Сәйдә абыстай Аппакова үзенең бер сабагында «Ирләр мәшәкать яратмый», – дигән иде. «Әйтәсе сүзегезне дөрес итеп, җайлап-майлап әйтегез», – дигәнрәк мәгънәдәге киңәшен мин дә «мыегыма чорнап» куйдым. Абыстай хак әйтә, артык мәшәкатьтән ирләрнең коты алына.
Сәйдә абыстай Аппакова үзенең бер сабагында «Ирләр мәшәкать яратмый», – дигән иде. «Әйтәсе сүзегезне дөрес итеп, җайлап-майлап әйтегез», – дигәнрәк мәгънәдәге киңәшен мин дә «мыегыма чорнап» куйдым.
Абыстай хак әйтә, артык мәшәкатьтән ирләрнең коты алына. Хәер, мәшәкатьне кем яратсын инде? Ләкин безнең бер аермабыз бар: хатын-кыз мәшәкатькә мәшәкать итеп түгел, ә кирәкле эш итеп, ирләр исә «шул гына хаҗәт иде» дип карый. Аларча, кибеткә бару, кирәк-ярак сайлау, яңа пәрдәләр алыштыру, ремонт ясау – барысы да – «хаҗәте бар!» Юк, яратуын алар да матур, уңайлы йортта яшәүне, тәрәзәдә күзне иркәли торган матур пәрдәләр эленеп торганны ярата, ләкин моның өчен аларны гына мәшәкатьләмәсеннәр. Аларча фикер йөртсәң, өйдәге ремонт та үзеннән-үзе ясалырга, кирәкле кием-салым да шкафка үзе кайтып утырырга, яңа пәрдәләр дә үзләре менеп басарга тиеш булып чыга.
Бәлки моны укыгач, кайбер ирләр үпкәләр, без андый түгел, дияр. Килешәм, барысы да түгелдер.
Ял көннәрендә кибеткә бергәләп чыгып, бергәләп әйбер сайлыйсы килә бит ул. Алмасаң да, бер карап кайтсаң гына да күңел булып куя. Аннары кайда нинди бәяләр икәнен белеп тору да яхшы нәрсә инде ул.
Берәр кибеткә барырга кирәк булса, менә башлана бездә бәхәс. Мин: «Әйдә инде, барып кына кайтыйк», – дип ялынам. Иремнең барасы килми: «Мине борчыма, үзең генә барып кайт инде», – ди. Баруын мин үзем генә дә бара алам анысы... Ләкин икәү барыбер дә күңеллерәк бит. Аннары, берәр нәрсә сайлаганда икәү булсаң, күпкә яхшырак. Әйтик, син үзеңә ошаган күлмәкне алып «примерочная»га кереп киттең, ди. Ә аның размеры туры килми. Кабаттан киенеп, залдан үз размерыңны табып, кабат чират торып «примерочная»га кергәнче күпме вакыт уза. Шунда яныңда бер кешең булса, ул гына алып килә дә бирә.
Без элек бу уңайдан бәхәсләшеп кенә калмыйбыз, бер-беребезгә үпкәләшеп туктый идек. Бик аңлыйм иремнең кибеткә барасы килмәгәнен, минеке дә килми ул. Ләкин кирәге кирәк бит аның... Кемгәдер бүләк аласы була, балаларга кием-салымы кирәк, ашарга-эчәргә, кер порошогы-сабыны... Барысын да күтәреп кайтуы да бер кешегә генә бик җиңел түгел.
Үзем дә рульгә утыргач, хәлләр бөтенләй кискенләште. Элек, машинам югында: «Үзем генә ничек күтәреп кайтыйм?» – ди идем. Хәзер моны сәбәп итеп булмый, күтәрмә, машинаңа салып кайт, дип кенә җавап бирә башлады.
Бу элегрәк, мин әле яшьрәк һәм тәҗрибәсезрәк чакта шулай иде. Ә хәзер... Хәзер мин бер тылсымлы сүз беләм. Шул тылсымлы сүз әллә нинди киребеткән ирләрне дә диваннан кузгата алырдай кодрәткә ия. Гаҗәеп сүз ул. Аны ишеткән кеше, үзеннән-үзе канатланып, синнән алда киенеп машинага чыгып утыра. Өйрәтимме?
Кибеткә икәү барырга кирәк булып, ирем киреләнеп маташса, «Ник мин кирәк инде анда, үзең генә дә барып кайта аласың бит. Минем хәзер хоккей башлана», – дисә, мин һәрвакыт теге тылсымлы сүзне кулланам. Юк, «зинһар өчен» дигән сүз түгел ул. Эшемнән бүленеп, күзләренә туп-туры карыйм да: «Бара алам мин анысы кибеткә үзем генә дә... Ләкин минем өчен ул бер проблема. Йә парковкасы булмый, йә тегесе, йә монысы... Ә янымда син булсаң, барлык проблемалар да юкка чыга. Синең янда мин бернәрсәдән дә курыкмыйм. Синең белән миңа рәхәт», – дим. Ихластан әйтәм. Һәм беләсезме, бармыйм, дип тарткалашкан ирем, мыек астыннан гына елмаеп, киенә башлый. «Әйдә инде, барып кайтсак кайтыйк, только хоккей башланганчы кайтып җитәбез!» – ди. Кайтып җитү-җитмәү – анысы икенче мәсьәлә, ләкин теге сүз чынлап та эшли бит! Кулланып карагыз әле сез дә. Ярдәм итсә, комментарий итеп язарсыз. Бәлки, кемдер мин белмәгән тагын да тылсымлырак сүзләрне беләдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк