Күңелеңә җыйма
Тыныч йокла, әнием
—Үз-үземне белә башлаганнан бирле мин әниемне югалтудан куркып яшәдем. Аңарга күңелемнән гел исәнлек-саулык, озын гомер тели идем. Әмма язмыштан узмыш юк икән. Күзләрен мәңгелеккә йомганда әниемә нибары алтмыш биш яшь иде. Аңардан соң яшәгән соңгы унбер елымның бер генә көнен әниемне искә алмыйча уздырдыммы икән?! Мин аны гел исән көе күз алдыма китерәм, аның белән киңәшәм, аңа багышлап шигырьләр язам, юлда очраган ак яулыклы әбиләрдән аның чалымнарын эзлим. Өзелеп-өзелеп сагынам әниемне!
Әтиебез үлгәндә әниемә утыз дүрт яшь була. Аның кулында өч бала һәм әбиебез (әтинең әнисе) кала. Олы абыйга бу вакытта — сигез, уртанчыбызга — биш, ә миңа ике яшь була. Безне күкрәгенә кысып, кайнар яшьләрен аз түкмәгәндер әни. Бу олы хәсрәтен эш белән һәм... җыр белән басты ул. Әнием терлек-туар арасында да, кырда, басуда да, өйдә дә үзалдына гел моңланып, ниндидер сагышлы көйләр көйләп йөри иде.
Сугыш вакытында ундүрт яшеннән хезмәт юлын башлаган әнием эшне ирләр кебек батырып эшләде. Урман да кисте, колхоз эшен дә калдырмады, арба да тартты, алты почмаклы йорт та җиткерде. Әле дә хәтеремдә, берсендә яз көне сука башына кеше таба алмадык. Әни, сука башына басып, бөтен бакчаны сукалап чыкты. Соңыннан, эш беткәч, бакча читенә утырып, күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышып, елады ул. Арыганнан гына түгел, әлбәттә...
Колхоз эшеннән төшке ялга кайткан арада да арба тартып кырга үлән җыярга чыгып китә иде ул. Бервакыт шулай кукуруз арасыннан чүп үләне җыйганда, бригадир килеп чыга да әнинең кул арбасы ның бер көпчәген салдырып китә. Нишләсен, әни дә күп уйлап тормый, бакча артыннан гына бригадирның өенә төшә дә, ишегалларына кереп, кул арбаларының көпчәген салдырып ала һәм җыйган үләнен барыбер өйгә алып кайта. Шулайлар итеп азапланмаса, сыерын ничек асрасын соң ул?! “Соңыннан бригадир да бер сүз кузгатмады, мин дә, — дип көлеп искә ала иде әни. — Көпчәкләрне алмаштык шулай”.
Намаз укымаса да, гомер буе Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып яшәде әни. Кичләрен белгән догаларын укый-укый безгә бәхет сорар иде. Ә уразасын ул беркайчан да — борчак чапканда да, чөгендер алганда да калдырмады. Берсендә, бездән егерме чакрымдагы Коланга станциясенә чөгендер тапшырырга барганда, юлда, янында башка нәрсә булмагач, әрем белән авыз ачкан...
Иртә китәсен белгәндәй, назын, мәхәббәтен, йөрәк җылысын безгә кызганмыйча бирде ул. Җил-яңгыр тидерми безне саклап үстерсә дә, үзен генә саклый алмады әни... Аны җирләгәч, кәгазьләре арасыннан өчебезгә багышлап язган өч дәфтәр таптык. Дәфтәр тулы догалар! “Мин үлгәч, сагынсагыз шушы догаларны укыгыз, — дип язган әни, — еламагыз, һәркемнең үләсе бар. Ходай Тәгалә иманнан аермасын”. Кабергә кереп яткач та, һаман безне уйлаган, безне юатырга теләгән әни.
Мин кияүгә күрше авылга чыктым. Әниемнең туган көнендә һәр елны үзебезгә, Кече Кайбычка барам. Кабер өстендәге чәчәк таҗларында безнең күз яше кебек чык тамчылары ялтырый. Ә яфраклар исә әкрен генә искән җилдә әниемнең өзелеп калган җырларын көйлиләр төсле. Мин күңелемнән кабат иң якын кешемә эндәшәм:
Тыныч йокла, әнием минем,
Нурлы булсын каберең.
Йөрәгемнең уртасында
Син булырсың, бәгърем.
Фәридә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Эти-энисе, ин якын туганнары исэн- сау кешелэр- ин бэхетлелэр. Шуна курэ кадерлэрен белегез аларнын, hэрвакыт ярдэм итегез! Аннан сон укенечкэ калмасын!
0
0