Логотип
Күңелеңә җыйма

Телемне тыйсам иде...

Көтмәгәндә тавышлана башладылар. Сүзләре аңлашылып бетмәсә дә, талашканнарын аңлыйм. Икесе дә кулларын селти-селти сөйләшәләр. Шунда кияү тотты да хатынына сукты...

Төп йорт килене мин. Килен кеше болай да барысына да ярап бетә алмый. Әле өстәвенә, күп сөйләшәм, күп күрәм. Нишләтим инде менә, дәшми тора алмыйм. Ә кайнана белән яшәгәндә еш кына дәшми кала белергә, телеңне тешләргә кирәк. Мин аны начарлыктан дә әйтмим, бары тик эчемдә тота торган кеше түгел инде менә, туры сүзле. Ни уйласам, шуны әйтеп салам. Менә шул гадәтем аркасында бер күңелсез хәлгә калдым. 

Без яшәгән йорт аркылы гына иремнең сеңлесе яши. Ике арадагы йортта берәү дә яшәми. Олылар үлеп бетте, балалары шәһәрдә. Ике арада кечкенә генә булып тора. Без дә, иремнең сеңелләре дә бакчаны артка таба зурайттык, бәрәңге бакчасы урынына чыктык. Шулай итеп, бакчага чыгуга сеңлебез белән кияүнең дә бакчасы күренеп тора, үч төбендә кебек. Алар бераз түбәнрәк тә урнашкан әле. Яз көне бигрәк тә бакчадан кермисең ул. Казыйсың, утыртасың, казынасың шунда. 

Бер кичне сыер саугач бакчага чыктым. Инде кишер-чөгендер утырта торган вакыт җиткән иде. Кибеткә баргач, бөтен очраган кеше утырттык, диделәр дә, мин дә шул кичтән калмыйча утыртырга хәл иттем. Бакчада казына башлауга миңа кайнанам да иярә иде. Үзе эшләмәсә дә, минем белән сөйләшеп, өйрәткәләп тора. Әйтәм бит, күп сөйләшәм дип, минем белән беркайчан да күңелсез булмый. Ул кичне нигәдер әни чыкмады. 

Мин үз түтәлемә сызыклар сызып орлык чәчәм. Иремнең сеңлесе белән иртән күрешеп, сәлам бирешкән идек инде. Аның да бакчада икәнен күрдем, эндәшмәдем. Гел күрешеп торгач, күргән саен сүз катып йөрмибез. Ул да нидер утырта дип уйладым. Бераздан ире дә чыкты. Шунда көтмәгәндә тавышлана башлады болар. Сүзләрен аңламасам да, спорлашканнарын аңлыйм. Икесе дә кулларын селти-селти сөйләшәләр. Шунда кияү тотты да сукты хатынына. Иремнең сеңлесе кулы белән яңагын тотты да, чүгәләп утырып эшен дәвам итте. Ире нәрсәдер сөйләвен, дәлилләвен дәвам итте...

Мин катып калдым. Үз гомеремдә беренче тапкыр хатын-кызга кул күтәргәннәрен күрдем. Кем диген әле? Елмаеп-көлеп йөри торган киявебез бит! Иң мөһиме – иремнең сеңлесенә шаккаттым! Ул еламыйча, гаҗәпләнмичә генә яңагын тотты да, утырып эшен дәвам итте. Димәк, аның өчен бу гадәти күренеш була түгелме соң? Аның урынында булсам, миңа ирем сукса, кычкырып елап чыгып йөгерер идем, бу якка таба качар идем. Ә ул...

Утырган урынымнан кузгалырга да куркып утырам шулай. Миндә орлык кайгысы калмады. Хәзер ничек итеп иремнең сеңлесенә күренмичә генә бакчадан чыгып китәргә соң? Бәлки ул миннән иртәрәк кереп китәр дип көтә башладым. Юк, ашыкмый гына эшли бу. Шуннан кулымда калган орлыкларны кире салдым да, тиз генә кереп китим дигән идем, бакчага кайнанам кереп бара. «Беттеме?» – ди, бөтен бакчага яңгыратып. Җавап бирми хәлем юк иде. Әлбәттә, кызының да бакчада икәнен күреп алды кайнанам, аңа да сүз кушты. Кызы, берни булмагандай, көр тавыш белән җавап бирә, үзе миңа карый. Минем барын да күргәнне аңлаган иде ул...

Әйтәм бит, туры сүзле дип. Кич бу хәл турында иремә сөйләдем. Ул да минем ише кызу кеше. Туп-туры сеңелләре йортына кереп китте. Биш минуттан әйләнеп чыкты. Кыскасы, сеңлесе өчен үч алып, кияүенә җавабын биреп чыккан. Мин инде бу адымым, тыелып тора алмавым өчен үкенә башлаган идем. Шулчак өй ишеге ачылды да, елап беткән сеңлесе килеп керде. «Нигә минем тормышка кысыласыз?» – дип башлаган иде, мин дә, абыйсы да калмадык... «Син котырткансың! Ни эшең бар минем тормышта? Бүтән исәнләшмим дә! Эзегез дә булмасын бездә!» – дип, ярсып чыгып китте. Кайнана берни белми иде бит, ул да сүзсез калды. Аннары аңа барысын да сөйләп бирдек.

Әйтәсе сүзем шул: мин гаепле булып калдым. Шунда кайнанам иртәрәк килеп кергән булса, барысын да үзе күргән булыр иде, аннары теләсә нишләсеннәр иде. Үзем дә инде... Иремә нигә сөйләдем, нигә аны тыеп кала алмадым? Мин бары тик кичерешләрем белән бүлешергә теләгән идем, ә ул кереп киявен кыйнап чыккан. Ләкин сеңлебезне ире кыйнап яшәгәнен белә торып ничек беркемгә дә сөйләмим инде?  Шунысы кызык, ирем башка бу эшкә кысылмады. Барысы да мине гаепләделәр. «Ир белән хатын арасына кермә, синең кеше тормышына ни кагылышың бар?» – дип, кайнанам да үпкәләде. Иремнең сеңлесе көн саен безгә кереп йөри иде, ул да кермәс булды. Без дә беребез дә аларга аяк атламыйбыз, әлбәттә. Капкадан ук борып чыгарачаклар. 

Менә җәй үтте инде, шул гомер сөйләшми йөрибез. Иремнең сеңлесе кияү өйдә булмаганда гына әни белән бакчада очрашып сөйләшә бугай. Әмма мин дошман булып калдым. Туган көнгә дә кермиләр, аш уздырдык, анда да кермәделәр. Сизәм, үзара шыпырт кына бөтен кеше сөйләшә хәзер, мине генә кагалар. Нишләргә икән? Кереп гафу үтенергәме? Берни булмаган кебек йөрергәме? Үз күзләрем белән күргәнем өчен гафу үтенү дөрес буламы? Мин күргән кеше генә бит, сеңлесе өчен үч алучы – ирем. Ләкин аңа үпкәләүче дә юк, ахрысы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гафу үтенергә кирәкмәс, Сезнең гаебегез юк.

    Хәзер укыйлар