Логотип
Күңелеңә җыйма

Ул миңа: «Туй булмаячак...» – диде

Мәхәббәтнең гомере ике ел дигән сүзне сездә укыган идем шикелле. Ике ел! Ул миңа әлегә коточкыч күп, озак булып тоела. Очсыз-кырыйсыз булып!

Кайдан сөйли башларга да белмим. 
Бу хәлләргә әле ярты ел гына узды. Күз алдына китерәсезме – туебызга ике ай калганда мине егетем ташлады. Инде бар нәрсә дә әзер иде диярлек. Ресторанга бронь ясалган, алып баручылар сайланган, көне билгеләнгән... Җырчыга кадәр сөйләшеп куйган идем. Ул җырчы сайлауга бөтенләй катнашмады, миңа барыбер, диде. Ресторанны исә икәү барып карадык, әмма анысын да мин тапкан идем. Бер дус кызымның туе шунда узды, шул вакыт ук: «Кияүгә чыксам, туем монда булачак!» – дигән идем кызларга. Алып баручылар да мин теләгән артистлар иде. Егетем: «Бигрәк кыйммәт сорыйлар!» – дип каршы килеп маташкан иде дә, мин: «Баш киткәндә, чәчне жәлләмиләр инде», – дидем. Туй арзан була алмый бит инде ул.

Әйтәм бит, бөтен нәрсә әзер иде.

Чакырулар да ясатып алган идем инде. Ерактаграк туганнарга инде җибәреп тә куйган идем: кеше бит хәзер вакытын бик күпкә алдан планлаштыра. Бер-ике атна кала гына чакыра алмыйсың.

Туй күлмәге тегәргә дә заказ биргән идем. Күз көеге булып шкафта эленеп тора әнә хәзер. Салоннан гына алган булсам, кире дә тапшырган булыр идем. Хәзер ул күлмәкне нишләтергә дә белмим. Сатар идем – миңа үлчәп тегелгән. Калдырсаң да, нәрсәгә инде ул. Кабат кияүгә чыгарга уйласаң да, аны киеп булмаячак бит инде. «Ә минем күлмәгем инде бар», – дип, шкафтан алып кына кия алмыйсың. 

Әллә нәрсәләргә кереп киттем, боларны язарга теләмәгән идем. Мин кичергәннәр белән чагыштырганда, болары чүп кенә бит аның. 

Мин аны шундый яраткан идем! 

Ике ел очрашып йөрдек без аның белән, соңгы ярты елын бергә яшәдек. Ул димәгән минутым гына түгел, мизгелем дә булмагандыр минем. Йә арага керерләр дип, бер дус кызым белән дә таныштырмадым. Сорасалар да: «Ашыкмагыз, туйда күрерсез әле!» – дия идем. Тик бергә булырга язмаса, арага ятлар кермәсә дә, аерылышасың икән ул...
Егетемнең соңгы вакыт үзгәргәнен туйга әзерлек мәшәкатьләре белән генә сизмәгән инде мин. Бәхетле булып үзем уйлап чыгарган дөньяда яшәп торганмын. Тирә-юнемдә ни булганын белмәгәнмен, күрмәгәнмен. Соңыннан кабат-кабат барысын да искә төшергәч кенә аңладым боларны.

Ул көнне эштән кайтып керде дә:
– Безгә бик җитди сөйләшергә кирәк, – диде.
Аннан минем нидер әйткәнемне дә көтеп тормыйча дәвам итте:
– Туй булмаячак... Без синең белән бер-беребезгә туры килмибез. Син – мин теләгән кеше түгел! – диде.

Аяк астында җир шуыша дип әйтәләр бит әле – мин аның ничек булганын шул мизгелдә аңладым. Бер мәлгә күз алларым караңгыланды, колаклар шаулый башлады. Нидер әйтмәкче булам, телем әйләнми. Үзем шул минутта: «Аңымны гына югалтмасам ярый», – дип уйлаганымны беләм.

Билгеле, елый башладым инде. 
– Ничек инде, моңарчы туры килә идек бит, бүген генә кинәт нигә туры килми башладык? Алайса нигә миңа предложение ясадың? – дим.
Дәшми бу. 
– Нәрсәне дөрес эшләмәдем? Әйт кенә, үзгәрәм! Барысы да син теләгәнчә булыр! – дим.
– Юк, – дип, башын гына чайкады. 
Аннан борылып китте дә, шкафтан минем чемоданны тартып чыгарды. 
– Мин бүген үк синнән китәргә тиешмени? – дим.
Аның әти-әниләре алып биргән фатирда яши идек без. Зур түгел, бер бүлмәле генә ул. Өйләнешкәч, ипотекага зурракны алырга дип планлаштырган идек. 

Бу соравыма да җавап бирмәде. Болай да аңлашыла бит дигән кыяфәт белән карап кына куйды. 
– Син бит мине әти белән әнидән инде сорадың... Алайса аларга нигә кире уйлавыңны да үзең әйтерсең, – дим елый-елый.
– Ярый, әйтермен, – диде.

Әмма әйтмәде, үземә хәбәр итәргә туры килде. 

Шул кичне үк аннан чыгып киттем. Такси чакырта башладым, кая, кемгә барырга, нинди адрес язарга белмим... Әйберем дә күп җыелды, авыр, ә ул мине машинага кадәр дә озата чыкмады... Ачкычын ишек төбенә куеп, саубуллашмыйча да чыгып киттем. 

Искә төшерсәм дә, куркыныч төш кебек. Иртән генә якын булган кешеләр берничә сәгать эчендә шулай чит-ятларга әйләндек. 

Бу хәбәрне ишеткәннән соң башта әни авырып китте. Аннан үзем... Өч ай эчендә биш фатир алыштырдым. Кайсы кинәт бәясен күтәреп куйды, кайсының туганнарына кирәк булды, берсенең күршесендә исерекләр яши иде – торырга куркыныч дип үзем чыктым... Эштә проблемалар башланды. Анысына үзем гаепле инде – соңгы вакытта эш кайгысы булмады бит... Башта шундый ябыктым, аннан кинәт тазардым. 

Бүгенге көндә – берүзем. Туй дигән сүзне дә ишетә алмыйм. Туй күлмәгеннән булган кызларны күралмыйм. Хәтта фотоларда да! Ир-атларны да күралмыйм. 

Үземнең бүгенге хәлем үземә куркыныч. Бу хәлдән ничек чыгарга да белмим. Теге ике ел тизрәк узса иде дип кенә телим, бәлки, аннары бераз җиңелрәк  булыр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар