Римма апаның өч баласы арасында төпчек Иреге бөтенләй башка булды. Үскәндә дә баш бирмәс булып җәфалады, анна соң авылдан чыгып китеп югалды. Туганнары энеләрен эзләп табып, әнисенә исәнлеген хәбәр иттеләр. Әмма Ирек тормыш төбенә төшеп киткән иде. Көннәрдән беркөнне ул үзе кебек үк хатын ияртеп әнисе янына кайтып төште.
Бәгырьдән өзелеп төшкән баланы куып чыгарып булмый. Түзде Римма апа. Балаларына да сүз әйттертмәде. «Минем белән яшиләр, сезнең белән түгел. Борчылмагыз. Рәткә килерләр әле», – диде. Ирек хатыны белән фермага эшкә керде. Хатын сыер сауды, ул маллар карады. Ни эчсәләр дә, эшкә нык иде алар. Ай буе эшлиләр дә, хезмәт хакын алгач, башларын ташлап эчәләр. Өйгә кайтмый фермада яталар. Ачка үләләр бит инде болар дип, Римма апа эзләп табып өйгә алып кайта. Ун көннән соң кабат эшкә керешәләр. Авылда эшләргә кеше булмагач, фермадан да кумыйлар үзләрен. Көннәрдән бер көнне Ирек белән хатыны икәүләп шәһәргә китте. Римма апа тагын югалырлар микән дип борчылып йөрде. Әмма кичкә инде кайтып җиттеләр. Үзләре белән бер бала да бар иде.«Әни, бу Сараның баласы», – диде Ирек өйгә мәче баласы алып кайткан кебек кенә.
Җанвар баласы кебек бөтен нәрсәгә куркып кына караган баланы жәлләде Римма апа. Әниләрне сорап алмыйлар шул... Римма апа мунча ягып, малайны юындырды. Тәмле аш пешереп ашатты. Нигәдер бу бала күңеленә бик якын тоелды. Ирек белән хатынына кечкенә генә йорт биреп, алар шунда күченгәч тә Радик әбидә калды. Римма апаның малайны үзеннән җибәрәсе килмәде. Башларын ташлап эчәргә яраткан улы белән килененнән саклыйсы, тәрбия биреп үстерәсе килде. Бар нәрсәдән, бигрәк тә караңгыдан курка торган малай әкренләп әбигә ияләште. Куркаклыгы бетсен дип, Римма апа аңа куркулыклар койды. Радик күзгә күренеп үсеп китте. Бик хәрәкәтчән, нечкә күңелле, мәрхәмәтле бала иде ул. Авылда дуслар да тапты. Чыгып китеп уйнап кайта башлады. Бер шулай чыгып китүендә ул эт баласы күтәреп кайтты. Әбисенә әйтергә дә курка, күзе тулы яшь. Су буеннан таллар арасыннан тапкан икән. «Калсын әйдә, үзеңә иптәш булыр», – дигәч, Радик беренче тапкыр Римма апаны кочаклап алды. Рәхмәтле була белә иде ул бала. Ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Әбисеннән күреп ишегалларын да себерә, әбисе белән бергә бакчада үскән яшелчәләргә су да сибә, тавыкларны да карый, кәҗәне дә эзләп алып кайта. Ни гаҗәп, малайга моны эшлә дип әйтергә кирәкми иде. Ул барысын да үзе белеп эшләде. Күрәсең, шул рәвешле рәхмәтен әйтергә тырышты.
Ә Римма апа аны күршеләренә мактап туя алмады. «Исерек баласы нигә кирәк, үзеңнең бер дигән оныкларың бар, – дип аптырыйлар күршеләр. – Әнисенә бир, әнә, карасын».
– Бирмим улыкаемны беркемгә. Туган оныкларыма караганда да кадерле ул, – дия Римма апа. – Тегеләр бит иркәләнеп беткән. Мин аларга нинди бүләк алырга белмим акча гына бирәм. Аларның авылда каласылары килми. Кайталар да китәләр. Берсе дә: «Әби, сиңа булышырга кирәк», – дип әйтми. Менә Радиккаем үзе белеп ярдәм итә бит, мәрхәмәтле җан, – дип мактый башлый үги оныгын Римма апа. Хәер, ул аны беркайчан да үги итеп карамады. Үз баласыдай күрде.
Бер елдан соң Радикның әнисе үлеп китте. Яман шеш белән авырганын бик соңлап кына белделәр, коткарып кала алмадылар. Радик әллә ни авыр кичермәде әнисен югалтуын, ә менә Ирек кабат шәһәргә китеп югалды. Римма апаның малайдан аерыласы килмәде. Ә опека шундук килеп җитте. Имеш, сезнең бу балага хокукыгыз юк. Беркемегез түгел. Римма апа кызын чакыртып кайтартып утырып сөйләште. Радикны үзенә опекага алырга күндерде. Римма апа үзенә бик алыр иде дә, инде карт, бирмиләр. Бөтен документларны әзерләп баланы опекага алдылар. Әмма Радик авылда калды, шәһәргә китмәде. Әби белән бала икәү генә калдылар. Малай мәктәптә дә яхшы укыды. Укырга соңрак керсә дә, яшьтәшләрен куып тотты. Элдереп ала», – дип укытучылары мактап кына торды. Ә Римма апа Радик белән горурланды. Радик гел әбисе тирәсендә кайнашты. Бергәләп бакча да үстерделәр, яшелчәләрне дә банкаларга яптылар, урманга да бергә йөрделәр. Ярты елдан Ирек яңа хатын белән кайтып төште. Ул хатынга карау белән Римма апа җиңел сулап куйды. Монысы җүнлегә охшаган. Кешечәрәк яшәрләр кебек. Чынлап та, Ирек башка эчмәде. Хатыны белән бергәләп күпләп маллар асрый башладылар. Балалары туды. Үги малаен Ирек какмады. Эшкә өйрәтте, акчасын да бирде.
Тормыш инде түгәрәкләнеп бетте дигәндә генә, Римма апа авырып хастаханәгә эләкте. Җәй көне иде ул. Радик велосипедына утырып көн саен әбисе янына килеп йөрде. Кәҗә сөте алып килде.
– Әби, син, зинһар, әни кебек үлеп кенә китмә, алайса мин дә үләм», – дип елады малай әбисен кочаклап.
– Борчылма улым, әле сине үстерәм, сине ташлап китмим, – дип тынычландырды аны Римма апа. Үзе Аллаһыга ялварда. «Алмый тор әле мине. Бу баланы тагын ятим итмә. Үстереп аякка бастырырга көч бир миңа».
Палатада бергә ятканнар малайның көн саен әбисе янына килеп йөрүен күреп тел шартлатты. Кайсы онык шулай йөри?! «Алтын онык бу!» – диештеләр. «Ярату үз эшен эшләми калмый ул», – диде тыйнак кына Римма апа.
Аллаһы теләкләрен ишетте. Радик тугызынчыны тәмамлагач шәһәргә укырга керде. Әмма атна саен әбисе янына кайтып йөрде. «Укуымны гына бетерим синең янга яшәргә кайтам. Бергәләп яшәячәкбез», – диде ул. Аннан соң армиягә китте.
– Әби, син мине көт, армиядән туры авылга кайтам. Әле синең белән рәхәтләнеп яшәрбез, – дип, онык армиягә китте.
Көтеп алды Римма апа аны.
– Әби, әле минем балаларны тәрбияләргә булышырсың, без әле синең белән яңа йорт салабыз, – диде баһадир булып кайткан оныгы.
Радик авылдан китмәде. Хуҗалыкка эшкә урнашты. Күрше авылдан бер кыз белән йөри башлады. Римма апа шатланып туймады. Ирек тә үги малаен ташламады. Бергәләп өй салдылар. Римма апа оныкчыклар сөю теләге белән янып яши башлады. Улының нинди егет булып үскәнен Сара күрсә, бик шатланыр иде дип, оныгына гел горурланып карады. Бик якын иде Риммага оныгы. Үз каны булмаса да, үз балаларыннан да якын иде ул...
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк