Күптән түгел улым хатыны белән аерылышты минем. Илдә булмаган хәл түгел инде, әлбәттә. Кешеләрдә әнә әллә нинди хәсрәтләр дә бар. Берьяктан шуларны уйлап, үз-үзеңне юатасың, бераз тынычланасың. Әмма аннары тагын барысы да искә төшә, кабат һәммәсен уйларыңнан, йөрәгеңнән уздыра башлыйсың. Кайда ялгыштылар соң, ничек ярдәм итә алмадык, безнең ялгыш кайда булды дип уйлыйсың. Чынлап та ата белән ана өчен шактый зур борчу икән бу. Борчу гына түгел инде, чын хәсрәт.
Күптән түгел улым хатыны белән аерылышты минем.
Илдә булмаган хәл түгел инде, әлбәттә. Кешеләрдә әнә әллә нинди хәсрәтләр дә бар. Берьяктан шуларны уйлап, үз-үзеңне юатасың, бераз тынычланасың. Әмма аннары тагын барысы да искә төшә, кабат һәммәсен уйларыңнан, йөрәгеңнән уздыра башлыйсың. Кайда ялгыштылар соң, ничек ярдәм итә алмадык, безнең ялгыш кайда булды дип уйлыйсың. Чынлап та ата белән ана өчен шактый зур борчу икән бу. Борчу гына түгел инде, чын хәсрәт.
Чынлыкта бу никахның шулай тәмамланасын мин үзем алдан ук сиздем. Әни кеше буларак, бәлки аны туктатырга, булдырмаска кирәк булгандыр. Тик бит балаңның бәхете турында сүз барганда андый кискен адымнар ясау бик кыен.
Киленебез улыбыз белән мәктәптә бер класста укыдылар. Беренче класстан ук. Әти-әниләрен дә, үзен дә яхшы белә идек. Сигезенче класста укыганда дуслашып йөри башладылар. Икесенең дә беренче мәхәббәтләре, башка берәү белән дә очрашканнары булмады. Безнекенең һәрхәлдә булмады.
Без мәктәпне тәмамлауга өйләнешәбез, дип улым берничә тапкыр әйткәләсә дә, мин дә, әтисе дә моңа әлләни игътибар итмәдек. Бала-чагалар бит әле, уйлары йөзгә үзгәрер дидек. Әле укыйсылары, аякка басасылары, эшкә урнашасылары бар...
Әмма боларның планнары без уйлаганнан күпкә җитдиерәк булып чыкты.
Икәү инде барысын да хәл иткәннәр иде: августта өйләнешәләр, Гүзәл университетка укырга керә, ә ул эшкә урнаша. Мин бу хакта ишетүгә: «Ничек эшкә урнашасың? Кая урнашасың? Ә укуың нишли?» – дидем аптырап. «Гаилә булгач, кемдер эшләргә тиеш бит инде. Гүзәл эшләп, мин укып йөри алмыйм бит инде», – диде улым.
Аңлыйм, бер яктан ул дөрес әйтә, безнең өскә проблемаларын өймәүләре сөендерә дә, тик икенче яктан аның да бит хыялы бар иде. Инде ничәнче класстан ук архитектор булам дип хыялланды. Бу хакта искә төшергәч ул: «Әлегә хыялны арткарак күчерәм, аннары күз күрер», – диде.
Барысы да алар планлаштырганча булды: август ахырында туй ясадык, 2-3 көннән соң Гүзәл студент эскәмиясенә утырды, ә улым эшкә чыкты. Белеме, дипломы, тәҗрибәсе булмаган япь-яшь кешене кая алсыннар инде – гади эшче булып урнашты.
Бер бүлмәле квартирабыз бар иде, шунда аерым яши башладылар. Үзләре теләгәнчә көн итсеннән, кысылмыйк дип, аларга бик сирәк барып йөрдек.
Улым үзе исә көн дә шалтыратып бер хәлебезне белә. Сүз арасында гына сиздермичә: «Нәрсә эшлисең? Гүзәл кайда?» – дип тә сорыйм.
Идән юам әле... өй җыештырам... ашарга пешерәм... савыт-сава юам... кибеткә ипигә чыктым... керләр элдем... кер үтүклим менә...
Ничә сорасаң да, шулай ди. Ә Гүзәл?
Аның лекция... группалары белән туган көнгә киттеләр... дус кызлары белән концертта... спортзалда... бер мастер-класска язылган иде... аның бүген курслары – испан теле өйрәнә... группадашлары белән пикникта... сплавта... барда...
Кайчак сак кына: «Улым, нигә бергә бармадыгыз соң?» – дип сорыйм. «Миңа иртәгә эшкә», – ди ул.
Гүзәл ничә ел укыды – җаваплар гел шулай булды.
Гүзәлгә яңа күлмәк алдык әле... Гүзәл бер сумкага бик кызыккан иде – шуны алдым... Гүзәлгә туфли кирәк...
Мин аның үзенә нәрсәдер алганын, гомумән, хәтерләмим. Без әтисе белән туган көненә шуңа күрә гел аңа берәр кием-салым алырга тырыштык. Ә ул Гүзәл группадашлары янында кимсенмәсен, алардан ким киенмәсен, дип бик тырышты.
Киленебезнең укып бетергәнен бик көттек. Аннары читтән торып булса да улыбыз да югары белем алыр, үзе хыялланган һөнәрле булыр дип өметләндек.
Ниһаять, ул көн дә җитте. Әмма без уйлаганча күңелле булмады шул ул.
Гүзәл диплом алып кайткан көнне үк улыма: «Мин аерылышырга гариза бирдем», – дигән. Сәбәпләрен дә аңлаткан: аңа улым белән хәзер кызык түгел, сөйләшергә сүзе дә юк икән. Син үзеңне үстерүдән туктадың, бернәрсә белән кызыксынмыйсың, эштән башканы белмисең, дигән.
Шулай инде, кайдан кызыксынсын, аның эштән бушаганы бармени?!
Әйберләрен җыйды да чыгып китте Гүзәлебез. Бер группадашы белән тора диләр. Дөрес булса, инде өйләнешергә җыеналар икән. Бәхетен бирсен Ходай аңа – башка теләгем юк.
Мине хәзер улымның хәле генә борчый. Ул ниндидер өметсезлектә, яшәргә көче калмаган кеше кебек тоела. Үз-үзенә бикләнде. Аңлыйм инде, яраткан кешеңне югалту җиңел түгел. Ә хатынын бик яратты ул. Хәер, әле дә ярата бугай. Безгә аның турында бер начар сүз әйттерми. Ничек улымны тормышка кире кайтарырга, кешеләргә кабат ышанырга өйрәтергә – бу сорауларга әле җавабым юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
1
Артык ярату яхшыга илтми, береннен генэ яратуы бигрэк тэ. Ярату ике кешенендэ бер тигез булганда гына яхшы. Киленегез аны ботенлэй исэплэмэгэндэ инде, ярату дурында суздэ юк монда.
0
0
0
0
Әни кешенең,хәәер нишләргә,ничек ярдәм итәргә дип утыруына искитмәле. Улыңа төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәргә.Һаман сөйләшергә.моның мәхәббәт булмавын аңлатырга тырышырга.Улыгыз мәһәббәтне бутый.Үзен үзе корбан иткән.яратам дип. Ә хатыны бик мәкерле,үзен үзе генә яратучы чын эгоистка булганына,күзен ачаига.Әле соң түгел.Гашыйк булырга да.бәхетле гаилә корырга да. Мәһәббәт .чын ярату андый булмый.Улыгыз.үзе дә гәепле. Шундый маңкорт хатын ясап куйган. Үзенең бәясен белсә.алай ук булмаган булыр иде бәлкем.Сау сәләмәт ир егет.Кайгырып утыру килешми.
0
0