Логотип
Күңелеңә җыйма

Укырга... мылтык күтәреп

 Керчьта өч көнлек траур... Яши дә башламаган килеш, бер гөнаһсызга корбан булган яшь кызлар һәм егетләр истәлегенә игълан ителгән фаҗигале көннәр күңелләрдә озак сакланыр. Хәзер Россия Тикшерү комитеты политехника көллияте студентларына аткан егетнең шәхесен ачыклый. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итә. 

Көллиятнең 4 нче курсында укучы 18 яшьлек Владислав Росляковның илне тетрәткән коточкыч бу җинаятен йөрәк кабул итми. Ничек инде бергә укыган, дус булып йөргән курсташларыңа – дусларыңа мылтык төбисең? Нәтиҗәдә, 20 кеше һәлак булган, 60 ка якын кеше авыр хәлдә хастаханәләргә озатылган. Әле тагын күпмесе, аңына килә алмыйча, мәңгелеккә китеп барыр, билгесез. 

Шунысы гаҗәп: утлы коралы, шартлаткычлары белән егет мәктәпкә ничек үтеп керә алган? Ничек аны беркем күрмәгән? Хәер, ишек «саклаган» олы яшьтәге вахтершадан ни өмет итәсең инде? Ә бит ничәмә-ничә мәртәбәләр әйтелде: мәктәптә сакчылар, психологлар, балигъ булмаган яшьтәгеләр белән эшләүче инспекторлар эшләргә тиеш. Шунсыз булмый, шунсыз фаҗига арты фаҗига буласын көт тә тор! Инде Беслан да безгә сабак була алмады. Бәлкем, бусы тиешле нәтиҗә ясарга этәрер?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездэ гомер-гомергэ шулай буллы инде!!!Тиешне бер кеше утэми,тплэп ителу шунын чаклы гына,Иоганн.Аллам сакласын,курергэ язмасын!!

    Хәзер укыйлар