Логотип
Күңелеңә җыйма

Әти кайтты

Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...


Әти гаиләдән киткәндә миңа – 16, сеңлемә 13 яшь иде. Хәтерлим ул көнне. Әти кичен кайтты да, мин китәм, диде. Болай да соңгы елларда  өйдә бик сирәк була иде ул. Без аның өйдә юклыгына күнгән идек. «Эше шундый инде әтиегезнең, хокук сагында көн-төн торырга кирәк бит», – дип, әтине яклый иде әни. Кыз балага үсмер чагында әти әллә ни кирәк түгел микән, безгә генә шулай тоелдымы, әтинең өйдә юклыгына исебез китми иде. Без башкача – әтиле тормышны күз алдына китерә белмәгәнбез инде. Шулай булырга тиеш, бар гаиләләрдә дә әтиләр шулай читтәрәк йөридер дип  кабул иткәнбездер. Хәзер иремнең өч балабыз белән ничек мәш килгәнен карап утырам да,  балачагым әтисез булганын аңлыйм. Әтиле ятим булганбыз башта ук, аннан соң бөтенләй әтисез калдык. 


Әти, китәм, дип сүз башлагач, әни сеңлем белән безне бүлмәгә куып кертеп җибәрде. Кухня ишеген ябып,  бик каты кычкырыштылар, әни елады. Барысын да ишетеп торсак та, кермәдек, әни керергә кушмады бит. Берзаман шап итеп өй  ишеге ябылды. Бераз куркып утырдык әле. Аннан соң  әкрен генә ишекне ачып кухня ягына таба карадык. Әни өстәл башында башын тотып утыра иде. Барып аны кочаклап алдык. Мин шундук аңладым: гаиләбез таркалды, башка безнең әти булмаячак.


– Кызлар, әтиегез башка безнең белән яшәмәячәк. Мин дә, сез дә аны онытырга тырышыйк. Ул хәзер безнеке түгел инде.  Бер-беребезгә терәк булып яшәсәк, бу авырлыкларны ерып чыгарбыз. Шуңа миңа  борчу китермәгез, яме, – диде әни. 


Без бер сүз эндәшмәдек, чөнки нәрсә әйтергә белмәдек. Әнә шулай өчәү генә яши башладык. Әни  кибеттә сатучы булып эшли иде, базарга сатарга күчте.  Кичләрен мунча юарга йөри иде. Аңа ярдәм итәргә дип, безнең дә барган чаклар күп булды.  Юк, кыенсыну, гарьләнү хисе дә булмады бездә. Яшәр өчен акча кирәклеген аңлый идек. Ә әнигә ярдәм итәсе килә. Әтидән килгән алимент әлллә ни зур түгел иде.  Ул шул китүдән безнең тормыштан да китте. Хушлашмыйча да... Безнең белән аралашу җае  эзләде микән, белмим. Юктыр. Җай эзләсә, киноларда кебек безне мәктәптән каршы алган булыр иде. Ә без сеңлем белән мәктәптән гел икәү генә кайттык...


Әни беркайчан да әтине хурлап сөйләмәде. Әмма әнинең апалары килгәч, кухняда чыш-пыш кына әтине сөйләгәннәрен ишетә идем. Әти икенче хатынга киткән. Ул гаиләсендә зур йорт төзи икән, ә безнең яшәгән фатир рәсмиләштерелеп тә бетмәгән... 
Әтисез үскәнгәме, үсмер чактан ук  кияүгә чыгу турында хыялландым. Әмма минем ирем мине бик яратачак, башкаларга карамаячак. Төннәрен йокларга яткач, Ходайдан гел шулай сорадым.  


Техникумга  укырга кергәч бер егет белән таныштым. Бик басынкы, акыллы егет иде ул. Бу егет ирем булса, беркайчан да ташламаячак дигән уй кайчан керде микән башыма, белмим. Минем моңа иманым камил иде. Техникумны тәмамлауга өйләнештек. Ул авылдан, мин йортсыз-җирсез шәһәр кызы. Тормышны төптән башладык без. Әни белән сеңлем яшәгән фатирдан ерак түгел фатир арендаладык. Инде тормышым түгәрәкләнеп бара дигәндә генә әнинең яман шеш белән авырганлыгы билгеле булды. Дүртенче  стадия дип диагноз куйдылар табиблар. Әнигә операциядә ясап тормадылар.  Соңга калгансыз, диделәр. Әни барысын да аңлады.  Бик нык авыртынса да, еламады.  Бик сабыр иде ул безнең. Шул сабырлыгы аркасында чиргә сабышкандыр дип уйлыйм хәзер.  Ир бирмәк, җан бирмәк, диләр бит...


– Әтиегез кайтыр ул, кайтмый калмас, аны ташламагыз, балалар.  Нинди генә булса да, ул сезнең әтиегез...
Әни үләр алдыннан әнә шулай диде. Без сеңлем белән әнигә күтәрелеп бәрелә алмадык, әмма икебезнең беребез дә аның васыятен  кабул итмәдек. «Әни шуның аркасында авырды, без аны кабул  итеп өебез түренә утыртырбыз менә», – дип сөйләшеп алдык сеңлем белән. Әтине гафу итмәячәгебез, аны кабул итмәячәгебез көн кебек ачык иде ул чакта. 


  Иртәләрнең берсендә әни уянмады. Әнине югалтуга үзебезне әзерләгән кебек идек,  безне ташлап китәсен белә идек. Юк, моңа һич әзер булып булмый икән. Берничек тә!  Дөнья шундый ямьсезләнде, көн сорыланды, кочагымдагы балама да елмая алмадым. Бер минут эчендә  бөтен тормыш мәгънәсезгә әйләнде.   Гаиләм, янымда сеңлем булса да, үземне тома ятим итеп сиздем. 


Әнине соңгы юлга озатырга әти дә килгән иде.  Өйдән чыгып киткәннән соң беренче тапкыр.  Картаеп киткән кебек тоелды ул миңа.  Күзләре дә сагышлы иде. Нигәдер бездән киткәнгә үкенәдер кебек тоелды. Бәлки, үземне шулай юатырга теләгәнмендер. «Нигә килгән инде ул?» – диде сеңлем колагыма гына. «Шаулама, яме», – дидем. Әти безнең янга килмәде. Курыкты микән, кыенсындымы, баш кагып кына исәнләштек. 
– Кызым,  әниеңне хөрмәтләп соңгы юлга озаткан өчен рәхмәт сезгә. Гафу итә алсагыз, гафу итегез мине. Әниең әйтмәгәндер без аның белән очрашып сөйләштек. Аннан да  гафу үтендем. Тормыш ялгышлардан тора икән ул шулай, – диде әти, икенче көнне шалтыратып. 


 Әни үлгәннән соң әти белән якынайдык дип әйтә алмыйм.  Бәлки, әни дә аңа берәр  сүз әйтеп калдыргандыр. Ул еш булмаса да, шалтырата башлады. Күбрәк иремә шалтыратты. Кунакка чакырыйк бабайны дип әйтеп карады  ирем, әмма мин әле аны кунак итәргә әзер түгел идем.  
Тормыш үз көенә дәвам итте. Бер-бер артлы балаларыбыз туды. Бала мәшакәтьләренә чумдык. Аннан үз тырышлыгыбыз белән йорт салып кердек.  Өйгә Коръән укытканда ирем әтине дә ашка чакырыйк, диде. «Әтиең бит инде. Без йорт салып кергәнгә бик сөенә», – диде. Ризалаштым. Икенче тапкыр әти белән шунда күрештек.  Әти бик картайган иде. Ике кияве уртасында утырды аш өстәлендә.  Әллә үзебез дә  басылган идек инде, әтигә карата миндә дә, сеңлемдә дә бернинди дә ачу юк иде. Әмма әти дип тә өзелеп төшмәдек. 


Тагын бер елдан әтине хатыны куып чыгарганын ишеттек.  Әти төзегән зур йортта туган кызы ниндидер хәйләләр белән аны пропискадан да төшергән. Әтинең ул өйгә бер хокукы да калмаган. Ул авылга кайтып туганнарында яши икән.   
Әтинең читләр бусагасында яшәве оят иде. Ирем белән сөйләштек тә аны үзебезгә алып килдек.  Менә инде ике ел әти безнең белән яши. Сеңлемнәргә дә барып яшәп кайта. Оныкларын караша. Җылылык бармы дип сорарсыз. Бар инде ул җылылык. Без аны кабул иттек. Нинди генә булса да, ул безнең әти. Әти белән әнине сайлап алмыйлар, диләр бит.  Безгә менә шундый әти туры килгән. Әти бездә яши башлаганнан бирле миндәге ятимлек хисе сүрелде. Аннан соң әнинең дә әйтеп калдырган сүзе бар бит әле... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эниегез бик яраткан этиегезне. Ул сезгэ дэ бик яхшы тэрбия биргэн.

    Хәзер укыйлар