Логотип
Күңелеңә җыйма

Упкынга төшкәндә – 1

Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...


Эчте инде Айрат, эчте... Хатынының: «Алкаш!» – дип, ярсып кычкыруына каршы дәшеп торса да, чамадан тыш эчүгә сабышуын үзе дә аңлый. Әмма да шул «алкаш» сүзен үзенә таманлыйсы килми иде. Әнә, тирес чыгаручы «вещный» буйдак Рәсим ул – алкаш. Ул инде эшкә килгәндә үк эчеп килә. Аннан гел чип-чи аракы исе килә. Кызыктырып... Кесәсендә дә бер «чити» йөри һәрчак. Бер ферманың эшен бетереп икенчесенә күчкәнче ике арада шуны чөмереп ала да, уч төбенә төкереп, кулын-кулга ышкып яңадан эшкә тотына. Рәсимнең ашаганын күргәне дә юк бугай Айратның. Аның каравы, гел эчеп йөргәнен көн саен күреп тора. Эшләп тапкан бөтен хезмәт хакын, фермадан «аякландырган» тимер-томыр, бер-ике капчык фуражын сатып кергән акчасын аракыга тота Рәсим. Авылдагы берәр хуҗалыкка тегене-моны эшләргә булышса да бер шешә аракыга риза булып эшли. Үз акчасы беткәч әнисеннән талап алырга да тартынып тормый. Менә Рәсим – алкашның алкашы. 

Ә Айрат алкаш түгел әле! Көнен аракыдан башлап, аракы белән бетерми бит. Була инде онытылып эчкәне, берничә көнгә сузылганы. Аннары атна буе кеше була алмаган чаклары, урыныннан тора алмый саташып ятканнары. Авылдагы фельдшер Миләүшәне чакырткан төннәр дә юк түгел. Эшен ташлап Айратны айнытырга, үлемнән саклап калырга дип килгән фельдшер сукраныпмы-сукрана инде иргә. 

– Һай, Миләүшә, оятымнан җир тишекләренә кереп китәр идем, күрәләтә җан биргәнен карап утырып булмый бит, – дип аклана Айратның хатыны авылдашы алдында.
Хатынын кызганып, вөҗдан газабында янып яткан Айрат күзен дә ачып карарлык хәлдә булмый барыбер. Ник бөтен дөньяның өсте аска килми шунда. Онытырлар әле, шушысыннан исән калса, бүтән бу кадәр үк эчмәс тә әле...

Ләкин бу өметләр берсе дә акланмый. 17 ел эчә инде Айрат. Өйләнешеп яшәүләренә ничә ел булса, шулкадәр эчә дә... Барысы да «бер тапкыр гына» дип башланды. Айрат белән Рәмзия өйләнешкән елны колхозга өр-яңа комбайн алып кайттылар. Кемгә бирерләр инде моны дип, комбайн кайтканчы бер атна баш ватты механизаторлар, кайткач бер атна көттеләр. Иртәнге нәрәт вакытында персидәтел: «Яңа комбайнны Айратка бирәбез», – дигәч, барысы да аһ иттеләр. Җитәкченең яшь гаиләне, эшче кадрларны авылда калдыру теләге өстен булып чыкты, иң алдынгы, тәҗрибәле механизаторлардан узып, ачкычны Айратка тотттырды. 

Шул кичне үк яшь гаиләдә якын киләчәккә планнар төзелде, авылда калу расланды. Ике көннән комбайннар рәткә тезелеп арыш басуына кереп киттеләр. Айратның өр-яңа комбайны җитәкләде бу парадны. Яңа – яңа шул инде. Күптән пенсионер яшендә булган комбайннарны артта калдырып алга китте Айрат, аралар ерагайды. Эшне төнгә таба гына тәмамладылар, беренче эш көненә нәтиҗәләр басуда ук ясалды. Айратның беренче урында баруын аңлар өчен ак сакаллы карт булу кирәкми, аның кәефе шәп иде. Фарук абыйлар да салпы якка салам кыстырып, мактап алдылар.

–  Ну малай, үзе бара инде бу. Сиңа тузан да кунмаган түгелме соң? Бункерда утырдыңмы әллә?
–  Күрмәдеңмени, кырынаеп йоклап кына барды бит Айрат, комбайн үзе эшләде, – дип көлде Расих абзый.
–  Рәхәтен күрдең инде бу машинаның, әйдә, юдырасыңмы? – дип, калган комбайнчылар да хуплап алдылар. 

Ашлыкны амбарга бушатырга киткән бер шоферга кибет аша килергә кушты Айрат. Шешәсен дә, закускасын да алып тиз әйләнде шофер. Беренче җиңү көне шулай бәйрәм ителде. 

Корал эшләр, ир мактаныр... Айратның беренчелекне биргән көне булмады. Аның каравы, эш көне тәмамлануга абзыйлар «кыса» торды үзен. Көн саен салып кайткан ирен башта аңларга тырышты Рәмзия. Олылар арасында үз кеше булыр өчен бераз эчми хәле юк дип, аңларга тырышты ирен. Ләкин уен кебек кенә башланган бу гадәттән уймак чыкты хәзер.

Рәмзия үзенең кияүгә чыкканына ничә ел икәнен исәпли башласа, шул гомер исерек ир белән яшәвен аңлап үзенә үзе шакката. Бер көнне яңа комбайн «юдыра», икенче көнне беренче урынын, аннары арыганлыгын басар өчен эчә башлады Айрат. Уборка чоры беткәч туктар дип уйлаган иде, ялгышты. Эш көне тәмамлану белән кәеф өчен җибәрә башлады Айрат. Шунда, гаражда, сыра йә бер шешә аракыны  хәл итәләр дә, өйләренә таралышалар. 

Ун ел тирәсе яшәгәч кенә Айратның чын алкашка әйләнгәнен аңлады Рәмзия. Ул вакытта дөньясын онытып атна буе эчеп йөри башлаган иде инде. Биш ел буе балага уза алмаган хатын ирен түгел, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе татыды. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...

 Кызларының бакчага йөргәннәрен, мәктәпкә барганнарын белмәде, сәхнәдә җырлап үскәннәрен күрмәде Айрат. Эчте инде, эчте... Ә бүген ул өйдә берүзе уянды. Кичтән берни белмәс хәлдә ятып йоклаган иде, иртә беләнгә хатыны да, кызлары да өйдә юк. Рәмзия кызларын җитәкләп төнлә өйдән чыгып китте. Шунда гына Айрат үзенең алкаш булуына инанды... 

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар