«Шушы бала аркасында ялгыз да калдың менә. Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан була дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Киреңә катмый илтеп биргән булсаң, ирең кочагыңда йоклар идең хәзер», – диләр аңа. Әмма Ания беркемне тыңламый. Артур – аның улы.
Күршеләрнең бакча капкасы ачылды да, тузгып торган саргылт чәчле, чандыр гына гәүдәле егет, машинасын чыгарды. Машина артыннан авырлы яшь кенә хатын һәм 55 яшьләр тирәсендәге бер хатын чыкты. Алар кочаклашып саубуллаштылар да, авырлы хатын машинага таба китте. Ир аны җайлап кына утыртты да, барып капканы япты, соңыннан аларны озатырга чыккан хатынны кочаклап, битеннән үбеп алды. Ана белән ул арасындагы бу кадәр назны бик сирәк очратасың...
«Әйе, бигрәк акыллы шул Аниянең улы. Ә бит ул асрамага алган бала», – дип әйтеп куйды апа, тәрәзәдән күршеләрен күзәтеп торганымны күреп. «Тарихларын сөйлисеңме», – дидем кызыксынулы карашымны апага төбәп. Югыйсә тизгә генә, алма җыярга гына, дип килгән идем. Алма кайгысы калмады инде...
Ания белән Тимерханның балалары булмый. Ун ел буе таптамаган хастаханә юлы, күренмәгән табиблары калмый. «Икегез дә сау-сәламәт. Бала тапмаска сәбәп юк»,– ди табиблар. Аптырагач, ЭКО юлы белән бала алып кайтырга уйлыйлар. Бушлай да ясатып карыйлар, түләп тә, әмма орлык Анияне үз итми. Беркеп, үсеп китә алмый. Дөньялары да җитеш, әмма бәхетсезләр. Бала сөя алмыйлар. Тимерхан: «Икебезгә дә бик рәхәт әле», – дип Аниянең күңелен күтәрергә тырыша тырышуын. Әмма хатынның әни бәхетен татып карыйсы килә. Сабыйның «әни» дип үзенә эндәшүен тели. Ә ире инде бала булмау белән килешкән кебек.
Озак уйланып йөргәннән соң Ания иренә ниятен тишә. «Бала алыйк, – ди ул. –Бер үксез баланы бәхетле итсәк, бездә бәхетле булырбыз, аңа да рәхәт булыр». Иренең исә бу хакта да ишетәсе дә килми. «Йә үз каным булсын, йә булмасын. Ул балалар йортына нинди кешеләрнең балаларын алып килгәннәрен чамалыйсыңдыр, шәт. Тәрбия генә түгел, ген да үз ролен уйнамый калмый. Картлык көнеңдә булдыксыз, эчүгә сабышкан адәм кисәге белән интегәсең киләме?» – ди ул.
Хатын-кыз тели икән, үзенекен эшләми калмый. Ания дә әкренләп-әкренләп ирен күндерергә тотына. Баланы сайлап алырга, танышлары аша әти-әнисе турында белешергә сүз бирә. Дөньяда бит төрле фаҗига аркасында ятим калган сабыйлар да бар. Ярты елдан соң ире ризалык бирә.
Шуны гына көтеп торган Ания кирәкле документларны җыя. Чынлап та, танышлары аша булачак балаларын сайлый. Аңа бер сабыйның фотосын җибәрәләр. 4 яшьләр тирәсендәге кара чәчле, конгырт күзле кызчык аның күңеленә шунда ук ята. Ания белән Тимерхан баланы алырга бара.
Балалар йортына килеп керүгә, каяндыр бер бала йөгереп чыга да: «Әни килде», – дип Аниянең аягын килеп кочаклый. Ания баланы күтәреп ала. 5 яшьләр тирәсендәге саргылт чәчле малайның моңсу күзләрен күреп йөрәге өзгәләнеп куя: «Мин сине әниең түгел шул. Ул соңрак килер, яме», – ди, нинди сүзләр әйтергә белми йөдәп, бер тын баланы кочаклап торганнан соң. Шунда коридорның аргы башыннан тәрбияче тавышы ишетелә: «Артур, син кая чаптың инде тагын. Ник урыныңда утырып кына уйный белмисеңдер», – дип сукрана-сукрана тәрбияче килеп җитә. «Гафу итегез. Күптән түгел генә алып килделәр әле. Бигрәк нык көтә инде килеп алуларын. Шуклыгы да бар әле. Бераз гына игътибарны югалтсам, шунда ук ишеккә таба китә», – ди ул. Ә Ания тәрбияченең сүзләрен дә ишетми, күзен ала алмый малайдан. Шундый якын булып тоела ул аңа. Хәтта анда үзенең кечкенә чактагы чалымнарын да күрә. «Бу бит минем балам! Минем улым булачак», – дигән уй бөтерелә башында. Иренә карый. Читтән генә күзәтеп торган ире хатынының карашыннан ук барысын да аңлый. «Юк, юк, Ания, кыз алабыз дип килдек, әйдә, директор бүлмәсенә керик. Фотодагы кызны табып бирсеннәр безгә», – ди ул коры гына.
Ул көнне алар баласыз кайтып китә. Аниянең фотода күргән кызга күңеле ятмый, чөнки күз алдыннан моңсу күзле теге малай китми. Ирен кабат күндерә башлый. Бер айдан соң алалар Артурны барып ала. Башта гаилә бик бәхетле яши кебек. Ания баланы үлеп ярата. Бала да аңа күбрәк тартыла. Хатын бала белән ирен дә якынайтырга тели. Икесен генә урамга уйнарга җибәрә, йә берәр сәбәп табып икесен генә калдырып өйдән чыгып китә. Әмма кайтып керүгә улы муенына сарыла. Яныннан да китми. Тимерхан малайдан көнли башлый. «Миңа игътибарың бетте, минем белән сөйләшмисең дә», – дип бала кебек үпкәли хатына. Ә көннәрдән беркөнне ультиматум куя: йә баланы илтеп бирәбез, йә мин өйдән чыгып китәм. Ания иренең балалы тормышка әзер булмавын аңлый. Сөйләшеп тә карый, әмма нәтиҗәсез. «Бала – мәче баласы түгел. Хәер, җүнле кешеләр мәче баласын да чыгарып җибәрми. Баланы кире илтеп бирмим. Син үзең ничек дөрес саныйсың, шулай эшлә», – ди.
Ир аларны ташлап чыгып китә. Аниягә беренче мәлләрдә авыр була. Баланы кире алырлар дип курка. Әмма бала язмышы белән кызыксынучы булмый. Ялгызы гына бала үстерергә авыррак була Аниягә. Акча җитмәгән чаклары, хәтта туганнарыннан бурычка да алган вакытлары була. Ике дә уйламый төнге эшкә дә барыр иде, әмма малайны калдырырыга курка. Игътибар җитмәгән балалаларга матур киендереп кенә акыл кертеп булмый дип саный ул.
«Шушы бала аркасында ялгыз да калдың менә. Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан була дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Киреңә катмый илтеп бирсәң, хәзер ирең кочагыңда йоклар идең», – диләр аңа кайбер туганнары. Әмма Ания беркемне тыңламый. Артур – аның улы. Аны кемнең якты дөньяга китерүе мөһим түгел.
Артур, чынлап та, Аниягә охшаш булып үсә. Тарихларын белмәгәннәр, аларны әни белән ул дип уйлыйлар. Кечкенәдән бик акыллы булып үсә Артур. Башка балалар кебек артыгын сорап та җәфаламый. Алып биргән әйбергә чын күңелдән куана белә. Бишенче сыйныфка барганда Ания улына кредитка компьютер сатып алып кайта. Компьютерны күргәч, бик куана Артур. «Әни, мин үскәч күп итеп акча эшләрмен, сине төрле илләргә алып барырмын», – ди ул. Аңа компьютер җене кагыла. Малай үзе программалаштыру буенча бушлай түгәрәкләр таба. Дәрестән соң шунда йөри башлый. Мәктәптә дә гел бишкә укый. Әнисе бик ялынса да, тугыздан мәктәпне ташлый. «Минем синең җилкәдә утырасым килми. Ярдәм итәсем килә», – ди ул.
Колледжга укырга керә. Укудан кайта да компьютерына утыра. Әкренләп заказлар таба. Фрилансер булып эшли башлый. Беренче хезмәт хакын да тулысынча әнисенә кайтарып бирә. Ә ике елдан чит илгә ял итәргә барырга әнисенә юллама бүләк итә. Сөенеченнән елый ана. Ания үзе сайлаган язмышы өчен сөенеп бетә алмый. Иренең сүзенә карап илтеп биргән булса, баласыз кысыр гомере ничек узган булыр иде әле?! Ә менә инде ул улыннан хөрмәт күрә.
Ире белән аерылышканнан соң, башка бер ир-атка да карамый ул. Аны таныштырып та, димләп тә карамакчы булалар. Әмма ул белә: аны кабул итәрләр, улына әти булмаслар. Улы аның өчен беренче урында тора.
Артур әнисенең тагын бер хыялын чынга ашыра. Шәһәрдән ерак түгел, күл буенда бакча алып бирә. Апа белән шулай күрше булып китәләр. Ике ялгыз хатын бик тиз уртак тел таба. «Улына карата мәхәббәтен күрсәң син аның! Артык мәхәббәт балаларны боза, диләр. Бозмый икән. Үзең табасыңмы аны, аласыңмы мөһим түгел. Мәхәббәттә үскән бала, үскәч үзе мәхәббәт бүләк итә икән. Менә күршекәем тиздән дәү әни дә булачак. Килене дә бик әйбәт. Ания дә: «Кызым», – дип өзгәләнеп кенә тора. Бер улы бар иде, хәзер инде менә кызлы да. Аерым яшәсәләр дә, Артур әнисен бакчага китерә, алып китә. Һәрвакыт ярдәм итеп тора. Ана бәхете шулдыр инде ул. Ходай кушкан булса, бәхет тешеңне сындырып керә, диләр бит...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик Зур рэхмэт.Шулкадэр тирэн эчтэлекле тормышчан эсэр язучыга да безгэ житкеручегэ дэ бик зур рэхмэт.
0
0
0
0
БИК Зур Рэхмэт.Тормыштан алынып язылган .Нишлэтэсен кемгэдер Аллаха тжгплэ бала ирештерэ.Кемгэдер юк врачлар аркасында .Донья булгач торлесе була .Рэхмэт менэ бит ял гызга манаиыйм мин Аны.Улы усеп Дитер хормэт иттеп Тора энисен.
0
0