шундый тапшырулар барлыгына сөенәм. Аларны улым белән бергәләп караганда, анализлаганда, мультфильмның һәр темасыннан алынган дәресне «ныгытканда» бик яхшы булыр иде дә ул, тик, әлеге дә баягы, вакыт юк. Ярар, бүген ничек тә вакыт табармын, бергәләп карарбыз, әй Әмир сөенер инде, дип уйлыйм. Бу уйлардан үземә дә рәхәт булып китә.
Сәгать җиденче ярты. Будильник шылтырарга ярты сәгать вакыт бар. Мин чәйнекне кабызып, тәрәзә янына киләм. Көн матур булырга охшаган. Чөгендер-кишерләрне йолкып куярмын бүген дип уйлыйм. Әле һаман бакча тәртипкә китерелмәгән, кайтарткан урман комы да, тирес өеме дә «кулның бушаганын» көтеп, шул килеш тора. Теплицада соңгы томатлар, борычлар өлгергән. Әй эш күп, ничек җитешергә белмисең! Эш… Шул вакыт кылт итеп кичә кич язып бетерелмәгән мәкалә искә төшеп, компьютер янына ашыгам…
Будильник шылтырау белән өйдә хәрәкәт башлана. «Минем носкиларны күрмәдеңме?» Иремнең «хәерле иртә» урынына һәр көн әйтелә торган сүзе бу. Мин инде аларга игътибар итмим. Чөнки файдасы юк. Элегрәк: «Тагын оныттыңмыни, кичтән күрсәттем бит!» – дип шелтә әйткәләсәм дә, хәзер инде эндәшмичә генә аларны алып бирүне кулайрак күрәм.
Аннары Әминәнең чәчләре белән мәш киләбез, үрәбез-сүтәбез, таратабыз... Аңа әле тегеләй ошамый, әле болай. Йокысы туймаган Әмирне уятып, көен көйли-көйли киендергәнче, шабыр тиргә батасың. Әминәне чәй эчертеп, тиешле витаминнарын капканын саклап торган арада, «Машина әзер, җитештегезме, мин киттем», – дип, ишектә ирем күренә. Җитешмәгән булсак, соңга калам, дип, китеп баруы да бик мөмкин, шуңа ашыга-ашыга Әмирнең алмаш киемнәрен, бакчага алып барырга дип кичтән әзерләп куйган «КамАЗ»ны, Әминәнең физкультура формасын күтәреп, тышка ашыгам. Чыккан арада өсне карыйм – киенеп алырга өлгергәнменме икән?
Балаларны бакчага, мәктәпкә озатып бетергәч, чурлап, үзенең барлыгын белдергән ашказанын тыңлап, ясалган килеш эчәргә җитешми өстәлдә утырып калган чәй искә төшә…
…Кичләрен мин үземне яратмыйм. Кичләрен миңа оят. Иртән планлаштырылган коймак пешерелмәгән, Әминә белән бассейнга барырга да вакыт табылмады. Бакчадан кайткан улым китапларын күтәреп янә бер-ике тапкыр яныма килеп карады, аның белән шөгыльләнергә тагын вакыт юк. Кая анда лечо әзерләү, хәтта кызарып утырган борычларны, помидорларны чыгып җыярга да вакыт булмады. Тирес өеме яныннан мин, аны күреп тагын эч пошмасын өчен, күзне йомып диярлек үтеп киттем. Балаларга шулкадәр аз вакытым калган өчен үземне тиргим. «Эх, ичмасам, нәнәйләр дә юк, нәнәй кеше күп нәрсәләргә өйрәтә алыр иде баланы», – дип уфтанам. Тагын эшне гаеплим, кешенеке кебек, өйгә «ияреп кайтмый», көннеке-көнгә бетә торган эш булмады бит, дип, эчтән генә сукранам. Башта мең төрле уй, мең төрле языла башлап ташланган мәкалә, тегесен ачыклыйсы, монысының төбенә тоз коясы бар, әле теге районнан зарланып, берәр җимерелеп барган объектка чакыралар, әле бу авылда су юк. Әле тегендә бәйрәм – яктыртырга кирәк, әле монда проблема – хәл итә алмагач, газетадан ярдәм көтәләр… Кайчак иремә карап көнләшәм, ул машинада рәхәтләнеп музыка тыңлап йөри ала. Ә минем баш чатнар чиккә җитә, чөнки мескен баш миенең бер секунд та уйсыз торганы юк. Шуларны тәртипкә китерәм дип, көнен уйлыйсың, төнен уйлыйсың.
Әлбәттә, мондый хатын белән ир-атка кызык түгел. Аңа бар вакытын үзенә бүлгән, сөеп-назлап кына торган хатын кирәк. Ә синең башыңда – пособие ала алмаган инвалид, әнисе ташлаган сабый, балалары караудан баш тарткан 90 яшьлек әби, җимерелгән юллар, бөлгән колхозлар… «Дөньяны син генә агарта алмыйсың, үзеңә проблема туплыйсың», – дип, сине ничәнче тапкыр акылга килергә чакырган тормыш иптәшең, аптырап, кул селти…
Шул сүзләрдән соң тагын бер тапкыр: «Эх, мин дә нормаль кеше булсам иде ул!» – дип уфтанасың. Нормаль хатын-кыз булып, балаларыңны теге түгәрәккә, бу түгәрәккә йөртеп, иреңне көн саен бәлеш-кыстыбыйлар белән сыйлап, кадерләп кенә яшә иде дә бит! Нәрсәгә кирәк ул сиңа дөнья проблемасы? Туган тел, милләт язмышы дип баш ватмыйча, җәмәгать эшләрендә чабып йөрмичә генә дә яшәп буладыр бит? Һай, нинди рәхәттер шундый тормыш! Якыннарыңның үпкә белән төбәлгән карашын тоймау – нинди зур бәхет булыр иде! Бакчаның чүбе дә вакытында уталыр, тәрәзәләр дә җәй уртасында түгел, вакытында юылыр иде…
Хатын-кызга иҗат белән гаиләне бергә алып бару авыр. Әйе, үзеңнең җитешмәвеңне, ялкаулыгыңны аклау кебек яңгырый. Әмма чынлап торып иҗат эше белән янасың икән, иң кадерле кешеләргә вакыт калмый. Билгеле сәхнә артистлары, җырчылар белән очрашканда шул сорауны бирми калмыйм. Кызып-кызып уңышлары турында сөйләгән шәхесләрнең, гаилә, балалар турында сорау биргәч, янып торган күзләре сүнә һәм гел бер эчтәлекле җавап ишетелә: «Кызганыч, балаларга, гаиләгә вакыт бик аз кала шул…»
Яраткан эшең белән хушлаша алмагач, шулай «ярты-йорты» яшәвең-не дәвам итәсең. Балаларга тиешле игътибарның яртысы гына төшә, тормыш иптәшеңә – яртысы гына… Мин инде бу эштән ике-өч тапкыр китеп карадым. Әмма һәрчак кире кайттым. Язу, иҗат – безнең гомерлек чирдер, күрәсең. Бу диагноздан котылып булмый. Шуңа, минем бу «чир» аркасында якыннарым интекмәсен дип, ярарга тырышасың, көндезге вакытны аларга бүлеп, төннәрен язасың. Чираттагы тапкыр «миңа караганда эшең кадерлерәк инде», дигән үпкәне ишетмәс, «нинди эш, бүген якшәмбе бит?!» дигән аптыраулы карашка тап булмас өчен, җидегә, юк, кырыкка ярыласың. Шулай төн йокыларын калдырып эшләгән эшеңнән ямь дә тапмасаң, аның бер кирәге дә булмас иде. Тик ничек кенә сәер ише-телмәсен, шул тынгысыз, авыр эшеңнән әйтеп бетерә алмаслык канәгатьлек табасың, ансыз яши алмыйсың шул. Коймаклар пешерелми калган көннәрнең саны җыелып, атнага тула. Ниһаять, инде дә сузар әмәл калмагач, кәгазьләреңне калдырып торып, берәр камыр ашы пешереп аласың, тормыш иптәшең: «О, бүген бездә бәйрәм икән!» – дип, шаяру катыш төрттерә-төрттерә өстәл артына утыра. Әниләренең бернәрсәгә җитешмичә өзгәләнүен күреп торган балалар, ашагач, рәхмәт әйтеп өстәл артыннан торып китә. Син үзеңне батырлык эшләгәндәй тоясың. Һе, ничек инде батырлык булмасын? Кышкылыкка 31 банка лечо эшләнгәнме? Эшләнгән! 18 банка гөмбә тозланганмы? Тозланган! Кыяр-помидорлар бармы? Бар. Компотлар? 40 банка!
Ә инде җыеп кайткан гөмбәләрне эшкәртеп, синең төнге өчтә ятуыңны, барысы да яратып ашаган лечоны ярты төн пешергәнеңне өйдәгеләр белмәсә дә ярый. Аның каравы, ике эш бергә эшләнә: кул борычларны турый, ә баш чираттагы мәкаләне уйлый…
Әлеге мәкалә дә узган төн кәбестә тозлаганда туды. Шулай җайлашасың инде, чөнки икесе дә – гаиләң дә, эшең дә бик кадерле.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк